Туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә этномәдәни компетенция формалаштыру.
занимательные факты

Илебездә белем бирү игътибар үзәгендә һәм ул укучыларның рухи-әхлакый тәрбиясен үстерү ихтыяҗын үзәккә ала. Болар барысы да дәүләт
документларында күрсәтелә. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары заманча мәктәп алдындаторган төп бурычларның берсе итеп Россия халыклары тарихын һәм мәдәниятен үстерүне күрсәтә. Республикабызда йөздән артык милләт исәпләнә.Полиэтник җәмгыятьтә яшәү, хәзерге белем бирү стандартларын тормышкаашыру өчен плюрализм принцибын тануны – башка халыклар, мәдәниятләр кыйммәтен, үзенчәлекләрен аңлау, аны өйрәнергә кызыксыну уяту, хөрмәт тәрбияләү бурычын куя. Болар этномәдәни компетентлык тәрбияләү аша гына тормышка ашырыла ала. Милләтара мөнәсәбәтләрнең тыгыз булуы, бүгенгекөндә дөньяда барган вәзгыять темабызның гаять актуаль булуын күрсәтә. Укучыларда компетентлык формалаштыру турындагы аерым мәкаләләр, методик тәкъдимнәр басылып чыкса да, шуңа гына багышланган, үзенчәлекләрен һәм эш төрләрен күрсәткән махсус хезмәтләр юк дияргә
мөмкин. Шуңа күрә этномәдәни компетенция турындагы фәнни-теоретикматериалларны һәм практик биремнәрне үз эченә алган эшебезнең берникадәр күләмдә фәнни яңалыгын күрсәтә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә этномәдәни компетенция формалаштыру

Республикабызда йөздән артык милләт исәпләнә. Полиэтник җәмгыятьтә яшәү, хәзерге белем бирү стандартларын тормышка ашыру өчен плюрализм принцибын тануны – башка халыклар, мәдәниятләр кыйммәтен, үзенчәлекләрен аңлау, аны өйрәнергә кызыксыну уяту, хөрмәт тәрбияләү бурычын куя. Болар этномәдәни компетентлык тәрбияләү аша гына тормышка ашырыла ала.

Укучыларның этномәдәни компетентлыгы ул – төрле мәдәниятлар турындагы белемнәр, башка мәдәният һәм милләтләр белән мөнәсәбәтләрне дөрес оештыру, үзара килешү һәм аңлашуга әзер булу мөмкинлеге, шуңа ирешергә ярдәм итүче белем, күнекмәләр һәм осталыклар. Укучыларда этномәдәни компетенция формалашуны мәгълүмати-танып белү, ягъни Татарстан, Россия халыклары мәдәнияте, тарихы үзенчәлекләре буенча белемнәргә ия булу; этномәдәни мираска карата әхлакый кыйммәтләр, хисси мөнәсәбәтләр формалашу; яшьтәшләре, өлкәннәр, кечкенәләр белән объектив һәм толерант мөнәсәбәттә булу күрсәтә.

Ул чагыштырма-тарихи, башка мәдәниятне эмоциональ кабул итүгә юнәлдерелгән рефлексия методы, проектлар методы, модельләштерү һәм реконструкцияләү методы, күрсәтмәлелек методлары белән, чынбарлыкка тәңгәл килү, аңлаешлылык, кызыклылык, вариативлык, күпсәнгатьлелек, комплекслылык, эзлеклелек принциплары аша тормышка ашырыла.

Укучыларда этномәдәни компетентлыкның формалашуы танып белү (этномәдәни белемнәргә ия булу, төрле милләтләр турында күзаллаулар), үз-үзеңне тотыш (кешенең тән төсе, теле, милләтенә карамастан дини һәм милли түземлелек – толерантлык) һәм рухи өлкәдә (этномәдәни мирасның кыйммәтен аңлау) чагылыш таба.

Мәдәниятара, ягъни этномәдәни компетенция формалаштыру өчен укытучы үз алдына укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру, милли мәдәниятка, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне өйрәнүгә кызыксыну уяту максатын куярга тиеш. Бу вакытта иҗади фикер йөртү үсә, патриотлык белән беррәттән толерантлык хисләре тәрбияләнә.

Тел һәм әдәбият дәресләрендә этномәдәни компетенция формалаштыру этномәдәни, ягъни халыкларның этник һәм мәдәни үзенчәлекләрен чагылдырган текст, сүз сәнгате ярдәмендә тормышка ашырыла. Мондый текстларны тарихи эчтәлектәге, фәнни-популяр әдәбияттан, көндәлек матбугатьтән, әдәби һәм фольклор әсәрләреннән алырга була.

Этномәдәни компетенцияләрне камилләштерү милли төбәк компонентын өйрәнүдән, ягъни төбәкнең тарихы, мәгарифе, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырудан башлана. Мәсәлән, шәҗәрә төзү, исемнәрнең мәгънәләре, гаилә йолалары, халык уеннары һәм фольклор әсәрләре, бәйрәмнәр һ.б. Әлеге темаларга әңгәмә үткәрергә, инша язарга, проект эшләре башкарырга мөмкин.

Туган (татар) һәм әдәбият дәресләрендә тел берәмлекләрендә, аларның мәгънәләрендә миллилек чагылышын күрә белергә, төрле телләрдә уртак төшенчәләрнең һәм берәмлекләрнең кулланылышын өйрәтергә кирәк. Бу мәкаль-әйтемнәр, фразеологик берәмлекләр, ономастик лексика, афоризмнарны өйрәнүне таләп итә. Укучылар туган (татар) тел дәресләрендә текстлар, яңа лексик берәмлекләр өйрәнү аша туганлык исемнәре, татар халкының һәм башка милләтләрнең милли киемнәре, милли ризыклары, традицияләре, бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты һ.б. белән танышалар.

Дәрес вакытында һәм дәрестән тыш чараларда без, укучыларның яшь, психологик үзенчәлекләрен, телне белү дәрәҗәсенә карап, төрле темаларга караган, төрле катлаулылыктагы биремнәр һәм күнегүләр тәкъдим итә, чаралар үткәрә алабыз: сыйныфтан тыш уку, проект эшләре, халык бәйрәмнәрен үткәрү, фольклор әсәрләрен сәхнәләштерү, милләтләр, аларның мәдәниятларына багышланган дәрес-уен һ.б. Ләкин шунысын исәпкә алырга кирәк: аларның һәрберсе белем бирүнең яңа стандартларына туры килергә һәм тәрбия, белем бирүне күздә тотарга тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның    фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү      Бүген җәмгыятьтә укытучы эшчәнлеге – гаять катлаулы һәм җ...

Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләренең кулланылышы

Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләренең кулланылышы...

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ НӘТИҖӘЛЕ ҺӘМ ҮСЕШЛЕ УКЫТУ СИСТЕМАСЫ

Аннотация доклада на русском и английском языках:Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен нәтиҗәле һәм үсешле булдыру өчен укытучылар белем бирү процессында традицион һәм инновацион технологияләр кулланалар...

Хезмәттәшлек технологиясе – татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләре формалаштыруның нигезе.

ФГОС ка күчү шартларында  татар теле һәм әдәбияты укытуда  күптөрле технологияләр кулланыла. Хезмәттәшлек технологиясе  универсаль уку гамәлләре формалаштыруның нигезе булып тора....

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган тел дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Минем педагогик эшчәнлегемдәге методик темам: “Туган тел дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”Әлеге тема бүгенге көндә би...