"Аулак өй"

Гарифуллина Айсылу Ринатовна

«Аулак ой. Ит бэлеше пешеру».
Максат: балаларны татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү; балаларда бу гореф гадәтләргә,йолаларга хөрмәт,ихтирам тәрбияләү,милли җырлы- биюле уеннар аша балаларда туган телгә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның сүз байлыкларын арттыру.
Җиһазлау: зал бәйрәмчә бизәлә-чиккән сөлгеләр,өстәлдә самовар белән чашкалар, йон , савыт-сабалар, ит, бэрэнге. Суган, камыр, тоз, борыч …

Бэйрэм барышы.

Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син.
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен.
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.

һәрбер кеше үз халкының үткәнең, бабайларның ничек көн иткәнен , ниләр белән шөгыльләнгәнен , гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк , ди халкыбыз.
Йолалар бик күп булган: туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кунак кыз килү, кыз димләү ,өй туе, солдатка озату,ат саклаулар… Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала.

Без дэ буген йолаларнын берсен уткэреп китэбез.Аулак ой.Ит бэлеше пешеру.
Фирэусэ ханым ой эчендэ бэлеш пешерегэ эзерлэнеп йори. (ишек шакыйлар).
Кунаклар килгэн, аларны ой эченэ сэламлэп уздыра.

Балалар сэлам биреп «Эссэламэгалэйкум» жырын башкаралар.

Табышмак чишү – тапкырлар эше,
Җор сорауларга үтәдер теше,
Зиһен сынашып, зәвык ачабыз,
Табышмакларга җавап табабыз,
Сез дә, дусларым, рәхим итегез,
Табышмакларны чишеп китегез.

1.Эченә бәрәңге, тары ярмасыннан эчлек салып пешергән ашамлык (кыстыбый);

2.Милли татар ашамлыгы (өчпочмак);

¬3.Бик үзенчүлекле ашамлык. Эчлеге рәт-рәт итеп тезелә (гөбәдия);

4.Күркәм ризык, туй мәҗлесенең бизәге. (чәк-чәк яки бавырсак);

5.Көн саен кулланыла торган ризык. Аннан башка ашау үтми. Аңа халык дан җырлый (икмәк);

6.Аш пешергәндә кулланыла. Татар халкына хас ризык (токмач)

Җор телле кеше үз сөйләмендә мәкальләрне еш куллана. Мәкальнең башы минем тел очында, ә ахыры кемдә икән? (Бәйгесен оештырабыз).
1.Тату гаиләгә ...(кайгы килми)
2.Һөнәрле үлмәс, ...(һөнәрсез көн күрмәс)
3.Казаныңа ни салсаң ...(кашыгыңа шул чыгар)
4.Игелекле бала үстерсәң ...(картлыгың бәхетле булыр)
5.Ир – беләк, хатын – ...(терәк)
6.Ул ояты – атага, кыз ояты – ... (анага)
7.Атасы барның – ...(бәхете бар).

“Тапкырлар”:
1.Нәрсәне әзерләп була, ашап булмый? (өстәлне);
2.Күлмәкне урталагай яргач, нәрсә була? (күл-мәк);
3.Көн белән төн нәрсәгә тәмамлана? (“н” хәрефнә);
4.Син туктасаң туктый, син барсаң бара (күләгә);
5.Ак кынадыр үзләре, ялтырыйдыр күзләре (йолдыз);
6.Казанның уртасында ни бар? (“з” авазы);
7.Яратканга да ябышкан, яратмаганга да ябышкан (исем);
8.Түгәрәк күлем ташый (күз яме);
9.Суда туа, судан курка (тоз);
10.Үземне пешерәләр – ашамыйлар (сөяк);
11.Аягы булмаса да, йөрүдән курыкмый (акча);
12.Нәрсәне күрү иң җиңел? (кеше гаебен);
13.Ипи нәрсәсез булмый? (катысыз);
14.Бер байлык бар – янмый, карак та урлый алмый, төшеп тә калмый (белем);
15.Нәрсәнең башын да ахырын да табып булмый? (әйләнә, түгәрәк);
16.Торна кыш көне койрыгын өшетә аламы? (юк, ул җылы якта була).

Татар халкы җырлы, моңлы халык.

Җырлар – ул күңел көзгесе,
Җырлар – ул гүзәл бизәк.
Кадерен белеп тормышның
Җырлап яшәргә кирәк!
Бүлмәләргә сибелсен җыр,
Җырлардан күчсен җылы.
Җырлар бит – бәхет билгесе,
Җырлар бит – күңел нуры.
Җырларның була төрлесе,
Моңлысы да, шаяны.
Кайсыгыз башлый ярышны,
Җырлап карыйк, кая әле!!!

Бэлешне эзерлэп бетереп мич эченэ тыгып куябыз.

Уеннар. «Чума урдэк, чума каз».
«Капкалы»
«Буш кулым»

Фирдэусэ ханым: Бэлеш эзер, табын янына утегез.
Ә бәйрәмебезнең өченче өлеше чәй өстәле артында дустәнә әңгәмә, матур теләкләр белән үрелеп бара.