ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН МӘКТӘБЕНДӘ СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕН УКЫТУНЫҢ КАЙБЕР ПРОБЛЕМАЛАРЫ
ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН МӘКТӘБЕНДӘ СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕН УКЫТУНЫҢ КАЙБЕР ПРОБЛЕМАЛАРЫ
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
rizaeddin_bine_fkhreddin.docx | 17.14 КБ |
Предварительный просмотр:
Гарипова Айзирә Шамил кызы,
Әлмәт муниципаль белем бирү учреждениесе –
13 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Укучыларга әдәп – әхлак тәрбиясе бирүдә Ризаэддин бине Фәхреддин мирасын куллану
Ризаэддин бине Фәхреддиннең (1858 - 1936) - мәшһүр төрки – татар тарихчысы, дин галиме, педагог, әдип һәм җәмәгать эшлеклесенең абруе бик зур булган.
Тарихи хезмәтләр язудан тыш, Р. Фәхреддин педагогика фәне белән дә шөгыльләнгән, үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү проблемаларын алгы планга куйган. Ул – педагог. Иң беренче чиратта, хатын – кызларны тәрбияле Ана итү эшенә зур игътибар биргән. Шушы максат белән ул “Тәрбияле хатын - кыз”(1899) һәм “Тәрбияле Ана” (1898) дигән дәреслекләр чыгарган. Башлангыч сыйныфлар өчен 1898 елда“Тәрбияле бала” дәреслеген язган. Бу хезмәтләрен мәктәп программасында бирелгән кайбер әсәрләрне өйрәнгәндә кулланырга була. Мәсәлән, “Әй, хөрмәтле балалар! Сезнең ата – аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен иттеләр вә һаман да итәләр... Аларга ихлас белән хезмәт итүче вә аларга хөрмәт күрсәтүче булыгыз!” – дигән өзекне Шәриф Камалның “Буранда” хикәясен укыганда, ә менә “Ата һәм аналарыгыз хозурында бик әдәпле булыгыз...Алар аягүрә торганда сез утырып тормагыз...” – дигән киңәшләрне Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясен укыганнан соң мисал итеп әйтеп китәргә була.
Рус мәктәпләре татар төркемнәренең 10 нчы сыйныфларында “Борынгы әдәбият”, “Иске татар әдәби теле” бүлекләрен өйрәнгәндә, Риза Фәхреддин хезмәтләреннән киң файдаланып була.
Әхлаклы бала тәрбияләү - укытучыларның төп бурычы. Укыту процессын укучыларга белем һәм тәрбия бирү юнәлешенә нигезләнеп, татар халкының күңел байлыгына таянып, милли һәм әхлак тәрбиясен алуны оештыру зарур. Шулай булмаганда, татар балаларында үз милләтен санга сукмау, ата – баба телен оныту кебек күренешләр күзәтелүе дә бик мөмкин. Моны булдырмау – гаилә, балалар бакчасы, мәктәп, әйләнә – тирә мохитнең мәсьәләсе. Ризаэддин бине Фәхреддин иҗатын онытмау, өйрәнү, шәхесебез белән горурлану хисен тәрбияләү, аның хезмәтләрен буыннан – буынга тапшыру эшен дәвам итү – безнең төп бурычыбыз.
Кулланылган әдәбият
- Л. А. Харисова. Ислам һәм укучыларга рухи – әхлакый тәрбия бирү. Казан, 2002.
- “Дин вә әдәп” журналы, август, 2004.
- Ризаэддин Фәхреддин : Тормыш юлы. Иҗади мирасы: Дәреслек – хрестоматия/ Төз: Р.Ш. Шаһиев. – Казан: РИЦ «Школа», 2005.