Мәрхәмәтле газиз әнием
Предварительный просмотр:
1а.б
Жир йөзендә әниләрдән якын
Изге , мәрхәмәтле, рәхимле.
Олы жанлы затлар бармы икән?
Я , әниләр, шуны әйтегез.
Котлы булсын сезнен бәйрәмегез
Матур булып атсын таңыгыз.
Кайгы -хәсрәт күрми яшәгез сез
Хөрмәт итсен сезне балагыз.
Сез, әнилэр, бала өчен кояш
Алар өчен тормыш яме сез.
Бу дөньяда һәрчак үрнәк булып
Шул балалар өчен яшисез.
2а.б
Күзләреңне тутырып карыйсыңдыр
Балам кайтмыймы дип юлларга.
Озак күрешмәскә туры килсә,
Белмисеңдер ниләр уйларга.
Гафу ит син, әнкәй, гафу ит син
Миннән озак хәбәр килмәсә.
Кичер әнкәй , әгәр вакытында
Кайтып хәлләреңне белмәсәм.
Кайгырма син , әнкәй, кайгырма син
Юкка чәчләреңне агартма.
Бер кайтырмын әле синең янга
Өметеңне генә югалтма.
1а.б
Наз гөлләре үсеп чыга
Сезнең җылы куллардан.
Кабул итегез котлаулар
Безнең ихлас җаннардан.
Күмәкләшеп барыбыз бергә
Җырлап алыйк, әйдәле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме!
Сезне бәйрәм белән котлап җырлый:
Номер:
- Әни!
Җир йөзендә иң матур сүз- әни. Ул- һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы. Әни куллары- иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар, алар барын да эшли ала.Әни йөрәге– иң турылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.
- Әни-җирдә иң газиз, якын кеше. Чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тирбәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын куңелеңә сеңдергән…
Кая барма, шунда әнкәй йөзе,
Кая барсам- әнкәй куңелдә.
Әни генә шулай синең өчен
Җанын биреп яши гомергә.
Авырсаң янда тора ул.
Төн буе керфек какмый.
Ул саулыгын да кызганмый
Һаман да безне саклый.
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз.
Үпкәләмәсеннәр!
Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз.
Номер:
- Һәр ана әле яңа гына дөньяга аваз салган нәниен җаныннан да артык күрә. Аның өчен ул утка-суга керергә дә әзер. Ана кечкенәсенә якты өметләр баглый, хыялында аны иң матур, иң акыллы, бик бәхетле итеп күрә.
Елатмагыз әниләрегезне,
Төнге тәрәзәләргә каратып.
Догаларын, изге теләкләрен
Биргән алар сезгә яратып.
Елатмагыз әниләрегезне,
Күз тебәтеп юллар чатына:
Онытмагыз - сезне төп нигездә
Әнкәгезнең йорты чакыра!
Елатмагыз әниләрегезне,
Начар юлда йөреп,үсмердән-
Сезнең хәсрәтләрне күтәргәнгә
Чәчләренә көмеш төс кергән!...
Елатмагыз әниләрегезне,
Бердәнбер бит алар, бердәнбер!
Сезне кеше итеп үстергәнче,
Күпме кайгы хәсрәт күргәндер!
Елатмагыз әниләрегезне,
Алар өчен мәңге бала сез!
Алар үлгәч,бөтен борчуларын
Җилкәгезгә алып каласыз!
Алар өчен мәңге бала сез!..
Номер:
. Әни!.. Әниләр! Алар яныбызда булса, без-көчлеләр, без- батырлар. Әниләр янәшәбездә торганда ата каздан да курыкмыйбыз, усал этләр дә куркыныч түгел.
Әни! Бердәнбер иң кадерле, хөрмәтле , якын кешебез ул безнең. Авырып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачса да әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да, тизрәк әни янына ашыгабыз. Әни-безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да!
Номер:
9 укучы. Әниләр безгә бары бәхет кенә телиләр. Безнең һәрбер сулышыбызны да сизеп торалар. Без шатлансак - алар да шатлана, без еласак - аларның да күзләрендә яшь тамчылары ялтырый.
-Шагыйрьләребезгә аналар дәрт, көч, куәт биргән. Шагыйрьләр, язучылар үзләренең аналарын хөрмәтләгәннәр, кадерләгәннәр.
Хатын-кыз бөеклеге, аның гүзәл эшләре, нәфислеге турында шагыйрьләребез бик күп шигырьләр иҗат иткән.
Х.Туфан
« И хатын-кыз!»
Сүнәр иде тормыш,
Син булмасаң, әгәр дөньяда.
Искерсә дә җирдә дәвер-гасыр,
Нәфислегең синең өр-яңа.
Адәм генә түгел, галәм бүген
Уйлый кебек синең турында
Кеше заты династиясенең
Киләчәге синең кулыңда.
Йөзләреңне керсез хисләр белән
Изгелегең белән балкытып,
И җаным дип әйтеп куюыңда
Нәкъ бер кочак кояш бар кебек.
Номер:
-Шагыйрьләр-нечкә күңелле,бик хисчән кешеләр.Алар,күңелләрендә йөргән сүзләрне кәгазь битләренә төшереп,әйтә ала.
Һади Такташның матур шигъри юллары:
Ана-
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда ...
Номер:
-Кол Гали, Сәйф Саран,Кандалыйлар чорларыннан башлап, хатын-кыз илаһи зат, матурлык чыганагы итеп сурәтләнә.
- Кеше авырлык белән очрашканда, һәрчак анасын телгә ала. Дөньяда иң кадерле кешесен- үзенең газиз әнисен хөрмәт итә белгән кыз яки егет кенә киләчәктә каенанасын хөрмәт итә, хатынын ихтирам итә. Үз анасын зурлаган кеше анасын хурламас диелә бит татар халык мәкалендә.
Номер:
Кадерле укучылар, әниләргә итагатьле, игътибарлы булыйк, кылган яхшы гамәлебез, ягымлы сүзебез белән аларны куандырып яшик. Әниләр алдында без мәңге бурычлы.
Фоат Садриевның “Таң җиле” романыннан өзек тыңлап үтик.
“Әнкәй- ул изге зат. Әгәр битләреңнән назлы җилләр иркәләсә, сандугач сайраулары,агач яфраклары лепердәткән авазлар,йөрәгеңә кереп,бәгыреңне өзсә, бел-бу әнинең рухы булыр. Әгәр син шатлансаң, ләззәт алсаң,бәхетеңне тапсаң,бел-һәммәсе дә әниеңнең йокысыз төннәреннән,кайнар күз яшьләреннән. Үкенүләрем кимрәк булсын дисәң, алар исән чакта карашларына күләгә төшермә,яхшы укуың, матур яшәвең,игелекле гамәлләрең белән сөендер”.
Номер:
Бәйрәмебезне төгәлләп,
Тагын бер кат котлыйк Сезне
Күңелләрдә истә калсын,
Ягез, дуслар, җырлыйк ,берне!
Җыр: