Антонимнар
Предварительный просмотр:
АНТОНИМНАР
5 нче сыйныфта татар теле дәресе
Татарстан Республикасы
Апас муниципаль районы
Каратун урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
Шиһабетдинова Гөлнур
Фазыл кызының
эш тәҗрибәсеннән.
МАКСАТ:
- Антонимнар турындагы төшенчәне ныгыту;
- Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү;
- Телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.
ДӘРЕС ТИБЫ: ЯҢА ТӨШЕНЧӘ БИРҮ.
Үткәрү методы: Уен-дәрес;
Җиһазлау: Табигать күренешләре ясалган картиналар, шар, туп, тактада мәкальләр.
ДӘРЕС БАРЫШЫ
I. Оештыру өлеше.
II. Белемнәрне актуальләштерү:
- Кайсы бүлек “ лексика ” дип атала?
- Матур язу: ( матур язу дәфтәренә )
Синдә бар, миндә юк. Ул нәрсә?
III. Яңа төшенчә бирү.
1. Табышмак әйтү юлы белән картиналарны элү һәм аларның капма-каршы мәгънәдә булуларын ачыклау.
- Бөтен-бөтен дөнья
Яшеллеккә төренгән.
Авыл кырыендагы болын
Чәчәкләргә күмелгән.
- Бу – җәй вакыты.
- Җәй нинди?
- Җылы.
2.
- Урамнар агарган,
Сулар бозланган,
Уйный җил – буран
Бу кайчак , туган?
- Бу- кыш.
- Ә кыш нинди?
- Салкын.
3.
- Авыл эчендәге юлдан
Гөрләвекләр агалар.
Көймә ясап агыза
Чыр-чу килеп балалар.
- Бу – яз .
- Ә яз кемнәрне алып кайта?
- Кошларны алып кайта.
Халык ашыга,
Китә басуга.
Урагын ура,
Бу- кайчак була?
- Бу - көз.
- Көз көне нинди күренеш сагышландыра?
- Безнең яклардан җылы якларга кошлар китә.
- Кошлар кайта, кошлар китә - нинди мәгънәгә ия сүзләр?
- Укучы җавабы: капма-каршы мәгънәгә ия сүзләр.
- Шарлар эленгән. Берсе-ак, икенчесе-кара. Төсләре һәм мәгънәләре әйтелә. Шуннан соң шарларны шартлатып эчендә язылган сүзне алып, җөмлә төзиләр, мәгънәсен әйтәләр.
Һәр рәттән бер укучы җөмлә төзи.
- Укучы җавабы.
- Бергәләп кагыйдә чыгарабыз.
- Нинди сүзләр антонимнар дип атала инде?
- Капма-каршы мәгънәле, грамматик яктан бер сүз төркеменә кергән сүзләр антонимнар дип атала.( кагыйдә укытучы ярдәмендә тагын бер кат ныгытыла)
6. Тактага алма рәсеме эленә. Анда кагыйдә язылган. Укучылар белешмәгә язалар.
IV. Күнекмәләрне ныгыту .
а) Тактадагы мәкальләр :
- Бауның – озыны, сүзнең кыскасы яхшы.
- Яхшы сүз – җанга дару,
Яман сүз – канга агу.
- Бер ялган сөйләсәң, тугыз дөресеңә дә ышанмаслар.
Мәгънәләре әйтелә, антонимнар табыла.
б) Туп белән уйнау. Туп укучыларга бирелә, җавап әйтеп, кире ата.
Шатлык – кайгы
Сөйләүче – тыңлаучы
Көн – төн
Аз – күп
Тапты - югалтты
Юеш – коры
Елау – көлү
Бар – юк
в) Антонимнар табу уены:
1-таркау | 2-авыр |
3-яшәү | 4-ас |
5-ялгау | 6-әйбәт |
7-тиз | 8-иске |
9-картлык | 10-караңгы |
11-яраксыз | 12-ерак |
13-бар | 14-табу |
15-нечкә | 16-усал |
17-тышкы | 18-суык |
19-революция | 20-кытыршы |
21-кайгы | 22-керү |
23-бәйләү | 24-пычрак |
25-чиста | 26-пешкән |
27-бай | 28-мактау |
29-бай | 30-зыян |
31-сул (як) | 32-уңайсыз |
33-ачы | 34-бозу |
35-тәмсез | 36-ач |
37-буш | 38-кыек |
39-тозсыз | 40-уңай |
41-акыллы | 42-акрын |
43-үлек | 44-сөзәк |
45-җыю | 46-киңәйтү |
47-киң | 48-талантсыз |
49-тегү | 50-арык |
51-кызу | 52-кайгы |
53-җавап | 54-минус |
55-чи | 56-сыңар |
57-пессимизм | 58-юан |
59-төшерү | 60-аз |
61-көчсез | 62-төн |
63-арзан | 64-ансат |
65-туры | 66-аеру |
67-сыек | 68-якты |
69-тар | 70-килү |
71-артык | 72-салдыру |
73-зур | 74-чыгу |
75-китү | 76-йомшак |
77-яшь | 78-юка |
79-шатлык |
г)Нокталар урынына антонимнар куегыз:
бар ↔ …; ак ↔ …; утыра ↔ …; керә ↔ …; килә ↔ …; чыга ↔ …; әйе ↔ …; башлана ↔ …; кечкенә ↔ …; кара ↔ …; ала ↔ …; китә ↔ … .
д) Китап белән эш. 178 нче күнегү.
1 рәт рәт сүз әйтә, 2 рәт капма- каршы мәгънәсен яза.
е) Тактада эш. 182 нче күнегү.
Эстафета юлы белән ике рәт үзара ярыша. Кем беренче һәм дөрес эшли?
V. Йомгаклау.
- Сорау:
-Антонимнар безнең телебездә ни өчен кулланыла?
- Билге кую.
- Өйгә эш. Вакытны белдергән 5 , урынны белдергән 5 антоним сүзләр табарга.
Resource id #380