Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр... (яки Тел-күңел кыңгыравының чыңлавы)
статья
Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр... (яки Тел-күңел кыңгыравының чыңлавы)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_telen_kaderlgn_halyk_kaderle_bulyr.docx | 19.86 КБ |
Предварительный просмотр:
Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр... (яки Тел-күңел кыңгыравының чыңлавы)
Тормышта кешене бөтен гомере буена озата баручы аерылгысыз төшенчәләр,кешеләр була.Шуларның берсе дип,мин аның туган телен саныйм.Ул-кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән,үз халкыңның мәдәниятен,аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың.Туган теленә битараф кеше кыргый.Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә , бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуы белән аңлатыла.
И, туган тел!
Сине Әнкәй итеп,
Йөрәгендә саклый бу халык
Таралган ул...
Әгәр син булмасаң,
Бетәр иде күптән таралып,-дип язган шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов.
Һәр баланың йөрәгенә ана сөте белән салынган ана телебезнең яшәеше,сакланышы өчен Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә һәрдаим бихисап көндәлек эшләр башкарыла. Мөгаллимнәр телнең сыгылмалылыгын, матурлыгын, моңлылыгын балаларга кече яшьтән үк төрле дәрестән тыш чараларда да сеңдерергә тырыша. Чөнки матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше генә матур эшләргә омтыла.
Гимназиядә 1995 нче елдан бирле республика күләмендә “Мәктәп музее” дигән статус алган К. Насыйри исемендәге этнографик музей эшли.
Максатыбыз яшь буында гуманлылык ,патриотизм кебек мәңгелек рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру аша, туган нигезгә, төбәккә , халкыбызга, аның гореф- гадәтләренә, йолаларына ихтирам уятып,
күпкырлы иҗади сәләтле, зыялы, югары мәдәниятле шәхес тәрбияләү.
Музеебызда тарих, рус һәм татар әдәбияты, хезмәт дәресләре, сыйныф сәгатьләре үткәрелә.
Ветеран мөгаллимнәребез дә бездә еш кунакта булалар. Үзләренең төпле тормыш тәҗрибәләре, киңәшләре белән безне яңадан-яңа үрләргә өндиләр, иҗади эшләргә этәрәләр.
Санкт-Петербургтан килгән милләттәшләребез дә музеебызны карап үзләренең соклануларын белдерделәр, үзләре өчен бик күп, кызыклы мәгълүмат алдылар.
Яшь буынга патриотик тәрбия бирү, толерант шәхес тәрбияләү –һәр музейның, һәр мәктәпнең изге бурычы һәм алар эшчәнлегенең мөһим бер юнәлеше. Туган җиренең тарихын белә торган һәм күренекле кешеләреннән үрнәк ала торган бала үзенең туган ягы белән горурлана ала,һәм бу мөһим эштә безнең музей зур роль уйный. Ул чыннан да, белем, тәрбия һәм тормыш мәктәбе булып тора.
Ел саен гимназиябездә яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге чит ил студентлары катнашындагы төбәкара фәнни-эзләнү укулары уздырыла.XIII нче тапкыр уздырылган укулардаМәскәү,Саратов, Санкт-Петербург, Әстерхан, Ульян, Түбән Новгород, Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Алабуга, Чистай шәһәрләреннән, Алтай, Мари Эл, Чуваш Республикасыннан, Зеленодол, Апас, Сарман, Саба, Тәтеш, Питрәч, Аксубай, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Әтнә, Буа, Биектау, Лаеш, Минзәлә, Алексеевск, Кайбыч, Чүпрәле, Балтач, Теләче, Мөслим районнарыннан 300 дән артык укучы катнашты. Кытай Республикасыннан килеп Казан (Идел буе)федераль университетында укучы студентлар конференциябезнең даими кунаклары. Барыбызга мәгълүм булганча, Каюм Насыйриның быел 190 еллыгын билгеләп үттек. Шул уңайдан “Каюм Насыйри эзләре буйлап “ дигән экскурсия маршруты төзедек.
Гимназиябез укучылары төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашалар Һәм һәрвакыт призлы урыннар яулыйлар.
Балаларыбызны язучылар, шагыйрьләр белән очраштыру инде традициягә кергән.Алар арасында Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Шәмсия Җиһангирова, Флера Тарханова, Рәмис Аймәт, Галимҗан Гыйльманов, Ләбиб Лерон һәм башкалар.
Укучыларыбызга эстетик тәрбия бирү максатыннан Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Сорнай “ ансамбльләрен чакырабыз.
Ел саен республика күләмендә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе үтә. Аның төп максаты: укучыларны, халыкны, бигрәк тә яшьләрне, татарча сөйләшүгә өндәү, телебезгә һәм гореф-гадәтләребезгә ихтирам тәрбияләү, татар теленең кулланышын киңәйтү. Республика күләмендә уздырылган әлеге бәйгедә 3 ел рәттән катнаштык һәм 3, 1 нче урыннарны яуладык.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э. Н. Фәттахов боерыгы нигезендә гимназия коллективы 2015 нче елда милли мәгарифне үстерүдә һәм Татарстан Республикасы халыклары милли мәдәниятенең традицияләренә таянып, белем һәм тәрбия бирүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкәне өчен Каюм Насыйри исемендәге премиягә лаек булды.
