Наш весёлый дружный класс!

Сайт класса

Бөркетләр кебек очарга, яңа үрләр яуларга!

Мы ученики 6,7 класса. Наш классный руководитель Шарипова Эльфира Юнусовна. Наш класс особенный, потому что у нас 2 класса. Пять учеников 7 класса и один ученик 6 класса. Мы между собой дружим, друг - друга не обижаем , всегда стоим горой. На уроках мы по отдельности учимся а на переменах и после школы мы вместе играем, полезно проводим свободное время.

 В классе нашем доброта

Поселилась навсегда!

Очень дружно мы живём,

Дружба крепнет с каждым днём!

Помогаем мы друг другу

И в учёбе, и в труде,

Много конкурсов различных,

Успеваем мы везде!

Ведь у нас талантов много:

Есть танцоры и певцы,

Есть художники, спортсмены,

Все ребята-молодцы!

Любим вместе мы собраться,

Что-то с классом обсудить,

Любим мы соревноваться

И в поход весной ходить.

На экскурсии мы ездим,

Мы без дела не сидим.

В общем, всё у нас отлично,

Откровенно говорим!!!

Новости

У нас большая новость. Нам и нашим родителям классный руководитель предложила участвовать на конкурсе "Наш веселый дружный класс". Вначале мы сомневались принимать участие или нет. Решили попробовать свои силы. А теперь мы все дружно готовимся к конкурсу.Помогаем родителям , классному руководителю в подготовке. Очень хотим и стремимся показать хороший результат.

Мэр класса- Фархушина Сирина

Ответственный за учебу- Валеев Амир

Спортивный сектор- Галимов Радис

Трудовой сектор- Губайдуллина Руфина

Ответсвенный за поведение- Ибатуллин Ранэль

Завхоз- Фатхуддинов Марат

 

 Учитель биологии – Габбасов Айнур Габдельнурович. Он такой классный! Каждый урок с ним проходит как праздник! А ещё он директор школы!

Учитель русского языка и литературы – Муратова Галия Габдулловна. С ней мы покоряем вершины языкознания, открываем новые - художественные миры.

Учитель обществознания – Шарипова Гулия Магсумовна. Все её уроки интересны и познавательны.

Учитель английского языка – Гараева Гольйезем Сабировна. We love you, our teacher!

Учитель физики, математики – Шарипова Эльфира Юнысовна. Отличный знаток своего предмета.

Учитель географии – Хисматуллина Альфия Закиевна. Знает свои предметы как свои пять пальцев!

Учитель физкультуры – Тулбаев Ильсур Рифович. Спортсмен !

Учитель ИЗО и  музыки – Арсланова Алия Наилевна. Красивая и очень талантливая!

Учитель технологии и информатики – Фаррахов Флюр Ромимович. И расскажет, и покажет, и поможет - повезло мальчишкам!

Учитель истории- Камалиев Ирек Рафаилович. Его уроки проходят интересно.

Учитель татарского языка и литературы- Даутова Альфинур Файзулловна. Очень творческий учитель, все её уроки интересны и познавательны.

Учитель немецкого языка-Гиззатуллина Гульназ Нагимовна. 

Фархушина Гульфия Ильфатовна и Халиуллина Сария 

 

             Кышкы уеннар

Кышкы көндә бик күңелле,

Дуслар белән уйнавы.

Йомшак, чиста, ап-ак карда

Бергәләшеп уйнавы.

   Тауда чанада шуабыз.

   Чаңгыда узышабыз.

   Зур ярышларда катнашып,

   Артта һич калышмыйбыз.

Җәй көне дә бик күңелле,

Ләкин кышка җитми шул,

Табигатьнең үз законы

Елга ике килми шул.

Наши достижения дипломы и грамоты показаны на главной странице сайта  https://nsportal.ru/sharipova-elfira-yunusovna

 

Ата-аналар комитеты

 

Фархушина Гольфия Ильфат кызы – рәис;

Тазиева Рэзинэ Назыйм кызы – сәркатип.

 

Безнең әти-әниләр иң, иңнәр:

  • акыллы – барлык сорауларга да җавап табалар;
  • шат – юмор белән төрле ситуациядән чыгалар;
  • актив – мәктәп тормышында катнашалар, кызыклы чаралар үткәрәләр;
  • дус – бер-берсен аңлыйлар, гаиләләр үзара тату;
  • эшчән – барлык өмәләрдә катнашалар.

 

 

 

Комитет алдында торган бурычлар

  • Гаиләдә тәрбия бирүдә тупланган иң яхшы тәҗрибәне гомумиләштерү һәм ата – анага җиткерү.
  • Укытучыларга класстагы балаларны тәрбияләүдә ярдәм итү.
  • Укыту һәм тәрбия эшен оештыруда укытучыларга ярдәм итү
  • Балаларның табигый сәләтен үстерүдә ярдәм итү.

Эш планы

Максат:
Һәрьяклап җитлеккән, камил шәхес тәрбияләүдә ата-ана, укытучы- тәрбиячеләрнең акыл һәм көч егәрлеген бер максатка туплау.
Бурычлар:
-     Әти-әниләрнең педагогик культурасын күтәрү:
-    Тәрбияви эш нәтиҗәләрен  бергәләп күзәтү һәм бергәләп тикшерү, җитешсезлекләрне бетерү юлларын бергәләп эзләү.
Девиз:
“ Бергә эшләү матур, күңелле”

 Сентябрь

1.      Комитетның эш планын раслау.

