"Теремкәй" әкияте.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Урманда терем-теремкәй бар.Теремкәй янына Тычкан-чыелдык килә дә сорый:
-Терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши? Тычкан теремкәйгә керә, анда яши башлый.
Теремкәй янына Бака –бакылдык килә.Ул да сорый: -Терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?
Тычкан әйтә: - Тычкан-чыелдык.Ә син кем? Бака: -Мин –Бака-бакылдык. Тычкан әйтә: -Әйдә кер, бергә яшибез. Бака-бакылдык теремкәйгә керә.Алар теремкәйдә икәү яши башлыйлар.
Теремкәй янына Куркак куян чабып килә.Ул да сорый: - Терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?
Тычкан һәм Бака әйтәләр: -Мин-Тычкан-чыелдык. -Мин –Бака-бакылдык. -Мин-Куркак куян. -Әйдә бергә яшибез! Алар теремкәйдә өчәү яши башлыйлар.
Теремкәй янына Хәйләкәр төлке килә. Төлке сорый: -Терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?
-Мин-Тычкан-чыелдык. -Мин –Бака-бакылдык. -Мин-Куркак куян.Ә син кем? -Мин –Хәйләкәр төлке. -Әйдә кер, бергә яшибез! Хәйләкәр төлке теремкәйгә керә.Алар дүртәүләп яши башлыйлар.
Теремкәй янына Соры бүре чабып килә.Бүре сорый: -Терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?
-Мин-Тычкан-чыелдык. -Мин –Бака-бакылдык. -Мин-Куркак куян. -Мин –Хәйләкәр төлке.Ә син кем? -Мин-Соры бүре. -Әйдә кер, бергә яшибез! Соры бүре дә теремкәйгә керә.Алар бишәү яши башлыйлар.
Теремкәй янына Аю килә. Ул да сорый: -Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши? -Мин-Тычкан-чыелдык. -Мин –Бака-бакылдык. -Мин-Куркак куян. -Мин –Хәйләкәр төлке. -Мин-Соры бүре. Ә син кем? -Мин-Аю. -Әйдә кер, бергә яшибез!
Аю теремкәйгә керергә азаплана,әмма сыя алмый.Ул әйтә: -Мин сезнең түбәгездә генә яшәрмен! -Син безне сытарсың бит! -Юк, сытмыйм. -Мен ,алайса! Аю теремкәйнең түбәсенә үрмәли. Теремкәй сытыла, бөтенләй таралып бетә.
Тычкан-чыелдык, Бака-бакылдык,куян-куркак, Хәйләкәр төлке, Соры бүре теремкәйдән көчкә чыгып өлгерәләр. Алар бергәләшеп бүрәнә ташый башлыйлар.Яңа теремкәй салырга керешәләр .
Искесеннән дә яхшырак теремкәй салалар.Тагын бергә яши башлыйлар.