Коръэн китабы хэм башка миллэт вэкиллэренен ана булган кызыксынуы сэбэплэре

Зиганшина Гулюса Фаритовна

Коръэн китабы хэм башка миллэт вэкиллэренен ана булган кызыксынуы сэбэплэре

Скачать:


Предварительный просмотр:

Коръән китабы һәм башка милләт вәкилләренең аңа булган кызыксынуы сәбәпләре

“Мин кулыма китап алам, аның изге сәхифәләрен актарам”, - дип язган бөек Тукай үзенең мәшһүр “Китап” дигән шигырендә. Шик тә юк Аллаһ Тәгалә тарафыннан иңдерелгән изге Коръән турында!

Дөнья әдәбиятына Коръәннең йогынтысы.

Коръән — мөселман халыкларының әдәбиятына гына түгел, бөтен дөнья әдәбиятына да нык тәэсир итүче чыганак булып тора. Коръәннең аерым сүрәләрен стильләштерү, андагы мотивларга шигъри иярүләр күп кенә Көнбатыш Европа һәм рус язучылары әсәрләрендә дә байтак. Дөнья тарихында Гете, Һейне, Пушкин, Жуковский, Лермонтовлар Коръән Кәрим аятларын шигъри юлларга салганнар

Гёте Иоганн Вольфганг һәр герман кешесенең йөрәгендә урын алган, беренче нәүбәттә шигырьләре белән шөһрәт казанган шәхес. Аның XVIII — XIX йөз гасыр Германиясендә “Коръәннең китаплар китабы булуына мөселманлык кушканча инанам”, — дип әйтүе зур кыюлык таләп иткән гамәл. Бөек әдип бер шигырендә Аллага мөрәҗәгать итеп, болай дип яза: “Ялгыш карашлар мине юлдан яздырырга тели, ләкин син шик-шөбһәләремне таратасың. Эшләремә, шигырьләремә туры юл бирәсең”.

Гёте проза әсәрләрендә дә Ислам диненә мөрәҗәгать итә, аннан чын хакыйкать эзли: “Коръән эчтәлегенә һәм максатына ярашлы рәвештә катгый, гали һәм мәһабәт. Китапның эчтәлегенә хәйран каласың. Ышаныгыз, бу китап мәңге үзенә тәэсирен югалтмаячак, башка милләтләрне дә үз тирәсенә туплаячак. Европа, никадәр казанышларга ирешкән булса да, Ислам мәдәниятеннән калыша. Без әлегә Хәзрәте Мөхәммәд күтәрелгән мәдәни баскычның беренче басмасына гына аяк бастык. Шикләнмим, беркем дә аны уза алмас. Ислам Аллаһка тәслим булу (үзеңне тапшыру) дигән сүз. Шуңа күрә һәммәбез дә Исламда яшәп, Исламда үләбез”.

Александр Пушкин — дөньякүләм шигърият даһие. Аны, шулай ук, «хөррият шагыйре» дип тә йөртәләр. Александр Сергеевич Пушкинның Исламга мәхәббәтенең төп сәбәбе: Коръән сүрәләрендәге аяти калимәләрнең әдәби телдә язылуында да, моң белән укылуында. Коръәнгә мөкиббән шагыйрь, ихлас күңел белән иҗтиһат кылып, 1824 елда тәрҗемәдә Коръәнне өйрәнгән. “Коръән тәэсире астында” исемле шигырендә ул болай дип яза:

Җир йөзе тотрыклы, күкләр исә гөмбәз-гөмбәз.

Син, и гали Яратучы,

Син коры җирне диңгездән бастырмыйсың,

Диңгезләрне коры җирдән каплатмыйсың.

Алар астында изелүдән безне саклаган Синсең, йә Рәхим.

Ул Рахмандыр, нурлар чәчүче Коръәнне Мөхәммәдкә иңдерүче.

Аның яктысына юнәлик, аның нурына таба йөгерик.

Пәрдәләр, пәрдәләр, төшсен пәрдәләр.

Күзебез алдыннан китсен киртәләр.

Коръән белән безнең арада булган диварлар

Берсе артыннан берсе жимерелсен.

Пушкин үзенең 9 шигырендә Коръәннең 15 аятен тәфсир кылды.

1825 елның җәендә М.Ю.Лермонтов Пятигорскида су эчеп дәвалана. Шунда мөселманнарның Ураза бәйрәмендә катнаша. Ә 5 ел элек, 1820 елның 3 июлендә Пушкинның да Раевскийлар белән шул ук авылда булуы, Ураза бәйрәмендә кунак буларак катнашуы билгеле. Алар мөселманнар арасында булып, башка кунаклардан аермалы буларак, үзләре өчен ислам мәдәниятен, ислам гореф-гадәтләрен ачканнар. Пушкинның “Бакчасарай фонтаны”, Лермонтовның  “Измаил бәй” поэмаларындагы Ураза бәйрәме  тәэсирләре нәкъ шул хакта сөйли бит.

Пушкиннан аермалы буларак, Лермонтов мөселман тематикасы белән генә түгел, ә татар теле, татар халкының җырлары, шигырьләре белән дә  кызыксынган. Аджи авылындагы Ураза бәйрәменә килгәндә дә, ул анда нинди догалар укылуын, ярышларның ничек үтүен һ.б. барысын да  энәсеннән җебенә кадәр истә калдырган. Өч кыллы сазда уйнап җырлаучыңы тыңлап аеруча тәэсирләнгән яшь Лермонтов.

1825 елның 15 июлендә Лермонтов алдында чыгыш ясаучы егетнең Солтан Кәрим Гәрәй булуы билгеле. Һичшиксез, кемдер шагыйрьгә әлеге җырның ни турында икәнлеген аңлатып биргән булса кирәк, чөнки 1832 елда шуларның берсен ул, Ураза бәйрәмен бик матур тасвирлаганнан соң, үзенең  “Измаил бәй” поэмасына да кертеп җибәрә. Солтан Гәрәй образы бу поэмада исламның рухи идеалларын хөрмәт иткән һәм чын-чынлап та халык җырчысы булып күз алдына килеп баса. Әйтергә кирәк, Пушкин да, Лермонтов та “Бакчасарай фонтаны” һәм “Измаил бәй” поэмаларында Гәрәйләр династиясенең ике вәкиле турында сүз алып бара. Пушкинда – Кырым белән идарә иткән Гәрәй булса, ә Лермонтовта – җырчы Солтан  Кәрим Гәрәй образы.

Лермонтов җыентыгының 4 томында, 113 биттә болай язылган: “Татар телен өйрәнә башладым. Мондагы һәм, гомумән, Азиядәге тел Европада француз теле дәрәҗәсендә мөһим...” Бу Лермонтов кулы белән язылган хаттан өзек. Шагыйрь татар тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә генә түгел, ә аның тамырына – теленә дә мөрәҗәгать итә. Һәм бу коры теләк булып кына да калмый, шагыйрь төрки сүзләрне Печорин (аның герое шулай ук татарча сөйләшергә өйрәнә) һәм «Герой нашего времени» романындагы Максим Максимович сөйләмендә куллана.

Һичшиксез, Лермонтовның Аллаһка якынаюы татар мәдәнияте, теле, гореф-гадәтләре  аша була. Хәтта шагыйрьнең сөргене дә аңа Көнчыгышны “ача” торган юл булып чыга бит. Ул анда рәхәтләнеп, бөтен барлыгы белән ислам энергиясенә чума:  

И вижу я неподалеку

 У речки, следуя Пророку,

 Мирной татарин свой намаз

Творит, не подымая глаз;

А вот кружком сидят другие.

Люблю я цвет их желтых лиц,

Подобный цвету ноговиц,

 Их шапки, рукава худые,

Их темный и лукавый взор

И их гортанный разговор.

Үзенең данлыклы “Коръән аятьләренә охшатулар”ында Пушкин изге чыганакның бер сүзеннән дә тайпылмаска тырышса, Лермонтов исә, текст белән иркенрәк эш итеп, Коръәннең рухи мәгънәләрен үзе аша үткәреп яза. Ул бу икәүнең әсәрен чагыштырганда да ачык күренә: Пушкинның иҗат җимеше тәрҗемәгә якын булса, Лермонтовта импровизация сизелә. Лермонтов Коръәннең гарәп теленнән 1647 елда Андрэ дю Рие тарафыннан француз теленә тәрҗемә ителгән данлыклы басмасын укыган булырга мөмкин.

Мөхәммәд пәйгамбәр Лермонтов өчен гаделлек һәм шәфкатьлелек идеалына әверелә. Шагыйрь Мөхәммәдне бөек һәм изге дип атый, Аллаһ сайлаган пәйгамбәрнең сыйфатларын саный:  

 Того, кто презирал людей и рок,

Кто смертию играл так своенравно,

Лишь ты низвергнуть смел, святой пророк!

Лермонтов поэзиясендә пәйгамбәр образы ул ислам тарихына яңа караш кына да түгел бит әле. Аның үзенчәлекле интерпретацияләренә әле бүгенге көндә дә гаять актуаль булган тирән мәгънәләр салынган. Башкалардан аермалы буларак, Лермонтов дини һәм сәяси максатларны бутап пәйгамбәребез кушканны үтәмәүчеләргә җәза темасын да бик уңышлы һәм ачык яктырткан. «Аул Бастунджи» поэмасында, мәсәлән, ул кабул ителмәслек гөнаһлар да булуын искәртә:  

Когда придет, покинув выси гор,

 Его душа к обещанному раю,

Пускай пророк свой отворотит взор

 И грозно молвит: «Я тебя не знаю!»

Тогда, поняв язвительный укор,

 Воскликнет он: «Прости мне! умоляю!..»

 И снова скажет грешнику пророк: «

Ты был жесток – и я с тобой жесток!»  

Һичшиксез, Лермонтов Аллаһ юлында булган. Бик яшьли дә китә бит үзе. Кем белә, Мартынов пулясы тимәгән булса, “Коръәнгә охшатулар”ның ниндиләре генә дөнья күрмәгән булыр иде әле...