Дәрдемән турында өйрәнү

Матзянова Раушания Гаязовна

10 нчы сыйныф

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon derdemend.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Талантлы шагыйрь Дәрдмәндкә-100яшь

(Искә алу кичәсе)

Максат:

 1)Талантлы шагыйрь иҗатының әдәби-эстетик юнәлешен ачыклау, 2)укучыларда логик фикерләү сәләтен үстерү

3)эстетик  зәвык булдыру

4) кешелеклелек,миһербанлылык сыйфатлары һәм шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү.

 Материал: “Исә җилләр”,”Агарган кыл” китаплары.

Җиһазлау: портреты, мультемидия,китаплардан күргәзмә.

Кичә барышы

         Зал ак һәм кара фон төсләр дисгармониясе.Уң якта-язучының фоторәсеме (бәйрәм барышында ул ут ярдәмендә бер яктыра һәм бер сүнә) Сул якта- мультемидия экраны)шагыйрьнең фотосурәте шул экран белән бер яссылыкта булырга тиеш.

Сәхнәдә-татар гармунчысы. Соло. Ул йөрәкләргә үтеп керерлек итеп бер моңсу татар көен башкара.

Алып баручы.

(Ир укучы-сәхнә артыннан шушы көй ритмында, ягъни көй белән бергә укый)

  “Минем  биографиям-караңгы, трагик. Минем  күмелгән урыным да бүген билгесез.  Тәхәллүсем дә “моңлы зат”,”хәсрәт чигүче”,”кайгылы кеше” мәгънәсен белдерә. (Слайдта фото)

Алып баручы.

Укучы кыз. (сәхнәдә) “Минем балачагым  Оренбург губернасы Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында узды. Орск өязе Молакай авылнда мәдрәсәдә белем алганнан соң, белемемне Истамбулда дәвам иттердем,үзлегемнән төрек теле, төрек әдәбиятын өйрәндем. Рус дөньясы Пушкин,Толстой,Тютчевлар белән ачылса, Шәрекъ дөньясына  Гомәр Хәйям, Сәгъди,Нәвоиларны укып кердем.”(Слайдта фото.Закир Рәмиев.Орск,1877ел.3 фото)

А.б. ”Татар халкының мәдәнияте, әдәбияты,тәнкыйте үсешендә аеруча зур роль уйнаган “Вакыт” һәм Шура” газет- журналларында мин татар әдипләренең, галимнәренең хезмәтләрен бастыруга игътибар бирдем, үзем яшәгән авыл-шәһәрләрдә мәктәп-мәдрәсәләр, китапханәләр салдырдым.”(Слайд фото.Бертуган Рәмиевләр нәшир иткән “Шура” журналы мөхәррире Ризаэддин Фәхретдинов.Оренбург,1912ел.

А.б. “Дәүләт Думасына депутат итеп сайлануым, сәяси эшчәнлегем, мануфактура белән сәүдә итүләрем минем һич кенә дә иҗат эшчәнлегемә киртә була алмады. Киресенчә үз рухымның көзгесе булырга, шагыйрь материаль көчкә ия булырга тиеш дип саныйм.

(Слайд.Фото. Оренбург шәһәрендәге Хөсәеновлар салдырган мәдрәсә бинасы. Закир Рәмиевның XXйөз башындагы фотосурәте. ).

 Гәрчә дәүләтем юктыр җитәрлек,

Ишәктәй һәм йөк астында түгелмен.

Үзем башмын, үзем түш һәр эшемдә,

Тынычлыкта торамын, хуш күңелмен!”    

А.б.1. Әнә шундый югарылкта торучы асыл зат дип хис иткән һәм яшәешеннән тәмам канәгать шагыйрьнең сәнгатькә карата да беренче таләбе-“матур гөлләргә бул былбыл, нәзәкат багына сакчы” (“Шагыйрьгә,1907) рәвешендә булып, бик ачык төстә “түбән чынбарлык” белән бәйле “тупас” поэзиягә каршы  чыга.

