"Тукай безнең йөрәкләрдә" әдәби-музыкаль кичәнең сценарие
"Тукай безнең йөрәкләрдә" әдәби-музыкаль кичәнең сценарие
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tukay_beznen_yorklrd.docx | 25.42 КБ |
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
Тукай безнең йөрәкләрдә
Фестиваль Г.Тукайның “Бәйрәм бүген” җыры белән башланып китә.
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!
— Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
2. Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:
Сөйләшәләр үзара: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..»
(3нче куплет барышында көй генә уйнау, Тукай портретына чәчәкләр кую, шигырь уку)
Бәйрәмнәрең алда икән әле,
Кара, шагыйрь, бүген текәлеп-
Халкың килде сиңа, мәхәббәтең
Ал чәчәкләр белән күтәреп.
- Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;
Анысы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..»
(Моңлы көй уйнала)
1 а.б. Даһилар гомере гасырлар белән генә исәпләнә. Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның да дөньяга килүенә 125 ел тулды. Татарстан Республикасында 2011 ел Тукай елы дип игълан ителде.
2 а.б. Бу чор эчендә аның туган халкы һәм Ватан тормышында, тарихында искиткеч хәлләр,үзгәрешләр булды. Тукай шәхесе үзе аларның һәммәсенә шаһит булмаса да, аның иҗаты һәм шунда гәүдәләнгән якты сурәте,
каты сынауларны кичеп, онытылмый-югалмый, безнең көннәргә килеп җитте.
1 а.б. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты илебездәге төрки халыклар арасында искиткеч популяр. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.
2 а.б. Менә бүген без сезнең белән районыбызда тарихыбызның, халкыбызның җәүһәре, йөзек кашы булган шагыйребез Габдулла Тукай елын ябу кичәсенә җыелдык. Кичәбезгә шәһәребез администрациясеннән, мәркәзебез Казаннан, Тукаебызны олылап, хөрмәтләп кунаклар килде. Килгән кунаклар белән таныштырып үтәргә рөхсәт итегез.
- Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Яшел Үзән бүлекчәсенең җитәкчесе, ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдарова;
- Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф идарәсенең баш белгече Илгизә Җәмил кызы Гомәрова;
- Казандагы Г.Тукай Әдәби музее директоры Рәмис Кыям улы Әймәт
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге премия лауреаты, балалар язучысы Рафис Корбан;
- Яшел Үзән шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт;
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Каюм кызы Хәсәнова;
- “Ялкын” журналының баш редакторы Йолдыз Миңнуллина;
- “Ялкын” журналының әдәби бүлек редакторы Луиза Янсуар;
- “Ялкын” журналының мәдәният һәм милләтара багланышлар бүлеге редакторы Альбина Башарова;
- “Яшел Үзән” газетасының сәнәгать бүлеге редакторы Әлифел Җәләл кызы Таразова;
- Сынлы сәнгать мәктәбе укытучысы Илнар Илдар улы Ситдиков;
- Галимҗан Ибраһимов исемендәге сәнгать һәм әдәбият институты аспиранты Радик Равил улы Гатауллин;
- Владимир Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать академиясенең Казандагы филиалы студенты Рәдиф Җамалетдинов;
- Фестивальдә катнашу өчен районыбызның 20 ләп мәктәбеннән укучылар килделәр.
Фестивальне башлап җибәрү өчен мәктәп директоры Зиатдинова Гөлнур Рәис кызына сүз бирәбез.
1 а.б. Тукай елын Татарстанда, Рәсәйдә, чит илләрдә ничек билгеләп үттеләр? Хәзер аның турындагы презентацияне карап үтик.
2 а.б. Шушы фестивальгә район мәктәпләре Тукай елын ничек үткәрүләре турында отчет-газеталар чыгарып килделәр. Рөхсәт итегез, укытучыларның һәм укучыларның еллык хезмәтен сезгә тапшырырга.
2 а.б. Хәзер безнең алдыбызда Тукай иҗатын мәңгеләштерүдә үз өлешен, үз көчен керткән кунагыбыз Рәдифкә сүзне бирәбез.
1 а.б. Бүген безнең Буа шәһәреннән кунаклар бар. Алар “Шүрәлене тасвирлый алырдай талантлы рәссам” дигән темага чыгыш ясаячаклар. Җитәкчеләре Люция Тәүфикъ кызы Ихсанова.
(“Тәфтиләү” көен уйнау)
2 а.б. Бик еракта балкып аткан
Бер гүзәл апрель таңы.
Бирде сине бу җиһанга
Әй, шагыйрьләр солтаны!
1 а.б. Саклый мәңге истәлегең
Син яшәп киткән урын.
Нур булып калды йөрәктә
Һәр синең язган җырың.
2 а.б. Тынмый сазың, моңлы сазың,
Кем тыя алсын аны!
Син яшәрсең, мең яшәрсең,
Син- шагыйрьләр солтаны.
“Тәфтиләү” җыры башкарыла.
2 а.б. Иң матур, моңлы җырларын
Халкына бирде Тукай.
Җырлары белән мәңгегә
Йөрәккә керде Тукай.
1 а.б. Күпме җырчы, күпме галим бүген
Күңелем мәйданында парадта.
Саф башында килә Кол Галиләр...
Тукай бара әнә пар атта.
2 а.б. Хәзер төркемнәрнең эшен башларга да вакыт җитте.
