Әтием
Опубликовано 22.08.2018 - 21:02 - Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы
Предварительный просмотр:
ӘТИЕМӘ
Әтиемнең: "Нихәл, кызым", - диеп,
Каршы алуларын сагынам.
Сагышларым басылмасмы диеп,
Каеннарга барып сарылам.
Каеннар да мине аңлагандай,
Шаулашалар талгын җилләрдә.
Күңелемдә тулган хисләремне,
Серләремне сөйлим җилләргә.
Әти-әниле чак - рәхәт вакыт,
Кайтарырга иде киредән...
"Бик моңайма, кызым,"- диеп, әткәй
Эндәшкәндәй була күкләрдән.
Рәхмәтле мин әти-әниемә
Өйрәткәнгә сабыр булырга,
Тормыш сынавына әзер булып,
Кыен хәлдән юлын табарга.
Әти-әниләрнең кадерләрен
Белик, дуслар, исән чагында...
Үкенмәслек итеп яшик әле,
Бер килгәнбез дөнья йөзенә.
Наилә Рахматуллина, 2016 ел