Фатих Хөсни иҗатында образлылык һәм тел - бизәкләү чаралары.
методическая разработка

Хайртдинова Язиля Рафхатовна

 

 

    Телнең нәфислеге, байлыгы  ягыннан татар әдәбиятында аеруча күркәм урынны халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фатих ага Хөсни биләде. Фатих Хөсни - һәр әсәрнең тел-яңгырашына иң нык игътибар иткән, җөмләләрен сингармонизм законына буйсындыруга ирешкән әдип. Гап-гади вакыйганы телнең илаһи байлыгын зур осталык белән  кулланып, һәркем сокланырлык әсәр китереп чыгарырга сәләтле иде.

   Язучы  телнең бозылуына, анда чуарлыклар, төгәлсезлекләр булуына һәрвакыт борчылап, саклык белән карарга чакырды. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fatih_hosni.docx30.8 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ  ТЕЛӘЧЕ  РАЙОНЫ  ФАТИХ  ХӨСНИ  ИСЕМЕНДӘГЕ   ОЛЫ  МӘТӘСКӘ  УРТА  ГОМУМБЕЛЕМ  БИРҮ МӘКТӘБЕ

     Фатих  Хөсни  иҗатында образлылык  һәм  тел - бизәкләү  

                   чаралары

 

                                  Эшне  башкарды : татар  теле  һәм  әдәбияты  укытучысы

                                                                         Хәйртдинова  Язилә  Рәфхат  кызы

      “Фатих  Хөснинең  бер  татар  әдәбиятында  гына  түгел, күп  милләтле     әдәбиятта  бик  күркәм  һәм  мактаулы  үз  урыны  бар, үзенә  хас  әдәби  алымы, ифрат  бай, ифрат  йөгерек  һәм  матур  теле  бар... “.

                                                                                           Гомәр  Бәширов

     Ана  теле  фәкать  ана  сөте  белән  генә  керә, һәм  аны  даими  рәвештә  баету  сорала. Шунда   инде  әдәби  китапларның  файдасы  тия. Әгәр  дә  укучы  кулына  алган  китапны  укыганда, вакыйга – сюжетка  әһәмият  бирү  белән  генә  чикләнмичә, әсәрнең  язылу  ысулына-рәвешенә, авторның  теленә  игътибар  итә  икән, ул, һичшиксез, телебезнең  шигъриятле  вә  моңлы  икәнлеген  сизми  калмаячак, аның  искиткеч  бай  булуына  сокланачак, бер  үк  мәгънәдәге  сүзләрнең – синонимнарның  күплегенә  сөенәчәк, аларның  шул  ук  вакытта  бер-берен  кабатламавын, һәркайсының  үзенчәлеген, хиссияти  төсмерен  шәйләп, тәмам  хәйран  калачак.

    Телнең  нәфислеге – байлыгы, сюжетларның  камиллеге  ягыннан  татар  әдәбиятында  аеруча  күркәм  урынны  Татарстанның  халык  язучысы, Габдулла  Тукай  исемендәге  Дәүләт  бүләге  иясе  Фатих  ага  Хөсни  ярты  гасыр,  алай  гына  да  түгел, юк, алтмыш  ел  буе  биләде.

     Әдәбиятта  чынбарлыкны  матур-бизәп  күрсәтү  хөкем  сөргән  дәвердә, Фатих  Хөсни  кешеләр  язмышын  тирән  бер  хәсрәтләнү - әрнү белән, гыйбрәтле  вакыйгалар  сыйфатында  тасвирлап  бирә  белде.

  Гап – гади  вакыйганы  яки  берәр  мәзәк  хәлне  генә  тасвирлаган  чагында  да  автор  ана  теленең  илаһи  кодрәтен-байлыгын  гаҗәеп  зур  осталык  белән  кулланып, кабатланмастай  хикәя, һәркем  сокланырлык  бер  әсәр  китереп  чыгарырга  сәләтле  иде.

     Фатих  Хөсни – һәр  әсәрнең  теленә-яңгырашына иң  нык  игътибар  иткән, җөмләләрен  сингармонизм  законына  буйсындыруга  ирешкән  әдип.