2.      “1 нче октябрь - өлкәннәр көне”нә әзерлек.

3.      Укытучының ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә йөреп чыгу турында сөйләве.

4.      Вакытлы матбугат һәм педагогик әдәбиятка язылуны оештыру.

5.    Кичен дежурство оештыру буенча.           

 

 Декабрь

 

1.      Ата – ананың үз һөнәре турында балалар белән әңгәмә оештыруы.

2.      “2 нче чирек нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар” дигән темага ата – аналар җыелышы үткәрүгә әзерлек.

3.      Укытучының авыр гаиләләр белән эшләве турында чыгыш.

4.    Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү буенча.

 

Январь

 

1.      Ата – аналар җыелышына әзерлек

2.      “Ватанны саклаучылар көнен” бәйрәм итү турында әңгәмә.

3.      Сугыш һәм тыл ветераннарын чакырып, очрашу үткәрү.

4.      “Укучыларның үз – үзләрен әдәпле тоту” дигән темага әңгәмә үткәрү мәсьәләләре турында сөйләшү.

5.      “Әниләр бәйрәме”нә хәзерлек мәсьәләләре.

6.      Укучыларның язге каникулларын үткәрү   планы  һәм  тормышларын саклау турында әңгәмә.

 

Апрель

 

 1.      Ата – аналар җыелышы үткәрү планы турында әңгәмә.

2.      Бөек Җиңү бәйрәмен үткәрү.

3.      Балаларның җәйге ялын һәм хезмәт чиреген оештыру  турында әңгәмә.

4.      Укучыларның уку елын тәмамлау һәм җәйге экскурсияләр оештыру буенча сөйләшү.

Бала тәрбияләүдә әти - әниләргә кайбер киңәшләр.

 

1. Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез.Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.

2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез.Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу –табигать законы.

3. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.

4. Бала - тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк.Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.

5. Балагыз нинди булуына карамастан яратыгыз - талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да.Аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.

6. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.

7. Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны дөрес бүлү - сезнең эшегез.

8. Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт –уку хезмәте көне көткәнен онытмагыз.

9.Баланы мәктәпкә озатканда аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.

10.Баланы мәктәптән тыныч каршы алыгыз.Әгәр ул ни өчендер ярсыган, сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән, аны тыңлагыз.

11.Баланың борчылганын күрсәгез, тик ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала тынычлансын, үзе үк барысын да сөйләр.

12.Мәктәптән кайткач та баланы дәрес әзерләргә утыртмагыз, 2-3 сәгать ял итеп алсын( 1сыйныфлар 1,5 сәгать йоклап алсалар, тагын да яхшырак).Дәрес әзерләү өчен иң яхшы вакыт – көндезге сәгать 3 тән 5 кә кадәр , ә кич белән дәрес әзерләргә бөтенләй киңәш ителми.

13.Дәрес әзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез.Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса, сабыр булыгыз.Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез, мактап алыгыз.

14.Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә әче икмәк әзерләмәгез.Чөнки ни чәчсәң, шуны урырсың.

Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән.Ата-ана -төп тәрбияче. Тәрбия кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк.

Ата-ананы cөендерүче һәм мәңге хәтердә калучы мизгелләрнең берсе – балалар тарафыннан әйтелгән беренче сүз. Кайбер ата-аналар сабыйның сөйләшә башлавын аның усеш дәрәҗәсе бәйлиләр. Бу бик үк дөрес түгел.

Балалар психологиясе буенча белгеч, профессор Ларри Ферсон тарафыннан 2 мең бала арасында үткәрелгән тикшерүне 1 яшьлек балаларның 0-50 сүз белүләрен, ә 2 яшь тулган сабыйның сүзлек хәзинәсе 50-600 сүз тәшкил итүен күрсәтте. Профессор, шулай ук, баланың лексикасын баетуда ата-ананын һәм тирәлекнең роле зур дигэн нәтиҗә ясаган. "Әгәр көн буена баланы телевизор каршында утыртып, аның белән сөйләшмәсәгез, әлбәттә, баланың теле ачылмас”,-ди ул.

 

Исәнме, Нәҗип бабам...

    “Исәнме” дигән җөмләнең ахырына  өндәү куярга кирәклеген беләм мин. Ләкин бу юлы күп нокталар куйдым. Ни өченме? Чөнки, Нәҗип бабамны күреп үскән кызчык түгел шул мин. Мин аны әниемнең, әби-бабамның сөйләүләреннән , фото сурәтләреннән күреп кенә беләм. Мин аның оныгының кызы. Тик шуңа да карамастан, ул минем күз алдыма баһадир гәүдәле, төз-төз атлап йөрүче, туры сүзле, гадел, ышанычлы, ярдәмчел  кеше булып килеп баса!

   Нәҗип бабай, озакламый синең яраткан бәйрәмең- Бөек Җиңү көне килеп җитәчәк. Син ул бәйрәмне бик ярата торган булгансың бит! Күпме хатирәләр яңарткансың син ул көнне, күпме тирән яраларың яңарып сызлаганнардыр...Син исән-имин туган авылыңа, яраткан  тормыш иптәшең, газиз балаларың янына әйләнеп кайткансың! Рәхмәт сиңа, шуның өчен! Нәкъ шул көн өчен! Син булганга, мин бар!

Оныгың Сиринә.