Сочинение "Минем туган авылым"

Романова Галина Николаевна

Минем авылым турында язылган бу җырда. Менә шундый матур Кашка тау итәгендә урнашкан ул. Авылга беренчеләрдән булып нигез салучылар да минем борынгы әби-бабаларым булган.  Алар башта берничә генә – Абдуллар, Усманнар, Зәбирләр, Биканнар. Авыл урынында сазлык, анда күп кенә агачлар үскән була. Кешеләр шул агачларны кисеп, төпләп, сазлыкны киптергәннәр. Шунда беренче йортларны торгызганнар. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zy_shhre_6_mktp_bikanova_alina_sochinenie.docx17.99 КБ

Предварительный просмотр:

                                             

                                                 Тау астына урнашкан   Баграж авылы,

    Таң атканда нурга күмелә аның бар урыны.

                                   Баграж, Баграж якын күңелгә,

                                                     Баграж авылы урнашкан күңелле җиргә.

   

      Минем авылым турында язылган бу җырда. Менә шундый матур Кашка тау итәгендә урнашкан ул. Авылга беренчеләрдән булып нигез салучылар да минем борынгы әби-бабаларым булган.  Алар башта берничә генә – Абдуллар, Усманнар, Зәбирләр, Биканнар. Авыл урынында сазлык, анда күп кенә агачлар үскән була. Кешеләр шул агачларны кисеп, төпләп, сазлыкны киптергәннәр. Шунда беренче йортларны торгызганнар. Карт бабамның авыл нигезен салуына мин бик горурланам. Алар бик тырыш кешеләр булганнар, бер генә эштән дә куркып тормаганнар. Сука белән сөреп иген чәчкәннәр, мал-туар асраганнар. Үзләренең шундый хезмәт сөюләре балаларына, оныкларына да күчкән. Туган җиргә мәхәббәтне тәрбияләү буыннан-буынга күчкән. Аларның берсе дә туган авылын ташлап чит җирләргә чыгып китмәгән, барысы да шунда береккән. Бер карт бабамның зур гына май чыгару цехы булган. Белгәнебезчә, элек киндердән тукылган тукымадан киемнәр теккәннәр. Менә шул бабамның тукыма мана торган остаханәсе дә авылда дан тоткан. Икенче бабам бик күп атлар үрчеткән. Җир эшкәртү, авыр йөк  ташу шул атлар өстенә төшкән. Алай гына түгел, аның чабышкылары сабантуйларда тирә-якта дан тоткан.

    Коллективлаштыру елларында аларның булган мөлкәте колхозга күчкән. Алар үзләре дә, балалары да колхозга кергәннәр.

    Картлар әкренләп бакыйлыкка күчкән, балалары колхозда тырышып эшләгәннәр. Тиздән Бөек Ватан сугышы башланган. Башта карт бабам  Иванны, аннан аның улы Ильяны сугышка алганнар. Иван бабам бер аягын калдырып, орден –медальләр алып кайткан фронттан. Илья бабам Ленинград янында барган сугышларда батырлык күрсәткән өчен медальләр белән бүләкләнгән. Ә карт әбиләрем ул вакытта көнен төнгә ялгап эшләгәннәр. Алар да шулай итеп җиңүгә үзләренең зур өлешләрен керткәннәр.

