Н. Думави ”Путь духовного обновления и воспитания молодёжи”

Хакимова Айслу Рустамовна

Беренче рус революциясе белән рухланып әдәбиятка килгән әдипләр арасында Нәҗип Думави күренекле урын алып тора. XX йөз башы татар поэзиясендә мәхбүс-тоткын темасы күбрәк романтик эчтәлектә яктыртылды. Демократик язучыларның байтагында ул ирек, азатлык турындагы якты өметләр, көрәш идеяләре белән бергә үреп бирелде. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл n.dumavi.docx17.75 КБ

Предварительный просмотр:

Түбән Баланда балалар бакчасы – башлангыч мәктәбенең татар теле укытучысы Хакимова А.Р.

”Путь духовного обновления и воспитания молодёжи”

Беренче рус революциясе белән рухланып әдәбиятка килгән әдипләр арасында Нәҗип Думави күренекле урын алып тора. XX йөз башы татар поэзиясендә мәхбүс-тоткын темасы күбрәк романтик эчтәлектә яктыртылды. Демократик язучыларның байтагында ул ирек, азатлык турындагы якты өметләр, көрәш идеяләре белән бергә үреп бирелде.

1907-1910 елларда Нәҗип Думавиның эшчәнлеге, каршылыклы булу белән бергә, гаять тә күпкырлы. Ул поэзия, проза, публицистика, тәрҗемә һәм әдәби тәнкыйт өлкәсендә зур активлык күрсәтә. Сатирик әсәрләренең барысы да диярлек реалистик яңгырашлы һәм аларның күпчелеге төрле псевдонимнар белән “Ялт-йолт” журналында басылган. Әдип бу журналда аеруча 1914 елда актив язышкан. Төрле сатирик жанырларга һәм алымнарга мөрәҗәгать итеп, ул искелек тарафларын , хатын-кыз азатлыгына каршы чыгучы кадимчеләрне, “изге” суфыйларны, мулла-мөәзиннәрнең  мәгнәсез низагларын, схоластик мәдрәсәләрне, үз мәнфәгатьләрен генә күзәтүче милләтчеләрне, сафсатычы клерикаль һәм буржуаз матбугат вәкилләрен, газета-журналлар арасындагы мәгънәсез талашларны камчылый.

Әдипнең иҗат колачы балалар язычусы сыйфатында тәгъдир ителә. Балалар өчен язган шигерьләре генә түгел, ул безгә хикәяләре белән дә таныш. Мәсәлән, “Мортый илә Мукай” хикәясендә әдип балаларны яхшы белән начар арасында сызык бар икәнен аңлата. Бу әсәрдә без Мортый белән Мукай язмышын күрәбез: “Мортый илә Мукай бик дуслар иде.”; алар ятимнәр һәм, тамакларын тукландырыр өчен, “мәсҗед” янында кул сузып торырга мәҗбүр.

”Мукай бик усал иде. Ул шундый вакытта, сугып җибәреп, бик күп балаларның авызын да каната вә кызларның чәчен йолкый иде...” Мукайның акчасы бар, ләкин ул алган күмәчен үзе генә ашый. Ә Мортый ач кала. Мортый әтисенең исән чагын искә ала – аның бите дә чиста, тамагы да тук булыр иде. Бу хикәядә ятим һәм хәерче балаларның тормышын күрәбез. Алар ачлыкка тилмереп яшиләр. Шәкерт балалар аларга суга, мыскыллый, балаларның шундый булуларына Мортыйның исе китә, ул ”минем хәлгә калсагыз, сезләр миннән дә начар булыр идеңез” дип эченнән уйлый.

Алар Мукай белән озак бер юл белән бармыйлар. Мортый күпердә егылып кала, ә Мукай – үзен генә кайгыртучан кеше, шуңа да ул аңа игътибар итми.

Бер караганда, бу күңелсез ситуация. Ләкин Мортый Мукайга рәхмәтле дә сыман, чөнки шифаханәгә ләгү сәбәпле ул гаилә таба, укый, эшли дә башлый. Инде 9 ел үтте, ә алар Мукай белән күрешкәннәре юк иде. Урам буйлап барганда, Мортаза, хәерче балалар күреп,  мондый сүзләр әйтә:  “Ай, бу балалар! Ник соң бер бай хозурына барып, үз хәлләрен сөйләп, зинһар, мине тәрбиягә ал, дип әйтмиләр икән..”  9 ел үткәннән соң базарда Мортаза Мукайны кыйнаган вакытта күрә. Мукай хәзер карак, ничәмә төрмәдә утырып чыккан.

Бу хикәясе белән Нәҗип Думави безгә шул вакытның халкын күрсәтә, байларның саранныгы (зыяратта садака байларга, хәерчеләргә өләшкән чакта күренә), хәерчеләрнең бер тиен өчен бер-берсен “ашап бетерүләре”.

Бу хикәяне укыгач, көнчыгыш притчасы искә төшә.

Давным-давно в старинном городе жил Мастер, окружённый учениками. Самый способный из них однажды задумался: «А есть ли вопрос, на который наш Мастер не смог бы дать ответа?» Он пошёл на цветущий луг, поймал самую красивую бабочку и спрятал её между ладонями. Бабочка цеплялась лапками за его руки, и ученику было щекотно. Улыбаясь, он подошёл к Мастеру и спросил:

— Скажите, какая бабочка у меня в руках: живая или мёртвая?

Он крепко держал бабочку в сомкнутых ладонях и был готов в любое мгновение сжать их ради своей истины.

Не глядя на руки ученика, Мастер ответил:

— Всё в твоих руках.

Дөрес, безнең кулда бар нәрсә! Алдагы барыр юлны да без үзебез сайлыйбыз.

Әйтергә кирәк, гомеренең байтак өлешен Н.Думави мәгариф эшенә багышлый. Бер үк вакытта татар мәктәбе өчен дәреслекләр яза, уку ярдәмлекләре төзи. Шагыйрь Думави, педагог Думави, балалар язучысы Думавиның яшь буында кешелекле сыйфатлар, аң-белемгә омтылыш тәрбиләүгә куйган ихласи хезмәте аларга да күчеп яши.