урок
Предварительный просмотр:
Тема: Туган илем – туган өем.
Максат: 1) туган ил, туган җир, Ватан төшенчәләрен актуальләштерү;
2)укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру, нәтиҗә ясау һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәсен үстерү;
3)укучыларда эшчәнлеккә кызыксыну( мотив) тудыру;
Бурычлар: 1)индивидуаль һәм группада эшчәнлекне оештыру;
2)дәрескә һәм предметка кызыксынуны арттыру;
3)укучыларга мөстәкыйль эшләү һәм фикер йөртү мөмкинлеген бирү;
Дәрес тибы: алган белемнәрне һәм күнекмәләрне актуальләштерү.
Җиһазлау: дәреслек, тест- биремнәр, проектор, электрон презентация.
Укучыларда компетентлылык формалаштыру: укучыларның аралашу, танып-белү хәбәрдарлыгын үстерү.
Дәрес барышы.
1.Оештыру моменты. Оештыру моментының төп максаты-укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү,балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.
-Исәнмесез. Хәерле көн.
-Хәлләрегез ничек?
-Бүген ничәнче число?
-Бүген атнаның кайсы көне?
-Бүген сыйныфта кем юк? Ни өчен?
-Бүген көн нинди?
Әйе, балалар, көн матур,урамда яз, безнең кәефләребез яхшы. Бүген без сезнең белән туган илебез буйлап сәяхәт итәчәкбез.Сезнең алган белемнәрегез безгә бик кирәк булачак. Безне алда кызыклы биремнәр көтәчәк. Сез әзерме?
Укытучы дәрескә Резеда Вәлиеваның “ Иң матур җир” исемле шигыре белән кереп китә.
Иң матур җир.
- Кояш, кояш син биектә
Бар дөньяны күрәсең.
Әйтче, иң матур җир кайда?
Син бит инде беләсең?
-Әйе, - диде Кояш,- беләм
Мин әйтәм, тыңлап кара:
Иң матур җир-туган җир ул,
Онытма моны, бала.
2.Өй эшләрен тикшерү. Максаты- укучыларның алдагы дәресләрдә алган белемнәрен тикшерү, хаталарын төзәтү.
Җөмләләрне дөрес тәртиптә язу.
1.Минем туган илем- Татарстан.(илем,Туган, Татарстан, минем)
2. Татарстанның башкаласы- Казан шәһәре.(шәһәре, Татарстанның, Казан, башкаласы)
3.Татарстанда зур шәһәрләр, матур авыллар бар.(бар, матур, Татарстанда, авыллар, шәһәрләр, зур)
4.Татарстан- бай һәм зур республика.(республика,һәм, зур, Татарстан, бай)
5.Республикада файдалы казылмалар күп.(күп,казылмалар, республикада, файдалы)
6. Кырларда арыш, бодай, борчак, үсә.(үсә, арыш, кырларда, бодай,борчак)
7.Татарстанның табигате искиткеч матур.(Татарстанның, матур, искиткеч, табигате)
3.Шәһәрләр.
Максат : алган белемнәрне дөрес куллануга ирешү, фикер йөртү,мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү.
Балалар, әйдәгез , Татарстан картасына күз салыйк әле.Зурмы безнең илебез? Ә хәзер сезгә шундый сорау: Татарстанда нинди шәһәрләр бар?
Шәһәр исемнәрен әйтәбез һәм күрсәтәбез.(Алабуга,Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш, Зәй, Буа, Баулы, Әгерҗе, , Чистай, Менделеев, Минзәлә, Азнакай).
Балалар, Татарстанда матур, зур авыллар,елгалар да бар. Ә нинди елгалар ага әле безнең Татарстаныбыз аша.
Кама-Чулман
Вятка-Нократ
Волга-Идел
Белая-Агыйдел
Бик дөрес. Ә хәзер сезгә табышмаклар әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.
Нинди шәһәр- студентлар шәһәре?
Нинди шәһәр- нефтьчеләр шәһәре?
Нинди шәһәр- автомобильчеләр шәһәре?
Нинди шәһәрдә И.И.Шишкин яшәгән?
