Нәбирә Гыйматдинова иҗатында хатын-кыз образы

      Борынгы әдипләребез хатын-кызның хокуксызлыгына борчылсалар, соңрак аларның батырлыкларына сокланып иҗат иткәннәр. Соңгы берничә дистә ел эчендә иҗат ителгән әсәрләрдә инде бугенге көн хатын-кызы сүрәтләнә. Мин дә үземнең шушы хезмәтемдә Нәбирә Гыйматдинова иҗатындагы хатын-кыз образына бераз күзәтү ясарга булдым.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nbir_gyymatdinova_izhatynda_hatyn_kyz_obrazy.docx29.7 КБ

Предварительный просмотр:

Нәбирә Гыйматдинова иҗатында хатын-кыз образы

Эшләде: Яр Чаллы шәһәре

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Зарипова Рәмия Вәлиҗан кызы

Яр Чаллы, 2020 ел

Эчтәлек

  1. Кереш.......................................................................2 бит
  2. Төп өлеш..................................................................3 бит
  3. Йомгаклау................................................................7 бит
  4. Кулланылган әдәбият..............................................8 бит

Нәбирә Гыйматдинова иҗатында  хатын – кыз образы.

Кереш

Татар әдәбиятында гына түгел, рус һәм дөнья әдәбиятында да хатын –кыз образы үзәк урынны алып торадыр, мөгаен. Борынгы заманнардан ук җырчылар хатын-кызларны мактап дан җырлаганнар, рәссамнар гүзәл сыннар ясаганнар, ә язучылар һәм шагыйрьләр, аларга атап, мәңгелек әсәрләр иҗат иткәннәр. Татар әдәбиятында хатын-кыз образын яктырткан әсәрләр бик күп. Һәрбер язучы үзенең күңелендәге идеаль хатын-кыз образын тудыра. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасындагы гүзәл Зөләйха образыннан башлап, татар әдәбиятында хатын-кыз язмышын яктырткан меңнәрчә әсәрләр мәгълүм. Борынгы әдипләребез хатын-кызның хокуксызлыгына борчылсалар, соңрак аларның батырлыкларына сокланып иҗат иткәннәр. Соңгы берничә дистә ел эчендә иҗат ителгән әсәрләрдә инде бугенге көн хатын-кызы сүрәтләнә. Мин дә үземнең шушы хезмәтемдә Нәбирә Гыйматдинова иҗатындагы хатын-кыз образына бераз күзәтү ясарга булдым.

 Соңгы 25-30 еллар эчендә язылган әсәрләр арасында Нәбирә Гыйматдинова иҗаты аерым урын алып тора. Аның язу стиле, сүрәтләү чаралары беркемнекенә дә охшамаган, үзенчәлекле. Һәр әсәре берәүне дә битараф калдырмыйдыр, мөгаен. Кемнәрдер йотылып укый, “урман, җеннәр, сихерчеләр турында күп яза, әкиятне күп кыстыра”, - диючеләр барлыгын да беләм. Китапханәдә дә “иң күп укылучы автор” дип Нәбирә Гыйматдинованы атадылар. Бүген Нәбирә Гыйматдинова 18 китап авторы. “Ел китабы” номинациясендә 7 тапкыр беренче урын алган язучы ул. 

Төп өлеш

Нәбирә Гыйматдинова татар әдәбиятында инде шактый танылган язучы. Аны язучы итеп таныткан әсәре “Сихерче” повесте булды. Төп герой Сәвиләнең прототибы – Аксубай районы Үзи авылыннан, бөтен тирә – якка даны таралган, Шәрифҗамал әби. Автор бу әсәрендә табигать турында, кешенең аннан башка яши алмавын, табигатьтән аерылып, матди байлык артыннан гына кууычыларның җаннары коруын һәм шул җаннарны үләннәр шифасы, чишмә сулары, урман һавасы белән дәвалап булуын мавыктыргыч сюжет аркылы ачып бирә алды.

Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрендә төп геройларны бер уртак сыйфат берләштерә: хатын-кызлар башкаларга охшамаган, дөньяга үзләренчә карыйлар, изге-олы күңелле, чибәр һәм мәрхәмәтле, тәбигатьне бөтен җаннары белән яраталар һәм аның телен, җанын аңлыйлар. Алар чын, керсез, тирән ярату белән ярата беләләр, ләкин тормышта бәхеткә ирешә алмыйлар. Беренче карашка әсәрләрдәге башка геройларга замандаш түгел кебек. Матди байлык артыннан күбрәк куып, табигатьтән ераклаша бару, азгынлык, эчкечелек кебек сыйфатларның бугенге тормышыбызга үтеп керүе, кешеләрнең явызлануы, тупаслануы фонында төп геройларның уй-кичерешләре, характерлары  күңелләрне айкап алырлык, тирән уйлануларга мәҗбүр итәрлек дәрәҗәдә укучыга җиткерелә ала.

Нәбирә Гыйматдинова иҗатында реалистик сюжет , әйдәп баручы булганда, ямьсезлекне кире кагу үзәккә куела, романтик сюжетлар белән матурлыкны раслау алга чыга. “Хатыннар сагышы” повестенда  төп сюжет линиясе өч дус: Сандугач, Ниса, Шакирә язмышы  аша үткәрелә. Шакирә – Сандугач, Ниса, Шакирә – Эдуард,  Авзал - Сандугач каршылыкларында намуссызлык, азгынлык, байлык артыннан куу  ачык сүрәтләнә. Шакирә гади завод эшчеләре гаиләсендә туып – үскән Казан кызы. “Кемнең кулында – шуның авызында” дигән әйтемне девиз итеп алган кыз яратусыз, исәп-хисап белән директор егеткә кияүгә чыга, байлык артыннан куып, балаларын әтисез калдырудан да чирканмый. Кирәк урында ялагайлану, яки җәлләтү, ә кайчакта тавыш-гауга белән үз дигәненә ирешә, фатирның шәбенә күчә, туннарның затлысын кия, чит илләрдә ял итә. Кызганычка каршы, нәфесе тукталмый, үскәннән-үсә бара. Инде югары даирә арасына керәсе килү теләге белән янган Шакирә улын корбан итәргә, аны яраткан кызыннан аерып, тупас, әшәке телле, ләкин түрә кызы булган Гөлнарага өйләндерегә тырыша. Ахырдан япа – ялгызы кала...Шакирә образына каршы Сандугач һәм Ниса образлары куела. Сандугачның керсез мәхәббәтен азгын Авзал аяк астына салып таптый, кыз яшьлек хатасы аркасында авылыннан китәргә мәҗбүр булга һәм хәзер гомере буе авылын өзелеп сагына. Ул байлык артыннан кумый, югарыдагыларга ялагайланмый. Кешеләргә булышырга әзер торуы, мәрхәмәтлелеге белән  Бәдри Саматовичның күңелен яулый. Тик байлык аның Кызыл Тавын,  киң бассейн авылындагы Аккош күлен алыштыра алмый. Ахырдан чынбарлык белән очрашу аның хыялындагы авылын үтерә. “Синең гөнаһ гөнаһмыни замана яшьләренеке белән чагыштырганда. Әнә клуб артында аракы эчәләр. Шунда ук... Әй, сөйләргә дә чирканам. Кайсы корсак ясата, кайсы нарасыен бүлничтә үк хөкүмәткә ыргыта. Бозылды Кызыл Тау”, - ди апасы. Шакирәнең улы Эдуардның әнисенә язып калдырган сүзләре бу фаҗиганең сәбәпләрен дә күрсәтә: “Бәхет байлыкта гына түгел. Ничек инде ул ирегеңне акчага сат та, коллыкка төш ди. Синең динсезлегең бәласе инде бу, әни. Ходайга шөкерана кылып, догалар укысаң, бәлки комсызлык чиреннән арыныр идең, әни...”.

