Поздравление учителей
Предварительный просмотр:
Алып баручы:
Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез.
- Котлы булсын күркәм бәйрәмегез,
Саулык теләп зурлап дәшәбез.
Игелекле хезмәтегез өчен
Хөрмәт тоеп озак яшәгез.
Котлыйм Сезне бәйрәмегез белән,
Изгелектә һәрчак уегыз.
Юлдаш булсын ныклы сәламәтлек,
Икелеләр әзрәк куегыз!
2.Укытучы – бөек исем,
Сезгә бары рәхмәт сүзләре.
Белем бирә һәр балага
Гел елмая нурлы йөзләре.
3.УКЫТУЧЫ! Бәйрәм көнең бүген!
Чын күңелдән изге теләгем!
Авыр хезмәтеңә баш иярлек,
Ничек түзә икән йөрәгең?
4. Спасибо вам за труд нелегкий,
За обучение детей.
Желаем радостных мгновений,
Хороших больше новостей!
Здоровья пожелать, удачи
Вам в День учителя хотим.
Пусть будут легкими задачи.
Мы Вас за всё благодарим.
5.Бәйрәм белән Сезне, укытучым!
Йөрәгемнең якын кешесе.
Дөнья серен миңа өйрәтүчем.
Яшь җаннарга — Ходай илчесе!
Сезгә телим саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.
Шәкертләрнең тырыш, инсафлысын.
Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!
6. Укытучы, якты кояш кебек,
Күңелемне назлап жылыта.
Авыр чакта ярдәм кулы суза,
Сабыр сүзе белән юата.
7. Укытучым, Сезгә нәрсә генә
Бүләк итим бәйрәмегездә?
Болыннарда өзеп, букет тезеп,
Гөлләр бүләк итәр идем дә.
Шиңәрләр шул…
Шушы бәйрәмегезгә ямь өстәрлек
Бирим икән Сезгә ни генә?
Иң яхшысы — җырым бүләк булсын.
Безнең йөрәк типсен җырларда.
“Укытучыма” җыр
8. Сегодня с Днем учителя
Хотим поздравить Вас,
Желаем Вам с улыбкой
Всегда входить в свой класс,
Пусть радостью и счастьем
Наполнятся все дни,
Желаем Вам удачи,
Здоровья и любви!
9.Хөрмәтле укытучылар!
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Сезгә бәхет, сәламәтлек,
Озын гомер телибез.
Сезгә вәгъдә бирәбез
Гел тырышып укырга.
Тәртипле, тыныч, уңган
Һәм ярдәмчел булырга.
10.Халык күңелендә Сезгә дигән
Меңәрләгән чәчәк бәйләме
Әгәр аны алдыгызга куйсак
Булыр иде таулар кадәрле…
Кояшны да бүләк итәр идек
Кояш биек, ә без кечкенә
Чәчәктән дә матур, назлы бүләк
Тапмадык без бүген һич кенә. (чәчәк тапшыру)
ХӘЛЕҢ НИЧЕК, АВЫЛ МӨГАЛЛИМЕ?
Хәлең ничек, авыл мөгаллиме,
Рәнҗетмиме тормыш авырлыгы?
Заманадан артта калмас өчен,
Сынмыймы соң кайчак сабырлыгың?
Хәлең ничек, авыл мөгаллиме,
Үзгәрттеме заман балаларны?
Шәфкать көткән чакта битарафлык,
Әрнетәме бераз яраларны?
Хәлең ничек, авыл мөгаллиме,
Болай ярый, яшәп торырлыкмы?
Бала күңеленнән энҗе кебек
Эзлисеңме һаман матурлыкны?
Табасыңмы, очасыңмы шулчак,
Биек күкнең җиденче катына?
Әйбәт икән хәлең, укытучы,
Шул зур бәхет мөгаллим затына.