Мәктәптә 9 сыйныф дәреслеге нигезендә әдәбият тарихын өйрәнү
учебно-методический материал

Зиганшина Гулюса Фаритовна

Мәктәптә 9 сыйныф дәреслеге нигезендә әдәбият тарихын өйрәнү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktpt_9_syynyf_dreslege_nigezend_dbiyat_tarihyn_oyrnu.docx37.6 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәптә 9 сыйныф дәреслеге нигезендә әдәбият тарихын өйрәнү

9 сыйныф өчен Ә. М. Закирҗанов һәм Г. М. Фәхретдинова тарафыннан тәкъдим ителгән әдәбият дәреслеге 2 кисәктән тора. Әдәбият тарихын өйрәнүчеләрнең караш-фикерләренә нигезләнеп, әлеге дәреслектә татар әдәбияты тарихының чорларга бүленешенең түбәндәге варианты бирелә(билгеле бер үзгәрешләр белән):

I. Борынгы әдәбият.

Гомумтөрки әдәбият (V–ХII йөзләр).

II. Урта гасырлар әдәбияты.

1. Болгар чоры әдәбияты (IХ–ХIII гасырның I чиреге).

2. Алтын Урда чоры әдәбияты (ХIII гасыр урталары – ХV гасыр урталары).

3. Казан ханлыгы чоры әдәбияты (ХV гасыр урталары – ХVI гасыр урталары).

4. XVII–XIX йөз уртасы әдәбияты (ХVI гасыр урталары – ХIХ гасыр урталары).

III. Яңа заман әдәбияты.

1. Милли Яңарыш чоры әдәбияты (ХIХ гасыр урталары – 1917 ел).

1) Милли реалистик әдәбият формалашу (ХIХ гасыр урталары – 1905 ел);

2) ХХ гасыр башы әдәбияты (1905–1917 еллар).

2. Совет чоры әдәбияты (1917–1950 еллар уртасы).

1) Инкыйлаб һәм Гражданнар сугышы чоры әдәбияты (1917– 1921 еллар);

2) 20 нче еллар әдәбияты (1921–1932 еллар);

3) 30 нчы еллар әдәбияты (1932–1941 еллар);

4) Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты (1941–1945 еллар);

5) Сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1945–1950 еллар уртасы).

3. 1960 – 1980 еллар әдәбияты (1956–1985 еллар).

4. Хәзерге әдәбият (1980 еллар уртасы – ХХI гасыр башы).

1) Үзгәртеп корулар чоры әдәбияты (1980 еллар уртасы – 1990 еллар ахыры);

2) ХХI гасыр башы әдәбияты[Закирҗанов, 2008:51-52].

Дәреслек бүлекләргә һәм бүлек эчендәге бүлекчәләргә түбәндәгечә бүленә. Беренче кисәк:«Сәнгать һәм әдәбият» бүлегендә сәнгать төре буларак әдәбият, татар әдәбиятының чорларга бүленеше һәм әдәбиятның барлыкка килүе һәм үсеше бирелә.

«Гомумтөрки әдәбият» исемле бүлектә Күлтәгин истәлегенә куелган таштагы Кече язмадан үрнәкләр, Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгатет-төрк» («Төрки телләр сүзлеге») китабыннан үрнәкләр, Йосыф Баласагунлы һәм аның «Котадгу белек» әсәре, суфичылык урын ала.

«Урта гасырлар әдәбияты»нда Болгар-Хәзәр чоры әдәбияты, Алтын Урда чоры әдәбияты һәм әлеге чордан «Хөсрәү вә Ширин»нан өзекләр; Казан ханлыгы чоры әдәбияты һәм бу чордагы Мөхәммәдьярның «Төхфәи мәрдан» (Егетләр бүләге), «Нуры содур» (Күңелләр нуры) өзекләре; Торгынлык чоры әдәбияты һәм Мәүлә Колыйның «Хикмәтләр» өзеге, Габдерәхим Утыз Имәнинең «Горбатнамә» (Читтә йөрүче) хикәясе бирелә.

