ЛЕГЕНДАР ШӘХЕС ҺӘМ КАҺАРМАН СУГЫШЧЫ ХӘЙРЕТДИН МӨҖӘЙ
Х. Мөҗәйне укыганда һәм аның турында уйлаганда, бөтен гомере батырлык булып килеп баса. Үлем җәзасы каршында да шундый зирәк, Ватанга чиксез мәхәббәт, ә фашистларга җимергеч нәфрәт тулы, ялкынлы юллар язу өчен тимер, сыгылмас ихтыярлы, якты акыллы, зур һәм кайнар йөрәкле кеше булырга кирәк. Х.Мөҗәйнең иҗаты да, үзе дә әнә шундый.
Бу хезмәт “Могаллим.ру” интернет сайтында басылды. “70 елда 70 хатирә” конкурсында җиңү яулап, диломга лаек булды.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
l_1_khyretdin_mozhy_kurs_eshe_22.docx | 75.39 КБ |
Предварительный просмотр:
Питрәч муниципаль районы Екатериновка гомуми белем бирү мәктәбе
ЛЕГЕНДАР ШӘХЕС ҺӘМ КАҺАРМАН СУГЫШЧЫ ХӘЙРЕТДИН МӨҖӘЙ
(фәнни эш)
Фәнни эшнең авторы:
Питрәч муниципаль районы
Екатериновка гомуми белем бирү мәктәбенең
I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Исламова Айсылу Хәкимулловна
2014
ЭЧТӘЛЕК
КЕРЕШ ....................................................................................................................3
I. КЕМ УЛ ХӘЙРЕТДИН МӨҖӘЙ?
1.1. Хәйретдин Мөҗәйнең биографиясе ...............................................................5 1.2. Татар Самсоны – Х. Мөҗәй .................................................................. 7
1.3. Х. Мөҗәй иҗатына гомуми күзәтү ........................................................... 9
II БҮЛЕК. Х.МӨҖӘЙ ИҖАТЫНДА ПАТРИОТИК ХИС-ТОЙГЫЛАРНЫҢ БИРЕЛЕШЕ
2.1. 1931-1941 нче елларда шагыйрьнең оптимистик рухтагы иҗаты .....12
2.2. Х. Мөҗәй иҗатында сугыш чынбарлыгының гәүдәләнеше ..............14
ЙОМГАКЛАУ ......................................................................................................22
ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ................................................................23
КЕРЕШ
ФӘННИ ЭШНЕҢ ТЕМАСЫ: “Легендар шәхес һәм каһарман сугышчы”
ТЕМАНЫҢ АКТУАЛЬЛЕГЕ. Х. Мөҗәйне укыганда һәм аның турында уйлаганда, бөтен гомере батырлык булып килеп баса. Үлем җәзасы каршында да шундый зирәк, Ватанга чиксез мәхәббәт, ә фашистларга җимергеч нәфрәт тулы, ялкынлы юллар язу өчен тимер, сыгылмас ихтыярлы, якты акыллы, зур һәм кайнар йөрәкле кеше булырга кирәк. Х.Мөҗәйнең иҗаты да, үзе дә әнә шундый.
Һәр шагыйрьнең үз язмышы була. Х.Мөҗәй - ачы, аяныч язмышлы
шагыйрь. Аның тормышы һәм иҗаты бер эздән ага. Әгәр шагыйрьнең
шигырьләре күкрәүләрдә туса, бу хәл аеруча әһәмият казана.
Үлемне җиңгән куркусыз батыр әҗәл көтеп торган бер вакытта үзенең иҗатын дәвам иткән. Кешелеккә тугрылык, Ватанга тугрылык турындагы шигъри анты мәңгелек чишмә төсле ургыла. Теманың актуальлеге дә халыкка аз таныш булган шундый фидакарь, Ватан җанлы кешеләрне укучыларга җиткерү, аларның исемнәрен дөньяга танытуда өлеш кертү.
ТИКШЕРЕНҮНЕҢ МАКСАТЫ: Х.Мөҗәйнең биографиясен чагылдыру, ни өчен татар Самсоны дип аталуын аңлату, төрле елларда язылган әсәрләре белән таныштыру һәм аларны анализлау. Шушы максатлардан чыгып, тәбәндәге бурычлар куелды: Х.Мөҗәйнең тормыш һәм иҗади биографиясен; әсәрләрен укырга һәм өйрәнергә; аның тормышын һәм иҗатын өйрәнгән язучыларның хезмәтләре белән танышырга.
Шушы кечкенә генә хезмәт белән Х.Мөҗәй белән кызыксынган кешеләргә шагыйрь һәм аның иҗаты турында гомуми күзаллау мөмкинлеге тудыру; үлем хөкеме көтеп төрмәдә утырганда язган шигырьләре белән таныштыру һәм талантлы шагыйрьнең соклангыч поэтик көче турында сөйләү; Совет кешесенең иң каты газаплар кичереп һәм үлем каршында торып та ныклы ихтыяри көч саклавын, рухы белән һаман батыр, җиңелмәс булып калуын күрсәтү, туган иленә булган мәхәббәт хисенең тирәнлеген һәм яралан ган “лачын йөрәгеннән” шигырь булып чыккан үч ялкынын сурәтләү теләге иде.
Фәнни эш ике бүлектән тора.
I бүлек “Кем ул Хәйретдин Мөҗәй” темасы белән өч параграфны үз эченә ала. 1.1.параграфында Х.Мөҗәйнең биографиясен яктырту күздә тотылды. Анда аның тормыш юлы урын алды. Бу параграфны язганда Самат Шакирның “Алар сафта” исемле китабыннан файдаланылды.
1.2. параграфы “Татар Самсоны –Хәйретдин Мөҗәй” дигән тема астында бирелде. Бу параграфта герой-шагыйрьнең сугыш елларында тоткан урыны, дәрәҗәсе, Самсон дигән дәрәҗәле кушамат алуының сәбәпләре күрсәтелде һәм шигъри юллары белән ачыклап, үрелеп алып барылды. Тема М. Гариповның “Мөҗәй батыр” , С. Шакирның “Данко йөрәкле Баһадирлар” мәкаләләренә таянып язылды.
1.3. “Х.Мөҗәй иҗатына гомуми күзәтү” параграфында “Х.Мөҗәйнең кыска гына гомер юлында иҗади эшчәнлегенә күзәтү ясалды. Бу параграфны язганда З. Мәҗитовның “Утлы еллар поэзиясе”, С. Шакирның “Батыр сугышчы һәм шагыйрь” китаплары нигез итеп алынды.
II бүлек “Хәйретдин Мөҗәй иҗатында патриотик хис-тойгыларның бирелеше” темасы астында тулысы белән Х.Мөҗәйнең иҗатына һәм әсәрләрен анализлауга багышланды. Бу бүлектәге “1931-1941 нче елларда шагыйрьнең оптимистик рухтагы иҗаты” һәм “Х.Мөҗәйнең әсәрләрендә сугыш чынбарлыгының гәүдәләнеше” параграфларында Х.Мөҗәйнең ил каршында зур җаваплылык белән, заман сулышын яхшы тоеп иҗат итүче һәм яшәүче кеше булуы; алга, югарыга омтылып яшәү, һәр эштә бөтен күңелне биреп, янып эшләү, активлык Х. Мөҗәйнең бөтен гомер юлы өчен хас сыйфатка әверелүе һәм иҗатында да чагылыш табуы турында сөйләнде; дәлилләп әсәрләреннән өзекләр китерелде. Бу бүлек С.Шакирның “Сугыш язмалары” һәм “Үлемнән көчлерәк” мәкаләләреннән файдаланып язылды.
Фәнни эшкә гомуми нәтиҗә ясап йомгаклау өлеше бирелде һәм алфавит тәртибендә файдаланылган әдәбият күрсәтелде.
I БҮЛЕК. КЕМ УЛ ХӘЙРЕТДИН МӨҖӘЙ?
- Хәйретдин Мөҗәйнең биографиясе
“Башкортстан Җәлиле “ дип йөртәләр Мөҗәйне якташлары үз туган җирендә. Мөҗәһит 1901 нче елның 26 нчы мартында Бәләбәй өязе Төрекмән авылында, крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Мәчет каршындагы мәдрәсәдә белем ала.Тырышып укый, гарәп телен өйрәнә, яраткан шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафуриның күп кенә шигырьләрен яттан белә.