    Фатих  ага  яшьләрнең  чын  остазы  булды. “Язганыңны  күзең  күрү  генә  җитеп  бетми, аны  әле  тагын  кычкырып  та  укырга  кирәк, шунда  колакка  ятышсыз  урыннарны  төзәтүе  җиңелрәк”,- дип  аксакалыбыз  камиллекккә  ирешергә  өнди. Чөнки  ул  үзенең  һәр  әсәрен, мәрмәр  чүкеп  ясагандай, тәмам  җиренә  җиткермичә  туктый  белмәгән  әдип.  

    “Сез  Фатих  аганың  әсәрләрен  укыганда: кайсы  җир  турында  яза  икән  дип  баш  ватмагыз, ә  нинди  сүзләр  белән  язды  икән  дип  кызыксыныгыз. Шунда  сүз  тәмен  белергә  өйрәнерсез. Фатих  ага  сүзгә  бик  таләпчән  иде...” дип  бәя  бирде  язучыбыз  иҗатын  тирәнтен  өйрәнгән  галим, тәрҗемәче  һәм  язучы  Кыям  ага  Миңлебаев.

    Әдәбият  сөючеләр  алдында  Фатих  Хөсни  иң  әүвәл  шагыйрь  буларак  килеп  чыга. “Дөнья  матур  миңа” дигән  шигыре  “Безнең  юл” (хәзерге  “Казан  утлары” журналында  1927 нче  елны  ук  дөнья  күрә. Аннары  ул  пьесалар  да  язып  карый, әмма  тора – бара  хикәя (проза)  жанрына  күчә һәм  шунда  “төпләнеп  кала”. Әдипнең  яшь  чагында  шигырьләр  язуы, рифмага  ярардай  сүзләр  сайлавы, ул  сүзләрнең  яңгырашына, бер-берсенә  ятышу-ятышмавына, ягъни  сингармонизм  законына  игътибарлы  булуы   проза  өлкәсендә  әйтеп  бетергесез  файда  китерә. Сүзнең  кадерен – тәмен  белеп  кенә  яза  торгач, Фатих  Хөсни  хикәя  остасына  әверелә.

    Фатих  аганың  нинди  генә  әсәренә  юлыксаң  да, теленең  камиллегенә, образлы  булуына  сокланмыйча  кала  алмыйсың. Вакыйганы  тасвирлаганда  ул  хыял  диңгезенә  чума, сүзләрнең – синонимнарның  аеруча  кирәклеләрен  сайлап  ала  да  аларның  һәркайсын  нәкъ  тиешле  урынга  төшереп  утырта.

Мәсәлән, “ Мине  күңелле  һәм  бәхетле  бер  тетрәү  күмеп  китте” (“Чия  төше”); “Гармунын  шундый  сыздырып  җибәрде, йөрәгеңне  тезгененнән  тотып  тормасаң, дулап, күкрәгеңне  бәреп  чыгар” (“Яфраклар  коелганда”); “... ниһаять,  менә  атка  тиенде, ләкин  тынычлыкка  тиенә  алмады” (“Җәяүле  кеше  сукмагы”) ; “Муеныма  никадәр  генә  шәһәр  шөлдерләре  элмәсеннәр, синеке  мин, авыл!” (“Минем  тәрәзәләрем”.);   “... аның  маңгай  чәчләренә  кыш  утырган” (“Үтеп  барышлый”.)