 Закир Рәмиев(Дәрдмәнд) әдәбият мәйданына теле,стиле, шигъри формасы ягыннан гаять үзенчәлекле булып килеп керә. Күпләр аны бөтенләй күрми дә, ләкин ул яши. Шигырьләре әз, шулай да күз йөгертеп үтеп китеп булмый, йөз еллар, мең еллар алга баса, алга җир-туфрак өелә, кайчандыр яшәп тә, соңыннан юкка чыккан илләр, халыклар алга баса. Дәрдмәнд миллион еллар, мәңгелек белән эш итә. Дәрдмәнд шигырьне җилгә, яңгырга, суларның агышы, тал-тирәкләрнең шавына колак  куеп яза шикелле.

Укучы.

Көлемсерәп көн башланды

Җәйге күркәм таң белән;

Япраккайлар да яшьләнде,

Һәм тибрәнде күк үлән.

А.б.

Дәрдмәнд фәлсәфәсенең сурәтле формасы- табигать символикасы. Дөнья тарих,тормыш –бер дөнья,океан, диңгез ул. Шуның шикелле, дөнья да котырына, дулкынлана. Тарих диңгезе дә мәрхәмәтсез-беркемне дә, бернәрсәне дә кызганмый.

Укучы.

Сүнеп, вәйран булып мәгъмур тиякләр,

Җир астында тезелде ку сөякләр!..

Исә җилләр, күчә комнар...бетә эз..

Дәрийгъ,мәхзүн күңел,без дә бетәбез!

Мөсафир,кем җиһанга басты ботны,

Биетте ажгырып аны замана...

Өеп чергән өмидне... төрте утны-

Йотып утларны китте...яна-яна...[1]

А.б.

Шулай итеп, аның шигырьләрендәге төп идея- тарихның барышы илләр, халыклар һәм кешеләр язмышын рәхимсезлек белән хәл итә-мәңгелек комы белән күмә диюдән гыйбарәт.

 А.б.

Шагыйрь иҗатындагы “Галәм һәм кеше” фәлсәфәсе бөтен татар әдипләренең  игътибарын үзенә җәлеп итте.Татар поэзиясенә яңа заманга хас космик лиризм килеп керде.

Укучы.

Диңгез кеби ниһаятьсез сәманы

Күреп гыйбрәт алып, бән уйга батсам;

Гаҗиз бәндәлегем исемә төшерсәм,

Балаларча ике күзем чылатсам;

Чиге юк бу галәмнән бер кисәкмен

Диеп, моңлы күңелләрене юатсам...[2]

А.б.Дәрдмәнд  дөньяга карашында урын алган тагын бер  башлангычка күз салмый мөмкин түгел-пессимизм һәм оптимизм. Аларның янәшә, бергә яшәвен, бер-берсе белән сыешуын ничек аңларга? Тарихи барышка фәлсәфи карашы белән пессимист, әмма шагыйрь рәссам буларак, чынбарлыкка мөнәсәбәтендә, аны хис итүендә шул фәлсәфә кысаларында гына бикләнеп кала алмый.  Яшәүнең тәмен, рәхәтен татып, дөньядан китәргә кирәк дигән фәлсәфә әледән-әле бер сызык булып сузылып бара.

Укучы.

Җитәкләргә тырыш дөньяи дүнәнне,

Икенең бересе:йә сине җитәкләр.

Алып барыр үзеңне бер чокырга,

Барырсың-бардырыр, төртәр,этәкләр.

Мона ни ул усал карчыкның име:

Ку артыннан, ярыймы-юкмы дими!

Җитеп тә, бер сикертеп типсәң артын,

Дәни бит ул-үзен тигәнгә тими![3]

А.б.

Дәрдмәнд-фәлсәфи-әхлакый поэзия традицияләрен дәвам иттерүче һәм яңартучы. Ул бу яктан гаять дәрәҗәдә эзлеклелек һәм үзенчәлек күрсәтте.  Татар поэзиясендәге хикмәт традицияләрен дәвам иттерүче.”Акыл-хирыс” концепциясенә күбрәк басым ясавы белән аерылып тора.

А.б.

Үгет-нәсыйхәтләрнең гаять нечкәртелгән сурәтләргә, символ-кинаяләргә, афоризмнарга яшереп бирү юлын сайлаган.Аларның гади, туры, үткен, төгәл һәм халыкчан булган шигъри афоризмнар-хикмәтләре укучы күңелендә җуелмас эз калдырды.

Укучы.

Килер-килмәс борын гөрләп матур яз,

Ничөн бөктең, умырзая, билеңне?

исәр-исмәс икән таңда җиләс җил,

Ничөн кызганмадың, түктең гөлеңне?[4]

Укучы.

Җәй үтте...

Кар-яңгырлы көз урнашты,

Күк тугайның баурына боз урнашты...

Гөл кипте,

Сабагында кинә калды.

Былбыл!

Сиңа бер бөртек инә калды.[5]

А.б.Дәрдмәнд поэзиясендә туган ил тойгысы тирән драматизм белән сугарылып, үзенең лирик нечкәлеге, сагышлы моңы белән гәүдәләнеп калды. Бу нечкәлек халык поэзиясеннән килгән мотив һәсм сурәтләрне искә төшерә:

Тәгәрәп-аунап

Буй үскән

Туган илем, исән бул!

Чәч кузгатып

Җай искән

Таңгы җилем, исән бул!-

шикелле юллар үзләре генә дә халык җырларына тоташкан аһәң һәм сурәтләрнең гаять тирәнгә үтеп керүләре, шагыйрь кичерешләренең тибешенә тәңгәл килүләре турында сөйләрлек дәлил.

А.б. Революциягә һәм Ватанга мөнәсәбәт-яңа тарихи шартларда Дәрдмәнд иҗатының бик әһәмиятле мотивы. Туган ил темасы аша шагыйрьнең яңа чынбарлыкны аңларга омтылышындагы кискен тирбәлешләр, каршылыклы уй-тойгылар шактый сизелеп калды:

 Укучы:

Гөрләгән сулар башында,

Тыңлагыз,шунда үтәр-

Йөрсә сыктап таң-сәхәрләр

Моң-сагышлардан хыял.

И туган илнең һавасы,

Рәнҗемә, күтәр!

Рәнҗеме,зинһар, күтәр!

Ни газизрәк-бу ватанмы?

Аһ, туган каүмем газиз!

Ул мөкаддәс кан белән ул

Изге сөткә ни җитәр!..

Сөт калыр, ватан китәр!

Сөт калыр, ватан китәр![6]

А.б. Ватан, милләт һәм шагыйрь. Әлеге сүзләр арасындагы уртаклык, якынлык, тугандашлык тойгыларының бер ноктагарак килүе, өскә чыгуы турында кыюрак әйтергә мөмкин.

Илдә бер дуст булмаса гәр,

Ил бөтен-дошман түгел,-

диде шагыйрь һәм үзе белән ил, халык арасындагы якынлыкның һич тә өзелмәс изге тойгы булуын җырлады.

Файдаланган әдәбият:

1.Дәрдемәнд.Агарган кыл.Шигырьләр//Төз., кереш сүз авт. Ренат Харис.-Казан: Мәгариф,1999.-112б.

2.Дәрдмәнд (Закир Рәмиев)Сайланма әсәрләр.-Казан:Татар.кит.нәшр.,1959.-125б.; Исә җилләр: Шигырьләр.-Казан: Татар.кит.нәшр.,1980-253б.

3.Татар Позиясе антологиясе.1китап.-Казан:Татар.кит.нәшр.,1995-445-451б.

4. Гыйляҗев Т.Ш. Татар әдәбияты XXгасыр башы: лекцияләр, гамәли дәресләр, тестлар.Казан:Мәгариф,2007ел-240б.


[1] Дәрдмәнд.Агарган кыл.К.:”Мәгариф” нәшрияты,1999ел,21б.

[2]Гафури.М.Әсәрләр.4томда.Казан.1980,1т.,146б.

[3] Дәрдмәнд. Исә җилләр. Казан .1980ел.“Нәсихәт” 58бит.

[4] Дәрдмәнд.Исә җилләр.К.:ТКН,1980ел.“Яз чәчәге” .-21бит.

[5] Дәрдмәнд.Исә җилләр.К.: ТКН,1980ел.”..Җәй үтте..”93 бит.

[6] Дәрдмәнд.Агарган кыл.Шигырьләр.К.:”Мәгариф” нәшрияты,1999ел.93бит.