Хикәя "Ялгышларны төзәтеп була"

Хайруллина Айгуль Хабибрахмановна

Хикәя "Ялгышларны төзәтеп була"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Хикәя. Ялгышларны төзәтеп була41 КБ

Предварительный просмотр:

                         

                                   ХИКӘЯ

Нурислам абыйның инде биш ел шәһәргә барганы юк. Кызы яши аның анда. Соңгы тапкыр Нурислам абый  оныгының туган көненә барган иде. 10 яшь тулган көн... Шулкадәр якты истәлекләр калды күңелдә. Менә әле дә, күчтәнәчләрен тутырып, оныгының туган көненә дип җыйган акчаларын кулъяулыкка төреп, шәһәргә юл тотты ул.

Кунакка киләсен кызына әйтмәде. Ничек әйтсен соң ! Телефоны да юк. Кызы белән күршеләре аша гына хәбәрләшәләр шул алар. Күрше кызы шәһәрдә укый, кайвакыт Нурислам абыйның базарда сатучы булып эшләгән кызын да күргәли. Үзгәргән, картаебрак киткән, ди. Әллә бер-бер кайгысы бармы икән?! Мең сорау борчый Нурислам абый күңелен. Шуңа да бәлки, яши инде олы булса да, юлга чыгарга тәвәккәлләде ул.

Менә шәһәр йортларының баш очлары  да күренә . Күңелләр кысыла, йөрәк сикерә. Әле барып җиттем дигәч тә трамвай белән шактый гына барасы бар. Нурислам абый күңеленнән инде кызы белән, оныгы белән иде. Менә кызлары яши торган тукталашка җиттеләр.

Иртәдән кояш бик матур булып чыккан иде. Хәзер менә никтер җил чыгып тора, суытып җибәрде. Урамда каршыга очраган эт баласы да койрыгын салындырып кына утыра. Нурислам абый түзәлмәде, көчекне күтәреп алырга уйлады. Барып кына чыкмады. Тыштан бик жәл, сабый күренгән көчек бармагын тешләп алды, нечкә тавышы белән усал итеп ырылдап куйды. Менә бит ничек ялгышты Нурислам абый.

  • О-О-О, кем килә. Дедушка, монда кил әле.

      Яшьләр икән. Әллә нинди кара киемнәрдән, чәчләре озын, битләре нурсыз. Яшьләргә таба борылып тормыйча гына китеп бармакчы иде ул.

     – Дед, ишетмисеңме әллә. Сиңа әйтәләр. Кил әле.

  • Вакытым юк минем,оланнар,  барасы җирем бар, - барлык сабырлыгын җыеп, саклык белән генә җавап бирде Нурислам абый.
  • Бабай , тәмәке бир әле, - япь-яшь малайның тавышы кырыс, карлыккан булып чыкты.
  • Тәмәке тартмыйм мин, бабай бит, ярамый,- шулай дип җавап биргәндә аның җиңен кемдер эләктереп алды.
  • Бабай, пенсия алдыңмы әллә! Безгә менә бик кирәк иде, бир әле, давай.

      Бу сүзләрдән бабайның йөрәге кысылып куйды, күңеле сызлады,борчу басты. Шәһәрдәге яшьләр үзгә икән шул, кара, олы кеше белән ничек сөйләшәләр бит. Ничек кенә китеп барырга. Юк шул. Түгәрәкләп алдылар. Болар арасыннан чыгып китеп булмас , ахры. Мондый уйлар Нурислам абыйга сугыш вакытында,  чолганышта калганда да килгәне юк иде. Кара син бу замананы, кая таба тәгәри бит. Бабай уйлап торган арада егетләрнең кыскарак чәчлесе, зәңгәр күзлесе, нәкъ үзенең оныгына охшаган бер егет бабайны этеп җибәрде һәм  типкәли башлады. Аңа башкалар да кушылды.

      Нурислам абый айнып киткәндә, аның янында яшьләр юк ,  аларны ачуланып торучы бер карчык кына басып тора иде. Карчык аңа җирдән торырга, кагынырга булышты. Күңелне сагыш басты: оныгына дип алып килгән, кулъяулыкка төрелгән акча юк иде инде. Сумкадан төшеп таралган ризыкларны җыеп тутыргач, Нурислам абый бөрешеп кенә кызының өенә таба атлады.

