Күренекле якташ шәхесләр сайты

Бу сайт районыбызның күренекле шәхесләренә багышлана.

Борай районы хаклы рәвештә узенең күренекле шәхесләре белән горурлана ала. Алар бик күп.Милләтебезнең йөзек кашы булган шәхесләре белән без бик горурланабыз.

Борай батырлары

Борай – Ватан суғышына 13 069 ир-егетен һәм 77 кызын озата. Шуларның 8 меңгә якыны сугыш яланнарында ятып кала. 1939-нчы елда ак финнарга каршы сугышта батырлык өлгесе күрсәткән Бигәнәй авылы егете Сәхип Майскийга, Днепр елгасын кичкәндә дошманны дер селкеткән Кәшкәләү авылы бөркте Әхмәт Закировка һәм Кырымдагы Сапун тауын штурмлаганда гәскәрләргә зур ярдәм күрсәткән Таҗетдин Бәгәутдин улы Гиләжетдиновка – Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бөек Ватан сугышынан кайтмаганнар истәлегенә һәм аларны көтеп алалмаган әниләргә «Сагышлы әни» һәйкәле ҡуелган.

Борай әдипләре

 Борай яғы – таланттарға бай яҡ. Шиғриәт иле – матурлыҡ иле, гүзәллек донъяһы. Уның гүзәллеге – матурлыҡты матур итеп яҙа белеү генә түгел, ә бәлки ябай нимәләрҙе бөйөк итеп яҙа белеүҙә. 

Беҙҙең яҡ шағирҙары ябай ауыл кешеһенең бөйөклөгө тураһында яҙа. Улар: Марсель Сәлимов, Фаеҡ Мөхәмәтҗанов, Рәфига Усманоова, Әлиә Хәйруллина,Фатыйма Гилметдинова,Яүһәриә Шәрифгәлиева,Фәнзиә Мәксүтова, Нәфисә Хәбибдиярова, Зөһрә Сәлимова, Рәзиф Зиятдинов,Рәзиф Зөбәеров,Гөлсимә Зиннатуллина,Рәйсә Хәлиуллина.

Борай йолдызлары

Борай – татар-башкорт сәнгәтен сугаруда бәрәкәтле районнарның берсе. Ул профессиональ сәхнәгә генә дә дистәгә якын берсенән-берсе сәләтле, гүзәл, үзенчәлекле сәнгәт әһелләрен биргән.Улар:

- Хәмдүнә Тимергәлиева (Котлыяр авылыннан), Фәдис Гәниев (Мулла авылыннан) ,Лина Гәрәева (Таңатар авылыннан) .Яңа гына чыгып килгән йолдызлар да күренә:Ирина Гәниева – актриса (Мулла авылыннан),Гөлнара Тимерьянова (Чалкак авылыннан), Илһам Шәриф – йырсы (Борай авылынан), Денис Арысланов – җырчы (Борай авылыннан).  

  Борай рәссамнары:

Ринат Хәрисов (Ленин-Бүләк авылыннан). Чехословакия, Эфиопия, Австрия, Голландия, Кипр дәүләттәрендә оештырылган күргәзмәләрзә катнашты. Аерым эшләре Париж музеенда, Франция, Испания, Германия, Голландия шәхси коллекцияларында  саклана.

Муллаян Дәүләтяров ( Ишмәмәт авылыннан). Шәхси күргәзмәләре Рәсәйдән тыш, АКШ, Венгрия, Төркия кебек илдәрдә булып, югары бәя алды.

Искәндәр Сәйәпов  (Шишмә-Борай авылыннан) Башкортостан республикасынын атҡазанган рәссамы. Сәләтле рәссам һәм сәхнә бизәү белгече.

Флүрә Камалова ( Чалкак авылыннан). Башлыча сынлы сәнгать белән шөгылләнә. Әсәрләре Нестеров исемендәге дәүләт художество музееында саклана.

Салават Гиләҗетдинов  (Борай авылыннан). Аерым эшләре Чаллы, Казан, Женевада бар.

Кәүсәр Әминев  (Калмык авылыннан). Республика күләмендә үткән күргәзмәләрдә катнашты.

Илгиз Харисов  (Кәшкәләү авылынан). Нестеров исемендәге музейнын «Борай» күргәзмәсендә, БДПУ күргәзмәһендә югары бәя алды.

Әлинә Мөслимова (Борай ауылыннан). Эшләре БирДПУ музейы күргәзмәсендә саклана. 