Ниса да ялган белән мәкерлелекне яратмый. Җаны нидер эзләнә, тик эзләгәне чынбарлыгы белән яраклашып бетә алмый. Җавапны аңа җүләр Сандра бирә: “ Мин җүләр түгел. Сез – җүләр, ташкалада матур – матур ызбалар төзисез, мәгәр эчендә бәхет җук. Бүлемнәре күп, мәгәр оланнарыгыз аз. Җулларыгыз шома, тигез, мәгәр тимер атларыгыз белән адәмнәрне таптасыз”. Ниса бәргәләнгән җанына урын эзләп урманга китә. Аның җаны да табигатькә якын.

1980 – 2000 нче еллар аралыгында язылган әсәрләрдә уртак сыйфатлар бар. “Сихерче”, “Каракош”, “Торна каргышы”, “Күке төкереге”, “Болан”, ”Бүре каны” повестьларында мифологик һәм реалистик сюжет линиясе үрелеп бара. Сәвилә, Онык, Акчәч  табигать балалары, аларда язмышны алдан күрә белү сәләте дә, табигатьнең үз дарулары – үләннәр белән дәвалый белү сәләте дә бар.  “Болан” да Акчәч яраткан кешесе Рысколны коткару өчен, үләсен белә торып боланга әверелеп,  аучы ирнең каршысына чыга. Киек-җанварлар рәнҗеше ирне чир газапка сала. Аны аягына бастырганда Акчәч Рысколдан  киек-җанварларның канын коймауны сорый, тагын бер рәнҗеш  соңгы ноктаны куярга мөмкин. Ләкин Акчәчне улеп яратса да, тамырларында аучы каны аккан Рыскол түзми – болан ауларга чыга. Акчәч-Болан аны үлемнән коткара. Монда болан образы хатын-кызның сылулыгын, аның йомшаклыгын да күрсәтә. Акчәч мәхәббәте хакына үлемгә таба үзе атлый.

Рыскол да  Акчәч-Боланның үлеменнән соң тирән тетрәнү кичерә. Автор нәфсене тыя алмау нинди фаҗигале хәлләргә китерүен мифологик образлар аркылы  мәңге онытылмаслык итеп укучы күңеленә сеңдерә ала. Матди байлык артыннан гына куу, табигатьтән ераклашу  күңелләрнең бушап калуына, җан тынычлыгы, шатлык-бәхетнең югалуына китерүен ачык күрсәтә. Җаныңнан артык күреп яраткан кешеңне югалту коточкыч фаҗига бит инде.

Язучының соңгы елларда язылган  “Аргы очта, бирге очта”, “Икебезгә дә авыр”, “Елан”,  “Син түгел бу, син түгел” повестьларында мифологик сюжет сызыгы күзәтелми инде.  “Син түгел бу, син түгел” әсәрендәге Бибисара яшьтән үк китап укырга ярата, күңеле ялган сөйми, дөреслек юлында йодрыгын да эшкә җигәргә әзер. Карак Гаптеригә ияреп әнисе белән Бибисаралар авылына күчеп килгән ятим малайны авыл малайлары иш итмиләр. Кечкенә Талип та, Бибисара кебек үк китап белән “җенләнә”. Ике яшүсмернең уртак хыяллары – “Китаби” исемле чәйханә ачу. Карак Гаптеринең яман аты, бер гөнаһысы булмаса да, Талипның язмышына кара сызык сыза. Бибисаралар буыны үсеп җиткәндә илдә болганчык чор башлана. Укымышлы кешеләрнең кирәге бетә, Фәнзилә кебек алдар, үз юлында торучыларны таптап үтәргә дә әзер торган көнче кешеләр бу болганчыкта бик тиз үз урыннарын табалар. Монда Фәнзиләнең авылдашына каршы корылган мәкерлекләре, түбән җанлылыгы шаккаттыра. Фәнзилә фонында ятим балалар йортында үскән Ленаның,  язмыш сынауларына бирешмичә, ярдәмчел булуы, тугрылыгы, намуслылыгы, аш белән атканга каршы аш белән җавап бирә белүе тагын да ныграк ачыла. Тәрҗемәче-гид булып эшләгән, укытучы булырга хыялланган Бибисара кызы белән урамда калмас өчен базарда сату эшенә керешергә мәҗбүр була. Мәҗбүр була дибез, чөнки аның сатуга һич кенә дә күңеле ятмый. Яшьлек дусты белән хыялланган хыялларына тугры калып, чәйханә ача, дусты Талипны көтә, аны эзли. Ә Талип исә язмыш сынавын җиңеп чыга алмыйча тайгак юлдан китә. Шул дәрәҗәдә үзгәргән Талипны  нинди генә сынауларда да сынмыйча кала алган Бибисара кабул итә алмый. Нәфсесен тыя алмаган каравылчы карт күпме кешенең бәхетен җимерә, үзе дә урлаган акчасының рәхәтен күрми.

