Фатих Кәрим - татар шигъриятенең горурлыгы. Тезис.
Шагыйрьләр чәчәкләрдән сүзләр , ә сүзләрдән чәчәкләр ясыйлар . Алар гади җөмләләрне бер-берсенә кушалар, тоташтыралар да , алардан чылбыр , бизәкле чәчәкләр чылбыры өзәләр .Ул чылбырлар белән сизгер йөрәкләрне үзләренә тарталар, бәйлиләр, яхшылыкка һәм батырлыкка өндилар .
Мине ялкынлы сүзләре белан Фатих Кәрим үзенә тартты.
Аның биграк тә сугыш елларында язылган әсәрләрендәге сүзләр тезмәсе бары тик батырлыкка, туган илне сакларга чакыра.
Максатым: Фатих Кәримнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, сүзләренең көчен ачып бирәсем килә. Гадел Кутуй әйткәнчә : “Шагыйрь сүзе укка тиң”. Бу тирән мәгънәле сүзләр, минемчә, Фатих Кәримгә хастыр .
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tezis.docx | 15.78 КБ |
Предварительный просмотр:
9 сыйныф укучысы
Хайбрахманова Ильзана Ильсин кызы
Фатих Кәрим - татар шигъриятенең горурлыгы.
Баулы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“Ю.А.Гагарин исемендәге өченче санлы урта гомуми белем мәктәбе”
Тезис
Шагыйрьләр чәчәкләрдән сүзләр , ә сүзләрдән чәчәкләр ясыйлар . Алар гади җөмләләрне бер-берсенә кушалар, тоташтыралар да , алардан чылбыр , бизәкле чәчәкләр чылбыры өзәләр .Ул чылбырлар белән сизгер йөрәкләрне үзләренә тарталар, бәйлиләр, яхшылыкка һәм батырлыкка өндилар .
Мине ялкынлы сүзләре белан Фатих Кәрим үзенә тартты.
Аның биграк тә сугыш елларында язылган әсәрләрендәге сүзләр тезмәсе бары тик батырлыкка, туган илне сакларга чакыра.
Максатым: Фатих Кәримнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, сүзләренең көчен ачып бирәсем килә. Гадел Кутуй әйткәнчә : “Шагыйрь сүзе укка тиң”. Бу тирән мәгънәле сүзләр, минемчә, Фатих Кәримгә хастыр .
Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар шыгыйрьләре истәлегенә багышланган “Илең турында уйла ... “ дип аталган шигырь китабында - сугыш елларында язылган шигырьләреннән үрнәкләр бирелгән.
Җыентыкта бирелгән әсәрләрнең һәркайсы татар шигъриятенең утлы сугыш елларындагы фидакарьлеген, батырлыгын күрсәтүче өлге булырлык көчкә ия.
Бу җыентыкта шул олы шигъриятне тудыруда катнашкан, ирек өчен, киләчәк өчен җанып кызганмый көрәшкән күренекле фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең иҗат тәлгәшләре бирелгән. Шушы китап миндә шагыйрьнең иҗатына мәхәббәт һәм кызыксыну уятты. Аның шигырърләрен, поэмаларын кат-кат укыдым. Укыган саен, шигырърләрдә яңа мәгънә ачтым, шагыйрь турында күбрәк белдем.
Минемчә, Фатих Кәрим, татар шигъриятенең сәнгатьчә үсешен яңа, югары дәрәҗәгә күтәреп, гражданлык каһарманлыгы, шигъри батырлык күрсәткән. Ул - милләтебезнең һәм аның сүз сәнгатенең йөз аклыгы булырлык мирас калдырып һәлак булган шагыйрьләрен берсе. Аның биографиясе, бер караганда, катлаулы түгел шикелле, ләкин бу бер караганда гына шулай. Ул да шәхес культының корбаны була яза, аннан әдәбияттан берничә ел аерылып тору... Аннары инде Бөек Ватан сугышы...
Бөек Ватан сугышына Фатих Кәрим өлгергән ир, шагыйрь булып китә. Бу чордагы иҗатының төп темасы-сугыш, халык, ил, шагыйрь язмышы. Ул корал белән генә түгел, каләме белән дә фашизмга каршы аяусыз көрәшә. Ил елаганда, шагыйрьнең каләме дә сыкрабрак, хислерәк яза. Аның язу көче бу елларда аеруча ныгый.
Фашизмга каршы көрәштә катнашу Фатих Кәримгә бик күп материал бирә. Сугыш тынып торган арада, шагыйрь каләмен эшкә җигә.