 

 

Таҗетдин Гыйләҗетдинов - Советлар Берлеге каһарманы

Документлар буенча: Таҗетдин Баһаветдин улы Гыйләҗетдинов

 

Туу датасы2 май 1924

 

Туу урыны: Зур Бадрак, Борай районыБашкортстанРусия

 

Үлем датасы14 август 2012

 

Милләтетатар

 

Армиясе: Совет Армиясе, артиллерия

 

Армиядәге вакыты: 1942 – 1945

 

Дәрәҗә: лейтенант

 

Армия бүлеге: 665-нче полк < 216-нче дивизия < 51-нче армия < 4-нче Украин фронты

 

Катнашкан сугышларБөек Ватан сугышы

 

Бүләкләре:  (1945)

   

 
 

 

 

Таҗетдин Баһаветдин улы Гыйләҗетдинов Борай районының Зур Бадрак исемле татар авылында туып үсә. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, башта колхозда эшли, аннан соң, 1942 елның февраленә кадәр, Бадрак мәктәбендә укытучы була.

1942 елның 23 февралендә Кызыл армиягә чакырыла. 1942 елның декабрендә Гурьев хәрби пехота училищесын тәмамлый һәм хәрәкәттәге армиягә алына. Фронт юлларында бик күп батырлыклар күрсәтә. 1944 елның 9 маенда Севастополь шәһәре өчен барган сугышларда Т. Гыйләҗетдинов взводы ике танкны һәм ике штурм коралын юк итә. Берүзе исән калган яралы лейтенант Таҗетдин Гыйләҗетдинов дошманның тагын бер танкын шартлата. Элекке кыюлыклары һәм шушы батырлыгы өчен, 1945 елның24 мартында лейтенант Т. Гыйләҗетдиновка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм “Алтын йолдыз” медале тапшырыла.

1945 елның ноябреннән капитан Т. Гыйләҗетдинов тыныч тормышка кайта. Башкортстан дәүләт университетын тәмамлый, туган авылында укытучы, аннан соң район халык мәгарифе бүлеге мөдире, партиянең район комитетының икенче секретаре вазыйфаларын башкара. Соңгы елларда туган авылы Бадрак урта мәктәбенең директоры була.

2012 елның 14 августында Т. Гыйләҗетдинов туган авылында каты авырудан вафат була.

·        

 

Халкыбызның гореф-гадәтләрен яңарту   максаты белән, республика татар хатын-кызларының җырчы-биючеләрен туплап, шулай  авылларга йөреп, матур кичәләр  үткәргән идек. “Котлы булсын күлмәгең” проекты   тамашачыларның күңеленә аеруча хуш килде. Атап шушы  авылга юнәлүебезнең сәбәбе дә бар иде – биредә Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы Нәфисә Хәбибдиярова яши, ул  күтәреп алды  безнең башлангычны.  Нәфисә Мәүләви кызы турында тирәнрәк беләсе килү теләге  ныгыды. Әйдәгез, бергәләп тыңлыйк “Рәйхан”ның кунагын.

 Үзем турында үзем 

Һәрбер күзәнәгем моңнан тора,

Яратудан, җаннар атудан,

Туган якның миләш-баланнары 

Нинди сокландыргыч, матурлар!

Бер ягын куе кара урман уратып алган, бер ягында иркен басу-кырлар җәйрәп яткан, дөньядагы иң гүзәл, иң күркәм, иң ямьле авылга бөек шагыйребез исеме бирелгән – Тукай исеме! Сигез айлык чагымнан мин дә Тукай авылында, урманның серле шаулавын тыңлап, челтер чишмәсенең моңнарын эчеп, бәрхет бәбкә үләннәрендә тәгәрәп үскәнмен. Беренче тәпи киткән эзләрем шунда калган. Үземне белгәннән бирле, сабый акылы җитмәгән уйлар уйлап, җилләр китергән хәбәрләрне чишәргә ашкынып, авылымның табигатеннән үземнең кечкенә дөньяма сер һәм нур җыйганмын.

 Минем дәү әткәем кичләрен Тукай шигырьләрен яттан сөйләп, миңа район гәзите “Алга”дан хәрефләр өйрәтеп, шигъриятнең серле дөньясына юнәлеш биргәндер, ә дәү әнкәем радиодан шигырьләр, постановкалар тыңлап  үз фикерен әйтеп тә бирә иде. “Балам, менә шагыйрь кош дип әйткән, ул бит үзен чагыштырган....”Соңрак дәү әнкәйләргә: ”Мин сезне әткәй-әнкәй дип әйтим әле, әнә Заһидә апа да, чибәр абыкай да, Әлфия апа да әнкәй дип әйтә  бит”, – дигәнмен.... Ә үзем әнине сагынганмын.... Әни үзенә бик авыр чагында мине авылда калдырып торган, мин авылга ияләшеп киткәнмен, әни мине шәһәргә алып китеп карады, тик  чишмәм, кара урманым, чәчәкле аланнарым үзенә чакырып торды, ияләшә алмадым шәһәргә, әнием, гафу ит мине!... 