    Сингармонизм  законы  татар  теленә  зур  таләпләр  куя. Әнә  шул  таләпләрне  һәрдаим  истә  тотып  эш  итүче  әдип  кенә  үзенең  иҗатында  гаҗәеп  зур  уңышка – музыкальлеккә  ирешә. Чыннан  да, Фатих  Хөснине  укыган  кеше, -  әдәбиятыбызның  классигын  яратып  укыган  татар  укучысы ,- аның  һәр  әсәрендә  каһарманның  язмышы  белән  кызыксынудан  тыш, әле  тагын  авторның  җор  телле  булуына  да, бизәкләрне  мул  куллануына  да, сурәтләү – язу  рәвеше  йөрәккә  май  кебек  ятуына  да, хикәя (повесть   яки  романның) чишмәдәй  челтерәп  агып  торуына  да  игътибар  итмичә  калыр  микән? Әдипнең  бу  чаклы  осталыкка  ничек  итеп  ирешүе  дә, аерым  сүзләрне  генә  түгел, җөмләләрне  дә  бер – беренә  бәйләп, мәрҗәннәрне  җепкә  тезгәндәй, сингармонизм  законына  буйсындыру  нәтиҗәсендә  гаҗәеп  матур  яңгырашны  китереп  чыгаруы  да  укучының  күңелен  җәлеп  итми  калмый. Фатих  Хөсни  әсәрләрендәге  образлылыкка  таң  калырлык. “... Әйтче... әйтче, матур  кыз, уйларыңа  кем  утырып  кайта  синең?” ( Үтер  барышлый” хикәясе) ;  “... сынын  әле  бөтенләй  үк  югалтып  бетермәгән, килеш – килбәтендә  элеккеге  зифалыгының  тонык  кына  билгеләре  чагылгалап  куйгалый” (“Моң”) ; “.. серне  бирми, сыртлы  тора...” (“Җәй  башы” повесте”)  ; “Эзләнә  торгач  председательнең  тычкан  сыртлысына  тап  булдык, иптәшкәйләрем, вакытлы – вакытсыз  йөткереп  тә  булмый” (“Сәгать”); “Ияләшкән  юргам – сикәлтәләрдән  ансат  кына  сикереп  үтә  ала  торган  җиңел  тояклы  юргам – юморым...” (“Минем  тәрәзәләрем” автобиографик  повесте) һ.б.

    Фатих  Хөснинең  язу  стиле  башка  язучыларныкыннан  нык  аерыла. Ул,беренчедән, үзе  тасвирлаган  вакыйгаларга  шәхси  мөнәсәбәтен  сиздереп  тора.  Укучы  автор  позициясен  җиңел  генә  билгели  ала. Икенчедән, телнең  камиллеге; төрле  синтаксик  фигуралар  куллану, лирик  чигенешләргә, риторик  сорауларга, инверсия  алымына  мөрәҗәгать  итү  белән  автор  әсәрнең  яңгырашын  үзгәртеп  җибәрә. Әмма  иң  әһәмиятлесе – Ф.Хөснинең  уйлары  бервакытта  да   халык  тормышыннан  читкә  китми, ул, әйтергә теләгән  сүзе  белән  дә, бу  сүзне  әйтеп  бирү  рәвеше  белән  дә  тулысынча  хылыкныкы.

    Әдипнең  тел – бизәкләү  чараларыннан  уңышлы  файдалануы  юмористик  стилен  дә  билгели. Ул  махсус  көлдерү  чараларын  кулланам  дип  кенә  аларны  әсәргә  тыгызлап  кертми, ә,бәлки  юмор, сатира  алымнарын  тоемлап, уңышлы  файдалана  белә, шуңа  күрә  алар  табигый  яңгырый  да.

    Фатих  аганың  балаларга  махсус  атап  язган  “Сипкелле  малай”, “Җүлә – кайгылы  эт”, “Малай, чиләк, әби”, “Чия  төше”һ.б  хикәяләрендә  авторның  үз  холкына  хас  малайлар  шуклыгы, сүз  уйнату, җор  теллелеге  гаять  зур  урын  алып  тора. Һәрхәлдә  аларны  елмаймыйча  гына  укый  алмыйсың. Аларның  һәркайсында  авторның  гаҗәеп  матур  тел  белән, үзе  әйтмешли, “җиңел  тояклы  юрга – юмор”  белән  тасвирлавына  сокланасың.

    Фатих  Хөснинең   “Сипкелле  малай”  хикәясенә  тукталып  үтәм.

