Нәсер "Бәхетемнең бер почмагы"
Предварительный просмотр:
Бәхетемнең бер почмагы
(нәсер)
Менә тагын язлар җитте.... Узган гомер.... Инде ничә ел шушы таш йортлар арасында яшим мин. Юк... Минем тормыш начар үтте, бәхетсез булдым дип әйтә алмыйм. Ирем белән бик бәхетле гомер кичердек. Аның белән булган минутларның берсен дә үкенечле димим. Менә хәзер ул да юк инде: бакый дөньяга күчте. Мине монда, бу чит җирдә хәзер нәрсә тота?! Берни түгел... Ә бу җир минем өчен чит. Никадәр ияләшергә тырышсам да, үз итә алмадым мин ярты гомеремне үткәргән шәһәрне.
Туган авылым минем, Биектавым! Никадәр төшләремә кереп сагындырдың син. Тау башларына менеп, кып-кызыл җиләк җыйган; сап-салкын суыңда коенган, ямь-яшел чирәмле болыннарыңда йөргән мизгелләр төшләремә кереп бер генә уятмады. Авылым... Биектавым... Синнән дә кадерлерәк җир юк бу дөньяда. Сине калдырып киткәнем өчен гафу ит мине.
Яшьлек... Мәхәббәт... Әле дә хәтеремдә... Эссе челлә вакытында үзебезнең якын болында җир җиләге җыеп йөрим. Чиләгем тиз тулды, яулыгымны җәеп, анда да җиләкләр тутырдым. Мондый хуш исле болынны калдырып, өйгә кайтасы киләме соң!.. Яшел чирәм өстенә сузылып ятып, зәп-зәңгәр күккә карыйм. Нинди генә исләр, нинди генә тавышлар юк монда. Күзләремне йомып ятам. Берзаман үлән кыштырдый башлады, аяк тавышлары ишетелде. Кемдер янәшәмә килеп утырды. Күземне ачарга куркып ятам. Ачсам, куркудан йөрәгем ярылыр төсле. Ачтым... Йөрәгем, чыннан да, ярылды минем шулчакны. Әмма куркудан түгел, ә мәхәббәттән. Бер күрүдә гашыйк булдым мин. Әйе, янәшәмдә бер егет утыра иде. Миңа таба караган да елмая. Ә мин сүзсез калдым, ни дияргә дә белмим.
- Мин – Нургаяз, - дип, сүзне үзе башлады ул. – Дәү әтиләргә кунакка кайттым. Табигать кочагында булырга бик яратам. Мондый эссе җәйне күргәнем дә юк, менә - йөрим күзәтеп.
- Бездә җәйләр һаман эссе. Берсеннән берсе аерылмый.
- Ә бездә юк шул. Мин еракта яшим, анда җәйләр салкынча, эсселек юк.
- Кызык икән. Алайса, җылы эзләп йөрисең инде.
- Әйе, җылыны эзләдем, ә җиләкләр арасында сине таптым.
Хәтирәләр... Инде никадәр гомер үтте. Туган ягымнан аерылып, Нургаяз белән чит илгә китеп яшәү букадәр авыр булыр дип уйламаган идем. Бәхетемнең бер кырые туган авылымда калды шул.
Инде тормыш сукмагым ахырына якынлаша. Янымда Нургаязым да юк.
Туган авылым, Биектавым..... Тиздән, бик тиздән мин яңадан синең җиләк тулы болыннарыңда, нәфис буйлы каеннарың арасында, саф чишмәле су буйларыңда йөрермен. Әйе, мин туган авылыма кайтам. Әтием, әнием, туганнарым, дусларым яшәгән туган ягыма. Көт мине, Биектавым! Мине үзеңнең җылы кочагыңа алып юат!
Хәйруллина Айгөл Хәбибрахман кызы