Аның шигырь язу сәләте бик яшьтән ачыла. Бәләкәй чакта ук ул шигырь юллары белән җавап бирергә һәм энекәшләре белән шигырь тезмәләре кушып сөйләшергә яраткан. Беренче шигырьләре өяз газеталарында басыла.
Атасы Хәйретдин абзыйның гаиләсе ишле була, картинәй һәм картәтәй белән ун кеше –шунлыктан балаларга бәләкәйдән үк җигелеп эшләргә туры килә. Малайлар әтиләренә урман каравылларга да ярдәм итәләр. Әтиләре биш малайның һәркайсын да эш таба. Мөҗәйгә “салкын чишмә”не чистартып, як-ягын таш белән камап кую йөкләнә. Чишмә аулак урында, урман читендә. Монда кошлар җыела, монда шигърият дөньясы, монда шагыйрь патшалыгы, музалар шаукымы. Табигатьнең бу почмагы Мөҗәйне һәрвакыт үзенә тартып тора. Ә сулары да сулары-тешләрне камаштыра салкынлыгы !
Мөҗәй тагын әле печән чабарга ярата, сарыклар көтә, урманнан кышка утын әзерли. Үсмер чакта ук сабан туйларның яшел келәменә көрәшкә чыга, һәм үсеп җиткәч авылның батыры да була.
Беренче бөтендөнья сугышы башлана. Илгә килгән афәтне Хәйретдин абзыйның гаиләсе дә авылдашлары белән бергә кичерә, хәсрәтне уртаклаша. Мөҗәйнең абыйсы күп кенә егетләр белән сугышка китә, ә ул өйдә өлкән ярдәмче булып кала.
1916 нчы елның башында 1917 нче елның ахырында Рәсәй бик тирән кризиска дучар була. Армия таркалу хәлендә , бик күп солдатлар качып йөри. ..(“Олы юлдан” дигән романында Х. Мөҗәй революция һәм гражданнар сугышы чорының авырлыкларын тасвирлап яза).
Мөҗәһит укыган һәм кечеләрне укыткан мәдрәсә ябыла. “Продразверстка” халыкның актыккы икмәген тартып ала. Ачлык елны атасы гаиләсен туйдыра алмагач, атын сатарга мәҗбүр була. Аннан чират сарык белән кәҗәләргә килеп җитә. Бер сыер гына торып кала. Хәтта Мөҗәйнең анасы Фәрхиҗамал апа “Яз көне улларымны өйләндергәндә, кызларымны кияүгә биргәндә генә киярмен”,- дип, саклый торган бердәнбер күлмәген дә бер-ике умачлык онга закладка биреп кайта. Уналты яшьлек Мөҗәһит Нарыш авылы бае Галимҗанга көтү көтәргә яллана. Илле баш сарык көтеп, ике атнага бер арыш икмәген алып кайта.
Кырларың киң иде, игеннәрең
Дулкынланып уңа иделәр;
Ләкин бер телемең өчен яшь койдыра
Торган идең, илем син минем.
Көз көне Мөҗәһит Хәйретдиновны хәрби комиссариатка чакырып Оренбург запас полкына җибәрәләр. Тиздән егетне Төркестан укчы полкына кызылармеец итеп билгелиләр. Егерме ай буе каты сугышларда катнаша Мөҗәй. Белемлерәк кеше буларак, аны мөселман пехота кусларына җибәрәләр. Сәләтле укучы икәнен күреп Мөҗәһитне инде өч елга Ленин исемендәге хәрби мәктәпкә курсант итеп урнаштыралар.
Һәм шушы вакыттан аның бөтен гомере хәрби хезмәткә бәйле рәвештә уза. Ул озак еллар буе чик буе хезмәткәрләренә хезмәт итә. Урта Азиядә басмачыларга, кулак бандаларына каршы көрәшә.
1925 нче елдан 1932 нче елга кадәр Хәйретдинов янәдән басмачыларга каршы сугышта. Башта үзбәк батльонында, соңрак Памир отрядында. Ул еллар шаукымын үзенең “Буран” шигырендә яза:
Мин болай да тар сукмакны эзләп,
Көртләр ерып тәмам арыдым.
Ә син тагын алны караңгылап,
Күзне бозлар белән сарыдың.
Ярый, әгәр адаштырсаң ,
Салкын кышка ябышып үләрмен.
Бала-чагам калмый, елар ярым да юк...
Авылдан чыгып киткәненә тугыз ел үткәч, ул озак вакытлы ялга кайта һәм Хаҗивафа апасы энекәшен бер яшь кызга димләргә ниятли.
“Юкка, Мөҗәй, булдың командир
Авылга да кайтмый йөрисең.
Чәчәк кебек чагың узып бара,
Кадрен дә бер дә белмисең.
Инде кайттың... Бер үк китә күрмә
Күзләп куйган матур кызым бар”-
ди. Ә Мөҗәһитнең үзенең сөйгәне бар, шуңа ул апасына : “ Кызга миннән башка берәр әйбәт кияү табарсың”- дип җавап бирә. Тиздән Мөҗәһит Пенза яклары кызы Камәргә өйләнә. Ләкин чик буенда тормыш татлыдан түгел: яшьләр ике ел да торып калмыйлар, хатыны каты чирләп дөнья куя. Әллә һава шартлары ярамый, әллә туган якка сары сагыш сөйгәнен бу дөньядан алып китә.
Утызынчы елларда , инде егерме бишьеллык хәрби хезмәтен тутыргач, туган ягына кайта. Иҗат итү хыялы белән Мөҗәй туган авылы Төрекмәндә дүрт почмаклы, калай түбәле йорт җиткерә (ул йорт әле дә булса, саклана икән).
Х.Мөҗәй гомеренең күп өлешен Совет Армиясе сафларында үткәрә. Ул 1931-1933 нче елларда Урта Азиядә, взвод командиры буларак, басмачыларга һәм кулак бандаларына каршы көрәштә катнаша. 1938 нче елда полкның махсус бүлек начальнигы
М. Хәйретдинов япон метаристлары башлап җибәргән Хәсән күле буендагы япон самурайларына каршы сугышларда катнаша.1939 елда Хәйретдиновны Беренче Ерак Көнчыгыш армиясенә полк командиры итеп билгелиләр, ә 1941 нче елның май аенда Харьков хәрби округының 789 нчы укчы полк командиры итеп күчерәләр.1942 нче елның 7 февралендә полк командиры каты яралана, чолганышта калып, дошман кулына эләгә. 1944 нче елның 4 сентябрендә вәхшиләрчә үтерелә.
- Татар Самсоны Хәйретдин Мөҗәй
Германия концлагерьларында совет әсирләренең фашистларга каршы көрәш оештыру тарихында иң зур һәм иң тармаклы оешмасы БСВ- ”Братский союз военнопленых” (“Хәрби әсирләрнең туганнарча берлеге”) булган. Яшерен оешма Көньяк һәм Төньяк – көнбатыш Германия җирләрендә немецларның фашистларга каршы оешмалары белән элемтә тота. Алар хәрби заводлар һәм предприятиеләрдә саботаж оештыралар, лагерьлардан тоткыннарны качыралар, фашизмга каршы пропаганда алып баралар һәм концлагерьларда восстаниеләр әзерлиләр. 1944 нче елның башында гестапочылар, БСВ элемтәчеләренең эзләренә төшеп, оешманы фаш итәләр. Тоткарланулар һәм тикшерүләр башлана: БСВ эшчәнлегендә катнашуда һәм антифашистик халык фронтында торучыларны тикшерергә тартылганнарның саны мең кешегә җитә. 1944 нче елның январенда гестапо бу эш буенча БСВның җитәкчеләрен: авиация майоры Карл Озолинны, Йосиф Фельдманны, комиссар Иван Безгорчиковны, подполковниклар Мөҗәһит Хәйретдинов һәм Николай Барановны тикшерә башлыйлар. 23 нче февральдә - Кызыл Армия көнендә, гестапочылар берләшмә әгъзаларыннан 33 хәрби очучыны җәзалап үтерәләр.