Дәү әнкәем, дәү әткәем тәрбиясендә кыен үсмәдем, тик кеше арасында үзеңне ким тоясың, яисә кимсетеп карыйлар. Әни мине өченче сыйныфны бетергәч алып китеп караган иде, дәү әнкәйгә ияреп кире авылга кайттым. Бишенчене бетергәч әни мине тагын алып китте. Чит-ят җирләргә ияләшүе бик авыр булды, үги әтидән туган ике сеңелем дә башта ят кебек иде.... Өч ел укыдым Пермь өлкәсендә, Добрянка шәһәрендә. Телемне сагындым (ник берәр татар баласы булсын икән сыйныфта). Җиденче сыйныфта укыганда сәхнәгә чыгып саф татар телендә шигырь сөйлисем килә иде, тик мине аңлаучы юк иде анда.... Тугызынчы сыйныфка авылга кайтып кердем, Бадракка йөреп укыдым. Клубта үткән чараларда  катнашып, сәхнәдә үзем язган шигыремне укыдым: “Башкортстан, сине сагынып, кайттым мин ераклардан... “Пермь өлкәсендә укыган чакта рус әдәбияты укытучысы Владимир Евдокимович Савинов безне сәнгатьле итеп шигырь укырга өйрәтте, шигъриятне тирән аңларга шул вакытта төшенә башлаганмындыр, ахры. Тукай авылында башлангыч мәктәптә укыганда,  Разия апа Латыйпова һәр укучыга игътибарлы булып, балаларның сәләтен күрә белгәнгә, өченче сыйныфта укыганда ук беренче шигыремне язып караганмындыр, бәлки. Кайчан шигърият уты кабынгандыр күңелдә, тик туксанынчы елда беренче тапкыр матбугат битләрендә шигырьләрем басыла башлады, 7 март көнне “Кызыл таң” һәм “Алга” гәзитләрендә бер шәлкем шигырьләрем күренүе бик зур бәйрәм булды (онытылмый!)...  Шәһәрдә укысам, бәлки, шагыйрә була алмас идем дип уйлыйм. Татар телен укый алмаган елларым өчен биш тапкыр кайтарырлык итеп бик күп әдәби китаплар, журналлар  укыдым.....

    Шәһәрдә кышын Сосновый борда  чаңгыда йөри идек. Каток та бар иде... Чаңгым да шәһәрдә калды, яңадан чаңгы алып бирүче булмады. (Шул чаңгымны алып кайтасым булган дип гел уйлый идем...) 

Шигърият кузы

Күңел кайчан  җырлый?  Кайчан  җылый?  Кайчан  шигырь яза? Әгәр кеше   үзе  тойганны  йөрәге аша  үткәреп, бу  турыда  уйлый да  белсә... 

Кечкенә  Нәфисәнең  кечкенә  йөрәге  аша  бөтен дөнья үткән:  язмыш кушуы  буенча  читтә яшәргә  дучар  булган  әнисен сагыну, мөгаен, бу  баланың хисле-моңлы  булып китүенә  иң  тирән  сәбәп  булгандыр... Әтисе дә үз тормышы белән яшәп яткан, үз гаиләсен корган. Тик аны бик аз хәтерли Нәфисә. Шулай да аның нечкә күңелле булганын, җыр-моң яратканын яхшы  белә ул. 

    Үскән чагы  булгандыр инде, әтисе кызына бүләккә яулык алып килә. Әти бүләге дип мактанып йөрсә дә, тиз туза штапель яулык. “Итек алып бирермен әле  сиңа, кызым”, дип  китә әтисе. Тик бу соңгы күрешүләре була. Соңыннан әтисенең икенче хатыныннан туган кызы Гүзәлия аның ничек матур итеп хатлар язуы, тәрәзә капкачларын сырлап, бизәкләр эшләве турында  сөйли. Кызганыч, янгын сүндерү машинасы ватылып, үзе суык  су эченә кереп су алып биреп торган әтисе, ике атна чирләп ятып, терелмәгән. “Гүзәлия кызым, сине дә, Нәфисә кызымны да үстерә алмадым”, дигән...

Әтисенең моңлы, шигъри күңелле булганлыгын  Нәфисә  әнисенә язган хатлардан төсмерли: ”Иделләрем, сезне сагындым,.. Иделләрем генә калды шул....” Әтисенең туган авылы Яңа Бикмәт авылына якын гына Агыйдел елгасы ярларына дулкыннарын какканда, ул шулай кызын искә ала торган булган... Якын  кешесенең бу тормыштан китүе шагыйрәнә кызның җанына  тагын да тирәнрәк яралар өсти... 