«Яңа заман татар әдәбияты» бүлеге иң күләмле бүлек.XIX гасыр татар әдәбияты бүлекчәсендә Заһир Бигиевның «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы һәм романга анализ бирелә. XX гасыр башында татар әдәбияты бүлекчәсендә Таһир Гыйлаҗев тарафыннан тәкъдим ителгән Фатих Әмирханның әдәби-тәнкыйди эшчәнлегендә төп тенденцияләр; кыскартылган вариантта «Хәят» повесте, аңа анализ һәм Галимҗан Ибраһимовның «Хәят» повестена рецензиясе кертелә. Шлай ук, Галиәсгар Камал турында истәлекләр һәм «Банкрот» комедиясе урын ала.

1917-1941 еллар татар әдәбияты бүлекчәсе үзе дә 3 тематиканы колачлый: инкыйлаблар һәм гражданнар сугышы чоры әдәбияты, 1920 еллар әдәбияты һәм 1930 еллар әдәбияты. Биредә Мәхмүт Галәү иҗаты, аның «Мөһаҗирләр» романы һәм роман турында мәгълүмат та кертелә.

Бөек Ватан сугышы еллары әдәбиятында Розалина Нуруллинаның «Ул ант итте җыры белән...» исемле Гадел Кутуй истәлегенә язылган хезмәте, Г. Кутуйның «Сагыну» нәсере һәм нәсергә анализ бирелә. Алга таба Муса Җәлил иҗаты, «Җырларым», «Кошчык», «Җыр», «Ышанма», «Катыйльгә», «Бер үгет» шигырьләре өйрәнелә. Туфан Миңнуллинның Әмирхан Еники турында язылган «Татар әдәбияты морзасы» исемле хезмәте, Ә. Еники турында замандашлары фикерләре, «Бала» хикәясе һәм хикәягә анализ, «Ана һәм кыз»,«Кем җырлады?» хикәяләре бирелә. Дәреслек ахырында сөйләм үстерү дәресләрендә файдалану өчен белешмәләр, әдәбият белеме терминнары сүзлекчәсе дә урнаштырыла.

Дәреслекнең икенче кисәге ике бүлек һәм бүлек эчендәге бүлекчәләрдән тора. Сугыштан соңгы һәм 1960-1980 еллар әдәбияты Хәсән Туфан иҗаты белән башланып китә.Фоат Галимуллинның «Гомере ак, шигыре ак» хезмәте бирелә, «Киек казлар» шигыре һәм анализ, «Кайсыгызның кулы җылы?» шигыре, Х. Туфан турында каләмдәшләре фикере программага кертелгән.

Чираттагы шәхес – Илдар Юзеев. Аның «Ак бүре, каз... могҗиза!», «Калдыр, аккош, каурыеңны», «Әй Кеше», «Без», «Сагышлы мирас» шигырьләре, «Өчәү чыктык ерак юлга» поэмасы кертелгән. Аяз Гыйләҗевның «Үзем турында үзем» истәлеге, «Җомга көн, кич белән» повесте һәм анализ, Рафаэль Мостафин тарафыннан язылган «Әдәбиятыбызның иман баганасы» исемле хезмәте һәм А. Гыйләҗев турында тәнкыйтьчеләр фикерләре урын ала. Алга таба Нурихан Фәттах турында Туфан Миңнуллин хезмәте, «Итил суы ака торур» романы һәм роман турында языла. Туфан Миңнуллин турында Әлфәт Закирҗановның «Туфан Миңнуллинның иҗат дөньясы» исемле хезмәте урын ала, аның «Кулъяулык» әсәре һәм әсәргә анализ ясала.

«Хәзерге татар әдәбияты» бүлеге Зөлфәт Хәким иҗаты белән башлана. Аның «Телсез Күке» пьесасы һәм пьеса турында языла. Фоат Садриевның «Таң җиле» романы һәм романдагы Нуриасма образы турында да мәгълүмат дәреслектә үз урыннарын алалар.