Мюнхен архивында табылган “БСВны фаш итү” документы куркынычсызлык баш идарәсе Эрнст Кальтенбруннерга җибәрелгән булган. Монда оешма җитәкчеләренең исем-фамилияләре, шулар арасында безнең якташыбызның исеме дә бар. 1944 нче елның 4 нче сентябрендә БСВның җитәкчеләрен-92 офицерны һәм кече командирларны атарга алып китәләр. Беренчеләр рәтендә шагыйрь-патриот Мөҗәһит Хәйретдинов та (псевдонимы Х. Мөҗәй) була.
Кем соң ул, нинди кеше булган-сугыш азагында йөзләгән офицер һәм меңләгән тоткыннарны оештырып азатлыкка өндәгән һәм 1941 нче елда ук инде Гитлер фашизмының киләчәктә тар-мар ителәчәген алдан күргән бу шәхес? Үзенең “Немец халкына командир һәм шагыйрь Х. Мөҗәйдән ачык хат”ын 1941нче елның 14 декабрендә менә нинди сүзләр белән башлый ул:
“Сез Гитлерны тыңлап, үзегезне
Гитлер чаклы ук бандит иттегез;
Планетаның тапсыз йөрәгенә
Бомба белән кереп киттегез.”
Хатның азагын исә:
“Немец халкы гаебеңне юа алырсың
Мин ышанам әле, киләчәктә
Якын дустым булып калырсың!”-
дип тәмамлый. Нинди зур йөрәкле һәм күрәзәче булу кирәк! Гитлер Германиясе ярты Европаны басып алып Мәскәү янына килеп җиткәндә егерменче гасырның нәрсә белән бетүен һәм киләчәктә немец халкына үч тотмавын күрү өчен зур олпатлык кирәк, билгеле.
Хәйретдинов полкы 1942 нче елның май аена хәтле Украина, Белгород өлкәсе җирләрендә оборона тотып, Гитлер гаскәрләрен йончытып авыр сугышлар алып бара. Харьков шәһәре янында зур көчләр туплап, югары ставка контрһөҗүмгә күчәргә ниятли. Ләкин көчләр тигез булмый һәм бу хәрби операция уңышсызлыкка дучар була. Өч армиядәге йөзләгән мең солдат чолганышта кала. Бу бәрелештә генераллардан гына да алты кеше һәлак була. Хәйретдинов җитәкләгән гвардия полкының бу контрһөҗүмдәге казанышы өчен (Муром дигән зур авылны алганга) кызыл командирга полковник дәрәҗәсе бирелә. Ә аннан алдарак (02. 05. 42) чыккан приказ белән 789 полк командиры Мөҗәһит Хәйретдинов Ворошилов исемендәге югары хәрбиАкадемиягә укырга җибәрелә. Әй, язмыш, язмыш !.. Бу приказлар берсе дә полкка, чолганышка килеп җитми.
1942 нче елда гитлерчылар Көньяк-Көнбатыш фронтка бәреп керә. Әзерлекле зур көч белән алар алга ыргыла. 789 нчы полк чолганышта кала, чолганышта калгач та алар әле соңгы көчкә кадәр көрәшәләр. Көрәш бер айдан артык дәвам итә. Шундый сугышларның берсендә -1942 нче елның 7нче февралендә, яраланган, контузия алган Мөҗәй, чолганыштан чыкканда, пленга эләгә һәм аның концлагерьларда иза чигеп йөрүләре ике елга сузыла. Каһарман-шагыйрь монда да патриотлык үрнәге күрсәтә. Әйткәнебезчә, ул шушы сугыш чорында тоткыннар өчен төзелгән Мюнхен концлагеренда, 1200 дән артык әсирлеккә төшкән кеше арасында, БСВ җитәкчеләренең берсе була.
Мөҗәһитне тоткында соңгы мәртәбә күргән татар егете Вәли Бикташев сөйләвенчә, шагыйрь-патриот концлагерьларда да үзенең иҗатын дәвам иткән. Бикташев ике шигырен ятлап та алган, ләкин әсирлектән кайтып, туган җирендә дә тоткынлыкта үләр хәлгә җиткәч, ул шигырьләре онытылган.
Башкортстанның Аургазы районы егете В. Бикташев Х. Мөҗәйне үлеме алдыннан күрә һәм менә нәрсәләр дип искә ала:
“Тоткыннар арасыннан мин үземнең якташымны эзләдем. Ул танымаслык хәлдә иде. Битендә, башында бер генә кара янмаган урын да калмаган, кан саркып тора, аркасында кыен эзләре, аягындагы мускуллары киселгән, тешләре алынган... Мөҗәһит Хәйретдинов миңа үзенең адресын әйтте,үзенең туганнарына һәм дусларына Ватан өчен һәлак булуы турында хәбәр итүемне үтенде. Шул ук вакытта иптәшләргә яшерен оешманы сакларга һәм бик яшерен эш алып барырга кушты, фашистлар кулыннан һәлак булучылар өчен үч алуыбызны сорады. Мин бернәрсәне ачык аңладым: минем якташым Мөҗәһетдин Хәйретдинов һәм аның иптәшләре барын да кичерделәр, ләкин дошманнарга бер генә серне дә ачмадылар, элемтәнең эше турында да, яшерен оешманың бер генә кешесе турында да сатмадылар. Үзләренең чыдамлылыклары белән алар хәтта палачларны да гаҗәпләндерделәр...”
Дахау концлагеренда Мөҗәһит Хәйретдинов “Самсон” кушаматы белән йөргән. Библия мифологиясе сөйләвенчә, Самсон-борынгы яһүд батыры. Аның искиткеч көче чәчләренә бәйле булган. Сөйгәне Далилә, Самсон йоклаганда аның чәчләрен кисеп ала да, филистимлян сугышчыларын чакырып батырны зинданга ябалар. Тоткында Самсонның чәчләре яңадан үсә һәм ул, куәтләнеп, зиндан сараен җимерә. Таш калдыклар астында филистимляннар да, Самсон да һәлак була.
Дахау зинданында һәлак булып, безнең Самсоныбыз-Х.Мөҗәй фашизмның җимерелүен якынайтты һәм үзе дә халкының ирекле тормышын яклаучы мифологик каһарманына әверелде.
Мин йөрәктә антны сакладым,
Антым белән илне якладым!
Илем өчен булган көрәштән дә
Бөегрәк нәрсә тапмадым.
- Х.Мөҗәйнең иҗатына гомуми күзәтү
Мөҗәй күп кенә әсәрләрен Урта Азиядә, хәрби хезмәттә чакта яза һәм чик сакчыларына багышлый. Ул үзе дә дәүләт чикләрен уяу саклый. Шагыйрьнең кайбер шигырьләренә композиторлар көй яза. Кызылармеецлар арасында “Танкистлар җыры”, “Барабыз” (“Поход маршы”), “Ату маршы” бик популяр була. Шагыйрь-командир үзенең әсәрләренә заман сулышы бирергә тырыша.
Утызынчы еллар башында Х.Мөҗәй Казанда татар шарыйрьләре арасында беренче урынны ала. Бу вакытта Урта Азия чикләрендә бәрелешләр азая һәм ул иҗатка күбрәк вакыт бирергә тырыша. Мөҗәй бик бирелеп иҗат итә, аның шигырьләре, очерклары “Кызылармеец”, “Уку ударнигы”, “Кызыл Татарстан” газеталарында, “Безнең юл”, “Авыл яшьләре”, “Атака” журналларында басыла. Яшь прозаик Мирсәй Әмир Урта Азиягә командировкага баргач, Фирганә һәм Ташкент татар полкларында бергәләп әдәби түгәрәк оештыралар. М. Әмир “Командир” китабыннан өзекләр, ә Х.Мөҗәй үзенең яңа шигырьләрен укый.
1932 нче елда Х. Мөҗәйнең беренче китабы басыла. “Мылтыклылар” җыентыгындагы шигырьләргә, очеркларга һәм кыска хикәяләргә тәнкыйтьче Гомәр Гали мөхәррирлек кыла.
1933 нче елда кызыл командир Хәйретдиновны ОКДВАга (аерым кызыл байраклы Ерак Көнчыгыш армиясенә) җибәрәләр. Ерак чикләрне ныгыту елларында, авыр шартларда шагыйрьнең иҗатка вакыты аз кала. 1936 нчы елда дивизия штабына күчкәч кенә элек башлаган әсәрләренә тотына.“Аман әкә” дигән зур поэмасын төгәлли һәм “Гөлнаһар” исемле кызга атап шәрык поэмасын яза.