 

Асрауга бирмибез

... Ә үземне өч әнкәйле булсам да балалыкка сораганнар. Мине әткәй (дәү әтисе – автор.) Чалкак авылына теш алдыртырга алып барды (мин туганда ук теш белән туганмын, ул тешне алганнар, чөнки әни имезгәндә ул аны авырттырган), бәләкәй чакта тагын  бик җайсыз итеп теш чыга башлады, аңкауга тия иде... Кышның салкын гына бер көне, мине толыпка төреп чанага утыртып кайтканда әткәй: ”Балам, өшемисеңме?”, – дип сорый да, үзенең күзләре никтер дымлана, әллә җил-бураннан яшьләнде микән, әллә үзәгеннән тамган ике бөртек яше идеме? Мин бит әле ул вакытта аңламаганмын, без чүпрәк җыючыдан төсле буяу каләмнәре алдык, ул  абый миңа сайлап-сайлап каләмнәр күрсәтте, кайсысын алганны хәтерләмим, бәлки бүләк иткәндер... Шул абый мине үзенә балалыкка сораганын әткәй үскәч кенә сөйләде миңа. Ә мин бүген әткәйне искә төшерәм дә, үземнең күзләремә яшь килә. Әткәй ул кешегә:”Беркемгә дә бирмибез, үзебез үстерәбез”, – дигән.

Берничә ел элек Үләй авылында яшәүче Әхмәтнуров Фәгыйль абыйдан сорашып белдем. Ул абый мине күргән саен: ”Синең дәү әткәең Хәмит абзый бик яхшы кеше иде, син Хәмит абзый оныгы бит әле,” – дип сорашып ала иде. Бер сөйләшкәндә мин дә сорау бирдем: ”Фәгыйль абый, Сез мине балалыкка сорап килгәнсез бугай, шул турыда әткәй миңа үсеп җиткәч бер сөйләгән иде, минем шул тарихны ишетәсем килә”, – дидем. Ул елмаеп кына җавап бирсә дә, күзләре дымланды. “Әйе шул, балам,” дип кенә җавап бирде беренче сөйләшкәндә. Икенче тапкыр дәваханәдә очраттым мин аны, шунда иркенләп сөйләшеп утырдык... Соңрак, берничә ел элек кенә, кан басымы нык күтәрелеп, мәңгегә күзләрен йомганын ишеттем. Бик авыр булды миңа ул хәбәрне ишетүе. Дини, кешелекле, үзе гаҗәп ягымлы абый иде. Тик аларның бер баласы да булмаган, тормыш иптәшеннән соң ялгыз калгач озак яшәмәгән ул. Ярый әле, бөтен батырчылыгымны җыеп сорашканмын, чын күңелдән сөйләшеп утырдык, мин дә аның күп еллар әйтергә кыймый йөргән серен сөйләттем. Аңа да, миңа да җиңел булып китте... Ә  ул абый минем күңелемә   барыбер бер якын кешем булып калды...

 

Тегүче, ана, шагыйрә...

Карап торуга мин – тынган давыл, Әйтерсең лә, туйган бөтерелеп.

Тын таңнарда нурдан моңнар үреп,

Янам кабат, көлдән бер терелеп...

   Урта мәктәпне тәмамлап, Тукай башлангыч мәктәбенә эшкә урнашкан Нәфисәгә югары уку йортына юллама бирергә тиеш булсалар да, кыз  көтмәгәндә тегүче  һөнәрен сайлый. Әлбәттә, ул вакытта үзен булачак шагыйрә дип күз алдына да китермәгән инде  яшь кеше. Берсеннән-берсе матур күлмәкләр кияргә  хыялланган күп авыл кызлары кебек үк, тегүче буласы килә аның. Уфада белем ала. Үзен  тәрбияләгән  дәү әнисе белән дәү әтисе  олыгаю сәбәпле, алар янына кайта, Бадракка йөреп эшли... Авыл тегү цехында  кисүче дә, тегүче дә булырга туры килә аңа. Куйбышев шәһәрендә   өстәмә укып кайткач, Нәфисәне цех мөдире итеп куялар. Тегү эшен бик яратып башкара, иҗаты кебек якын итә, яңа ысулларны өйрәнә. 1978 елда Ленин исемендәге колхозның алдынгы механизаторы Фирдәвис белән гаилә корып, берничә елдан йорт салып чыгалар. Өч бала үстереп, укытып, эшкә йөргәндә балаларын  бианай-биатайлары караша. Үзен үстергән дәү әнисен-әнкәсен дә кышкылыкка алып килеп кадер-хөрмәт күрсәтә бу гаилә. Бианасын да үз әнкәседәй күрә килене, аны да ихлас тәрбияли. “Әнкәй дә, бианай да миңа терәк булды, алар минем иҗатыма да игътибарлы иде, иң беренче язган шигырьләремне аларга укый идем, әле шул вакытларны бик сагынып куям”, – дип искә ала Нәфисә  Мәүләви кызы.