    Нәселемнең кайсы буынын гына алма, һәркайсы тырыш, намуслы булган. Әбием  (әти ягыннан) гомерен балалар укытуга, тәрбияләүгә багышлаган.  Менә шул әбием турында сөйләсем килә. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда, хезмәт ветераны. Ул һәрвакытта да ярдәм итеп, төпле киңәшләрен биреп тора. Зәй шәһәрендә яшәсәк тә, без гел авылга алар янына кайтып йөрибез. Аның балачагы  сугыш  һәм аннан соң авыр чорларга  туры килә.  Авылда карт –коры, хатын-кыз һәм балалар кала. Күпме авырлык,  михнәт , авыр хезмәт күрә ул еллардагы кешеләр. Тормышны алып барырга кирәк: кырда игенен дә игәргә, ач-ялангач та булмаска, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә , гомер буе бетмәс кебек тоелган налогын да илтеп түләргә. Әтиләре, абыйлары сугыш кырында батырларча көрәшкәндә, тылда әниләр, сабый балалар үзләрен аямыйча эшлиләр. И озын да иде ул вакытта көннәр, вакыт бик озак үтә иде, дип искә ала әбием. Сугышы дүрт ел булса да, ачлыгы аның ун елга барды би, ди. Көнгә бер ашау, анысы да кычыткан ашы булган.  Кычытканы да бит әле аның җәй көне генә үскән. Яз җитсә, кар астыннан бәрәңге казу дисеңме.  Хәзерге көндә ипекәйне күкрәккә терәп кискәндә, ул вакытлар бигрәк тә искә төшә, ди әбием. Әбием шушы сүзләрне әйткәндә, күзләрем дымлана,  аны бик кызганам, аңа бик тәмле ризыклар ашатасым килә.  Халык түзгән сугышын да җиңгән. Әбием дә үсә төшкән.  Минем уйлавымча, әбием укытучы булырга балачактан ук  хыяллангандыр, чөнки  укытучы булу өчен талант кирәк. Борынгы заманнардан ук укытучы һөнәре бик авыр, җаваплы һәм мактаулы һөнәрләрнең берсе булып саналган. Киләчәктә нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучыбыз тора. Җир йөзендә бик күп һөнәрләр бар. Шулар арасында укытучы һөнәре бик авыр һәм җаваплы, ләкин иң дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе булып тора. Безнең уйлавыбызча, укытучыдан башка дөньяны күз алдына да китереп булмас иде. Чөнки җир йөзендәге барлык профессия кешеләренә дә бер олугъ зат – Укытучы белем һәм тәрбия биргән. Мөгаллимнәр ак кәгазь бите кебек сабый күңеленә беренче орлыкны сибәләр. Аларның шытып чыгуы өчен шартлар тудыралар, үскәнен күзәтәләр. Соңыннан мул уңыш җыеп алуына куанучы кешеләр дә бит алар. Җыеп кына әйткәндә, иң зур хөрмәт һәм мактауга лаек кешеләр.

Укытучы   һөнәре  иң  игелекле һөнәрләрнең берсе, дип әйтер идем мин, чөнки укытучылар белем дөньясына ишек ачалар. Әбием мине дә фикерләргә, яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтә, тормышта  үз һөнәремне һәм үз юлымны сайларга ярдәм итә.
Әбием балаларга  үзебезнең татар телен, туган телебезне өйрәткән,   туган телебезнең матурлыгы, кайда гына яшәсәк тә, аның безгә кирәклеге турында гел искәртеп тора.  Шулай ук ул безне татар теле һәм милләте белән горурланырга өйрәтә, татар халкына карата хөрмәт хисе тәрбияли. Әбием йомшак күңелле, сабыр, хөрмәткә лаек. Ул үзенең йомшак мөгамәләсе белән укучыларының  күңелен яулаган. Аның укучылары кайда гына яшәсә дә, һәр бәйрәм саен әбиемне гел котлап торалар. Әбиемнең  һөнәрен  минем әтием һәм аның  сеңлесе дәвам итәләр. Алар да балаларга белем бирәләр. Димәк, нәселебездә укытучылар чылбыры өзелми, мөгаллимнәр династиясе үз һөнәрен дәвам итә дигән сүз. Гомерен мөгаллимлек эшенә багышлаган, бездә дә бу эшкә мәхәббәт уяткан әбиемнең тормыш юлы миндә соклану  уята. Дистә еллар буена эстафета булып күчә барган әлеге һөнәргә безнең гаиләнең мәхәббәте әле дә сүнми, сүрелми. Һәм без үзебезнең нәкъ менә шушы олугъ, хөрмәтле, затлы нәселдән булуыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Чыннан да, бар нәрсәнең башлангычы - Укытучы кулында. Укытучыга да, атаклы галимгә дә, төзүчегә дә белемне Укытучы бирә. Кешелек барында бу һөнәр яшәячәк. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, бәлки мин дә  әбием кебек тырыш Укытучы – армый-талмый балаларга белем һәм тәрбия бирүче мөгаллим булырмын. Үзебезнең династия эшен дәвам итәчәкмен.

                                                          Биканова Алина

                                                                     Зәй шәһәренең 6 нчы  урта мәктәбе

                                                     7 нче В сыйныфы укучысы