Ул гөл кебек үсеп килә иде,
Тулган ай иде тик йөзләре.
Йөрәкләргә бик ягымлы иде
Сөйли торган җылы сүзләре.
-дип башлый Мөҗәй фаҗигале язмышлы Гөлнаһар асыл-җан турындагы әсәрен. Поэмада шактый каршылыклы вакыйгаларны сурәтләү белән бергә, саф мәхәббәт, юксыну, аерылышу темасы лирик алымнар белән бирелә.
Мөҗәйнең шигъри юллары бик гади, халыкчан, күтәренке күңел белән язылган. Күп шигырьләре туган илгә мәдхия булып яңгырый.
Дәртле көйләр уйный минем сазым,
Дәртле җырлар йөгерә кылыннан;
Мандолина –сөйгән уенчыгым,
Төшми, төшми минем кулымнан.
Туган илем матур гөлләр кебек
Тормышыма минем ямь бирә;
Тормыш үзе матур җырлар кебек,
Йөзләремә шатлык бөркелә...
Егерме ел гомерен хәрби хезмәткә багышласа да, туган ягына атап аерым бер цикл шигырьләр яза: “Илем син минем”, “Сабыйлык”, “Үтәр гасырлар”, “Болында”, “Урман буенда” һәм башкалар.
1939 нчы елда Хәйретдиновны Беренче Ерак Көнчыгыш армиясендә полк командиры итеп билгелиләр, ә 1941нче елның маенда Харьков хәрби округының 789 нчы укчы полк командиры итеп күчерәләр. Бу елларда Х. Мөҗәй “Олы юлдан” дигән романын яза башлый. Кызганычка каршы, әсәр язылып бетми-Бөек Ватан сугышы башлана. (Романның төп герое Зәки туган авылына әйләнеп кайта, тик ни үкенеч, Х. Мөҗәй үзе генә туган авылы Төрекмәнгә кайта алмый).
Сугышның беренче көннәреннән үк МөҗәһитХәйретдинов җитәкләгән полк алгы сызыкта, башта Смоленск юнәлешендә, аннан Киев янында оборона тота. Бу катлаулы шартларда да Мөҗәй көндәлек алып бара һәм, шигырь-хикәяләр язып, “Совет әдәбияты” журналына җибәреп тора. Сугышның беренче елында ук ул дүрт зур дәфтәр (200 бит) көндәлекләрен язып, хатыны Мәрьямгә җибәрә. Соңрак аларны “Сугыш язмалары” китабына туплап язучы Самат Шакир берничә мәртәбә йөзәрләгән мең тираж белән дөньяга чыгара. Алар уку китапларына да кертелә. Берничә буын үсмерләр патриот- шагыйрь Мөҗәйдән үрнәк алып үсә.
... 789 нчы полк Днепр буенда Канаев шәһәре тирәсендә оборона тота. Бу җәрәхәтләнгән җирләр-украина халкының бөек шагыйре Т.Г.Шевченконың туган җире. Язучының фашистлар тарафыннан мәсхәрәләнгән кабере янында Мөҗәй Шевченкога багышлап шигырь яза.
Х. Мөҗәй Мюнхен шәһәрендәге совет хәрби әсирләре лагеренда тоткынлыкта ятканда да иҗат эшеннән аерылмый. Аның “Сугыш язмалары” исемле көндәлеге сакланып калган. Язмалар рус теленә тәрҗемә ителеп, 1978 нче елда аерым китап булып басылып чыкты.
Х. Мөҗәйнең шигъри иҗатыннан үрнәклар татар телендә “Алар сафта” (1968 ел) һәм русча “Три поэта война” (1979 ел) исемле күмәк җыентыкларда урнаштырылган.
II БҮЛЕК. Х.МӨҖӘЙ ИҖАТЫНДА ПАТРИОТИК ХИС-ТОЙГЫЛАРНЫҢ БИРЕЛЕШЕ
2.1. 1931-1941 нче елларда шагыйрьнең оптимистик
рухтагы иҗаты
Каһарман шагыйрьнең гомеренең күп өлеше Совет Армиясе сафларында үтә. Ул 1931-1933 нче елларда Урта Азиядә, взвод командиры буларак, басмачыларга һәм кулакларга каршы көрәштә катнаша. Бу елларда иҗат эше белән даими шөгыльләнә. Шигырьләре, хикәяләре, очерклары газета-журналларда, альманахларда әледән-әле басылып тора. Әсәрләре тыныч тормышка мәдхия җырлый, бу караңгы көннәрне авырлыкларга карамыйча, давылларда сынмыйча-сыкранмыйча үткәреп җибәреп, алдагы көннәргә ышаныч белән карарга илһамландыра. Шушы көрәштә батырлык күрсәткән кешеләрне матур һәм тәэсирле, мәхәббәт белән үреп, мавыктыргыч сюжетлар белән сурәтли. 1932 нче елда Х. Мөҗәйнең “Мылтыклылар” дигән китабы басылып чыга. Бу китабында да шул еллардагы тормышны, чик саклаучы совет сугышчыларының уй-фикерләрен, Ватанны саклаудагы батырлыкларын чагылдыра.
Х. Мөҗәй әдәбият мәйданына аяк баскан көненнән башлап туган иле, газиз халкы турында яза. 1933-1939 нчы елларда язылган шигырьләренең күбесе туган ягына атап иҗат ителгән. Шундый ялкынлы шигырьләреннән: ”Илем син минем”, “Сабыйлык”, “Үтәр гасырлар”, “Болында”, “Урман буенда”, “Аман әкә”, “Гөлнаһар” һ.б. Иҗатында лирик алымнар белән бергә саф мәхәббәт, юксыну, аерылышу темасы да бирелә. Ул берәүнең дә язмышына битараф түгел. Газиз халкы аңа бик якын, аның проблемаларын, кайгы-хәсрәтен ул үзенеке кебек кабул итә, шатлыкларын үзенекеннән артык күреп сөенә. Югарыда телгә алынган шигырь һәм поэмалары моңа ачык мисал.
1939-1941 нче елларда Х. Мөҗәй “Олы юлдан” романын яза башлый. Ул бу романында туган илендә барган авыр көрәшне, совет властен яклап сугышкан көрәшчеләрнең батырлыгын сурәтли. Әсәрдә шушы барлык көрәшчеләрнең иҗтимагый эшчәнлеге, революцион тормышы чагыла. Данлы еллар, утлы сугыш белән үткән, көрәшкә багышланган, ил дип янган татар интеллигенциясенең шул елларда тормыш-көнкүрешен чагылдыра. Искелеккә каршы көрәшүче уңай типларны татар әдәбиятында алгы планга куеп күрсәтә. Х. Мөҗәй изүче тормышка протест, нәфрәт белдерүче геройның,тирән рухи канәгатьсезлек һәм каршылыклар аша, үз максатына, бигрәк тә шәхси ирегенә ашкынуын Зәки образы аша гәүдәләндерә. Ләкин геройның башыннан күпме генә җәфалы кичерешләр үтмәсен, аның язмышы күңелле тәмамлана, Зәки авырлыкларга бирешмичә, туган авылына кайту бәхетенә ирешә. Әсәр сугыш башлану сәбәпле тәмамланып бетми. Романдагы геройларның хезмәт илһамы, яшәү һәм мәхәббәт, каршылыклар кичерә-кичерә дәвам иткән алдагы тормышы, аларның язмышлары ни белән төгәлләнүе безнең өчен караңгы булып кала.
Роман Х.Мөҗәйнең апасы Хаҗафуанның сөйләвенә караганда, шагыйрьнең үз тормышыннан алынып язылган.Төп герой Зәки - Х.Мөҗәйнең үзе булуы да бик мөмкин. Чөнки географик урын - аның туган авылы, ярдәмче геройлар аның авылдашлары, туганнары һәм дуслары була. (Автор С. Шакир)
Х. Мөҗәйнең иҗатындагы уңышлар күп укуында, татар әдипләренең генә түгел, рус язучыларының да әсәрләре белән яхшы таныш булуында. Украина язучысы Т. Г. Шевчонкога багышлап язылган “Шевченкога” шигырендә ул чит тел язучыларын да ихтирам итүен белдерә, уңдырышлы җирле, талантлы кешеләргә бай Украина өчен өзгәләнеп яза. Югыйсә, шул минутта җаны газапланмаса, йөрәге әрнемәсә, шагыйрьнең фашистлар тарафыннан мәсхәрәләнгән кабере янында шундый кыю фикерләр әйтеп, актарылган хисләре шигырь ташкыны булып бәреп чыгар идеме? Аны Шевченконың язмышы гына түгел, бөек шагыйрьнең туган илендә ямьле урман-кырларның, суларның Бөек Ватан сугышы елларында бомбаларга тотылуы, гади һәм гаепсез украина халкының җәберләнүе дә битараф калдырмый, тетрәндерә. Тик шулай да оптимист Мөҗәй бөек шагыйрьнең туган җирен азат ителәчәгенә ышана, шигыренең соңгы юлларын, юатырга теләгәндәй изге ниятләр белән тәмамлый.
Бу кабер бер тау башында, мин аңарга баш идем;
Баш идем дә күзләдем мин үз илемнең киңлеген.
Анда урманнар сулар һәм анда таулар, киң басу;
Барысы ямьле, барысында да яши халык шау да шу.
Шул халыкка туп аталар, бомбовозлар ташлана;
Баш-аякларны ваталар, канлы елгалар ага.
Зар елыйлар кыр-басулар, сыкранып тетрәнә җир:
Зәңгәр урман кара көйгән, мәсхәрә алдында ил.
Әй, шагыйрь, бел син сөйгән ил изге җир ул,
Кара тап төшмәс аңар, ул каралмас, ул-азат, фәкать азат !
Хезмәт ияләренең сөекле шагыйре иң авыр газапларны, фашистларның ерткычлыгын түземлелек белән кичерә һәм туган иленә, совет халкына тугрылыклы булып кала. Ул үлемне батырларча каршы ала, бәхет, шатлык, җиңү турында җырлый, совет халкына җиңү тантанасы киләсенә ышана.
2.2. Х.Мөҗәйнең әсәрләрендә сугыш чынбарлыгының гәүдәләнеше.
1941-1944 нче еллар Х. Мөҗәй поэзиясенең иң тулы тавышка яңгыраган чоры дисәк тә ялгышмабыз төсле. Шагыйрь ут эчендә, төннәрен йокламыйча иҗат итә. Сугыш азга гына тынып торган вакытны да шагыйрь иҗат өчен файдалана. Аның язган әсәрләре Туган илгә мәхәббәт, яктыга, нәфислеккә, батырлыкка, дуслыкка һәм дошманга тирән нәфрәт хисләре белән сугарылган. Аның барлык шигырь һәм хикәяләрен укыгач, сугыш кыры, андагы мәшхәр безнең күзалдына фильм кебек килеп баса. Кайбер әсәрләрендә фашист илбасарларын ботарлап атырдай булып нәфрәтләнә, кайбер әсәрләрендә җиңүгә дан җырлый, ә кайчак та безнең солдатларның да дошманга рәхимсез җавап бирә алуын саллы мисаллар белән сурәтләп күрсәтә. Х. Мөҗәй Бөек Ватан сугышында катнашуны үзенең намус эше итеп, горурлык итеп саный. Ул шулай ук батыр йөрәкле иптәшләре өчен дә горурлана. Үзенең “Пулеметчы кыз” шигырендә сугышта олысының --кечесенең кулларыннан килгәнчә, немецларны юк итүгә керткән өлешләре турында яза.
“Ул килә, туктый, карана,
Сүз башлый бик тотлыгып:
-Анда, абый, чәнчелсен лә,
Дошман килеп җитте,- дип.
-Мин, -ди, качтым, бик ашыктым,
Бу хәбәр җитсен диеп,
Яче, абый, ат тизрәк !
Бетсеннәр янып-көеп.
Нәни генә кыз да илгә килгән дошман явының ни кадәр мәкерле, корткыч икәнен күреп аңлый бит.
“Автоматчы” шигыре тирән лирика белән сугарылган. Шигырьдә сурәтләнгән батыр автоматчының нәкъ кирәк һәм тиешле вакытта дошман явы өстенә ыргылырга торуы, сугышның дәһшәтле сулышы, батыр совет сугышчыларының Ватанга изге мөнәсәбәте гәүдәләнә.
Хәнҗәр белән дошман йөрәген
Телгәләп, тартып ала;
Әҗәлен тапкан кабәхаткә
Кара көчкә ут сала.
Ул батыр да, ул кыю да,
Ул-зирәк бер карчыга.
Таң атуга, көн батуга
Нәкъ кирәк җиргә чыга.
Үзенең “Шакир” хикәясендә гади генә сугышка китүче солдат образы аша барлык солдатларның да аерылышкач, әйтелмичә калган уй-хисләрен, сүзләрен, тирән кичерешләрен тасвирлый. Чынлап та, бик күп солдатлар җиңүләрен, батырлыкларын үзләренең сөйгән ярларына күрсәтү теләге белән янганнардыр. Ләкин Шакир нинди генә батырлык эшләсә дә азсына, һаман бер үк сүзләрне кабатлый: “Командирга да күңелле булыр, Зөһрә дә шатланыр, миңа да шәп”. Яндыргыч шешәләр ташлап, өч немец танкын яндыруын да, ике немец солдатын әсир итеп алып кайтуын да, башка солдатларның батырлыклары белән чагыштырып һаман азсына, тагын да данлырак батырлыклар эшләү теләге белән яна.
Бу урта буйлы, саргылт йөзле, киң күкрәкле, һәрвакыт ачык, куркусыз һәм шаян күңелле 24 яшьлек кызылармеецның сугышта күрсәткән “могҗизалары”, рәхмәтләрдән үтеп, хөкүмәт бүләгенә чаклы барып җитсә дә, газетадан үз батырлыгы турында укыгач та, ул шул күнегелгән сүзләрне кабатлау белән генә чикләнә.
Бу хикәядә без Х.Мөҗәйнең киң күңеллелеген, үз халкына булган тирән ихтирам хисләрен, аларның җиңүләре өчен эчкерсез шатлана белүен һәм һәр совет солдатының эшләгән кечкенә генә батырлыгы да җиңүгә илткән бер адым икәнен аңлап сөенүен күрәбез.
“Разведчик Сысоев” шигыре шагыйрьнең җан авазы белән язылган. Ул сугыш китергән кайгы-хәсрәтләр, солдатларның гомерләре хисабына яуланган җиңү, үлсәм дә, Туган ил өчен дип, алга омтылган барлык фидакарь солдатларның язмышы турында.
Шулкадәр дошманны кырган
Көчле куллары аның, юк,
Салынып төшмәгәндер,
Саклагандыр үз канын.
............................................
Дәшми шул ул, үлгән инде,
Күкрәгенә тамды яшь,
Яшь түгел бу, соңгы салют,
Хуш, Сысоев ! Хуш, иптәш !
Х. Мөҗәй өзгәләнеп язган бу шигъри юллары бер-берсе белән дуслашып өлгергән төрле милләттәге якын дусларның ачы югалту кайгысын, үзен-үзе аямыйча сугышкан батыр иптәшенең үлеме белән килешә алмавын, йөрәк әрнүен ачып сала.
Х.Мөҗәйнең шигырьләрендәге лирик геройлар, әсәрдән-әсәргә төрле яклары белән ачыла барып, бай рухи дөньялы, тирән кичерешле, кешелекле һәм нык ихтыярлы, көрәшче табигатьле чын кешеләр булып күз алдына килеп басалар. Ул патриотизм темасын чишүдә алдынгы рус һәм татар әдәбиятының, күренекле совет язучыларының традициясен дәвам иттерә.
Х. Мөҗәй гитлерчы фашистларның ерткычлыкларын, вәхшилекләрен үз күзләре белән күрә һәм үзенең иҗатында фашизмның чын йөзен фаш итә. “Сөт” хикәясендә, “Немец халкына командир һәм шагыйрь Х.Мөҗәйдән ачык хат” һәм “Каның, җаның белән түләрсең” кебек шигырьләрендә совет солдатының үлемне дә җиңеп чыгуын күрсәтә. Бу әсәрендә ул немец дигән халыкка хас булган барлык начар сыйфатларны да ача. Ул аларны аршин ярым сатин, мендәр тышы өчен дә комсызланып, каракланып йөрергә сәләтле, кызык өчен генә дә бер гөнаһсыз сабыйларны, үсмер балаларны атып, тураклап китә алуларын, карчыкларны аз гына да кызгану хисе кичермичә утта яндыруларын нәфрәтләнеп яза. Аны фашистларны тиз генә җиңә алмаулары, шуның аркасында күпме кешенең фаҗигале язмышы, теткәләнгән, таланган, яндырылган авыллар, шәһәрләр борчый, намусы, вөҗданы газаплана. Тик ул җиңүгә ышана:
“Илемә дә, изге җиремә дә
Халкым мәхәббәте ябышкан.