  • Әти, әткәй, нәрсә булды синең белән?- кызы әтисенең тонык күзләрен күргәч борчыла төште.- Кайсы явызлары эшләде моны?

         Нурислам абыйда кызы белән күрешүнең шатлыгы юк иде. Аның бар җире авырта,бар җире сызлана. Төне буе саташып чыкты ул, әллә нәрсәләр сөйләшеп ятты. Кызы табиб чакыртты. Йөрәге зәгыйфь шул аның, мондый вакыйганы күтәрүе бик авыр.

      Нурислам абый оныгын да күрә алмады. Кызы аның кайбер көнне кунырга кайтмавын, начар юлга басканын әйтеп китте. Әйе, малай үсә, әти кулы кирәк шул аңа, ә ул юк. Бер әни генә буй җиткән егеткә күз – колак булып бетә алмый.

 Иртәгесе көнне кызы эшкә бармады. Әтисе өчен төне буе борчылып чыкты ул. Рәхәтләнеп кунак итә дә алмый бит. Улы кайда йөри икән инде тагын?! Туган көне бит аның бүген. Чү! Кыңгырау чылтырый. Ишек төбендә гаепле кыяфәттә, бераз салмыш малае  басып торганын күргәч, ана кеше ни әйтергә белмәде.

  • Әни, мин кайттым. Кичә малайлар белән идек. Шунда йоклап киткәнмен.
  • Дәү әтиең, дәү әтиең туган көнең белән котларга авылдан килгән, ә син өйдә юк.
  • Дәү әти... Күптән килгәне юк ич, ничек килергә иткән,  кайда ул, исәнләшеп чыгыйм.
  • Ял итә әле ул. Борчыма , йокласын. Бар башта юынып, чистарынып чык. Кара бу кыяфәтеңне.

Бераздан, юынган –киенгән малай дәү әтисенең хәлен белергә бүлмәгә керде. Дәү әтисенең кыйналган йөзен күргәч, аның күз аллары караңгыланып китте. Үткән көн вакыйгалары бер мәлдә искә төште. Ул... Шушы бабай эләкте бит аларның юлында. Шул... Шушы бабайдан таланган акчага төне буе күңел ачтылар бит алар.

Аларның күзләре очрашты. Ике йөрәк. Бер – берсенә әйтер сүзләре бик күп кебек иде. Малайның дәү әтисеннән гафу үтенәсе килде, әнисеннән ярдәм көтте ул. Ә бабай оныгы турында ни уйлады икән? Ул аңа нәфрәт белән дә карамый төсле. Ләкин күзләрендә билгесезлек. Ник? Ни өчен аның оныгы? Ник ул? Шулай ук начар кешегә әйләнгәнмени ул? Бер-бер чарасын табарга кирәк.

-Улым...

-Дәү әти...

-Туган көнеңә дип җыйган акчаларымны алдылар. Сиңа иде бит алар!

-Дәү әти! Гафу ит мине.

Ана кеше ике кешенең аралашканын берни аңламыйча басып тора иде. Ни өчен малай гафу үтенә? Ни өчен әтисе улына шулай дип дәшә? Ни өчен?

Бер ел да үтеп китте. Яз җитә. Агачларда бөреләр шытып чыгып килә. Яңа яфраклар, яңа өметләр. Малае белән кызы кайтабыз дип хәбәр салдылар. Бер ел шифаханәдә дәваланып чыкты оныгы. Ахыры хәерле булсын. Кайтсыннар. Оныгы белән үткән елны да рәхәтләнеп аралашып өлгермәде бабасы. Әйтер сүзләре бик күп җыелды бит. Әйе, балалар безнең киләчәгебез дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Шул балалар хакына яшибез түгелме соң бу якты дөньяда. Аларны кадерләп, дөрес юлга бастыру – безнең бурыч.

                                             Хәйруллина А.Х. , Дөбъяз урта                  мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы