Татарская литература и татарское изобразительное искусство
элективный курс по теме
В народном творчестве человек стремится к красоте, а так же эту красоту показывает в своих картинах, литературных произведениях.
Элективные курсы не только знакомит с татарской литературой, но и так же с художниками и культурой народа Татарстана,
Скачать:
Предварительный просмотр:
Татар әдәбияты һәм татар сәнгате
(IX сыйныфларда профиль алды әзерлеге өчен
электив курс программасы)
М.Н. Валиева
Казан шәһәрендәге 24нче мәктәп укытучысы
Кереш
Халык авыз иҗатының барлык төрләре кешенең тормыш турындагы уйлануларын, тәҗрибәсен һәм хыял - омтылышларын чагылдыра. Әйе, кеше дөньяның матурлыгын матур әдәбиятка, җырга гына күчереп калмаган, хис – кичерешен, моңын, кайгы – шатлыгын рәсемгә дә күчергән. Рәссам үзенең рәсемнәрен тылсымлы төсләр ярдәмендә тудырган. Дөньяның матурлыгын, сафлыгын рәсемгә күчергән, җыр аша да матурлыкны тойган.
Гомуми белем бирү мәктәпләрендә халкыбыз мәдәнияте һәм сәнгате белән әдәбият дәресләрендә таныштыру, милли үзаң тәрбияләү әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Үзгәртеп кору чоры мәктәптә әдәбият укытуны да яңа нигезләргә коруны таләп итә. Профильле укытуга әзерлек шартларында бу бигрәк тә зарури.
Сынлы сәнгатьтә һәм матур әдәбиятта халкыбызның дөньяны фәлсәфи-психологик һәм эстетик күзаллавы: дине, тарихы, гореф – гадәтләре, фантазиясе, яраткан төсләре чагыла. Матур әдәбият халыкның гасырлар буена бөртекләп җыела килгән акыл һәм рухи байлыгын тәшкил итә. Яшь буынны тирә - юнебездәге гүзәллекне күрергә һәм шулар нигезендә иҗат итәргә өйрәтү гаятъ зур һәм кирәкле эш. Шушы эшләрнең барысын да тормышка ашырырга “Татар әдәбияты һәм татар сәнгате” электив курсы ярдәм итә.
Профиль алды предметара электив курс 17 сәгатькә исәпләнгән. Бу курс тугызынчы сыйныф укучылары өчен планлаштырылды.
Электив курс рус мәктәбендә укучы балалар өчен төзелгән булганга, дәресләрдә, темасына карап, рус теленә тәрҗемә дә кулланыла.
Программаның максаты:
1) татар әдәбиятыннан мәктәп программаларына кертелмәгән сәнгать әһелләре турында тирәнрәк мәгълүмат бирү;
2) эшлекле аралашу барышында, укучыларның кызыксыну даирәсен киңәйтү, фикерләү дәрәҗәсен күтәрү;
3) укучыларның эстетик зәвыгын үстерү, сынлы сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү;
Төп бурычлар:
матур әдәбият әсәрләре буенча иҗат ителгән сюжетлы рәсемнәр нигезендә, укучыларның иҗади күзаллауларын үстерү;
хезмәт сөючән халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән мирасын, күңел бизәкләрен укучыларга җиткерү;
матур әдәбият дәресләре аша укучыларда эстетик интеллект тәрбияләү.
Укыту һәм укыту алымнары:
- өйрәнә торган материалга туры китереп, сорау куярга өйрәнү һәм образларга характеристика бирү;
фикер алышу, дәрес – бәхәс, традицион булмаган дәресләр, уку, әңгәмә, лекция, сочинение һәм башка төр мөстәкыйль иҗади эшләр.
Көтелгән белем нәтиҗәләре:
1) матур әдәбият әсәре тексты белән тыгыз бәйләнештә иҗат иткән рәссамнар турында мәгълүмат алу;
2) сынлы сәнгать әсәрләренең матурлыгын күрү;
3) сынлы сәнгать белән кызыксынучы укучыларны уку йортларына керергә әзерлекне алып бару, рәссам белгечлеге серләренә төшендерү, укучыларда сынлы сәнгатькә мәхәббәт уяту.
Укучылар бу курсларда укыганнан соң, матур әдәбиятны татар сәнгате белән тыгыз бәйләнештә булуы турында тулы мәгълүмат алса, инанса, мин:” Үз максатыма ирештем,”- дияр идем.