Ассаң да син, атсаң, яндырсаң да,
Мактансаң да утлы көч белән,
Илемне дә, халкым, җиремне дә
Җиңәр көчең югын мин беләм !
Х. Мөҗәй- кешелексезлекнең, вәхшилекнең аяусыз дошманы. Ул илебезнең барлык солдатлары сафында фашизм белән, үлем китерүче белән бугазлаша. Менә нәрсә дип тәмамлый ул үзенең шигырен:
Түләү көне җитә, түләрсең син-
Каның, җаның белән, немчура !
Тетрәп, туфрак булган шәһәр үчен,
Янган авыл үчен күрерсең,
Хурланган кыз, асылган тол өчен
Каның, җаның белән түләрсең!
Бу –шагыйрьнең йөрәк сүзе. Моны тик кристаллдай саф күңелле, арысландай батыр йөрәкле көрәшче генә әйтә ала. Шагыйрь патриотизмны, совет кешесенең үлемнең күзенә карап, батыр көрәшүендә, кирәксә, батырларча үлә белүендә күрә. Аның патриот булуы бөтен тормышында һәм иҗатында күренә.
“Немец халкына командир һәм шагыйрь Х.Мөҗәйдән ачык хат”
шигырендә Гитлерның сүзен тыңлап, беркемгә дә зыяны булмаган азат
планетаның бердәнбер гадел иленә бәреп кергән немецларга шигъри телдә хат белән мөрәҗәгать итә. Алардан башта Гитлер кадәр үк бандит булмагыз дип үтенгән тонда сорый. Чарасызлыктанмы, тәүбәгә килергә чакырып, никадәр явызлыклар белән шөгыльләнүләрен санап китәргә мәҗбүр була:
Сез, Гитлерны тыңлап, заводларда
Көне-төне корал койдыгыз.
Кулыгыздан кайнар каннар тама,
Чирканмыйча адәм суйдыгыз.
Нинди йөрәк тетрәндергеч, чын сугышны гәүдәләндерә торган хак сүзләр !
Минем күз алдымда үлгән атлар,
Аяк-башсыз кеше гәүдәләре таптала.
.............................................................
Минем күз алдымда җимерек шәһәр,
Янган авылларның көлләре.
Автор шулай ук немец солдатларын намуслылыкка, фашистларга каршы көрәшкә чакыра. Шул ук вакытта кисәтергә дә онытмый, “әйтмәдең дип, үпкәләмә”- ди. Хатның ахырын бу сугышның кирәкмәгән сугыш икәнен искәртә, еллар узгач бу илләрнең якын дуслар булачагын да (нинди күрәзәче!) даһиларча тоеп, язып калдыра.
Минем алдымда Х.Мөҗәйнең “Сөт” хикәясе.Тәэсирләрдән айный алмыйча үземне шушы украин хатыны урыны урынына куеп карыйм. Немец солдатларына нәфрәтем шулкадәр көчле ки, уйларымны тәртипкә китереп, фикеремне эзлекле итеп язу дәрәҗәсендә түгел мин. Нәрсәдән бу?
Х. Мөҗәйнең шушы кадәр оста сурәтләвендәме, әллә вакыйгаларның артык вәхшилегеме? Икеседәдер, мөгаен. Сүзе үтемлерәк булсын дип микән, автор хикәясен авылда башларын күтәрә алмый алма-чияләрдән сыгылып утырган җимеш агачларын, табигатьне тасвирлаудан башлый. Менә шушы авылга “Молоко, масло, сало,курица, яйцо, хлеб”,-дип язылган такта күтәреп немецлар керә. Анна Павловна аларны сыйларга уйлаган. Өстәл янында тезелешеп утырган немецларның битенә ул кайнап торган сөтне сибә. Шушы ачудан Павлюклар гаиләсенең өч кешесен алар ерткычларча җәзалыйлар, хатынның гәүдәсен тураклап бетерәләр, башын яралар, күзләрен сытып чыгаралар, күкрәкләрен кисәләр, балаларының башларын чабалар. Бәлки әле, башта балаларының башларын кискәнен карап торырга да туры килгәндер.
Сорау туа: адәм балалары микән бу немецлар? Әллә аларның тамырларыннан ерткыч җанвар каны ага микән? Шушы вәхшилекне үз күзләре белән күргән кешеләр ничек түзделәр икән? Шагыйрьнең соклангыч поэтик көче совет кешесенең иң каты газаплар кичереп һәм үлем каршында торып та ныклы ихтыяри көч саклавын, рухы белән һаман батыр, җиңелмәс булып калуын күрсәтәләр, туган илгә булган мәхәббәт хисенең тирәнлеген һәм яраланган лачын йөрәгеннән шигырь булып чыккан үч ялкынын сурәтлиләр.Ул иң авыр газапларны, фашистларның ерткычлыкларын түземлелек белән кичерә һәм туган иленә, совет халкына тугрылыклы булып кала.
“Ант” шигырендә шагыйрь газиз Ватанны сакларга үзенең кайнар каны, йөрәк-җаны белән ант итә. Совет солдаты азат аналар һәм бәхетле балалар, туган иленең ирекле көне өчен утка керә. Шигырь тирән хис белән язылган. Ул туган якларыннан аерылып китүче солдатның кичерешләрен тулы итеп җиткерә:
Йөрәктә ант янды ут кебек,
Ачу ташты, ташкын су кебек.
Үч алырга, диеп, дошманнан
Мин каршына чыктым юл бүлеп
Х.Мөҗәйнең лирик герое - патриот-сугышчы, социалистик Ватанын сөюче, үз илен чит ил басып алучыларыннан гомерен дә аямыйча саклаучы, үз эшенең дөреслегенә чиксез ышанган гражданин. Патриотизм темасын чишүдә Х.Мөҗәй алдынгы рус һәм татар әдәбиятының, күренекле татар совет язучыларының традициясен дәвам иттерә.
Мин йөрәктә антны сакладым,
Антым белән илне якладым!
Илем өчен булган көрәштән дә
Бөегрәк нәрсә тапмадым!
Реаль тормышка кайтып карасак, әлбәттә сугышта барлык солдатлар да болай уйламаган бит. Алар арасында куркаклар да, качкыннар да, сатлык җаннар да булган. Андыйлар булмаса, бәлки, җиңү дә тизрәк килгән булыр иде. Мондый эгоистлар үзенең балаларын, тудырган - үстергән аналарын, туган илен сатуны ничек аңлата алырлар иде икән? Шушы хакта ачынып, Мөҗәй дә күңелендәге әрнүләрен шигырь юлларына сала. “Качкын” шигырендә ул мондый кешеләрнең йөзләрен кап-кара итеп, бандитның да бандиты итеп, аның эшләгән җинаятен иң шакшы бер эшкә һәм дошманга тиңли.
Ул Ватанына төкергән,
Таптаган, эчкән антын.
Ул бүген качса, иртәгә
Безнең дошманга якын.
Бу антын саткан пычрак җан үз эшләре өчен үкенсә дә, тәүбә итсә дә, гаебен бетерерлек эшләр майтарырга җыенса да, аны гафу итү юк,- ди.
Хәтта ул андый кешене сыендырган җиргә дә кара тап килә дип, офтана. Сугышта дошманның әллә нинди вәхшилекләреннән дә авыррак кичергәндер, ул мөгаен мондый мәгънәсезлекне. Шигырен менә ничек йомгаклый патриот-шагыйрь:
Белсә белер, җир белә ул,
Җир аңар бирми чәчәк.
Чәчәк тә юк, хөрмәт тә юк,
Исеме мәңге бетәчәк...