“... Йомышым  юк  дип  әйтүен  әйткән  идем  дә,Фатих  абый,- дип, шактый  ук  олы  сыман  күренергә  тырышып , янә  сүз  башлады  бу  икенче  килүендә, - ә  йомышым  булганны  әйтмәдем, оялдым...  Дөресен  генә  әйткәндә, йомышым  шул  ,Фатих  абый, - ул  кеше  ишетмәсен  дигәндәй, тавышын  кыса, миңа  таба  бер – ике  адым  якыная  төште ,- мин  быел  ун  классны  бетердем, даром  что  шулай  чүрәкәй  үрдәк  кенә  булыйм. Ә  менә  баш  каткан: дальше  кайсы  уку  йортының  ишеген  кагарга  икән? Кагаргамы? Әллә  колхоз  эшендә  генә  калыргамы? Укып  чыккач  та  чутка  санамаслар  дип  куркам, буй  бәләкәй  бит  минем, күреп  торасыз.

    Әйе, күреп  торам: кыюлыгы  бар, сүзгә  дә  шома, җорлыгы  да  юк  түгел  шикелле, иң  сөйкемлесе – сипкеле. Укыта  белеп  укытсалар,  чын  кулга  туры  килсә, менә  дигән  жанровый  артист  чыгачак  бу  “чүрәкәйдән”.

... – Алай  икән, - дидем  мин  эчке  елмаюымны  малайга  ничек  тә  сиздермәскә  тырышып,-телгә  дә  бик  чатылдап  торасыз, төскә – биткә  дә  сөйкемсез  түгел...

- Ә... сипкелне  әйтәсез, беләм. Бетерергә  була  ди  аны. Үземнең  дә  укыганым  бар. Хәзерге  медицинага  соң  сипкел  бетерү...

- Сипкел  турында  сүз  кузгаткан  кеше  булмады  ич  әлегә,-дидем  мин  коры  гына... Әйтәсе  килгәнем  шул: Казанда  кагардай  ишекләр  бар. Только  менә  дөрес  әйтәсез: буй  ягы  ни... Кояшка  бик  алай  сузылмагансыз. Туры  әйткәнгә  үпкәләмәгез.

- Әй, абый, рәхмәт  киңәшегезгә! – Малайның  минем  янда  артык  торырлык  чамасы  калмаган, малайның  башы  күктә  иде. – Буйга  исем  китми , сәхнәгә  менгәч  үсәм  мин...”

    “Фатих  Хөсни  әсәрләре  белән  якыннан  таныш  укучылар  үзләренең  хатларында  Хөснинең  телен  мактап – “бик  халыкчан  тел!” дип  язалар. Без  дә, язучылар, Хөснинең  тел  байлыгына  сокланабыз. Аның  әсәрләренең  телен  Фатихның  алдында  да, артында  да  мактыйбыз. Тел  мәсьәләсендә  Фатих  артист, теләсә  нинди  катлаулы  фикерне  бик  оста  һәм  бик  матур  итеп  әйтеп  бирә  белә. Сүз  өчен  ул  инде  кесәгә  керә  торган  кеше  түгел. Фатих  Хөсни  үзе  бер  дөнья” ,- дип  язды  Ибраһим  Газый  каләмдәше  Фатих  Хөснинең  1966  елда  чыккан  сайланма  әсәрләренә  язган  кереш  мәкаләсендә.

    Фатих  Хөснине  прозада  мәхәббәт  җырлары  иҗат  итүче  дип  атый  алабыз. Ярату  хисләрен  кешелекле, психологик  дөрес һәм  шул  ук  вакытта  җорлык  белән  сурәтләүнең  остасы  ул. Сугышның  иң дәһшәтле елларында  (1942) язылып, тиз  арада  укучыларның  күңелен  яулап  алган  һәм  язучы  үзе “минем  иң  бәхетле  “балаларымның”  берсе  булып  чыкты” дип  бәяләгән  “Йөзек  кашы” повестеннан  бер  өзек  тәкъдим  итәм.                          “... Туган – үскән  якларга  күптән  кайтканым  юк  иде., санитар  поезд  белән  кайтарып  ташлаганнар. Үзем  дә  белмим,әллә  кайчаннан  бирле  инде  госпитальдә, ак  палатада  ятам. Бик  шәп  бер  хирург  киләсе, шул  карыйсы  диләр, тизрәк  килсен, төзәтсен  ие. Аннары  тагын  ишек  кинәт  ачылып  китсен  ие  дә, кояш  төсле  балкып, Вәсилә  килеп  керсен  ие. Шәп  хирург  дигәннәре  кирәк  тә  булмас  ие  ул  чагында, терелер  ием. Билләһи, терелер  ием! Килмәс  шул  инде  ул,ачулангандыр  ул  миңа. Их  син, яшьлек! Яшьлек!»