Нинди шәһәр-сәгать шәһәре?
4.Син кайда яшисең?
Мин Татарстанда яшим.
Мин Алабугада яшим.
Мин шәһәрдә яшим.
Мин Алабуга шәһәрендә яшим.
Алабуга нинди шәһәр?
Урамнары нинди?
Ничә катлы йортлар бар?
Нинди музейлар бар?
Шәһәрдә нәрсәләр йөри?
Син мәктәпкә нәрсә белән барасың?
Син Алабуга шәһәрен яратасыңмы? Ни өчен?
Әйе, балалар, Татарстан – безнең туган илебез,ә Алабуга шәһәре безнең туган җиребез, кече туган илебез.Без монда туганбыз, без монда яшибез.Ул безнең өебез кебек. Шуңа күрә “Туган илем- туган өем “мәкале бик дөрес әйтелгән.Алабуга шәһәре турында слайдлар карау. Диалогик сөйләмгә чыгу.
-Исәнмесез. Минем исеме Дәниф. Ә синең исемең ничек?
- Исәнмесез. Минем исемем Настя.
- Мин авылда яшим. Ә син кайда яшисең?
- Ә мин Алабуга шәһәрендә яшим.
- Алабуга нинди шәһәр?
- Алабуга зур , матур, чиста шәһәр.
- Сиңа Алабуга шәһәре ошыймы?
- Әйе, миңа Алабуга шәһәре ошый, чөнки ул минем туган җирем.
- Ә Алабугада нинди милләт кешеләре яши?
- Алабугада татарлар, руслар, чувашлар, марилар, үзбәкләр һәм башка милләт кешеләре яши.
Физкультминут. Йөгердек, сикердек, уйнадык
Бакчада саф һава суладык.
Уф, ардык!
5.Тест- биремнәр.
1. найди правилный перевод: родная страна-
а) туган җир
б)туган тел
в) туган ил
2)найди правилный перевод: родная земля-
а) туган көн
б)туган тел
в)туган җир
3)Татарстанның башкаласы- ... шәһәре.
а)Мәскәү
б)Казан
в)Яр Чаллы
4) Татарстан елгалары ... .
а)Чулман,Нократ
б)Идел, Лена
в) Енисей, Обь
5)Найди правильный ответ.
а) Студентлар шәһәре - ... . а) Яр Чаллы
б) Нефтьчеләр шәһәре - ... . б) Казан
в) Автомобильчеләр шәһәре - ... . в) Әлмәт
6) Мин ... яшим.
а) Алабуга шәһәре
б) Алабуга шәһәрендә
в) Алабуга шәһәрен
7) ... ... – чиста, матур шәһәр.
а) Алабуа шәһәрендә
б) Алабуга шәһәре
в) Алабуга шәһәрен
8) Найди правильный перевод предложения:
В Елабуге есть высокие дома.
а) Алабугада матур йортлар бар.
б) Алабугада биек йортлар күп.
в) Алабугада биек йортлар бар.
9) Мин ... яратам.
а) Алабуга шәһәре
б) Алабуга шәһәрен
в) Алабуга шәһәрендә
Тест биремнәрен тикшерү һәм булган хаталарны төзәтү. Нәтиҗә ясау, тест өчен билгеләр кую.
6. Йомгаклау. Укучылар мөстәкыйль рәвештә үз фикерләрен дәлилләп әйтә алдылар. Үтелгән грамматик структураларны дөрес кулландылар.
Укытучы: - Син яраткан иң матур сүз
Нинди сүз, әйт, бәбкәем?
Укучы: - Иң назлы сүз, иң якын сүз,
Ул матур сүз- әнкәем!
Укытучы: - Бар тагын бер иң матур сүз:
Һәрвакыт син әйткәнең.
Анысы нәрсә?
Укучы: - Ул матур сүз,
Ул якын сүз- әткәем!
Укытучы: -Үскәнем , я, инде син әйт!
Укучылар: - иң матур сүз- Илкәем.
Анда син, мин- һәммәбез дә,
анда әткәй-әнкәем!
7 )Өй эшләре бирү, билгеләр кую.