Х.Мөҗәйнең бу елларда язган шигырьләрен шушы үтелгән юлның хронологиясе дип атарга мөмкин булыр иде, чөнки аларда Совет Армиясенең үткән юлы һәм һәр солдатның уй-кичерешләре шулкадәр эзлекле һәм киң яктыртылалар. Шагыйрь һәр әйтергә теләгән фикерен бер укуда ук күңелгә уелып калырлык гаятъ дәрәҗәдә халыкчан, саф һәм музыкаль яңгырашлы итеп яза. Ул сугышны тулысы белән гәүдәләндерә: фашистларның ерткычлыгын да, совет солдатларының никадәр дәһшәтле авыр юллар үтәсен дә, илебездәге “кара таплар”ны (“Качкын”) да,
сугышчыларның хисләрен дә, төннәрен сөйгән ярын сагынып, күз
яшьләрен тамызып, яулык чиккән кызларны да, тол калган фронтавик ана- ларны һәм хатыннарны да сурәтли.
“Минем шатлыгым” шигырендә барлык солдатларга да хас булган, кадерле кешеләрне шатлыкка тиңләп санап чыга. Чынлап та, якын кешеләребез безнең шатлыгыбыз түгелмени? Шушы гади генә шигырендә гади генә тел белән сугышта гына түгел, тыныч тормышта да иң кирәкле, иң газиз җаннарны нинди матур, әһаңле итеп сурәтли алган ул. Менә ни өчен җиңәргә кирәк аңа иблис токымнарын. Менә кемнәр өчен канлы көрәшләрдә дә көләргә көч тапкан ул! Шигырьдән күренгәнчә, аның шатлыгы ал галстуклы пионер да, яңаклары кипкән әби дә, көмеш чәчле бабай да, урман-суларга, кырларга бай Туган иле дә. Х.Мөҗәйнең бу шигырендә Туган илен, газиз халкын өзелеп сагынуын, сөюен күрәбез.
Бөтен шатлык, кайнар мәхәббәтем
Үз халкымда, Туган илемдә.
Шулар өчен биреп бөтен дәртне,
көлә беләм сугыш җирендә.
Шушы шигырь юлларын укыгач, окоп яки төрмәнең салкын стенасына сөялгән, хәлсез, йончыган солдатның авыр бер мәлдә туганнарын, алар белән бәйле вакыйгаларны искә төшереп, елмайганы күзалдыма килә, ирексездән тамагыма ачы төер тыгыла.
Х. Мөҗәйнең һәр әсәрен укыгач, андагы вакыйгалар чынбарлык булып күз алдына килеп баса. Аларны әсәрләнмичә уку мөмкин түгел.
“Бүләк” шигыре йөрәк җылысын, күңелендәге изге хисләрен яулыкка йөрәк рәсеме аша төшереп, чигеп җибәргән, сөю утларында янучы бер кыз һәм кызның кулъяулыгы кулына килеп кергән батыр сугышчы турында. Күпме солдатларны яңадан-яңа үрләргә, көрәшләргә күтәргәндер бу бүләкләр. Бу бүләкләргә туган иленең җир исе сеңгән, туган халкының кул җылысы кергән, йөрәгендәге җиңүгә булган өметләре, ышанычлары, тыныч, рәхәт көннәрне сагыну, якын кешеләрен юксыну хисләре, солдатларның исән-имин йөрүләренә кылган догалар, изге теләкләр сыйган. Шушы бүләкләр совет солдатларының җиңүгә булган ышанычын арттырмагандыр дисезме, көрәшләргә рухландырмаганмы?
Яулык алдым, аның уртасына
Кызыл җептән йөрәк чигелгән.
“Дошманнарны җиңеп тизрәк кайт!”-
дигән сүзләр матур тезелгән.
Хәйретдин Мөҗәй - шаулы шигъри хисләр дулкынчысы.
Җирдә үскән һәрбер гөл өчен,
Басып йөргән изге җир өчен
Кайнар тиргә батып көрәштем,
Сөйгән анам кебек ил өчен!
дигән канатлы сүзләрне Хәйретдин Мөҗәй язды. Бу олы хакыйкатьне ул үзенең гомер юлы, бөтен иҗаты белән раслады. Үзе турында шагыйрь бик хаклы рәвештә:
Көлә беләм, шаулап җырлый беләм,
Көрәшләрдә күңел ямь таба.
Күз алдымда каты үлем күрәм
Җиңә беләм, җиңү мәртәбә.
дип белдерде. Татар, башкорт укучылары арасында бу сүзләрнең декларация генә түгел икәнен белмәүче табылмастыр. Хәер, алар арасында гына микән? Бары тик олы батырлыкка сәләтле кеше генә үзенең йөрәк түреннән шундый шигырь юлларын чыгара ала.
“Сугыш язмалары” исемле китабы -Х.Мөҗәйнең Ватан сугышы чоры мирасыннан. Бу китап сугышта язган дәфтәрләрнең басмасы. Ул дәфтәрләрнең табылу тарихы болай:
1942 нче елның җәендә Көньяк-Көнбатыш фронтта немецлар каты һөҗүмгә күчәләр. Немец генералы Клейстның танк армиясе Харьковка һөҗүм итүче совет сугышчыларының юлын кисә. Фронтта кан коюлы сугышлар башлана. Гитлерчылар зур көч туплап, кайбер участокларда алга үрмәлиләр, Мөҗәй командалык иткән 789 нчы полк та ярым боҗра эчендә кала... Полк командиры үзенең “Сугыш язмалары”н махсус рәвештә кызыл армеец Кожевников аркылы тылга җибәрә. Кожевников фронт аркылы чыгып, дәфтәрләрне хатыны Мәрьям ханымга тапшыра” . Менә шул Кожевников тапшырган “Сугыш язмалары”нда Мөҗәй дошманның тар-мар ителәчәгенә ышанып, үзенең йөрәгеннән чыккан ялкынлы сүзләрен язган:
“Бүген төнге 12 дә атака. Бу инде безнең Прохоровкадагы бишенче, әгәр 8 декабрьне искә алганда -алтынчы атака. Без Прохоровкадагы дошманның нык бикләнгәнен, бөтен ягын утлы кыршау белән урап алганын яхшы беләбез. Безнең һөҗүмне дошман биш мәртәбә кире кайтарды, без аңар алтынчы мәртәбә барабыз.
Йөрәкнең әллә кайсы җирендә: Җиңәрбезме?- дигән уй тора. Ләкин “җиңәрбез!” дигән җавап көчлерәк. Чөнки без җиңә алмый торган нәрсә бу дөньяда юк әле һәм буласы да юк!
Без төнге 12 дә атакага барабыз. Безнең барыбыз да бу дәвер сугышындагы атаканың тик штык белән генә бәйләнмәгәнен, штык сугышына барып җиткәнче артеллерия, миномет, пулемет утлары гөрләп торган галәмәт куркынычлы полоса барын да, аның артыннан һәрбер метр җиргә йөзләрчә пуля төшә торган автоматлар уты полосасы барын да яхшы белә. Без бу утлы полосаларны үтәргә, дошманның йөрәгенә штык һәм гранаталар белән барып керергә аз гына да шикләнмибез.
Бу атнадан соң, бәлки, безнең күбебез өчен Прохоровка да, дөньяда юк булыр. Без моны бик яхшы аңлыйыз. Ләкин минем үлемем әле минем Ватаным, минем сыйныфым үлүе түгел ич. Шулай булгач, без:
-Безгә үлем юк ! -дибез.”
Х.Мөҗәй сугыш тынып торган араларда алып барган бу көндәлеккә шигырьләр, очерклар, кыска хикәяләр яза һәм аларны газета-журналларга җибәреп тора. Бу язмалардан фронт юлларында автор кичергән сугыш картиналары Совет солдатлары һәм командирларының дошманга булган нәфрәте, фашизмны җиңүгә булган ышанычы документаль төгәллек, кырыс реализм белән сурәтләнә. Ул дүрт дәфтәр-көндәлеккә сугышның беренче көннәреннән үк үз башыннан кичкән хәлләрне чын ирләргә хас кыскалык, мәгънәлелек белән аңлаешлы итеп сөйләп бирә. Мөҗәй кызгандырып, түбәнсенеп язарга теләмәсә дә, аның хатларыннан фашистларның җәлладлыгына, кансызлыгына түзгән тимер бәдәнле генә түгел, корыч
характерлы бу каһарманнар алдында баш ияргә кирәклегеген аңлыйбыз.
