"Кем җырлады" хикәясенә анализ

Матзянова Раушания Гаязовна

11 нче сыйныф

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mirhan_enikinen_kem_zhyrlady_hikyasen_analiz.doc72 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА: Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясенә анализ.

Максат: 1) укучыларда әсәр белән мөстәкыйль эшләү һәм анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү өчен җ ирлек тудыру;

2) укучыларның әдәби сөйләм телен үстерү, фикерләү сәләтләрен арттыруга ярдәм итү;

3) Ватанга, татар халкына, татар моңына карата уңай мөнәсәбәт һәм алар  белән  горурлану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: язучы портреты, китаплары, компьютер, проектор

Эпиграф “Җыр – халык күңеленең көзгесе” Г.Тукай.

Җыр – кешенең юлдашы. Мәкаль.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

I. Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

“Татар моңсыз яши аламыни?

Татар күңеленә моң кирәк?

Тальяныңны гына сузып җибәр –

Дәррәү кушылыр аңа мең тирәк”.

Бәлки, халкым тарих чоңгылыннан

Моңы белән имин үткәндер.

Шул моң аңа сынмас канат булган,

Шул моң аны татар иткәндер.

Гарифҗан Мөхәмәтшинның “Татар моңы”

II. Өй эшен тикшерү.

У. Сез Ә.Еникинең “Кем җырлады” әсәре белән танышып, анализга әзерләнергә тиеш идегез.

Әсәрдә аңлашылмаган урыннар калмадымы?

Бу сүзләрнең мәгънәләренә төшендегезме?

  1. күзләрендә бизгәк чаткысы – лихорадка
  2. покос-
  3. күмү мәрасиме – рәсмиләшкән гадәтләр, йолалар; гадәткә кергән эшләр.

III. Яңа белемнәрне үзләштерү.

  1. У.Әсәр кайчан язылган?

(1956 ел)

2) У. Әсәр язылган елларда - әдипнең  иҗади югарылыгы нинди?

(җитлеккән чоры)

3) У.  Бу елларда илебездә нинди вакыйгалар булып узган? Сугыштан соңгы чорда (1946-1960).

(- җиңү тыныч тормышка кайтуга ышаныч арттыра;

- репрессияләрнең яңа дулкыны, сугышта әсир булганнар Сталин лагерь җибәрелә;

- 1953 елның 5 нче мартында Сталин үлә;

-партиянең 20 нче съездында “шәхес культы” (культ личности) фаш ителә.

- 50 нче еллар уртасында М.Җәлил һәм  репрессияләнгән язучыларның (Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, Бурнаш, Ш Усманов, Х.Туфан һ.б.) иҗаты халыкка кайтарыла.)

4) У. Укучылар, сез ничек уйлыйсыз: ни өчен автор 1956 елда сугыш темасына кире кайта? “Кем җырлады?” әсәрен яза?

  1. Тулы, тигез гаиләдә тәрбияләнмәгән балалар үсеп җитә, ягъни әтисез үскән ятимнәр тормышта үз урыннарын таба алмыйлар, гаилә җылысын аңлап бетерә алмыйлар, җәмгыятькә кире күренеш.
  2. Сугыштан татр авылларында, татар халкы арасында эчүчелек күбәя

У. Шушы чорга риза булмаганда, кеше үткәннәргә мөрәҗагать итә. Ни өчен риза түгел? Шушы чордагы (сугыш чорындагы) кешеләрнең үлемен акларга кирәк. Хаталарны таный башлау, барлау чоры.

Сугыш чорына яңадан кайтып анализ ясау, бәя бирү өчен яза. Чөнки җәмгыятьтә ниндидер авырлыклар, канәгатьсезлекләр килеп чыга, шуңа күрә арттан эзли. Сугыш  кешенең психологиясен үзгәртә, кеше кырыслана, усаллана, үлемгә ияләшә башлый, кешене таптый, җимерә. Димәк, сугыш –җәмгыятьнең трагедиясе, фаҗигасе. Шушы чорга 50-60 нчы елларда җимерекләр белән көрәшүче алга чыга. Төп герой – торгызучы, төзүче кеше.)

5) У. Әтиләр кайда?

у. Сугышта үлеп калганнар, пленда булганнар сталин лагерьларында.

У. Димәк, әсәр ясарга беренче этәргеч.

- У. җиңүдән соң көткән тормыш яхшырмый.

Сәясәт, илдәге экономик хәл, әсәр язарга икенче этәргеч була.

6) У. Әсәрдә нинди эпизод сурәтләнә? Хикәя нәрсә турында?

у. Сугышның бер мизгеле сурәтләнә.