Тик  шунысы, бәла-каза беркемне дә урап үтми, 1992 елның 7 апрелендә Нәфисә Хәбибдиярова бик куркыныч юл һәлакәтенә  очрый... Балалары бәхетенә исән калган ана авыртынган килеш тә тегүдә эшләвен дәвам итә, ничек тә көн күрергә тырыша, тик цех ябыла, ә ул эшсез кала. Җитмәсә, табиблар әйтүе  буенча, нәкъ  тегү эше белән бәйле астма чире башлана. 1999 елда  иренә инфаркт була, ул инвалидлыкка күчә... Һәркемнең тормышында  каты сынаулар очрый. Нәфисә дә  менә шушы  чорга керә, бөтен ихтыяр көчен җигеп, аякка басарга, якыннарына кирәкле булып яшәргә омтыла. Иң авыр чакларында  шигърият таяныч була аңа.    Көн артыннан көн үтә, кыш артыннан яз килә... Тешен кысып, авыртуларын йөгәнләп яшәргә өйрәнә ана...

Бүген инде ул көннәр артта калып, Хәбибдияровларның өч баласы да үз гаиләсен корган, 7 онык бүләк иткән әти-әниләренә.   Ә инде оныкларына карап, бәхетле дәү әни  еш кына үзенең  балачагын  искә ала...

Нәкъ менә каты авыру белән көрәшкән елларында Нәфисә чәмләнеп шигърият дөньясына  кереп китә. 1994 елда ул  шигырьләр шәлкеме өчен «Кызыл таң» гәзите лауреаты була. Башкортстан китап нәшриятында бер-бер артлы «Чәчәк  бураны” (1995),  “Тәлгәш” (1997), “Янар гөлем” (2006) исемле  җыентыклары дөнья күрә.  2007 елда ”Җиде тылсым” исемле китабын нәшриятка тапшыра.

   Башкортстан  Язучылар берлеге әгъзасы Нәфисә Хәбибдиярова   бүген  саллы шагыйрә, сикәлтәле тормыш юлы  үтеп тә, сынмаган, сыгылмаган шәхес. Авылда яшәп, маллар тотып, җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, оныклар карашып, дөньяның ямен үзенчә күреп, үзенчә тоеп яши ул. Кул эшләре  белән мавыга, шәлләр  бәйли, чигү чигә. Авыл  бәйрәмнәрендә, әдәби  кичәләрдә катнаша. Авыруын  җиңеп, кеше арасында  булырга тырыша. Шигырьләрендәге тылсым көченә тотынып яши ул:

Көлдән тереләмен, күңел кузын,

Саклап торган  бары сабырлыгым.

Ялгышмагыз, сүнгән, сүрелгән дип,

Ялкынланып, ярсып кабынамын....

  

Халисә Мөхәммәдиева. 

 

 

