Россия халыкларының дини мәдәнияте.

Нигаматуллина Рамзия Вагизовна

Әти-әниләр алдында ясаган чыгыш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл orkse_ni_ochen_kirk_word.docx16.31 КБ

Предварительный просмотр:

Россия халыкларының рухи- әхлакый мәдәнияте нигезләре.

(ОРКСЭ фәне турында ата- аналар җыелышында чыгыш)

2012 нче елның 1 сентябреннән яңа фән-  Россия халыкларының рухи мәдәнияте   (русча ОРКСЭ -основы религиозных культур и светской этике) укытыла башлады. Ягъни Россия халыкларының рухи – әхлакый мәдәнияте нигезләре дип атыйбыз.   Бу фән 6 модульдән тора:

  1. Православие мәдәнияте нигезләре
  2. Ислам мәдәнияте нигезләре
  3. Будда мәдәнияте нигезләре
  4. Иудей мәдәнияте нигезләре
  5. Дөньяви дин культурасы нигезләре
  6. Дөньяви этика нигезләре.

Әти-әниләргә яки балага шушы 6 сының берсен сайлап алу хокукы бирелә.

Без 5 һәм 6 нчы модульләр  белән эшлибез, чөнки дөньяви дин культурасы үз эченә христиан, ислам, иудаизм һәм буддизм  диннәре турында тәгьлиматларны  сыйдырган, ә дөньяви этика нигезләре курсы- үз-үзеңне тоту, әдәплелек кагыйдәләре, җәмгыятьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеген төшендерә. Яңа фәнне башлангычтан төп белем баскычына күтәрелгәндә укытырга тәкъдим итәләр.  Шуның өчен 4 сыйныфтан кертелә һәм “Әйләнә- тирә ” дәресе белән бәйләнештә алып барыла, димәк  бу фән өстәмә материал кебек  икенче предметны тулыландыра. Инде 5 сыйныфта тарих фәне белән бәйләнештә, тулыландырып эшчәнлек дәвам иттерелә. Димәк, рухи кыйммәтләр белән танышу үткәнне һәм бүгенгене бәйләп тора.

Ни өчен бу фән кертелде һәм анда нәрсәләр өйрәтәләр дигән сораулар борчый?

80% тан артык кешеләр беркемгә дә ышанмыйлар: якыннарына, дәүләткә, киләчәккә. Бу илдә алдашмыйча, намус белән яшәү мөмкин түгел. Бары тик 2 генә юл бар, 1 чесе- урлап, талап, кемнеңдер эшеннән файдаланып бай булып яшәү, 2 чесе- намуслы, гадел булып ярлы яшәү. Ышанычлы, тәртипле тормыш төзү өчен халыкның күпчелек өлеше акыллы, намуслы булуы кирәк. Ләкин яңа фән кертеп кенә тормышның үзгәрүенә ышанып булмый, әмма нәтиҗәләр тиз генә булса ул озакка бармас иде. Мәсәлән, бер хуҗаның 1 бөртек бодае бар. Ул билгеле гаиләсенә дә җитми, үзенең дә тамагы туймый, ташласа ризыкны исраф итә, нишләсен? Әгәр яхшы, акыллы хуҗа булса 1 бөртекне җиргә чәчеп, тәрбияләп, хезмәт куеп үстерсә 30 бөртек алса, киләсе елга 900 бөртек булып барлык кешеләрне дә туендыра ала. Димәк, тырышлык, хезмәт, сабырлык аша гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә була.

Россия халыкларының дини мәдәнияте дәреслегендә (авторлары Сахаров, Кочегаров) укучыларга Россиядәге традицион диннәрнең барлыкка килүе һәм үсеше, аларның әхлакый идеаллары, гореф- гадәтләре һәм йолалары турында гомуми күзаллаулар бирелә. Диннәрнең уртаклыгы, яхшылык һәм явызлыгы турында фикерләр туа. Укучылар кеше кем ул?Яшәү мәгънәсе нидә? Ни өчен яхшылык эшләргә, ничек дус булырга һ.б сорауларга җавап табалар.