7) У. Хикәядә кемнәр катнаша?

у. Яралы егет, Таһирә

8) Яшь лейтенант турында ниләр белдек?

( авыр хәлдә, яралы, тылга кайта, җыр ишетә, үлә)

9) У. Таһирә турында ниләр әйтә аласыз?

(сугышка бара, моңлана, җырлый) Ни өчен? (иленнән, туганнарыннан аерыла, сугышка, үлемгә бара, сугышка кереп баручы эшелонның соңгы сәгатьләре. Таһирә дә соңгы мизгелләрен кичерәдер).

8) Әсәрдә тагы нәрсә бар? ( Яралы егет белән Таһирәне нәрсә бәйли?) Җыр турында берәр нәрсә әйтеп булмыймы? Аны автор ни өчен кулланган икән?

у. (Әсәрдән табып уку)

9) У.   Димәк, образларны санап чыгыгыз. Төп образны атагыз? Ни өчен?

(Татар җыры белән Әмирхан Еники нәрсә әйтергә тели? Һәр халык үзенең моң-сагышын, әрнүләрен көйләргә сала, җыр итеп җырлый. Үзәк өзгечләре, моңлылары, буыннардан буыннарга күчеп халык хәтерендә яши бирә. Җырлар халыкның рухи дөньясын, фикер һәм кичерешләрен чагылдыра, аларны Г.Тукай да “җырлар - халык күңеленең мәңге тутыкмас көзгесе” дип атаган. Димәк, җыр җанлы тормышка- кешенең күңел дөньясына, кичерешләренә бәя бирә.

Ярдәмче образлар?

10) Гомеренең соңгы минутларында егеткә җыр ничек тәэсир итә?  егет өчен нәрсә мөһим? (җыр, чөнки аның күңелен юата)

у. (үлемен җиңеләйтә; егет үзенең туган җиренә, өенә кайткан кебек була; әнисе, сөйгән кызы белән очраша (хыялында); үлем турында уйламый.)  егет кичерешләрен сурәтләгән урыннарны табып укырга.  

Чыннан да, егет газапланып үлми, хисләргә бирелеп, хыялланып   мәнгелеккә күзләрен йома.  Гомере кыл өстендә булганда, татар җыры, татар моңы, туган як көе аңа юаныч була. Халык бер дә юкка: “Җыр – күңелнең моңы, ятимнең юанычы, әсирнең таянычы, ялгызның юлдашы” димәгән бит.

11) У. Әйтергә кирәк, язучы Таһирә белән яралы лейтенатның хис-кичерешләрен тирән итеп сурәтли. Моның өчен автор нинди чаралар кулланган?

- табигать күренешләре, эпитетлар, метафора, чагыштырулар, җыр, төрле төсләр, җөмләләрдә аерым сүзләрне кабатлау һ. б.)

 (Мисаллар:

җыр – табигать образы белән уралып, моң ташкыны, җан тынычлыгы биреп яңгырый. Таһирә  әллә никадәр җыр җырлый. Кызның хәтәр язмышын, сугыш хәвефен гел сиздереп, борчып, тынычсызлап тора.

Милли моң – башка хисләр. Җыр тудырган кичнерешләре аеруча тәэсирле.

эңгер-меңгер вакыт – сумерки;

тычкан уты

үле тынлык

җимерек станция

шыксыз станция (безобразный, неприглядный, неврачный)

ялгыз землянка

әйләнә-тирә кап-кара

кап-кара паровоз

кара янып кипкән иреннәр

кызыл вагон

кандай кызыл шәүлә

зәгыйфь сары яктылык

каты хырылдау (хрипеть)

авыр ыңгырашу ( стонать)

терекөмештәй кайнар яшь –кайгының, үлемнең авырлыгын күрсәтә.

ак канатлы фәрештәдәй – җыр чагыштырыла

ак сакаллы бер карт

ак яулык бәйләгән кечкенә карчык (ана белән бала чылбыры (бәйләнеше) Г. Тукайның “Өзелгән өмед” шигырендә яшәү мәгънәсен аңлата. Әмирхан Еники үз әсәрендә  исә бу чылбыр өзелсә, милләт югалачак, бетәчәк дип чаң суга. Милләт язмышын кайгырта)

пар аккоштай

кипкән яфраклар (сары) – кайгы, сагыш; Ана  улының үлеме өчен кайгыра.   Ватан, туган җир, ил азатлыгы, тыныч тормыш, халык өчен бирелгән гомер кешенең рухи яшәвен озынайта, мәңгеләштерә дип юана ак яулыклы кечкенә карчык.

Әмма ләкин сугыштан соң татар кирәкме? (З.Зәйнуллин мәкаләсе турында әйтеп китәргә).

