Театральләштерү эшчәнлеге аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтләрен үстерү
Театральләштерү эшчәнлеге аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтләрен үстерү
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
teatrallshteru_eshchnlege_asha_mktpkch_yashtge_balalarnyn_izhadi.pptx | 1.97 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әдәпле , физик яктан сәламәт , кыю итеп үстерү . Бу бурычлар төрле юллар белэн тормышка ашырыла . Э шулар арасында актуаль , мө h им h эм кыйммэтле эшчәнлек – театральләштерү . Сәхнәләштерү уеннарында катнашып , балалар образлар , төсләр , авазлар аша тирә - юнь белән танышалар , ә сораулар балаларны уйларга , анализларга , йомгаклау ясарга мәҗбүр итә .
Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән . Персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләгәндә , баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы , интонацияле сөйләү тәрбияләнә . Башкарылачак роль баланы чиста, аңлашылырлык итеп сөйләвен таләп итә . Сәхнәләштерелгән уеннар барышында , бала персонажлар өчен кайгырта , үзен алар урынына куя, булышу ысулларын таба , яхшылык h әм явызлыкка үзенең карашын күрсәтә . Баланы төрле яктан үстерә .
Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда , h әр балага үзенең кичерешләрен , тойгыларын , теләкләрен , карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел , ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга h әм яшьтән үк өйрәтергә кирәк . Еш кына без киң белемле , сәнгатьле сөйләшә белүчеләрне оялчан икәнен , чит кешеләр алдында югалып калуларын күзәтәбез . Бу проблемалар булмасын өчен , балалар бакчасында театр кую бик зур булышлык күрсәтә .
Сәхнәләштерү әшчәнлеге үз алдына түбәндәге мәсьәләләрне , бурычларны куя : сәхнәләштерү эшчәнлегенә тотрыклы кызыксынуны үстерү ; балаларның сүз байлыгын үстерү ; дөрес аваз әйтелешен тәрбияләү ; мимика, ишарәләр , хәрәкәтләр , интонация тәэсирле чараларын кабатлау теләге тудыру .
Мин сезгә бүген ике видеоязма тәк ъ дим итәм. Бу язмаларда балаларның иҗади сәләтләре ачык чагыла. Әкият аша алар үзләрен сыныйлар, рухи байлыкка ия булалар. Бер-берсенэ карата игътибарлылык, дуслык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек хисләре артуы күренә.
Игътибарыгыз өчен рэхмэт