Борай районының Олы Бадрак авылы билгеле шәхесләргә бай. Шагыйрә Нәфисә Хәбибдиярова — шуларның берсе. Аның белән күптән якыннан таныш булсам да, иркенләп утырып сөйләшергә ничектер вакыт табылмый торды. Авыл кешесенең эше тавык чүпләсә дә бетми, дип тиккә әйтмиләр бит. Шул тынгысыз авыл тормышында, өч бала үстереп, шигырьләр дә язарга, актив иҗади тормыш белән яшәргә каян көч ала икән дә, ничек вакыт житкерә икән? Шигырьләрендәге гамьсез күңелләрне сискәндереп жибәрердәй, гамьле күңелләрне актарып салырдай сагыш-моң каян килә икән? 
...Келтер-келтер тегү машинасы әйләнә. Әле шәбәеп, әле акрынаеп, Нәфисәнең төгәл хәрәкәтләренә буйсынып, җепләрдән матур, тигез юллар сала. 
— Шигырьләреңне дә шулай келтерәтеп кенә язасыңмы син, Нәфисә? Шигырьләреңдәге ул моңлы сагыш каян килә? Нинди гамьнәрне шигъри юлларга саласың? Аңа күңелемдә күптән йөргән шул сорауларны бирәм. 
Сорауларым аның күңелендә ераграк яшерелгән хисләрен уятты, күрәсең, тегүеннән туктап, бераз сүзсез утырды ул. Аннан мөлдерәмә зәңгәр күзләрен тәрәзә аша еракка төбәп, әкрен генә сүзен башлады... 
...1956 елның 15 ноябрендә Пермь өлкәсенең Гайнә районы Усть-Черная поселогында дөньяга килә ул. Мәхәббәт жимеше булдымы икән, авылдан чыгып китәр өчен генә кияүгә чыккан әнкәсенең аптыраганнан тапканы булды микән, ни генә булса да, сигез айлык чагында аны әнкәсенең туган авылы Тукайга, дәү әнисе һәм дәү әтисе тәрбиясенә кайтарып куялар. Моннан соң берничә тапкыр үз яннарына алсалар да, сәбәпләре булгандыр инде, әти-әнисе аны кабат Тукайга кайтарып тора. Шулай итеп, кечкенә кызчык, әти-әни назын сагына-сагына, дәү әниләре тәрбиясендә яшәп кала. Ул чаклар әлеге юлларда чагыла:
Мине дә әни тудырган,
Матурлап биләгәндер.
Язмышның ачы җиленә
Ташлыйсын белмәгәндер.
Дәү әнкәмә “әнкәй” диеп үстем, 
Mин авылда үстем гөл кебек. 
Хәтфә үләннәрен кочып үстем, 
Җитез идем үзем җил кебек. 
Әни назын тоеп үсмәдем шул, 
Күңелгенәм гелән әрнүдә.
Галәм үзе миңа җыр көйләгән, 
Үзе булган зәңгәр бәллү дә... 
— Әнинең энесе Мәгънәви абый, сеңлесе Әлфия апа белән бергә үстем. Алар “әткәй-әнкәй” дигәч, мин дә дәү әти белән дәү әниемне “әткәй”, “әнкәй” дип үстем. Алар белән болынга, урманга, чишмә буйларына ияреп йөргәнем истә. Су буена төшсәм, чишмә миңа нидер сөйли, искән җилләр, болындагы чәчәкләр, мине юатып, нидер пышылдый төсле тоела иде. Күрәсең, мин күңелемдәге әле үзем дә аңлап бетермәгән сагышымны шулай итеп таратканмындыр, — диде ул, балачагын искә алып. — Әткәй белән әнкәйдән мине сорап килүчеләр дә булган, үзегез карый алмасагыз, безгә бирегез, дип. Берсен үзем дә хәтерлим, миңа төсле каләмнәр алып килгән иде ул кеше. И яратып, кызганып карый инде миңа. Мин эчемнән генә, “Мине биреп кенә жибәрмәсәләр ярар иде”, дип куркып тордым. Берсенә дә бирмәделәр, рәхмәт аларга, балалыгымның бер бизәге, күңелемнең юанычы булдылар, урыннары оҗмах түрләрендә булсын… 
Миңа кычкырып китап укулары да, “Алга” гәзитеннән беренче “а” хәрефен өйрәтүләре дә исемнән чыкмый. Аннан соң, бала чагымны искә алганда күз алдыма гел әткәйнең алма бакчалары, көянтәләп су ташыган зәңгәр чишмәм килә. Минем бала чагымнан алма исе килә кебек.
Төштә генә күрәм дәү әнкәмне, 
Алма бакчасында — дәү әткәм. 
Зәңгәр чишмә минсез генә ага, 
Чөйдә тора зәңгәр көянтәм. 
Әнкәсе (дәү әнисе) Зәйнәп апа шигырьләрне укып кына калмыйча, үзенчә анализ да ясый торган булган. Колагын радиога терәп шигырь тыңлый да, кечкенә Нәфисәгә аңлата икән: “Әнә, шагыйрь “җил”, “яфрак”,” яралы кош”, “өзелгән гөл” дип яза, үзен яза инде ул, үзенең күңеле өзелгәнгә яза”, ди икән. Нәфисәнең шигырьләрендәге чагыштырулар, табигать белән сөйләшү, табигать күренешләре аша үз хис-тойгыларын чагылдыру, без күрмәгәннәрне күреп, шуларны җанландырып-сынландырып укучыга җиткерү осталыгының башлангычы, бәлки, әнә шуннандыр да. “Тукаем син минем!” дип Нәфисәне тупылдатып сөюендә дә шигъри образлылык яткан бит, бу икәүнең язмышларындагы кайбер охшашлыкны күреп, шуңа ишарәләгән бит дәү әнисе!
Кар чаңнары куна агачларга, 
Керфекләргә бәсләр сарыла. 
Уйларымнан кинәт айнып киттем — 
Чү! Ал чәчкә февраль карында. 
Алсу чәчкә ап-ак кар өстендә, 
Сибелеп ята ялкын таҗлары, 
Бу чәчәккә февраль түгел иде, 
Кирәк иде апрель назлары.
Кар өстендә алсу чәчкәдәй әти, әни назларына тилмереп, Бадрак мәктәбенең 5нче сыйныфын тәмамлагач, ниһаять, әнисе аны Пермьгә үз янына ала. Бу вакытта Нәфисәнең әтисе белән аерылышкан, икенче берәү белән яши башлаган була ул. 
— Әнинең ире мине начар кабул итмәде, авыр сүз әйтмәде, какмады, — дип хәтерли Нәфисә бу чакларны. 
Яңа җиргә ияләшү бик авыр була аңа. Авылдагы әткәй-әнкәсе, дуслары, алма бакчалары, чишмә буйлары сагындырып үзәген өзә. Анысы бер хәл булса, урыс телле мохиткә килеп керү тагын да кыенрак була. “Добрянка мәктәбендә укыганда сыйныф белән концертлар куя идек, и шунда сәхнәләргә менеп, кычкырып татарча шигырьләр сөйлисем килә иде”, — дип әрнеп куя ул. 
Шулай да, Добрянкада укыган чакларының да искә алып сөйләрлеге бар икән. Урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Владимир Евдокимовны бик җылы искә ала ул: “Бик көчле, үз эшен яратып башкаручы укытучы иде, урыс әдәбиятын яраттырды. Сәхнәләрдә М. Горькийның “Буревестник” әсәрен яттан сөйли идем. Есенин, Некрасов, Лермонтовның шигъриятен үз иттем, үзем дә, аларга ияреп, шигырьләр язып карадым. Укытучым мине һәрвакыт үсендереп торды”. 