Тематик планлаштыру
№ п/п | Тема | Сәг. күләме | Эш төре |
1. | Кереш дәрес.Татар әдәбияты һәм татар сәнгате. | 1 | Лекция |
2 | Картиналар янында кунакта. | 1 | Әңгәмә. Лекция. |
3 | Сөембикә образы сынлы сәнгатьтә. | 1 | Укучыларның эзләнүе. |
4 | Мәхәббәт. Талант. Осталык. Танылган каләм һәм пумала остасы Рушан Шәмсетдинов. | 1 | Чыганаклар (“Алтын Урда. Хан ауда.”, “Идел Болгарстаны” картинасы ) белән эшләү. |
5 | Җанга газиз сурәтләр. Язучыларның портретын ясаучы рәссамнар. | 1 | Реферат тыңлау. |
6 | “Чыңгызхан” татар әдәбиятында һәм бүгенге чор сәнгатендә. | 1 | Укытучы сүзе. Мөстәкыйль эш ( төрле чыганаклар белән эш). |
7 | Хыял һәм чынбарлык. Яшь рәссамнар. | 1 | Реферат тыңлау. |
8 | Бакый Урманче – мәңгелек. Урманче – рәссам. Урманче – сынчы. | 3 | Әңгәмә. Лекция |
9 | Урманнар патшасы кем ул? И.Шишкин иҗатында - урман. | 1 | Әңгәмә. Лекция |
10 | Шагыйрь белән очрашу. Рәссам Виктор Аршиновның “Моабит дәфтәре” ( Муса Җәлил) җыентыгы буенча график сериясе | 1 | Укытучы сүзе. Мөстәкыйль эш . (Ринат Харисның “Төн баручы”, Наил Латфуллинның “Кәбир” картинасы белән эш). |
11 | Миллилек хисе. Шәмаил. | 1 | Практик эш. Шәмаилләр язу. |
12 | Буяулары кояшлы көн кебек. Китап тышлыкының бизәлеше. | 1 | Практик эш. Китапчык бизәү. |
13 | Әдәбиятта портрет бирелеше. Тау күрке – таш, баш күрке – чәч. | 1 | Укытучы сүзе. Мөстәкыйль эш |
14 | “Күңелдә рәссам утыргач, Бизәми түзеп булмый” Практик эш. “Туган тел”, “Тукай” айлыкларына газета чыгару. | 1 2 | Эшлекле уен (группаларда эш). |
15 | Сынлы – сәнгать белән бәйле уку йортлары. | 1 | Укытучы сүзе. Мөстәкыйль эш ( төрле чыганаклар белән эш). |
16 | Милли музейга сәяхәт. | 1 | Сәяхәт. |
17 | Реклама. Әзер текстка рәсем эскизын ясау. Татарстан Рәссамнарының берлеге. | 1 | Фикер алышу. Төркемнәрдә эш: текстка рәсем эскизлары ясау. |
Кулланылган әдәбият
1.Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5 -11 нче сыйныфлар) –Казан: “Мәгариф”,2003
2. Туберовская О. Картиналар янында кунакта. -Казан: тат. кит. нәшр.1967.
3.”Мәгариф” журналлары.
4.Әхмәдуллин А.Г. Әдәбият белеме сүзлеге. – Казан: Тат. кит. нәшр.,1990.
5.”Сөембикә” журналлары (1996 . №8, 1997. №8,11; 1999. №7; 2000. №10; 2001. №6; 2002. №9; 2003. №11; 2006. №11, 12; 2007. №2, 9; 2008. №3, 4, 5, 11; 2009. №9.)
6. “Ялкын” журналлары (2005 . №1-6;)
7. “Казан утлары” журналлары.(1999. №1-12.)
8. “Мәйдан” журналлары. (2003. №1-12.)
Программага кушымта:
Дәрес эшкәртмәсе
Тау күрке - таш, баш күрке – чәч
Максат:
укучыларның татар әдәбиятындагы портретның бирелеше турында белгәннәрен гомумиләштерү;
портретист хакында мөстәкыйль фикер йөртү, үз карашын, үз мөнәсәбәтен белдерү күнекмәләрен формалаштыру;
укучыларда сынлы сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү, аларны рухи яктан баету, эстетик зәвыгын үстерү.
Җиһазлау.
“Портрет” темасына компьютер презентациясе,
“Дамский мастер” дискы.
Картиналар.
