-мы/ме кисәкчәләрен кертү
план-конспект урока по теме
Дәрес максатлары:
Укытучы өчен
1) -мы/-ме сорау кисәкчәләрен кертү
2) чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү
3) мәктәптә укуга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау
Укучы өчен:
Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә, үзеңә сорап ала белү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
3_nche_syynyfta_tatar_tele_drese.docx | 191.04 КБ |
Предварительный просмотр:
( “Татар теле” 3 нче сыйныф, 4- нче дәрес)
Тема: -мы/-ме сорау кисәкчәләре.
Дәрес тибы: ЛКФ
Дәрес максатлары:
Укытучы өчен
1) -мы/-ме сорау кисәкчәләрен кертү
2) чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү
3) мәктәптә укуга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау
Укучы өчен:
Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә, үзеңә сорап ала белү.
Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова” Татар теле”, (6-7 нче битләр); методик ярдәмлек (11 нчы бит), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; Р.З. Хәйдәрова, “Татарский язык в таблицах”.
Дәрес барышы:
I. Оештыру.
1) уңай психологик халәт тудыру;
Хәерле көн сиңа.!
Хәерле көн миңа.!
Хәерле көн аңа.!
Хәерле көн барыбызга да!
2) дежур укучы рапорты;
3) укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.
-Син бүген бик матур.
-Синең күлмәгең матур.
II. Өй эше тикшерү.
1. Уку-язу предметлары исемнәрен искә төшерү.Укытучы әйткән биремнәрне үтиләр.Укучыларның җавапларын бәяләү.
Рим,скажи, что это твоя книга..
Рим тулы җөмләне әйтә һәм парта өстендәге китапны күрсәтеп үзенең җавабын әйтә.Калган укучылар тикшерә.
-Бу минем китабым.
Лиза , скажи что это его(её)стёрка.
-Бу синең бетергечең.
Данил, скажи что это его сумка.
- Бу аның букчасы.
2.Послушайте и укажите слова обозначающие учебные предметы хлопками.
Күлмәк, каләм, костюм, дәфтәр, бәйрәм, көндәлек
3.Фонетик күнегү.
Произноси правильно звуки [k ], [ қ] .Приводи примеры к звукам.
Күлмәк,каләм, көндәлек
III. Яңа теманы аңлату.
Послушаем и даём утвердительный ответ по образцу.
Бүген бәйрәмме?-Әйе, бүген бәйрәм.
Бу дәфтәр Алсугамы?
Ләйсәнгә пенал кирәкме?
1.Укытучының аңлатуы.Когда спрашиваем и хотим услышать отв еты“Әйе”,”Юк” в конце слова появляется аффиксы –мы,-ме.
IV.Ныгыту.
1.Дәреслекнең 6 битендәге 1 нче күнегүне эшләү.Кагыйдәне тактага элеп кую, аңлау.
2.Слайдтагы рәсемнәр буенча сораулар һәм җаваплар төзү.Парлар белән эшләү.Яхшы җавапларны бәяләү.
-Бу дәреслекме?
- Әйе, бу дәреслек.
-Юк,бу дәреслек түгел.
3. Ситуатив күнегүләр белән эш.
Спроси у друга:
- теплый ли день;
- солнечный ли день;
- играет ли музыка;
- идут ли дети;
- есть ли цветок.
V.Белемнәрне актуальләштерү.
Төшеп калган сорауларны табып, җавапка туры китереп уку.
1. Диалогларны парларда сөйләшү.
2. Диалогны дәфтәргә язу.
VI.Өй эше. Кагыйдәне кабатларга.