Ничек кенә булмасын, ияләшә алмый ул бу якларга. Бераз канат ныгытып, үз-үзенә ышанычы арткач, кире Борай районына Олы Бадракка кайтып, укуын анда дәвам итә. Добрянкада чакта язгалаган шигырьләрен хат алышкан дус кызларына җибәргән икән, шуңа, монда кайткач, аны иҗади эшкә җәлеп итеп кенә торалар — стена гәзите чыгаруга, концертларга сценарий язарга. (Алгарак китеп, шунысын да әйтик: бу шөгылен ул әле дә ташламаган, авылда, районда үткән концертларда шигырьләре белән катнаша, бик күпләренә сценарийлар яза, шигырьләре сабантуйларда яңгырамый калмый.) 
— Мәктәпне тәмамлагач, бер ел укытучы булып эшләдем. Бу һөнәрне сайларга киңәш итүчеләр булды, ләкин үземнең гел генә тегүче буласым килү жиңде, — ди ул. 

Бу һөнәрне Нәфисә яратып үзләштерә. Кияүгә чыга. Ире Фирдәвис абый белән өч балага гомер бирәләр, инде җиде оныкка дәү әни ул. Бала үстергәндә шигърият аның күңелендә генә яши, язышырга берничек тә вакыт таба алмый. Ләкин вакыт юк дип кенә күңелдә ташкын булып ургыган хисләрне тыеп кара! 
Ул тагын яза башлый. Бу юлы инде шигъри мәйданда Нәфисә Хәбибдиярова дигән бик үзенчәлекле, хисле иҗаты белән укучыны җәлеп итеп торучы шагыйрә булып калка ул. Тирән хисләрдән, кичерешләрдән, сөю, сагыш, моң белән үрелгән күңел лирикасы — аның җан авазы. 
Шигърият мәйданына бер чыккансың икән, сынатмаска, бирешмәскә, җиңә белергә дә кирәк. Үз-үзеңне, тормыш ваклыкларын җиңә белсәң генә иярләп була икән ул Шигърият Тулпарын. Нәфисә дә сынатмый. Аның шигырьләрен дә башта район, аннан республика күләмендә таныйлар. 
— Иҗатымның беренче баскычы “Алга” гәзите булды. Фәвәзит Әхмәтшин, Илмира Латыйпова, Рәзиф Зыятдинов иҗатыма игътибарлы булдылар, — ди Нәфисә. 
Аның шигырьләре республиканың төрле басмаларында чыгып кына тора. 1994 елда ул “Кызыл таң” гәзите лауреаты булды. 1995 елда Башкортстан “Китап” нәшриятында аның “Чәчәк бураны” дигән беренче китабы дөнья күрде. 1996 елда Татар яшьләре берлеге тарафыннан уздырылган, бөек Тукайның 110 еллыгына багышланган конкурста икенче урын яулады, 2005 елда “Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият фестивалендә лауреат булды. Шул ук елдан — Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. 
2006 елда “Китап” нәшриятында, аның шигъриятен үз итүчеләрне сөендереп, “Янар гөлем” дигән китабы чыкты. Ә күптән түгел “Голоса веков” сериясендә чыгып килүче, Башкортстан әдипләренең урыс теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрен туплаган “Антология поэзии Башкортостана” китабында якташыбызның да биш шигыре урын алуы барыбыз өчен дә куанычлы вакыйга булды. Бу үрләр соңгысы булмас — шагыйрәнең күңелендә шигырь ташкыны ургып торган чагы. Укучыларына әйтер сүзе, тапшырыр күңел байлыгы мулдыр әле.
“Сандыгым юк байлык тутырылган, 
Бөтен байлык — күңел түремдә. 
Кемдер исәп-хисап белән янса, 
Мин җыр язам янып төнемдә”, ди ул. 
...Келтер-келтер тегү машинасы әйләнә. Әле шәбәеп, әле акрынаеп, җепләрдән матур, тигез юллар сала. Шигырьләреңне дә шулай келтерәтеп кенә язып торырга язсын, Нәфисә! Без, райондашларың, синең белән горурланабыз, яңа иҗади баскычларга үрләвеңне көтеп калабыз.

