Сөмбелә бәйрәме

Салахова Зульфия Габдулловна

Салахова Зульфия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombel_byrme._docx.docx24.57 КБ

Предварительный просмотр:

Сөмбелә бәйрәме!

1 алып баручы: Хәерле көн, дуслар! Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз — тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

  1. Алып баручы.

Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

  1. Алып баручы.

Табындагы икмәк, сый, нигъмәтне,

Күреп ил картлары шатлана.

Муллык белән килә җиргә көзләр,

Көзге муллык кыла тантана.

Жыр: “Дождь” 6 класс

  1. Алып баручы.

        Җиргә төшә сары,  ал яфраклар,
          Көз җиткәнен алар белдерә.
          Алтын көзең синең, туган ягым,
          Күңелемә якын, бер генә.

 

  1. Алып баручы.

       Һәркайда да муллык, туклык,
        Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.
        “Кара көз” дип сиңа беркем әйтмәс,
         Кочагыңда муллык,  байлыклар.

2. Алып баручы.

Мәктәп бакчасында, дуслар,

Тырыш хезмәт куйдык без.

Уңышлар да куандырды,

Сау-сәламәт булыйк без.

Концертный номер: (бию)

  1. Алып баручы.

Сомбелэ бэйрэме кон белэн тон тигезлэшкэндэ, доресерэге 22 сентэбердэ бэйрэм ителгэн. Ул вакытта инде ботен урып –жыю эшлэре тэмамлана, козге чэчу дэ ахырына якынлаша. Уныш келэтлэргэ, амбарларга тутырылып беткэч -бэйрэм килэ. .Бэйрэмнен хужабикэсе Сомбелэ алтын сары толымлы булан. Кызлар ана алтын сары башаклардан такыя уреп кидерткэннэр. Ил агалары Сомбелэне колтэлэр белэн бизэлгэн тэхетткэ утыртканнар. Кыскасы халык мэгънэле, матур итеп кунел ачкан. Бэйрэм иткэн.

  1. Алып баручы.

 Урам буйлап килә

Сөмбелә көлә-көлә,

Яфракларын сибә-сибә

Шаяра, уйный, көлә.

 

 

Сөмбелә:

Саумы, якын дусларым!

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә аяз көннәр дә,

Байлык та китердем мин.

Мин – көз кызы – Сөмбелә,

Көзге байлык кулымда.

Чакырам мин һәммәгезне

Шушы бәйрәм түренә.

Укучылар, мин сезгә бик күп яфраклар алып килдем. Ә хәзер, әйдәгез, “Яфрак тану” уены уйныйк. Сез мин күрсәткән яфракларның кайсы агачтан  коелганын әйтерсез.

Балаларны “Яфрак тану” уены.

Сөмбелә:  Бик булдырасыз икән, барыгызга да зур рәхмәт! Һәрвакыт шундый белемле, зирәк, тырыш, уңган булыгыз. Уңыш бәйрәме белән котлыйм сезне! .     Ачыдыр теле,

Кыллыдыр төбе. (Суган)

2.     Гәүдәсе бар, җаны юк,

Үзе эшләпә кигән, башы юк. (Гөмбә)

3.     Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт. (Помидор)

4.     Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

5.     Үзе кызыл, үзе буялмаган. (Чөгендер)

6.     Җир астында картыгыз,

Сакалыннан тартыгыз. (Шалкан)

7.     Эсселәгән саен кат-кат тун кия. (Кәбестә)

  1. Алып баручы.

Рәхмәт Сөмбелә! Ә хөзер  Башлангычлар чыгышын карап үтик.

Яшәү чыганагы – кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Көр табынның тора түрендә.

Башлангыч сыйныфлар өчен уен: “12 ай” бирелгән карточкалардан 4 укучы елфасыллары төзи,  2 укучы ел фасылларын рәттән төзи.

Бәйрәм мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

Барыбызга да сәламәтлек,

Тыныч көннәр насыйп булсын!

 Сорауларга җавап тап.

1. Бу үсемлекләр ничә аваздан тора?

а) көнбагыш

б) бодай

в) ипи

г) он

2.  Бодайдан нәрсә ясыйлар һәм пешерәләр?  (ипи)

3. Көнбагыштан нәрсә ясыйлар?  (май)

4. Солыны кайсы йорт хайваны ярата?  (ат)

5. тарыны нинди йорт хайванына сибәләр?  (чебиләргә)

6. Кишернең кайсы җирен ашыйлар?  (тамырын)

7. Кәбестәнең кайсы җирен ашыйлар?   (яфрагын)

8. Кабак кайда үсә?   (җир өстендә)

9. Чөгендер нинди төсле була?   (кызыл)

Уеннарга йомгак ясала, җиңүче ачыклана.

Концертный номер:

  “Бәрәңге җыю”- уены

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

алып баручы: Э хэзер  Көз көне туган кешеләрне бирегә чакырабыз (сент, окт, нояб)…хэм бер рэткэ тезелеп басуыгызны сорыйбыз.

Менә бу ящикка зур приз салынган, Ящик эчендә нәрсә булганлыгын белсәгез, приз сезгә булачак.

Курайларда көз көйләрен уйнап,

Агачларны сары төскә буяп,

Куакларга җиләк-җимеш элеп,

Агач төпләренә гөмбә тезеп,

Урман буйлап алтын көз йөри.

Уен: «Кишер җыю” Бауга кишерләр бәйләнгән, җепнең ике башына Һәм уртасына,

 2 укучы чыга аларга җепнең кырыендагы кишерләргә җепне урап уртадагы кишергә килеп җитәргә кирәк. Кем беренче була?

Уен “Кем тизрәк?” Уңыш тиягән машиналар белән, кем беренче билгеләнгән урынга килеп җитәр?”

Бакчага ямь биргән кебек,

Кичәбез дә ямьләнде.

Әйтерсең, мәктәп бүлмәсе

Чын бакчага әйләнде.

Хушыгыз, еллар имин,

Илнең күге аяз булсын!

Сабыйларның шат авазы                        

Гел яңгырап торсын.

Малай:

Бәйрәм мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

Барыбызга да сәламәтлек,

Тыныч көннәр насыйп булсын!

Бию:папури  

Дискотека:

Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп бара