Көзге байлык
план-конспект занятия на тему
Предварительный просмотр:
Көзге байлык
(Внеклассное мероприятие)
Айсылу БАТЫРШИНА,
Казандагы 108 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат
1. Балаларның сүзлек байлыгын арттыру.
2. Табышмаклар аша татар халык авыз иҗаты белән кызыксыну хисе уяту.
3. Укучыларның чагыштыра, нәтиҗә ясый белү, фикерләү сәләтләрен үстерү.
4. Күрсәтелгән яшелчәләрне танырга һәм характеристика бирергә өйрәтү.
Җиһазлау: рәсемнәр, каробка (серле сандык), Акбай һәм Мияу- кунакларыбыз, презентация, табышмаклар, карточкалар.
I. Оештыру
Ребята сегодня к нам пришли гости, они узнали, что вы очень хорошо говорите по-татарски, поэтому мы с вами будем разговаривать только на татарском языке! Әйдәгез кунаклар белән исәнләшәбез һәм хәлләрен сорыйбыз.
Балалар: Исәнмесез!
Кунаклар: Исәнмесез!
Балалар: Хәлләрегез ничек?
Кунаклар: Әйбәт, рәхмәт!
II. Яңа тема. Мотивация этабы
(Ишеккә шакыган тавыш ишетелә)
У: Анда кемдер бар. Балалар, татарча ничек итеп эндәшәбез?
Б: Кем анда?(хором)
Ишек ачыла һәм Акбай белән Мияу керәләр.
У: Балалар, бу кунакларны мин чакырган идем. Керегез! Таныш булыгыз: бу- Акбай, ә бу- Мияу.
А, М: Исәнмесез, балалар!
Б: Исәнмесез, Акбай! Исәнмесез, Мияу! Хәлләрегез ничек?
А , М: Әйбәт, рәхмәт.
(Акбай һәм Мияу балаларга яшелчәләр рәсеме эләшеп чыга.)
А , М: Сезгә рәсемнәр ошыймы?
У: Ни өчен ошамый? (Төрле төсләргә буяр идек.)
(Төрле төстәге карандашлар ярдәмендә укучылар яшелчә рәсемнәрен төрле төсләргә буйыйлар.)
У: Безнең рәсем нишләде? (Матур булды.)
У: Хәзер төслелекне, матурлыкны сүзләр белән әйтеп карагыз, димәк яшелчәләргә характеристика бирергә.
(Укучылар яшелчәләрнең төсләрен, формаларын әйтеп, сүзтезмәләр төзиләр.)
У: Сүзтезмәләр төзегәндә сез кулланган сүзләр нинди сорауга җавап бирделәр? (Нинди? Какой? Какая? Какое?)
У: Алар нәрсә белдәрә? (Предметның төсен, формасын, тәмен.)
У: Барыгыз да булдырдыгыз! Молодцы!
Табышмаклар
( Бу рәсемнәрне презентация ярдәмендә күрсәтеп барабыз.)
1) Үзе ачы - дәвалый.
Күзгә кереп җәфалый.
Исәнлек өчен туган, алтын кабыклы ... (Суган)
2) Чәчәге агачында, алмасы тамырында. (Бәрәңге)
3) Утыра бер чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)
4) Түгәрәк, тик ай түгел, сары, тик кояш түгел. (Шалкан)
5) Озын, яшел-түтәлдә, сары, тозлы-кисмәктә. (Кыяр)
6) Җир астында алтын казык -без аны алдык казып. (Кишер)
- Хәзер, әйдәгез, ял итеп алыйк.
Физкультминутка
«Миңлебай» уены.
Без йөрибез әйләнеп,
Син уртада, Миңлебай.
Син нишләсәң, ни кылансаң,
Без кыланырбыз шулай.
- Бер болай, бер болай, я кыланыгыз шулай.
- Бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай. (Укучы артыннан хәрәкәтләр кабатлана.)
III. Ныгыту
У: Балалар безгә Акбай белән Мияу серле сандык алып килгәннәр.
А., М.: Әйе,бу сандыкны безгә хат ташучы апа бирде. Балалар, сандыкны ачып карарга ярдәм итегез әле!
У: Нәрсә бар анда?
Б: Яшелчәләр.
У: Ягез әле, дөрес итеп исемнәрен әйтеп чыгыйк.
IV. Группаларда үзлектән эш.
Группаларга яшелчәләр таратыла. Һәр группа яшелчәләрне төркемнәргә бүлә, ничә төрле яшелчә бар һәм балалар аларның санын әйтергә тиеш.
У: Балалар, яшелчәләр файдалымы? Ни өчен? Фикерләрегезне әйтегез әле.
У: Яшелчәләр елның кайсы вакытында өлгерә?
У: Димәк, бу яшелчәләрне көзге байлык дип әйтә алабыз?
У: Көз- ул нинди ел фасылы? Фикерләрегезне әйтегез әле.
V. Йомгаклау.
- Яшелчәләр турында нәрсәләр сөйләп үттек?
-Бу чараның аеруча кайсы өлеше исегездә калды?
- Нинди күренешләр ошады?
У: Балалар, Акбай, Мияу белән хушлашыр вакыт килеп җитте.
А., М.: Балалар, барыгыз да бик тырышып эшләдегез. Шуңа күрә безнең сезгә бүләгебез бар. Бу карточкаларга яшелчәнең рәсеме ясалган һәм нинди витаминнарга бай булуы күрсәтелгән.
Б: Рәхмәт! Сау булыгыз Акбай, Мияу!
А., М.: Сау булыгыз, балалар!
У: Барыгыз да булдырдыгыз! Мин дә сезгә “Молодец» диеп язылган значоклар әзерләдем. Балалар, шуның белән безнең кичәбез ахырына якынлашты, сау булыгыз!