Дәрес планы:
1) өй эшен тикшерү;
2) яңа теманы аңлату;
3) практик күнекмә;
4) өй эше;
Дәреснең барышы
1. Психологик уңай халәт тудыру.
-Татар әкиятендәге кызларны күз алдына китерик әле. Зөһрә..
Гөлчәчәк...Үги кыз... Буйлары зифа, йөзләре тулган айдай, тешләре энҗе- мәрҗән, иреннәре балдай, чәчләре... Чыннан да, чәчләре нинди булган соң аларның? Сез ничек уйлыйсыз? Кыска итеп киселгән бугай. Бөтеркәле “химия” түгелме соң? Юк ла инде. Аларның чәче озын булган.
Кызларның матурлыгы, зиннәтлеге, сафлыгы толымына карап беленә, ди халык. Шуңа күрә дә татар кызлары гомер-гомергә тезләренә кадәр чәч үстергәннәр. Сезнең класста да озын чәчле сөйкемле кызлар бар. Ә бүген без дәресебездә әдәби әсәрләрдәге геройларны рәсемгә төшерербез, төрле прическалы портретлар ясарбыз. Дәреснең темасы да:”Тау күрке – таш, баш күрке – чәч”.
2. Актуальләштерү.
Укытучы. Сез рәсем дәресләреннән портрет белән таныш. Өйгә эш итеп, портретның төрләрен белергә иде. Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, сез, кул күтәреп , аның кайсы төргә кергәнен әйтерсез.
Көтелгән җавап:
автопортрет – үз - үзеңне ясау;
интим, шәхси, иҗади якын килү - гади кешене, тормыштан алып, тездән ясау;
тантаналы - алдан әзерләнгән кешене билдән ясау;
төркемләп - берничә кешене бергә ясау;
Ә хәзер җавапларыгызны тагын бер ныгытып алыйк инде.
Слайдлар карау. 1-2нче слайд
Фас һәм профиль сүзләре нәрсәне аңлата?
Көтелгән җавап:
фас - ул кеше йөзенең алдан карагандагы, ә профиль – яннан карагандагы күренеше.
3 нче слайд
Кешенең йөзендә кайсы фигураларны күрергә мөмкин?
Көтелгән җавап:
Кешенең йөзе төрле фигураларга охшарга мөмкин: түгәрәк, квадрат, овал, тигезяклы өчпочмак. Ә хәзер шушы фигураларга кайсы прическалар килешә, шуны күзәтик.
4-5 нче слайд
Портретны ясау тәртибен искә төшерү.
3. Яңа төшенчәләр һәм эш алымнары формалаштыру.
Ә хәзер компьютердан түгәрәк, дүртпочмак, овал һәм өчпочмак фигураларына охшаган кешеләргә кайсы прическа килешә икән, шуны карыйк. Дисктан “Дамский мастер” ны карыйк (карау). Берничәсен мин сезгә үрнәккә чыгардым, менә алар (рәсемнәрне күзәтү). Сез , рәсемегезне ясый башлаганчы, әйдәгез , эш тәртибе белән танышыгыз.
5-7 нче слайдлар.
Практик күнекмә.
Укучылар портрет эшли, төрле прическалар ясый.
4. Белем һәм күнекмәләрен ныгыту.
-Кемнеке матур?
-Кемнең иң оста ясалган?
-Хаталары бармы?
-Кайсы билгеләрне куябыз?
-Кемнәргә эшләп бетерәсе бар әле?
5. Йомгаклау.
1) укытучы сүзе.
- Татар әдәбияты дәреслегендә бирелгән әдәби портретларны без картиналарда еш очратабыз. Мәсәлән, “Татарстан Республикасының сәнгать музее”нда Е. Хилкованың “Матюниналар портреты” картинасы бар. Портретта сурәтләнгән хатын – кызларның бик тә күзләрендә үзенә бер серлелек, сөйкемлелек, самимелек бар. Йөз елдан артык өч гүзәл туташ – ханым дөньяга сынап карап тора. Күпме сулар аккан, никадәр исемнәр онытылган Һәм йомшак, назлы җылы карашлары белән йөрәкне иркәли торган күзләр һаман серле.
2. Өй эше:
Иң кадерле, иң йомшак, иң якын кеше ул - кем ? Әйе , ул - әниебез! Тиздән әниләрнең бәйрәм көне җитә. Әйдәгез , без аларга бик кадерле бүләк ясыйк әле. Өйдә әниегезнең портретын ясагыз, залдагы “тәрәзә”гә элеп куярбыз. Уңышлар сезгә!