Фатих Кәрим иҗаты буенча ачык дәрес конспекты

Матзянова Раушания Гаязовна

7 нче сыйныф өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 7_kl.-f.kerim_.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

        

        Тема. Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты .

        Максат: укучыларга шагыйрь һәм аның иҗаты турында тулырак  мәгълүмат бирү.

                      Укучыларда бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

                      Шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту,укучыларда шагыйрь белән горурлану хисләре тәрбияләү.

        Җиһазлау: шагыйрьнең портреты, тормыш юлы турында плакат.

                              Ф.Кәрим.Сайланма әсәрләр. Магнитлы лентада “Ант”      

                              шигыре. Плакат.

     

Дәрес барышы.

       

  1. Белемнәрне  актуальләштерү.

Укучылар, бүген сүзебез татар шигъриятенең горурлыгы булган, яраткан шагыйребез Ф.Кәрим турында .  Ф.Кәрим – Ватаныбызның тугрылыклы солдаты, үз иле , туган халкы турында чын күңелдән кайгыртучы . Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты белән сез 5 нче класста таныш тыгыз.

            Укытучы. Бөек шагыйрьләр , язучылар турында сүз чыкканда , ирексездән , безнең уйларыбызның  йомгак очы аларның туган төбәкләренә       барып тоташа. Укучылар , үз иле , туган туфрагы турында чын күңелдән  кайгыртучы батыр   йөрәкле шагыйрь кайда туды икән?

            Укучы. Ф.Кәрим 1909 елның 9 нчы январенда Башкорт иленең Ает

 авылында , шигъри Дим буйларында дөньяга килгән.

                  II   Яңа тема өстендә эш.

        Укытучы. Җиләкле урманнары , чәчәкле болыннары белән хәйран итә  торган иркен табигать нечкә күңелле балага зур йогынты ясый. Аның матурлыкка соклану , язгы иртәнең сафлыгын , яңгырлы көзнең моңсулыгын сиземләү хисләре яшьтән үк туа. Булачак шагыйрь өчен болар – бик  мөһим сыйфатлар.

              Укытучы. Хәзер ,укучылар , Ф.Кәримнең әти-әнисе , туганнары   турында сөйләшик.

               Укучы җавабы.

           (Укытучы плакаттан әнисенең портретын күрсәтә.)

               Укытучы. Ф.Кәрим шагыйрь җанлы булып ата-ана нигезендә үк ачыла башлый. Үзе искә алганча , аның әдәбият белән кызыксынуы , әтисе  үлгәч , һәр көнне , әнисен елата-елата , аңа “Сак-Сок” бәетен укуы белән башлана. Әтисенең апасы Мәрьямнең , абыйсы Ярлы Кәримнең дә шигырьләр иҗат итүе Ф.Кәримне дә иҗатка дәртләндерә.

                  Татар әдәбиятына якынрак булырга омтылу аны Казанга тарта.             Абыйсы тәкъдиме буенча җир төзү техникумына укырга керә. Шул      елларда - 1925-1929 елларда даими яза башлый. Татарстан дәүләт китап нәшриятының яшьләр –балалар әдәбияты бүлегенә җитәкчелек иткән вакытта аеруча канатланып иҗат итә.Ләкин 1937 елда Ф.Кәрим рәсми хакимият тарафыннан эзәрлекләнә башлый.  Мулла улы буларак, сыйнфый көрәшкә зыян китергән,имеш. Шулай  итеп, Ф.Кәрим 1938 елның 3 нче январенда кулга алына.

 Аны 10 елга     төрмәгә ябалар. 3 ел вакыт үткәннән соң, Югары суд алдагы хөкем          карарын нигезсез дип таба. Нәтиҗәдә 1941 елның 1 нче декабренда әдип   иреккә чыгарыла.Берничә көннән хатынын, 2 кызын калдырып, сугышка китә.

             Укучы. Ф.Кәрим сугышта гаҗәеп зур батырлыклар күрсәтә. Разведчик   һәм взвод командиры була. Офицер  дәрәҗәсенә күтәрелә.

             Укытучы. Нинди генә шартларда булса да , каләмен ташламый.   Бөек Ватан сугышы елларында күп һәм сәнгатьчә югары дәрәҗәдәге әсәр ләр иҗат итте.

                  “Кереш җыр” шигырен  1 укучы сәнгатьле итеп  укый .

                Укытучы. Әнә шулай йокы, ял исәбенә  шагыйрь сугыш вакытында  унга  якын поэма, баллада, йөзләгән шигырьләр, 2 повесть һәм бер  пьеса иҗат итте.1943 елда “ Мәхәббәт һәм нәфрәт” исемле шигырьләр һәм поэмалар җыентыгын, “Разведчик язмалары” повестен, “Моң һәм көч” шигырь җыентыгын нәшер итә.

            Тормыш иптәше һәм балаларына матур эчтәлектәге хатлар язып тора.Хатлар укыла.(Ф.Кәрим . Әсәрләр. 3 томда . 3 нче том.294 нче

бит.)  

              Фронт давылында кайнаган шагыйрь катлаулы вакыйгаларга  чын бәя биргән. Үзе разведчик та булгач, дошманның тыныч халыкны аяусыз кыруын, һәлак ителгән сабыйларның фаҗигасен башлап күрергә туры килгән аңа. “Гөлсем”, “Партизан хатыны” поэмалары үзе күргән, үзе кичергән вакыйгалар тәэсирендә язылган әсәрләр.

            Әйе, сугыш араларында никадәр күп әсәрләр иҗат иткән шагыйрь тыныч елларда нинди генә җәүһәрләр бирмәс иде!Тик гомере кыска булган икән шул. Нинди үкенеч, сугыш бетәргә 2 ай ярым калганда ул батырларча һәлак була.

            Шагыйрь сугышкан часть политбүлегеннән Татарстан язучылар берлеге идарәсенә хат килә. Ул хатның эчтәлеге дәреслектә  бирелгән.(1 укучы укый.)

             Шагыйрь һәм сугышчы Ф.Кәрим өчен иң мөһиме менә бу шигырь юлларында әйтелгән. (Плакаттагы шигырь юллары укыла.)

               Үлем турында уйлама,

              Илең турында уйла,

              Илең турында уйласаң,

              Гомерең озын була.

       Шагыйрьнең бу изге теләге тормышка ашты. Ф.Кәримнең батырлыгы хәзер җыр булып яңгырый.

Ф.Кәрим –безнең  горурлыгыбыз,мактанычыбыз, кешелек дәрәҗәбез.

                    Хәзер “Ант” шигырен тыңлыйк.      

           Йомгаклау.

Кроссворд чишү.

Ф

А

З

Ы

Л

С

А

П

Е

Р

А

Е

Т

Д

И

М

Ә

Х

Т

Ә  М

             1. “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасының герое.

             2. Шагыйрь   фронтта кем булып хезмәт итә?

             3. Шагыйр ьнең туган авылы.

             4. Елга исеме.

              5. “Үлем уены” поэмасының төп герое.      

Б

И

Ш

Б

Ү

Л

Ә

К

М

Ә

Р

Ь

Я

М

О

Ф

И

Ц

Е

Р

И

Д

Е

Л

Г

Ө

Л

С

Е

М

               1. Шагыйрь туган район исеме.

                2. Атасының исеме.

                 3. Сугышта шагыйрь алган хәрби дәрәҗә.

                4. Шигыре исеме.

                 5. Поэма исеме.

        Файдаланылган әдәбият.

  1. Фатих Кәрим. Сайланма әсәрләр. – К: Таткитнәшр.; 1986.