Сыйныфтан тыш чара "Дуслар җыелган җирдә"
5-9 нчы сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш чара уздыру өчен кулланма. Бу чарада татар халык авыз иҗаты, әхлаклылык, гаиләдә дөрес тәрбия бирү моментлары актив кулланыла.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
syynyftan_tysh_chara_duslar_zhyelgan_zhird.doc | 55.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Сыйныфтан тыш чара “Дуслар җыелган җирдә”
Төзеде: Гильманова Г.Н.
1 кыз: - Китәләрме инде, юкмы бу әтиләр ? Кызлар килергә дә әз генә вакыт калып бара.
Әнисе: - Хәзер, хәзер, балам, әтиең генә жыенып бетсен дә кузгалабыз. Улым, әйдә җыен, безнең белән барырсың.
Рәсим: - Юк инде, әнием. Мин апам белән калам. Кич утырырга матур кызлар да килсә...
Мәрьям: - Әни, алып кит әле шуны. Бәләкәй башы белән олы кызлар янында йөрмәсен әле.
Рәсим: - Апам, зинһар өчен, өйдә калыйм әле. Минем әниләргә ияреп йөри торган чагым үтте бит инде.
Әни: - Апаң нәрсә әйтә инде, улым!
Рәсим: - Апам! Алтыным! Бөтен сүзеңне дә тыңлыйм. Кушкан эшләреңне дә эшлим. Өйдә генә калыйм инде.
Мәрьям: - Әгәр әниләргә артыгын сөйләмәсәң, телеңне тешләсәң генә безнең белән каласың. Кара аны, малай актыгы!
Рәсим: - Юк, юк, апам! Авызыма су кабам!
Мәрьям: - Ярар инде әни, малаегызны алып калырмын!
- Әни: - Әтисе, дим, буласьңмы инде, юкмы?
Әтисе чыга.
Әти: - Җыенып беттем, бетүен. Ләкин, әнисе, мине бер нәрсә борчый. Ничек инде өйне яшьләргә ышанып калдырып китәргә була? Кызлары булгач, егетләре дә җыела.
Әнисе: - Ярар инде, Галимҗан. Көне буе каз өмәсендә булган
яшьләрне сыйламыйча ярамый. Бәлешен дә үзләре салдылар бит.
әзрәк ял итсеннәр, куңел ачсыннар. Аулак өй - борынгыдан килгән
йола ич.
Әти: - Ярый, алайса, әйдә киттек, карчык. Кызым, әйбәт кенә ял итегез. Без иртән кайтып җитәрбез. (Чыгып китәләр.)
Мәрьям: - Ярый, әтием-әнием! Исән-сау гына йөрегез. (озата)
Кергәч, Кәримәгә әйтә:
- Озатып җибәрдем, киттеләр. Көчкә ! Кәримә, мин самавырны яңартам . Ә син өстәл әзерли тор . Хәзер кызлар да килеп җитәр .
Кызлар тавышы:
1нче кыз: - Керергә ярыймы ? Без килеп тә җиттек .
Мәрьям: -Үтегез кызлар , үтегез. Хәзер самавыр да кайный .
2 нче кыз: - Эх , тәмле исләр чыккан !
Мәрьям: - Әйе шул , сез чистарткан иң симез каздан салынган бәлеш бит ул .
3 нче кыз : - Карале Мәрьям, ә егетләр буламы соң ?
Мәрьям: - Әйе, мин Нәсимгә әйттем . Ул иптәшләре белән киләм диде . Озакламый килеп тә житәрләр инде.
4нче кыз : - Караңгы төшкәнне көтәләрмени ?
(Көлешәләр).
Кәримә : - Ярый кызлар, күп сүз - чүп сүз. Өстәл артына утырыгыз. Килмәгән кешене көтеп булмас монда . (Утырышалар).
1 нче кыз : - Эх! Егетләр булмагач, табын да түгәрәк түгел. Ямансу булып китте.
Ерактан гармун тавышы килә .
1 нче кыз : -Кызлар , егетләр килә бугай! Әнә, тавышлары да килә .
Ишек шакыйлар.
Мәрьям: -Кем йөри анда вакытлы - вакытсыз ?
1 егет : - Кызлар , ачыгыз , без килдек !
Мәрьям: -Кем соң ул без ? Сездән безгә ни кирәк ?
1 егет : - Пешкән симез кыз кирәк ! Әй, юк, юк, пешкән симез каз кирәк !
Кыз : - Каз - казанга төшмәгән, егет - үзе пешмәгән .
