Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.
Әлеге белешмәлек татар теле дәресләрендә укучыларның предметны укырга мотивация тудырырга ярдәм итә. Белешмәлек аеруча беренче сыйныф укучылары өчен бик кызыклы булачак.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
isemnrnen_berlek_hm_kuplek_sany.beleshm.doc | 192.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Белешмә. Исемнәрнең берлек һәм күплек саны
Татар телендә исемнәр берлек һәм күплек санда булалар. Берлек санда предметлар, кешеләр үз исеме белән аталалар һәм бердән артык булмавын күрсәтәләр. Ә күплек санда предметларны атау өчен исемгә –лар, -ләр, нар,-нәр кушымчалары ялгана: балалар, кешеләр, куяннар, тиеннәр. Әгәр дә исем м, н, ң хәрефләренә тәмамланса, аңа –нар, -нәр кушымчасы ялгана. Сүз калын булса, калын кушымча ялгана һәм, киресенчә, сүз нечкә булса, нечкә кушымча ялгана. Мәсәлән, куяннар, тиеннәр. Әгәр исем м, н, ң хәрефләренә бетмәсә, башка очракларда гел –лар, -ләр кушымчалары ялгана. Калын сүзгә –лар кушымчасы, нечкә сүзгә –ләр кушымчасы ялгана. Мәсәлән, малайлар, тәрәзәләр.
- + =
Аю Аюлар
- +=
Песи Песиләр
+
Куян Куяннар
+=
Тиен Тиеннәр