Дәреслекнең соңгы темалары Зөлфәт иҗаты белән тәмамлана. «Чатырманда былбыл сайрый», «Тойгыларда алтын яфрак шавы», «Бул гына», «Дүрт җыр», «Тамыр көлләре», «Тылсым» шигырьләре һәм кайбер шигырьләргә анализ да бирелә. Дәреслекнең беренче кисәгендәге кебек үк, әлеге өлештә дә сөйләм үстерү дәресләрендә файдалану өчен белешмәләр һәм әдәбият белеме терминнары сүзлекчәсе бирелә.

Һәр әдип үз чорының мөһим, кирәкле дип санаган мәсьәләләрен яктырта, шуларга бәйле уй-фикерләре белән уртаклашып кына калмый, билгеле бер кызыксыну тудырып, китап укучыны да уйланырга, кирәк булса, бәхәсләшергә этәрә. Язучы узган чор әдәбиятын укып үсә, формалаша һәм иҗатында өлкән буын әдипләренең таридицияләрен дәвам итә. Шуңа ул вакытта һәр талантлы каләм иясе, үзенә хас алым-чараларга, сәнгати фикерләү үзенчәлегенә ия булып, яңалык та алып килә. Алар исә әсәрнең формасына да, эчтәлегенә дә бәйле булырга мөмкин. Шуңа да әсәр анализында әдипнең иҗат йөзен, стилен билгеләүче яңалыкларны билгеләү җитди бурычларның берсе булып тора. Гомумән, һәр язучының иҗаты теге яисә бу чор үзенчәлекләренә нигезләнеп бәяләнгәндә генә тулы һәм бөтенлекле кабул ителә һәм аның үз чоры өчен әһәмияте дә билгеләнә.

Дәреслектә әдәбият теориясенә караган мәсьәләләргә дә киң урын бирелә. Теорияне өйрәнү текстның аерым үзенчәлекләрен күрергә, аңларга һәм тулырак, тирәнрәк бәяләргә мөмкинлек бирә.

Шулай итеп, дәреслектә татар әдәбияты тарихы системалы рәвештә өйрәнелә. Әгәр моңа кадәр теге яки бу чорга караган әсәрләр өйрәнелеп, төрле бүленешләр тәкъдим ителсә, 9 сыйныф дәреслегендә әдәбиятның борынгы чорлардан алып хәзергегә кадәр эзлекле рәвештә үсеп-үзгәреп торучы процесс булуына, аның чор-этаплар аша үтеп, халык тормышы белән тыгыз бәйләнештә яшәвенә, халыкның рухи ихтыяҗларына җавап бирүенә төшенү максат булып тора. Әлбәттә, әдәби барышның һәр чорына тулы, киң тукталу мөмкин түгел, дәресләр саны да чикләнгән, шуңа да әлеге чор-этапларның үзенчлеген аңларга ярдәм иткән авторларга, аларның иң уңышлы әсәрләренә генә тукталу, тикшереп бәяләү күздә тотыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 сыйныф рус төркеменә татар теленнән Р.Хәйдарова дәреслеге буенча эш программасы

Планлаштыру  Рус телендә урта(тулы) гомуми белеем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (1-11 сыйныф. –Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010.) нигезендә төзелде. Дәресл...

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча 9нчы сыйныф өчен билетлар

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча 9нчы сыйныф өчен билетлар...

7 нче сыйныф өчен эш программасы (Р.Р.Нигматуллина дәреслеге)

Рус  мәктәбендә рус төркемендә укучы балалар белән эшләү өчен эш программасы. Әдәбият һәм татар теле кушылып бирелә....

7 нче сыйныф өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

7нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

11 нче сыйныф әдәбият дәреслеге буенча конспект

11 нче сыйныф әдәбият дәреслеге буенча конспект...

Татар әдәбияты тарихын өйрәнү. 9 сыйныф

Татар әдәбияты тарихын өйрәнү. 9 сыйныф...

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү...