Гаяз Исхакыйның "Сөннәтче бабай" повестенә презентация
Презентация предназначена для просмотра ученикам 10 класса татарских школ. Она содержит анализ произведения.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
gayaz_ishakyy_sonnetche_babay.ppt | 962.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
(1878—1954) Дәреснең максаты: әсәрнең бөтенлеген – темасын, идеясын, проблемаларын ачыклау аша повестьнең төп эчтәлегенә төшенү, гомумиләштерә, нәтиҗә чыгара белү күнекмәсен үстерү; укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлынын арттыру; аларда тормышка дөрес караш тәрбияләү, хәзерге көндә дә әсәрнең актуальлелеген аңлауларына ирешү. Сыйныф: 8
I . Укытучының кереш сүзе. Татар әдәбиятына үзеннән зур өлеш керткән драматургларның берсе - әлбәттә, Гаяз Исхакый. Чөнки ул кечкенә чагыннан алып гомеренең соңгы минутына кадәр үзенең берсеннән-берсе матур булган әсәрләрен иҗат итә һәм, шул рәвешле, татар әдәбиятын үстерә. Хәтта тормышның авыр сынаулары да аны сүндерми, ә дөрләтеп яндыра гына. Ул үзенең әсәрләре белән яши һәм, халыкка җиткереп, аларны уйландырырга мәҗбүр итә. Гаяз Исхакый, үзенең бастырылып чыккан язмалары өчен, патша тарафыннан берничә тапкыр төрмәгә утыртыла, сөргенгә җибәрелә. Ләкин ул, бернигә дә карамастан, көчле рухлы, түземле, чыдам кеше була һәм аның бу күркәм сыйфатлары мактауга лаеклы. Аның иҗаты киң кырлы, бай фикерле, яңалыклар белән яңартылган.
1) Язучының кыскача биографиясе белән таныштыру. - Гаяз Исхакый 1878 елның 22 февралендә Казан губернасаның Чистай өязе Яуширмә авылында Гыйлаҗетдин мулла гаиләсендә туа. - 1905 елгы революциягә кадәр үк инде ул дистәгә якын хикәя һәм повесть, ике пьеса, “Теләнче кызы” романының беренче кисәген тәмамлый һәм күбесен дөньяга чыгара. - Гаяз Исхакый 1917 елның 22 ноябрендә Уфада Милли мәҗлестә катнаша. Ләкин ул милли мәсьәләнең хәл ителү рәвешен, гомумән, Совет властен кабул итә алмый һәм Ватаныннан китәргә мәҗбүр була. - Әдип 1954 елда 76 яшендә вафат була һәм Төркиянең Истамбул шәһәрендә күмелә. - 1991 елда Татарстанның Язучылар берлеге Гаяз Исхакый исемендәге премия булдырды. 2) Дәреснең максатын әйтү. -Без дәрестә Г.Исхакыйның “ Сөннәтче бабай” повестенә анализ ясарбыз. Әсәрне язганда Г.Исхакый татар дөньясына инде билгеле кеше була, чөнки аның “Өч хатын белән тормыш”(1906), “Ике гашыйк”(1907) пьесалары сәхнәдә уйналган,“Зөләйха”, “Мөгаллим”, “Тартышу” кебек пьесалары дөнья күргән чор.
II .Әсәрне анализлау. 1. Әсәрнең язылу вакыты. - Бу повесть 1911 елда язылган, бу икенче революцион күтәрелеш вакыты, димәк, тиздән тормыш үзгәрәчәк дигән өмет бар. - “Сөннәтче бабай” беренче мәртәбә 1912 елда сигез томлык әсәрләр җыентыгының икенче томында “Шәкерт абый” хикәясе белән берлектә басылып чыккан. Автор үзе әсәрне хикәя дип атый. - “Сөннәтче бабай” – чын мәгънәсендә милли һәм халыкчан әсәр. Ул татар авылының үзенә генә хас гореф – гадәтләрен, хис һәм тойгыларын, яшәү рәвешен белеп язган. Сөннәтче бабай – татар авылы өчен генә характерлы образ.
2. Әсәрнең сюжетын искә төшерү (әсәрдәге төп вагыйгаларны санап үтү). Төп герой – Корбанколый бабай. Аның исеме сөннәт йоласының колы һәм бөтен тормышы шуңа корылган. Бабай авылда сөннәтче булып кына яши. Бабай – йола символы, аның яше дә билгеле түгел, чөнки сөннәтнең яше юк. Төп герой бераз бөкрерәк итеп бирелә, чөнки йола инде бетеп бара. Аның өстендә тузган казаки. Казаки – хезмәт итү билгесе, бабай гомере буе сөннән йоласына хезмәт итә, шуңа күрә казакиның алды тузган. Гөлйөзем әби аның карчыгы. Исеме җисеменә туры килә. Бабайга сөннәт йоласын башкарырга ярдәм итүче, шартлар тудыручы. Әби хуҗалыкны алып бара, комганга җылы су сала. Повестьтә Сөннәтче бабай белән Гөлйөзем әбинең өйләре күрсәтелә. Ул авыл кырыенда икенче йорт һәм бабай кебек үк авылдагы йортлардан аерылып тора. Ул бик гади. ә өй эчләренә карасак, бу бик чиста, матур өй, ләкин монда кыйммәтле әйберләр гел юк. Алар өчен иң кыйммәтле әйбер өй түрендә шүрлектә кечкенә бер сандыкта тора торган сөннәт пәкесе һәм әбинең бөтиләре. Болар барсы да хуҗаларның гадилеген күрсәтә. Бабай сөннәтче булганчы ерак бер авылга барып хәер фатиха алып кайта.
