мастер-класс

“Интеллектуаль карта” алымы. (Прием “Мind Map”)
Интеллектуаль карта –татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фикерләү процессын күзәтү мөмкинлеген бирүче һәм мәгълүмати компетентлыкны тәэмин итүче инновацион алым.
Алымның авторы — галим һәм эшмәкәр Тони Бьюзен. Максаты – фикерләү процессын визуальләштерү.
Алым кешенең радиант фикерләү теориясенә нигезләнә. Әлеге теория буенча, баш миенә килүче мәгълүматның һәр мизгеле, һәр тоемлау, истәлек, фикер (сүз, сан, хис һ.б.), меңәрләгән “хәтер төене”н тирә-якка таратучы үзәк сферик объект рәвешендә күз алдына китерелә ала.
Интеллект-карталарның тагын бер искиткеч эффекты бар. Үзенең киңәюе һәм радиант фикерләү өчен җайлашуы, интеллект-карталар булдыру ярдәмендә ассоциацияләр, фикер, идеяләр агымын үстерүгә ярдәм итә.