Фатыйма Гыйльметдинова 
Борай районы. 
www.Kiziltan.ru 

 


 

 

(Уфа, 15 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат иткән танылган татар шагыйре Фаек Мөхәммәтҗановның тууына 90 ел тулды. Шушы уңайдан туган ягы Борай районында аны искә алу чаралары бара. Фаек Мөхәммәтҗанов Башкортстанда туып үсеп башкорт әдәбиятын һәм журналистикасын үстерүгә зур өлеш керткән күп татар иҗатчыларының берсе.

Башкортстанның Борай районындагы Зур Бадрак исемле татар авылында туып үсә ул. Күршедәге Чалкак авылы урта мәктәбендә укыганда ук, үзен яхшы укучы итеп тә, актив җәмәгатьче, сәләтле хәбәрче, биюче һәм җырчы буларак та таныта Ф. Мөхәммәтҗанов. Сугышка киткәнче үк, шигырьләр дә иҗат итә башлый. Бөек Ватан сугышы гарасатларын үтеп, офицер дәрәҗәсендә туган якларына әйләнеп кайта кыю милләттәшебез. Бәхет эзләп чит тарафларда берничә ел эшләгәннән соң, 32 яшендә Уфага кайтып төпләнә Фаек Мөхәммәтҗанов.

Башкортстан Язучылар берлегендә һәм “Совет Башкортстаны” газетасында озак еллар эшли, бер үк вакытта әдәби иҗатын дәвам итеп, татар, башкорт һәм рус телләрендә балалар һәм өлкәннәр өчен дистәдән артык китап чыгара. Биш ел элек, үзе исән чакта, аның 85 яшьлек юбилее тантаналы билгеләнде. Юбилее алдыннан яңа шигырьләр һәм поэмалары кергән җыентыгы да дөнья күргән иде.

Сәламәтлеге булганда, бер генә көнгә дә иҗаттан туктамады талантлы милләттәшебез. Вакытлы матбугатта публицистик язмалары, әдәби тәнкыйть язмалары да һәрдаим басыла килде.

Фаек Мөхәммәтҗановның тууына 90 ел тулуны якташлары төрле чаралар белән билгели. Әле район үзәк китапханәсендә аның истәлегенә зур күргәзмә әзерләнде һәм хәтер кичәсе оештырылды. Мәктәпләрдә Фаек Мөхәммәтҗанов укулары, иншалар язу башланды. 

Зур Бадрак авылы язучылары. 

Хәлиуллина Рәйсә апаның иҗат җимешләре:

 Китап, "Тылсымлы алмалар",2009ел,

Китап,"Асылгөл",әкиятләр китабы,"2016 ел.

Китап,"Тылсымлы алмалар"

Китап,"Җилләргә каршы"

Китап,"Бала чагыма кайтам".

"Халкым хәзинәсе",мәкаль-әйтемнәр җыентыгы,2015 ел. 

Хәбибдиярова Нәфисә апаның китаплары:

"Чәчәк бураны",Уфа "Китап" 1995 ел.

"Күңелем дулкыннары" ,шигырьләр җыентыгы,Уфа "Китап" 1995 ел.

"Янар гөлем",шигырьләр җыентыгы,Уфа"Китап"2006 ел.

"Ялгышмагыз,сүнгән,сүрелгән,дип... "Балтач районы"Хезмәт"газетасы редакциясе,2016 ел.Шагырәнең якты истәлегенә каләмдәш дуслары тарафыннан бастырылган җыентык.

Фаек Мөхәмәтҗәнов китаплары:

"ИТуган як,

Йөзең ак-пакъ",шигырьләр җыентыгы,2006 ел.Бадрак авылына,авылдашларына,сыйныфташларына багышланган китап.