“Елан” повесте дә бик гыйбрәтле. Фәһимә чибәр, әрсез булып үсә. Ул да үз юлында киртә булучыларны, үзенә ошамаганнарны сытып, таптап узарга әзер. Эчендәге шушы зәһәрлеге өчен тиле Хәтимә аны “елан” дип атый, “Ирсез тапкан оланыңны ике кат югалтырсың” дип юрый. Фәһимә шушы юраудан гомере буе котылырга теләп яши. Ләкин язмыштан узмыш юк, нәни кызын бала тудыру йортында калдырып чыга. Комсызлыгы, байлык артыннан кууы белән үги улы Илдарның Мәрвия белән кайтуын  да кабул итә алмый. Югыйсә, улына яхшылык тели кебек, нияте изге кебек, ләкин... Мәрвия аның үз кызы булып чыга. Фәһимәнең уй-кичерешләре, йөрәк әрнүләре аркылы гаҗәеп оста психологик алымнар белән язучы безне аның эчке дөньясына алып керә. Аны кызганырга чакыра кебек, тик күңелдә кызгану тумый. “Кешенең язмышы туганда ук языла” диләр, шулайдыр анысы, тик шул ук вакытта кешегә күп төрле сайлау мөмкинлеге дә бирелә бит. Фәһимә дә үз язмышын комсызлыкка, усаллыкка төреп төзи. Ахырдан шуның җимешен татый. Нәбирә Гыйматдинованың “Елан” әсәрендә мин “Кешеләр, карагыз, мондый юлны сайласагыз,ахыры йөрәк әрнүе белән тәмамлана бит, сак булыгыз, аң булыгыз”, дигән чакыру ишетәм.

Йомгаклау

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, шушы чакыру Нәбирә Гыйматдинованың һәр әсәрендә бар.  Уйланырга, тормыш арбасы артыннан абына-сөртенә йөгерүдән берара туктап, артка әйләнеп карарга, явыз гамәлләрдән баш тартып, яхшылыкка омтылырга беркайчан да соң түгел бит. Моны кеше өчен икенче берәү килеп эшләми, һәркемнең үз язмышы үз кулында. Иманыбыздан аерылмасак, бәхет һәрчак безнең белән булыр, ди автор.

Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрендә хатын-кызлар белән бергә табигатькә һәм кешеләргә зыян салмыйча, үз күңелен саф, чиста тотып яшәргә омтылуның киләчәк фаҗигаләрдән котылу юлы икәнлеген ассызыклый.

Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Нәбирә Гыйматдинова.  Кыргый.-Казан: Татар. кит.нәшр., 1996
  2. Нәбирә Гыйматдинова.  Бер тамчы ярату.- Казан: Татар. кит.нәшр., 2006
  3. Нәбирә Гыйматдинова.  Үзем генә беләм.- Казан: Татар. кит.нәшр., 2013
  4. Нәбирә Гыйматдинова.  Повестьлар. 1 китап.- Казан: Идел-Пресс., 2010
  5. Заһидуллина Д. Яңа дулкында // Казан утлары, 2003, №1
  6. Хәзерге татар әдәбиятында яңарыш: фәнни мәкаләләр - Шәмсутова А.А.  tatknigafund.rubooks/2292
  7.  Әдипләр: Нәбирә Гыйматдинова . adiplar.narod.rugimadtinova.html