12) У. Егет кая күмелгән, кабере турында укыйк әле.

ике эшелон, поезд – җәмгыять символы, рельcлардан йөри. җәмгыять сызган юлдан гына йөри. Эшелонлап халыкның сугышка баруы, гарипләнеп чыгуы.

Ялгыз кабер (9 миллион корбаннарны йоткан сугышның тере фаҗигасе, югалтуның авыр газабы)

Ялгыз нарат ( яшел, яшьлек)- сугышта япь-яшь кешенең шулай күмелеүенең  гайре табигый  булуы күрсәтелә.

Кинәт җил исте ( кайгының зурлыгын, хисләргә теләктәшлек белдерә)

Биек нарат

Көзге яңгыр – кайгы, җан әрнүе, эч пошуынн белдерә

Эре яңгыр тамчылары кабер өстенә коела (авырлык)

Салынкы соры болытлар

Зәңгәр яктылык ( милләтнең өмете  бар)

Ашыгып кояш чыга (милләт югалмаячак) 90 нчы еллар.

Без әсәрне анализлап чыктык, ә хәзер калыпка салыйк:

13) - У.  Әсәрнең жанрын билгелик.   Ә “Кем җырлады?” әсәре кайсы жанрга карый? Ни өчен? Дәлилләгез.

у. Хикәя, чөнки  бер генә вакыйга, егетнең фронттан кайтуы, кызның җырлавы.

(кешеләр язмышы хикәяләп бирелә)

IV. Дәфтәрләрдә эш. Число, дәрес темасын язабыз.

Кызыл юлдан:  Жанр – хикәя дип  языла.

14) – У. Хикәя нәрсә турында?

у. Яралы лейтенат, сугыш турында, Таһирәнең җырлавы турында.

(Сугыш чорында яңгыраган милли татар җыры турында)

-У. Димәк, хикәянең темасы сугыш темасы, мәхәббәт темасы.

(Егет, кыз, җыр әсәрнең нигезендә ята)

Дәфтәрләргә язып куйыйк.

Тема: .....

15) -У.  (Идеясе) Балалар, бу хикәя нәрсәләрне аңларга ярдәм итә?

(төп идеяне ачуда автор нинди чаралар куллана?)

у. Сугышның ачлык, үлем, авырулар, җимерекләр алып килүен.

-У. Әйтергә кирәк, сугыш кешелек дөньясына коточкыч афәт,  ачы фаҗига  алып килә. Миллионлаган кешеләрнең гомерләре өзелә, меңләгән авыл-шәһәрләр яндырыла, юкка чыгарыла, халык ач, ялангач кала. Ятимнәр күбәя, хатын-кызларның, аналарның күз яшьләре арта.  Үлем, күз яшьләре, җимерек хәрабәләр  - сугыш  нәтиҗәсе.

Ә.Еники бу әсәре белән  нәрсә әйтергә теләгән, яшь буынга нәрсә җиткерергә тырышкан?

у. җавабы

-У. Илебездә сугыш булмасын иде. Сугыш ул- кешелеккә каршы гамәл. Афганстан сугышында күпме солдатларыбыз баш салды, Чечняда кан коюлар нәрсәгә китерде? Болар өчен кем җавап бирер?  Корбан булган япь-яшь егетләр язмышы... Китеп югалган кешеләр өчен кемдер җавап бирергә тиеш.  әсәрнең соңгы җөмләсен укыгач, йөрәк кысылып куя: “Барысына да сугыш гаепле, ул бар матурлыкны таптый, сыта, җимерә, вата”. Кешелекнең  теләге шул: Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня сугышлары кебек сугышлар  иң соңгы сугышлар булсын иде.

Дәфтәрләргә язып куйдык. Идея - Илебездә сугыш булмасын, асыл затларыбыз тарихларда югалып калмасын.

16) – У. Кем җырлады? хикәясендә нинди  проблемалар күтәрелә?. Егет ни өчен шушы халәткә килеп җиткән? Шуның белән нинди проблемаларга басым ясый?

  1. Сугыш
  2. Туган җир, туган як, табигате
  3.  өйләре, әнисе
  4. Таһирә белән очраша, искә төшерә, сагына

-У. Үлем белән көрәшеп ятканда, егет туган ягын, аның табигатен, әнисен, сөйгән ярын (кызын) күз алдына китерә ( хыялында).

Хикәядәге проблемаларны таптык, әмма ләкин төп проблема – сугыш. Әгәр сугыш булмаса, башка проблемалар булмас иде.

Дәфтәрләргә яздык: проблема – сугыш проблемасы, с-ң трагедиясе, китергән бәласе, кешелеккә булган җинаяте.