    Фатих  Хөсни  туган  ягын  өзелеп  яратучы  зат. Аның  күп  кенә  геройлары   Мәтәскә, Теләче  кешеләре. Бөек  Тукай  дан  җырлаган  Казан  арты, Саба  ягы  аны  һәрвакыт   иҗатка  илһамландырып  торды.

    Фатих  Хөснинең  1974  елда  әдәбият  һәм  әдәби  тел  мәсьәләләрен  яктырткан   “Ни  әйтергә? Ничек  әйтергә?” исемле  җыентыгы  басыла. Автор “Әдәби  телебез  турында” мәкаләсендә  туган  телебезнең  бай  һәм  халкыбыз  өчен  кирәкле  икәнлеген  ассызыклый. “ Һәр  халыкның үз  теле  үзенә  кадерле  булган  кебек, безнең телебез дә  үзебез  өчен  бик  тә  кадерле. Ул – безнең  әниләребезнең бишек  җыры. Ул – безнең  сөйгән  кызларыбызга  язган  беренче  хатларыбыз...  

     Шулай  да  әдәби  тел  һәм  язу  өлкәсендә  барысы  да  үз  урынына  утырган  дип  әйтеп   булмый  әле. Әдәби  телебездә, сөйләү  һәм  язу  практикасында  күп  кенә  чуарлыклар, төгәлсезлекләр ...  урын  алып  килә. ... Халыкның  мең  еллар  буена  иҗат  итеп, кадерләп,чарлап  үстергән  бөек  мәгънәви  хәзинәсенә, ягъни  тел  байлыгына  без ...  һәр  очракта  да  тиешле  саклык  һәм  ригая  белән  карыйбызмы  икән?   Без  еш  кына  гомумхалык  телебездә  булган  бай  мөмкинлекләрдән  тиешенчә  файдаланып  җитмибез. Татар  телендәге  сүзләрнең  мәгънә  бизәкләрен, төсмерләрен  яки  тиешенчә  төшенмибез, яки  төшенеп  тә, игътибарсызлык  күрсәтеп, сүзләрне  ничек  кирәк  алай  сибә  бирәбез...”  һ.б. Бу  фикерләр  бүгенге  көндә  дә   актуаль. Җыентыкта  тупланган  мәкаләләр  укучы  өчен  гаять  кызыклы   һәм  шагыйрәнә  язылган  булулары  белән  аерылалар. Аларны,  хикәя  укыгандагы  кебек, рәхәтләнеп  укыйсың.

      Фикеремне  Атилла  Расихның  Фатих ага  иҗатына  биргән  бәясе  белән  тәмамлыйм.

  « ... аның  прозасы  жыр  булып  яңгырый, телнең   художество чараларыннан  виртуозларча  файдалануы,  телебездә  булган  күп  мәгънәле гыйбарәләрне, әйтемнәрне, мәкальләрне h.б. рәвешләү, образ тудыру чараларын  телнең  эчке законнарына, аның  «көенә» - фонетикасына килештереп  оста  куллана  белүе  сокландыра” (“Совет  Татарстаны”, 1971 ел,130)  

    Фатих  Хөсни  бөтен  иҗатын  халык  язмышын  сурәтләүгә, аның  яшәү рәвешен  ачуга  багышлады, гомере  буе  туган  җиргә, туган  телгә, кешеләргә  булган  мәхәббәт  турында  җырлады.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярчен кушма җөмләләрне бәйләүче чаралар. 9 сыйныф рус төркеме өчен дәрес прзентация.

9 сыйныф өчен дәрес презентация. Тема:  иярчен кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтитик чаралары....