Дөньяви этика нигезләре дәреслеге укучыларны төп әдәп нормалары белән таныштыруга, әхлак турында күзаллау булдыруга юнәлтелгән.

 Кече яшьтәге мәктәп балаларын әхлакый яктан камилләштерү, үз-үзеңне тоту культурасы тәрбияләү бурычы куела.  Укучыларга яхшылык- явызлык, дуслык һәм әдәплелек, намуслылык һәм эчкерсезлек, горурлык, батырлык, сабырлык , дөреслек һәм ялган һ.б бик күп сыйфатларны ачыкларга ярдәм итә. Шулай ук Россия халыкларының йолалары- ышанулары, гаилә традицияләре, бәйрәмнәре белән танышу, каһарманнар һәм аларның батырлыклары темаларын үз эченә ала. Бу курсның максаты- аралашу этикасы булдыру һәм  культуралы кеше тәрбияләү.

Яңа фәннең эчтәлеге 3 төп милли кыйммәтләрне берләштерә: 1- туган җир, 2- гаилә, 3-  мәдәният(культура) һәм укучыларга тәрбия бирү шулар белән тормышка ашырыла.

Яңа фән кертелүнең тагы бер сәбәбе укучыларда әхлак тәрбиясе ихтыяҗларын канәгатъләндерү һәм гаилә тәрбиясенә игътибарлылыкны арттыру тора. Шуңа күрә әти- әниләр үз гаилә традицияләренә туры килгән модульне сайлый ала.

Бу фәннең уңай тәрбияви чишелеше булып гаилә һәм мәктәп арасындагы  үзара аңлашып, килешеп эшләү тора.

Әти-әниләргә  яңа фәнне үзләштерүдә берничә киңәш:

  1. Тәрбиялелеккә омтылу. Бу фәнгә баланың әхлагын үстерү чарасы итеп карарга. Чөнки Сез- төп тәрбияләүче. Мәктәптә тәрбия бирү барлык дәресләрдә, иҗади эшчәнлектә, бәйрәмнәрдә, дәрестән соңгы эшчәнлектә бирелә. Ләкин төп тәрбия бирү чыганагы гаилә булып кала. Гаиләдә әхлак нормалары үтәлмәсә, мәктәптә алган тәрбия юкка чыгарыла.
  2. Балаларыгыз белән дәрестә ниләр өйрәнгәнлекләрен сорашу, сөйләшү. Беренчедән,  хәзерге әти-әниләрнең балаларга вакыты әз, аның гаиләне туендыру, өйдәге проблемалар кебек  эшләре күп, әле эштән дә арып кайту өстәлә. Икенчедән, сөйләшү өчен уртак темалар булуы кирәк.  Ә бу темалар нәкъ менә яңа фәндә тулып ята. Һәр олы кешенең тормыш тәҗрибәсе күбрәк була, шуңа да фикер алышуны төрле кызыклы вакыйгалар белән баета ала. Балагызга төрле сораулар биреп, аның фикерен ачыкларга тырышыгыз. Хәзерге тормыш, андагы кешеләр турында күбрәк сөйләшегез.
  3.  Иң яхшы тәрбия чарасы булып- әти-әни белән бала арасындагы диалог, сөйләшү тора. Монда бер –береңне тыңлау, җылы мөнәсәбәт булдыру  сөйләшүне тагы да үтемлерәк итә. Димәк, диалог- ул ике акыллы кешенең уены. Вакытыгызны кызганмагыз, балагыз белән бергә уйнагыз һәм укыгыз.  Баланың рухи, әхлакый тәрбия ала торган иң яхшы вакытын  кулыгыздан ычкындырмагыз. Җәйге каникулларда мәчетләргә, чиркәүләргә, музейларга , тарихи урыннарга сәяхәт кылу да бик әһәмиятле булыр.

Тормыш матур, яшәү рәхәт мәгънәсе булса әлбәттә, әйдәгез үз яшәү мәгънәбезне үз балаларыбызны тәрбияләүгә бирик!