Фронттагы шагыйрьне нинди хисләр били соң? Аның өчен ут астында яшәгәндә, нинди төшенчәләр кадерле?
“Ант”, “Урман тын иде”, “Туктыйк!”, “Кыр казы”, “Ватаным өчен”, “Окоп җыры”, “Разведкада”, “Ак күгәрчен”, “Партизан хатыны”, “Кыңгыраулы яшел гармун”... Бу шигырьләр, поэмалар сугыш елъязмасы дип аталырга да хаклы. Без алар аркылы солдатның яшәү рәвешен күз алдына китерәбез, уй-кичерешләре белән танышабыз. Курку белмәс, батыр йөрәкле егет һәм кызларыбызның ни өчен утка керүләрен, гомерләрен дә кызганмауларын беләбез.
Ирек һәм азатлык кеше рухына көч өсти, канат куя. Юкса, көн-төн бертуктамый туплар шартлый, пуля ява, җирнең асты-өскә килә. Я үлем, я яшәү мәсьәләсе кыл өстендә, менә-менә берсе хәл ителә. Фатих Кәримгә дә башка дөнья кайгысы юктыр кебек. Әмма алай түгел икән! Сугыш чоры-иҗатының да, шигъри осталыгының да иң югары ноктасы. Фронт биштәреннән аерылмыйча, ул сәнгатьлелек ягыннан теләсә кайсы каләмчене көнләштерерлек йөзгә якын шигырь, сигез поэма, ике повесть, бер драма әсәре иҗат итте.
Фатих Кәримнең сугыш чоры лирикасы кырыс чынбарлык күренешләренә
нигезләнә. Аның лирик герое - сугыштагы солдат. Шагыйрь гомергә хәтердә
уелып калырлык вакыйгаларны һәм хисләрне кечкенә генә шигырь юлларына сыйдыра. Күләмнәре белән кечкенә булсалар да, бу шигырьләр олы һәм тирән фикерләрне үтемле итеп әйтеп бирәләр.
Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Газинур Гафиятуллин, Бари Шәвәлиев, Мәгүбә Сыртланова һәм халкыбызның бик күп батыр уллары - кызлары үлемнең күзенә туры карап сугыштылар, үзләренең шәхси мәнфәгатьләрен ил язмышы белән бергә үрделәр, шуңа күрә алар үлгәч тә халык хәтерендә яшиләр.Фатих Кәрим дә алар сафында. Үлемнән бер дә курыкмаган һәм үлем турында уйламагандыр ул. Чөнки аның теләге- кадерле кешеләрнең киләчәктә азат, бәхетле булулары. Шагыйрь иңендә ил язмышы.
Аңа утыз алты яшь иде. Шагыйрь өчен зур гомермени ул? Нәрсә соң ул зур гомер? Көрәшчеләр узган юл ничек кенә авыр, үкенечле булмасын, мин аларның язмышларына сокланам.
Сугыш һәм фаҗига. Бу ике төшенчә аерылгысыз бәйләнгән. Фатих Кәрим шәхесе дә нәкъ менә шушы төшенчәләр тирәсендә кайный. Сугыш аны көрәшче - шагыйрь итте. Бу фаҗига аны үлемгә этәрде. Шагыйрьнең шушы афәтне - сугышны сурәтләүгә багышланган әсәрләрен күздән кичергәч, бер олы хакыйкатькә инанасың: сугыш булмаска тиеш, фаҗигаләргә чик куелсын! Шагыйрьнең әдәби мирасының кыйммәте шушы түгелмени?!
Бөтен кешелек дөньясына фашизмның ерткычлыгын ачып салуы белән шагыйрь башка мондый хәсрәтнең кабатланмаска тиешлеген кат-кат искәртә, тынычлык өчен армый-талмый көрәшергә чакыра.
Фатих Кәрим сүзнең нинди илаһи көчкә ия булуын, аның иң авыр чорларда да кешеләрне илһамга, батырлык эшләргә этәрә алуын ачыклый алган.
Чыннан да, сүз әйтү өчен дә тәвәккәллек, аның йөрәккә ялкын үткәрерлек көчкә ия булуын аңлатырга кирәк дип уйлыйм мин.
Бүгенге көндә минем милләтем — Муса Җәлиле, Фатих Кәриме булган бөек милләт ул. Алар безнең горурлыгыбыз, мактанычыбыз, кешелек дәрәҗәбез. Фатих Кәрим урамы, Фатих Кәрим премиясе... Шагыйрь иҗаты, шөкер, мәңгеләштерелгән. Бу шулай булырга тиеш тә.