Сөннәт вакыты башлану әби белән бабай өчен бик зур бәйрәм. Алар аңа алдан әзерләнәләр: хәзрәт белән остабикәне ашка чакыралар һәм бабай аларны капка төбенә чыгып каршы ала. Өстәлгә бик күп ризыклар чыга – бу кунакларга карата зур хөрмәт. Ризыкларның чыгару тәртибе күрсәтелә. Ашамлыклар ашап бетерелә - бу хуҗаларга хөрмәт, ризыкка хөрмәт. Сәдәка бирү күренешенә игътибар итәргә кирәк. Шулай итеп ул хәзрәтән хәер – фатиха ала һәм сөннәт йоласын башкарырга чыгып китә. Ул моның өчен үзенең кияү булганда кигән күлмәген киеп чыгып китә. Күлмәк - аның бәхет символы, бу йола бабай өчен зур бәхет. Сөннәтче бабайның өй алдындагы бакчасында миләш агачы үсә. Бабай агачны бик кадерләп карый, аныә белән сөйләшә, чөнки миләш агачы – милләт язмышы, милләт яши бабай яшәгәндә, йола яши бабай яшәгәндә, йола бетсә милләт бетә. Өй артындагы бакчада үскән әйберләр – материаль байлык, ә бу йоланың яшәтә торган чара. Йола шартлар булганда гына яши. Гөлйөзем әби үлгәч шарт бетә, чөнки икенче әби бу шарт булып тора алмый, ул бик пычырак, ә пычраклык – мөселманлыкны боза.
Бабай кабер казый башлый, чөнки аның башка чарасы юк, йола бетә бара. Каберне Гөлйөзем әбинең аяк очында казый – бу хөрмәт билгесе, ул әбине үзеннән өстен куя. Бабайның бөтен тормышы әбигә бәйле. Гөлйөзем әбинең каберенә Сөннәтче бабай каен агачын утырта, ә бабайның каберенә күрше бабай да каен утырта. Ә каен агачы – ак сагыш, ак кайгы. Бабай үлем түшәгендә ятканда аныд янына мәгъдүм килә. Сөннәт пәкесен бабай шуңа тапшыра, чөнки йоланы кемдер дәвам итәргә тиеш. Пәкене ташырмыйча бабай үлә алмый. Бабай үлгәч усал сыерлар арткы бакчаны таптап чыга – бу байлык җыеп, ашап ятучы кешеләр символы. Бу мәгънәсез, битараф, пошмас кешеләр. Мөгезләр – каршылык символы һәм шушындый юньсез кешеләр йоланы, милләтне бетерәләр. Бер тормыш бетә икенче башлана (бабай үлә, милләт ботарлана).
Әсәргә анализ ясау. Жанры буенча - повесть (Г.И. хикәя итеп бирә) Повесть, чөнки төп герой бер генә. Монда йола белән милләтнең язмышы гына бирелә. Тема - Сөннәтче бабай, сөннәт йоласы. Идея - милләт яшәргә, сакланырга тиеш .
Проблемасы (конфликт) Татар милләте бетеп бара һәм аны бетерүче татар халкы үзе, чөнки бабай үлгәч шушы авыл малайлары кереп аның алмаагачларын сындыралар. Сюжет элементлары: Экспозиция – яшәү рәвеше Төенләнеш – хәзрәтләрне кунакка чакыру. Кульминация - сөннәт пәкесе белән бәрәңге әрчү. Чишелеш – бабайның үлеме.
Образлар системасы Төп образ – Сөннәтче бабай Актив образ - Сөннәтче бабай, Гөлйөзем, хәзрәт Пассив образлар – балалар, мәгъдүм Символик образлар : Комган – чисталык, мөселманлык символы Каен агачы – ак сагыш, ак кайгы Чиккән кәләпүш – бәйрәм билгесе. Мөгезләр – каршылык. Усал сыерлар - байлык җыеп, ашап ятучы кешеләр. Сөннәт пәкесе – йола.
Интерьер - Сөннәтче бабай белән Гөлйөзем әбинең өе, андагы гадилек, чисталык, матурлык татар халкының яшәү рәвешен күрсәтә. Табигать күренеше – миләш агачы Повесть автор исеменнән сөйләнелә һәм автор үзенең бәясен бирә. Теле - әдәби тел, гади һәм кушма җөмләләр кулланыла.
Тәрбияви кыйммәте: Төрле шартларда милләт һәм йола яшәргә тиеш, һәр кеше үз баласына милли гореф – гадәтләрен өйрәтергә, әхлак тәрбиясе бирергә тиеш. Эстетик кыйммәте: Повесть жанры закончалыклары үтәлгән, образлар ачыкланган, идея – тематик эчтәлек бирелгән. Татар әдәбиятында тоткан урыны: Кеше үз милләтен кайгыртып яшәсә кешелеклелек сыйфатларын югалтмас.
III . Йомгаклау. Ни өчен повесть “Сөннәтче бабай” дип атала? Чөнки монда шушы йола ярдәмендә татар халкының, татар милләтенең язмышы бирелә.
IV . Өйгә эш. “ Мин татар халкының нинди гореф – гадәтләрен беләм” дигән темага инша язырга.