  1. сугыш
  2. туган җир
  3. әнисе
  4. сөйгән яры Таһирә

17) –У.  Әмирхан Еники проблемалар белән беррәттән нинди конфликтны күтәреп чыга?

у. җавабы

-У. Төп конфликт яшәү белән үлем

Дәфтәргә язу. (чөнки егет үлем белән көрәшә).

18) Төенләнеше – ике эшелон очраша

19) Әсәрнең иң мөһим урыны кайсы, иң кискен момент, кульманицион ноктасын билгелик?

у. (134 бит,  өстән 4 нче юл. Татарча җыр!.. астан 2 нче юл.)

20) чишелеше – егетнең үлеме

19) – У. Катнашучылардан төп образ кайсы булды?

Дәфтәрдә: төп образ – җыр. Актив һәм пассив образларны атагыз: актив - егет, җыр;  пассив – Таһирә.

20) У. Табигать күренешләрен геройларның эчке кичерешләрен сурәтләп бирә. 137б. укырга.

Сугыш корбаннарын беркем дә күрми, бары табигать кенә шаһит.  (нарат, яңгыр, табигать борчыла, кайгыра, елый.)

21) - У. Хикәя кем исеменнән сөйләнелә?

у. Автор  

-У. Дөрес.

22) Әсәрнең  теле?

Әәсрнең теле катлаулы түгел, сурәтләү чаралары, табигать күренешләре образлары тулырак ачарга ярдәм итә. Җыр әсәрнең  эчтәлеген тәшкил итә, җанлы тормышка бәя бирә.

23) Әсәрнең әһәмияте: әсәр бүген дә актуаль.

1) тәрбияви – әсәр халыкчан, милли җыр әсәрнең буеннан буена кызыл җеп булып үрелеп бара, чөнки җыр кеше хисен (чувство, эмоция) чагылдырып, аңа бәя биреп бара.

2) эстетик кыйммәте  -  әсәрдә  хикәя жанрларының барлык закончалыклары - символик образлар аша ачыла. Алар эшелон, кабер, рельc һ.б. (кешенең эчке дөньясын ачып бирүендә.)

3) әдәбиятта тоткан урыны - кыйммәт. Татар әдәбияты өчен үрнәк хикәя.  

24) Әсәрнең исеменә игътибар итик әле. Хикәянең исеме сорау белән, сорау җөмлә белән бирелгән. Сорау билгесе куелган икән укучы җавап бирергә тиеш. Ни өчен сорау билгесе куелган? Автор нинди сорауга җавап эзли?

1956 ел Совет властеның нык басып торган чагы. Теләсә ничек әйтергә ярамый.

Социалистик реализм чорында язылган әсәрләрдә  символик образлар бик күп. Бу чорда турысын әйтергә ярамый. Шуңа да: “Мин шунда яшердем – шуннан эзлә” дигәнне аңлата.

Кем җырлады? = Кем гаепле?

Җәмгыять, сәясәт гаепле.

VI. Кайтма информация алу:

-У. Әсәрдә  ни өчен төп образ - Татар җыры?

Әмирхан ага Еники “Кем җырлады” хикәясендә сугыш күренешләрен түгел, ә сугышның яшьләр язмышын челперәмә китерүе хакында сөйли. Егетнең татлы хыяллары бер мизгел генә. Автор шушы әсәрендә яшьләр арасындагы мәхәббәтнең дә никадәр көчле икәнен күрсәтә. Ләкин сугыш фаҗигасе аннан да көчлерәк һәм котылгысыз. Сугыш кешеләргә генә түгел, табигатьтә дә тирән эз калдыра. Җир-ана сыкрый, авыр сулый, аның урман-сулары мәетләр белән тулган, снаряд, бомба шартлаулары белән теткәләнеп беткән.

     Ә татар җыры, татар моңы,  туган як җыры... Моңардан да ләззәтлерәк нәрсә булырга мөмкин!? Халык моңнары, язучының күп кенә әсәрләрендә геройларның рухи халәтен урап ала, яшәешнең үзе, саекмас хәят чишмәсе, кабатланмас биеклек булып күтәрелә.  Әдип татар җырын барлык кыйммәтләрдән аерым югарылыкка күтәрә, символга әверелдерә. Җыр –тарихны, милләтне, тарихыңны белү, үз чиратында җырны оныттырмый. Димәк, ана – халык- милләт тарихын яшәтүче буларак өскә калкып чыга.

VII. Үзбәя. Билгеләр кую.

VIII. Өй эше. “Матурлык “ хикәясен укырга, анализларга әзерләнергә.