Гимназиябездә 12 милләт баласы белем һәм тәрбия ала. Быелгы уку елыннан мәктәбебездә мари түгәрәге эшли башлады.
Моңы, җыры, затлы сүзе булган телебез сагында тору – укытучыларның һәм әти-әниләрнең әманәт бурычы. Телебез яшәсен өчен, хәлебездән килгәннең барын да эшләргә без әзер!Милләтнең киләчәге – бүгенге яшь буын. Ә милләт телдән башка милләт була алмый. Бар өмет укучыларда. Туган телгә карата гамьсезлек чире берүк аларга күчмәсен иде. Уздырыла торган шушы чаралар да моңа юл куймый.
Минемчә, өйрәнү hич мөмкин түгел ана телен, ул фәкать ана сөте белән керә, каныңа сеңә, җаныңны миhербанлы- шәфкатьле итә. Үзенең ана телен әйбәт белгән зат кына башка телләрне дә өйрәнергә-белергә сәләтле. һәм киресенчә, үзенең ана телен юньләп белмәгән кеше, үз теленә мәхәббәте булмаган, аңарга кимсетеп караган, үз халкының әдәбиятын укымаган, мәдәниятеннән йөз чөергән бәндә икенче телне дәяхшы белмәячәк.hәрхәлдә әлеге телнең бөтен нечкәлекләрен үзләштерә алмаячак. Моңа минем иманым камил.
Туган телебезнең нәфислеген саклау өчен , мөгаен, иң әүвәл аның гаять үзенчәлекле, бәллүр шикелле уалырга гына торуын чынлап торып аңларга, маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә күрә белергә кирәктер. Шунсыз аның башка телләрдән аермасын да, барча байлыгын да, яңгырашын да аңлап булмый.
Әйе, теле барның – юлы бар. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.
Газиз туган телебез-татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, чарлыйк, сөеп үстерик. Туган теле барның- милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак күзе бар, кеше буларак абруе, кадер-бәясе,хөрмәте бар.
Ф.Яруллин:”Тел-халыкның кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый”,- дип язган. Әйдәгез әле әнә шул кыңгырауны ешрак чыңлатыйк.
Рус һәм татар теле бер кошның ике канаты сыман.Берсеннән –берсен аерып булмый. Шулайда игътибарны күбрәк татар телен өйрәтүгә юнәлттерергә кирәк. Мәктәптән соң өйләрендә балаларга туган телдә аралашу булса, дәресләрдә укучылар татарча , татар телендә иркен фикер йөртерләр иде.
Әти-әниләр, әби-бабайлар оныклары, балалары беләнавызтутырыпсаф татар телендәсөйләшсәләриде. Балалар өчен чыга торган “Салават күпере” “Сабыйга”, “Ялкын” җурналларын алдырсалар иде, оныклары белән телевизордан татар телендә була торган тапшыруларны карасалар иде, үзләре белән татар концертларына алып барсалар иде.
Хәзер шул эшне эшләмәсәк, оныклары үзләре әти-әни булгач, газиз балалары белән туган телдә ничек аралашырлар?!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Гомәр Бәширов"Туган ягым-яшел бишек әсәренең тел-стиль үзенчәлекләре
Работа над произведением Гумера Баширова «Родимый край — зеленая моя колыбель» имеет большое воспитательное значение. В юном возрасте, когда закладываются устои нравственности, важно почувст...
"Алтын алмалар" татар халык әкияте текстында лексик-грамматик материал. 9 класс рус төркеме өчен
"Алтын алмалар" татар халык әкияте текстында лексик-грамматик материал. 9 сыйныф рус тйркеме өчен презентация....
Открытое мероприятие: Тема "Туган тел бәйрәме"
Открытое мероприятие: Тема "Туган тел бәйрәме"...
Тема: Татар халык ашлары (2 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).
Тема: Татар халык ашлары(2 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....
Әдәби һәм халык әкиятләре
1. Әдәби әкиятләр турында төшенчә бирү.2. Әдәби әкиятләрне халык әкиятләреннән аерырга өйрәтү.3. Әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, сөйләргә, үз фикереңне исбатларга өйрәтү....
Халык җырлары олы мирасыбыз
Сыйныф сәгатенең максаты: халык иҗаты әсәре буларак җыр турында төшенчә бирү,халкыбызның җырлары, аларның тематикасы, килеп чыгышы,төркемнәре, аларның тормыштагы әһәмиятен,кеше күңелендә т...
Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган тел дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү
Минем педагогик эшчәнлегемдәге методик темам: “Туган тел дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”Әлеге тема бүгенге көндә би...