Дәрес темасын ачу.
Төркемнәрдә эш Слайд | Укучылар. Автор әсәренә ни өчен “Язгы кәрваннар” дип исем биргән? Ә нәрсә соң ул “яз”? Нәрсә символы булып тора? Яз бит ул төсләргә бик бай. Әйдәгез әле без дә аны төсләр күзлегеннән карап ачыйк. . (Алты эшләпә методын кулланырга мөмкин.) - Ак төс – мәгълүмат.
Сорау: ә нәрсә соң ул яз? - Кызыл төс – хис-тойгы.
Сорау: яз сүзен ишетү белән күңелдә нинди хисләр уяна? - Сары төс – оптимист.
Сорау: яз ул нинди чор?
- Кара төс – писсимист.
Сорау: язның кимчелекләре бармы? - Яшел төс – иҗади.
Сорау: яз турында шигырьләр, җырлар ишеткәнегез бармы? Алар нинди рухта язылган?
- Зәңгәр төс – нәтиҗә.
Сорау: Гомумиләштереп нәтиҗә чыгарыйк.
“Кәрван” сүзе нәрсә аңлата?
Төп геройлар?
Ә эшебезне дәвам итеп без дә төркемнәрдә эш итәрбез
Шушы шигырь юллары нәрсә турында сөйли? Тәүге сөюен дә татымаган Яшьтәшләрең ауды яуларда Мин тугрымын алар өчен бары Хыял булып калган таңнарга. Кайгыларын сөйләп каеннарга, Изге мәхәббәткә тугры булып Яши белде безнең җиңгәләр. (Фәния Чанышева)
Әсәрдә сугыш чоры сурәтләнүен без нинди вакыйгалардан белдек?
Шушы вакыйгаларга нигезләнеп, автор нәрсә әйтергә теләде икән?
Автор моның белән ризамы?
Бу авыр хезмәтме? Бигрәк тә шушы картиналарда сурәтләнгән куренешләрне карагач туган нәтиҗәләрегез
Әсәрдә сурәтләнгән яшьләрне геройлар, патриотлар дип атый алабызмы? Синквейн структурасы
Укучылар, алда эшләгәннәрдән чыгып. Без Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәренең төп темасын ничек атар идек?
Эш нәтиҗәләребез Үзбәя. |
Слайд №7
1.Кыш, җәй, көз шикелле үк ел фасылы.
2.Яктылык, матурлык, яшәрү, яңару, уяну, җылылык, күңел күтәренкелеге, дәрт, ярату һ.б. 3.Табигать йокысыннан уяна, кояш ныграк җылыта, язгы кар сулары ташып ага, яшел үлән баш калкыта, кыр эшләре, бакча эшләре башлана. Һәр җирдә тереклек, хәят, күңеллелек башлана. Язның бер кәне ел туйдыра, - дигән халык. 4.Март бураннары, салкын-көчле җилләр, күңелгә шом сала торган язгы аҗаганнар, көчле ташулар, баткаклык. 5.“Яз килә, яз көлә”, “Яз, яз, яз, җитә”, “Язгы әкият”, “Язгы күкрәү”, һ.б. Алар барысы да күтәренке рухта язылган. Бу шигыйрьләрне укыгач, күңел күтәрелә, шатланасы, сөенәсе килә. 6.Ничек кенә булмасын, кешеләр язны көтеп алалар. Яз - ул яңа тормыш башлану чоры.
Кәрван-кемнең дә яки нәрсәнеңдер хәрәкәт итүче төркеме дигәнне аңлата.
Әдилә, Ибраһим,Дамир - яңа гына ятим балалыктан чыгып килүче,сугыш чоры авырлыкларын кичергән 50 нче еллар яшьләре.
Хәзерге урта һәм яшь буын, якты дөньяда яшәве белән сугыш чоры каһарманнарына һәм ул елларның йөген җигелеп тарткан ил кызларына бурычлы. Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Иңнәрендә ил язмышын йөрткән карт-коры, хатын-кызлар якты киләчәккә өмет белән караганнар һәм Бөек Җиңүне якынайту өчен гомерләрен дә кызганмаганнар. (торкемнәр балл җыя)
Беренче төп вакыйга – көзен җыелган ашлыкны Чаллы элеваторына илтү. Икенче төп вакыйга – яз көне чәчүлек орлыкны 65 чакрымдагы ерак Кәследән алып кайту.
Автор шул чор авылы кешеләренең хезмәтенә карата гаделсезлек турында яза. Көз көне чәчүлек орлыгы да калдырмыйча, барлык ашлыкны элеваторга илттерәләр, ә язын, атлар күтәрмәгә калгач, аны яңадан алып кайтырга кирәк була.
Слайд 9.10,11 Габделхәт Сафин башкаруында “Уфалла арбасы” дигән җыр- видео карала
Слайд 12 “Патриот” сүзе
Тема“Сугыш китергән афәт һәм сугыш чоры балаларының батырлыгы” Слайдлар 13.14,15 |