Дүртенче дәфтәрендә фашистларның ерткычлыгы, вәхшиләрдән дә уздырып кешеләрне суюлары турында Х. Мөҗәй ачулы рәвештә, нәфрәтләнеп яза:
“Урман уртасында бер үлек гәүдәгә очрадым. Ул башы белән горепкә (көнбатышка) карап ята. Куллары да шул якка, үргә сузылганнар. Немецларны куганда һәлак булган булса кирәк. Әйләндерәм. Уң күзе тирән итеп чокып алынган. Аяк киемнәрен салдырганнар... Күкрәгендә пычак эзләре. Аркасында - сөягенә кадәр теленгән “йолдыз”. Ниндидер “профессор” бер дә ашыкмый гына “операция” ясаган... Бәлки, аның өчен берәр фашист тимер тәре белән бүләкләнергә уйлагандыр. Билгесез сугышчы өстендә канлы эшләр эшләгән фашист та шушы үлекләр арасында ятадыр. Ята, һичшиксез, ята! Шул, тик шул гына көтә ул фашистларны! Алар һичшиксез һәлакәткә хөкем ителгән кешеләр!
Билгесез кызылармеецның үле гәүдәсе. Моны күрәләр, бер гәүдә өчен унны егалар. Һәркемдә үч, һич бетми торган үч кайный!”
“Сугыш язмалары”ның сәнгатьчә байлыгы һәм тәэсир итүче көче зур. Х. Мөҗәйнең һәр җөмләсеннән иптәшләре турында кайгырту, алар өчен курку, сугышчыларының батырлыгын күрү, аларның бу батырлыгы турында тиешле органнарга җиткереп, бәя бирүне сорау кебек изге гамәлләрне күрәбез. Укучы алдында уйлана, моңлана, шатлана, кайгыра белә торган гаҗәеп тугрылыклы зат пәйда була.
Әсир ителгән, ләкин буйсынмаган патриот - шагыйрь Х. Мөҗәйнең язмышы белән халык герое Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлилнең язмышы арасында охшашлык бар. Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” әле бүген дә күп гасырлык татар әдәбиятының горурлыгы булып саналса, Х. Мөҗәйнең “Сугыш язмалары”на салынган шагыйранә гражданлык тойгысы, кешелеклелек дәрте, поэтик көче әлегәчә барыбыз өчен дә үрнәк булып тора. “Сугыш язмалары”ның сәнгатьчә байлыгы һәм тәэсир итү көче шагыйрь характерының ныклыгы, фидакарьлеге һәм кеше буларак мөлаемлыгы белән аерылгысыз бәйләнгән. Каләм аның өчен көрәш чарасы, рухи корал булып хезмәт итә.
Патриот - шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй чолганышта калып, фашистлар тарафыннан әсир ителгәннән соң да көрәшен туктатмаган. Дахау лагерендагы коточкыч газаплар, кыйнаулар һәм ач тотулар коммунист шагыйрьнең рухи көчен сындыра алмаган. Ул үлем лагеренда да батыр, куркусыз булуы белән сокландырган. Бөек Коммунистлар партиясенә, Туган иленә тугрылыклы булып калган.
Ялкынланып яшәү теләге белән янган шагыйрь яу кырында үлеп калганда нибары кырык өч яшьтә була. Ләкин ул теләгенә ирешеп, шаулы шигъри хисләр дулкынчысы булып үлә, халык йөрәгенә кереп, ил хәтерендә сакланырлык шөһрәт казанып үлә. Х.Мөҗәйнең батырлыгы турында яшь буын белергә һәм шундый каһарманнар үрнәгендә тәрбияләнеп үсәргә тиеш.
ЙОМГАКЛАУ
Фәнни эшне яза башлагач, иң аянычлысы шул булды: безнең буын һәм бездән өлкәнрәкләр дә, Ватан, Туган ил дип нинди генә авырлыкларга бармаган, 25 ел! гомерен бушка Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп үткәргән, иң көчле, иң матур чакларын (үзе өчен түгел!) аз гына да кызганмыйча, сыктамыйча ил өчен югаткан һәм сугышта Муса Җәлил белән тиңләрлек батырлык эшләгән Х. Мөҗәй турында бөтенләй белмибез икән бит.
Башкорт Җәлиле дип йөртелгән кеше турында китаплар да, матбугатта материаллар да бик аз басылган икән бит. Нигә аны да М.Җәлил дәрәҗәсенә күтәрмәскә? Дәреслекләргә әсәрләрен кертеп, Х.Мөҗәй белән таныштырмаска? “Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый”,- дибез үзебез.
Конкурсның темасы “70 елда -70 хатирә” булганлыктан, бәлки, Х.Мөҗәйнең батырлыгы һәм иҗатындагы сугыш темасына караган әсәрләренә генә тукталырга кирәк булгандыр. Үземне борчыган-югарыда язылган сәбәпләр аркаcында, Х. Мөҗәйнең кыскача биографиясе һәм Бөек Ватан сугышына кадәр язган шигырьләре белән дә таныштыруны кирәк санадым. Темадан читкә тайпылмас өчен, бу өлешләргә дә аның шигырьләре кертелде. Сугыш темасына гына язылса, 1932 нче елда басылган “Мылтыклылар” һәм 1936 нчы елда иҗат иткән “Аман әкә”, “Гөлнаһар” поэмалары турында берни дә әйтелмәс, иҗатының, әсәрләренең кыйммәте ачылып бетмәс иде. Х.Мөҗәй турында материалларның аз булуы, миндә үзем тапкан мәгълүматларны башкалар белән дә уртаклашасы килү теләге тудырды.
Шагыйрь фашист тоткынлыгында патриотик эшчәнлеге белән генә түгел, ә бөтен тормыш юлы һәм ялкынлы иҗаты белән көрәшче - әдип, патриот-шагыйрь дигән исемнәрне тулысы белән аклады. Аның шигырьләрендә чор һәм заман сулышы, илнең, халыкның йөрәк тибеше сизелә. Бу шагыйрьнең әдәбиятыбызда һәм халык күңелендәге урынын билгеләүче төп сыйфат. Х.Мөҗәйнең тормышы һәм иҗат батырлыгы матур легенда булып бөтен дөньяга таралырлык.
ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
1. “Мылтыклылар” Х. Мөҗәй. Татарстан китап нәшрияты, Казан-1932
2. “Сугыш язмалары” Төзүчесе С. Шакир, Татарстан китап нәшрияты, Казан,1968
3. “Три поэта война”составитель Р. Мустафин. Тат.книгоиздат, Казань,1970
4. “Үлемнән көчлерәк” С. Шакир. Татарстан китап нәшрияты, Казан,1969
5. “Батырның үлеме” С. Таҗетдинов.Татарстан китап нәшрияты, Казан,1963
6. “Язылмаган поэма” И. Юзиев.Татарстан китап нәшрияты,Казан,1976
7. “Записи узники Дахау” В. Бикташев. Башкир.книгоиздат,Уфа,1978
8. “Мы старше свои смерти” В.Бикташев. Башкиркнигоиздат,Уфа,1980
9. “Бессмертие” С. Шакир. Башкнигоиздат, Уфа,1981 10. “Утлы еллар поэзиясе” Төзүчесе З. Мәҗитов. Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1972
11.“Алар сафта” Төзүчесе С. Шакир. Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1978
12. “Көзге ачы җилләрдә” Төзүчесе Ш. Рәкыйпов. Татарстан китап нәшрияты, Казан,1988
13. “Утлы еллар поэзиясе” З. Мәҗитов.Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1972
14. “Мөҗәй батыр” М. Гарипов. “Казан утлары”журналы, № 5-1997
15. “Данко йөрәкле Баһадирлар” С. Шакир. “Идел” журналы,
№ 7-1990
16. “Батыр сугышчы һәм шагыйрь”, С. Шакир. “Совет әдәбияты” журналы, № 11-1963
17. “Ялкынлы көрәшче” С. Шакир. “Совет әдәбияты” журналы,
№ 2-1965
18. “..Безне онытмасыннар иде” С. Шакир. “Казан утлары”
журналы, № 5-1966
19.”Герой-шагыйрь белән янәшә” С. Шакиров, “Совет мәктәбе”
журналы, №5-1985
20. “Бөек Ватан сугышы еллары әдәбияты” Р.Салихов, “Совет мәктәбе” журналы, №6-1986