1 егет : - Кызлар, кертегез инде !
Мәрьям: - Ишекне ачабызмы ?
Кызлар : - Ач , ач . Керсеннәр . ( Көлешәләр ).
Егетләр керә .
Нәсим : - Әссәламегаләйкүм, кара кашлар , карлыгачлар . Әллә
безне сагынмадыгызмы?
1 нче кыз : - Сагынып үләбез инде , Нәсим абый ! Сагындырып йөрисез шул .
Нәсим : -Бигрәк тә Мәрьям сагынгандыр инде .
Мәрьям : - Бик кирәгең бар иде !
Нәсим : - Ай-яй ! Кыз сорарга килергә йөри идем , болай булгач , кире уйлыйм инде , бик ачы телле икәнсең.
Гадел : - Җитте инде сезгә мәхәббәт чыпчыклары! Әллә кунак кызлары да бар инде ?
Мәрьям: - Казаннан каз өмәсенә дип кайткан күрше кызы ул . Исеме – Кәримә ! Таныш булыгыз .
Гадел : - Эх, егетләр ! Мондый чибәр кызлар белән бер биеп тә алсаң , гомердә дә үкенмәссең ! Әйдәгез, "Йөзек салыш" уйныйбыз !
ЙӨЗЕК САЛЫШ УЕНЫ
Гадел: - Йөзек кемдә, сикереп чык!
Кәримә: - Миндә!
Гадел: - Кәримәне нишләтәбез!
Мәрьям: - Биетәбез!
Гадел: - Кунак кызы чибәргә чибәр! Чыннан да, биеп күрсәтсен әле!
(Кәримә бии)
Гадел: - Әфарин, Кәримә, булдырдың! Уенны дәвам итәбез!!! (музыка играет)
Гадел: - Йөзек кемдә, сикереп чык!
Рәсим: - Миндә!
Гадел: - Рәсимне нишләтәбез?
- Биетәбез!
-Җырлатабыз!
Рәсим: - Юк, юк, мин ӘТӘЧ булып кычкырам!
Гадел: - Уенны дәвам итәбез!!! (музыка играет)
Рәсим: - Йөзек кемдә, сикереп чык!
Гадел: - Миндә!
Рәсим: - Гаделне нишләтәбез?
- Биетәбез!
-Җырлатабыз!
Гадел: - Юк, юк, дуслар, әйдәгез мин сезгә табышмаклар әйтәм!
Беренче табышмак, тыңлагыз! Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта. Нәрсә ул? (Кояш).
Икенче табышмак: - Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк. Ул нәрсә? (Су).
Өченче табышмак: - Аяксыз, кулсыз, капка ача. Нәрсә ул? (Җил).
Кечкенә генә йорт, эче тулы корт. Кем белә? (Кыяр)
- Ярый, дуслар, җитеп торсын! Кызлар-йолдызлар, ә каз канатларын сатасызмы?
Рузанна : - Канат сатабыз , канат,
Ап-агын сайлап , карап ,
Кемгә кирәк, алыгыз ,
Бармы акча - ялыгыз !
Нәсим : - Канатыгыз кыйбатмы ?
Лена : - Канатыбыз бер алтын .
Гадел : - Кыйбат икән : бер алтын !
Нәсим : - Канатлар сездә калсын!
Илья раздает цветы.
Мәрьям: - Егетләр, бездән дә СЕЗГӘ бүләкләр бар!
(Рузанна канатларны тарата)
Гадел: - Канат сату - кызык уен;
Каз өмәсендә була.
Таныштыра, дуслаштыра,
Яшьләрне иске йола.
Нәсим: - Синдә - канат, миндә - канат,
Ике канат пар булсын!
Канат саткан чибәркәем
Мәңгелеккә яр булсын!
Гадел: - Каз канаты каурыеннан
Ясарбыз әле каләм.
Ерак җирләргә очсак та,
Язарбыз, дуслар, сәлам.
Нәсим : - Бәлешегез көйми микән , кызлар ?
Мәрьям: - Бәлеш , бәлеш?! Нишләп бетте икән ул ?
Мәрьям: - Зыяны юк . Йөзе килгән генә моның.
Илья : - Ал да итәрбез әле ,
Гөл дә итәрбез әле .
Бергәләшеп , бәлештән дә,
Авыз итәрбез әле .
Гадел: Каз канаты кат-кат була ,
Ир канаты ат була .
Чит жирләрдэ озак йөрсәң,
Сөйгән ярың ят була .