1 нче төркем “Тукай иҗаты рәсемнәрдә”, җитәкчесе Гөлшат Искәндәр кызы Минһаҗева, шулай ук Рәдиф Җамалетдинов, Илнар Илдарович, Әлифел Җәләловна, 5 нче кабинет;
2 нче “Ач син, Тукай, сәхнә телемне!” Бу төркемне Нурфидә Фариз кызы Фатхуллина җитәкли, кунаклардан Фәния Каюмовна, Альбина Башарова, кече чыгышлар залы;
3 нче төркем “Тукай иҗаты – илһам чыганагы” җитәкчесе Гөлназ Шәриф кызы Мусина, Рәмис Әймәт, Йолдыз Миңнуллина, 11 нче кабинет;
4 нче “Әдәби кунакханә”, “Тукай һәм туган тел” агитбригадалар чыгышы, Людмила Ивановна Бочкова җитәкчелегендә, Рафис Корбан, Луиза Янсуар, чыгышлар залы. Хөрмәтле кунаклар, сезнең дә шушы эштә катнашуыгызны үтенеп сорыйбыз.
“Тукай иҗаты рәсемнәрдә” секциясе эше
Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!
“Тукай иҗаты рәсемнәрдә” секциясе эшен башлап җибәрәбез. Катнашучылар һәм жюри әгъзалары, рәхим итеп, үз урыннарыгызны алыгыз.
(музыка уйный.Әлфис чыгышы)
Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!
Таныш булыйк - мин Әлфис Сабиров. Әйшә гомуми урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы булам. Мин Г.Тукай шигырьләрен бик яратып укыйм. Миңа бигрәк тә “Кәҗә белән Сарык” әкияте ошый. Кәҗә белән Сарык куркуларын җиңеп, явыз бүреләрне хәйләләп, исән калалар. Мин шуны үземнең рәсемемдә күрсәтергә тырыштым. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Әлфис әле ул катнашучы гына түгел, шулай ук минем ярдәмчем дә. Секция эшен мин, Минһаҗева Гөлшат Искәндәровна алып барырмын, ә сезнең эшләрегезне безнең хөрмәтле жюри әгъзалары бәяләр, алар белән танышып үтик:
1. Яшел Үзән шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт;
2. Сынлы сәнгать мәктәбе укытучысы Илнар Илдар улы Ситдиков;
3. Владимир Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать академиясенең Казандагы филиалы студенты Рәдиф Җамалетдинов;
4.Фәрит Вәлиуллин
Тукай иҗатын музыкасыз, моңлы көйләрсез күз алдына китереп тә булмый. Кичәбезне ямьләндереп, сезнең игътибарыгызга үзенең моңлы көйләрен яшь композитор, Яшел Үзән музыка мәктәбенең Әйшә бүлегендә музыка укытучысы Лилия Викторовна уйный.
Ә без жирәбә уйнатып һәр мәктәпнең чыгыш тәртибен билгелик.
1.
2.
3.
Үзенең эшен яклау өчен сүзне .... мәктәбенә бирәбез. Ә хәзер ... мәктәбе чыгыш ясый.
Һәр мәктәп укучылары барыбызның игътибарына эчтәлекле һәм матур рәсемнәрен тәкъдим иттеләр. Әйе, Тукай иҗаты беребезне дә битараф калдырмый, яңа талантлар туарга илһам бирә.
Хөрмәтле жюри эшләрне тикшереп, нәтиҗә ясаган вакытта Лилия Викторовна безнең бәйгене үзенең моңлы көйләрен уйнап җанландырыр.
Җиңүчеләрнең исемнәрен без актлар залында белербез, рәхим итегез!
(Тукай сүзләренә язылган җырлар уйнату)
(Фестивальдә катнашучылар яңадан актлар залына җыела).
Кунаклар җыелган арада сезнең өчен “ Татар халык” биюе башкарыла.
2 а.б. ХХ йөздә татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгатенең үсешен Тукайдан
башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Кадерле дуслар, хәзер сәхнәгә
11нче сыйныф укучыларын чакырабыз. Алар март аенда Васильево
мәктәбендә үткәрелгән муниципаль “Тукай укуларында” җиңеп
чыктылар. Укучыларның чыгышларын сез дә яратып тыңларсыз дип уйлыйбыз.
“Тукай әсәрләренең музыкальлелеге”
1 а.б. Фестивальне йомгакларга да вакыт җитте. Төркемнәрдә эшләгән жюри рәисләренә сүз бирәбез. (Грамоталар тапшыру).
- Ә хәзер җиңүчеләрнең чыгышларын карарга мөмкинчелегебез бар. Сүзне аларга бирик.
- Шушы фестиваль кысаларында “Шәфкатьлелек” акциясе игълан ителгән иде. Районыбыз мәктәпләре Зеленодол балалар йортына кечкенә генә китапханә бүләк итәргә уйладылар. Менә ул китаплар (күрсәтелә). Укучылар бу китапларны теләп, кызыксынып укырлар дип уйлыйбыз.
Фестивальне йомгаклау өчен сүзне Илгизә Җәмиловнага бирәбез.
2 а.б. Халкым бар булмыш көндә дә
Тукаен онытмады.
Без- “Туган тел”дән туганнар,
Без- Тукай оныклары.
“Туган тел” җырын башкару.
2 а.б. Ак кирәк, дип, пакъ кирәк, дип
Бергә. Җырлады, язды Тукай,
1 а.б. Дәрт уятырга кешедә
Бергә. Уянды, янды Тукай.
2 а.б. Халкына бәхет эзләде
Авыр заманда Тукай.
Бергә. Өмет бәйләде туачак
Яңа көннәргә Тукай.
1 а.б. Җырлары белән мәңгегә
Бергә. Йөрәккә керде Тукай.
2 а.б. Иң матур моңлы җырларын
Бергә Халкына бирде Тукай,
1 а.б. Азатлык, дуслык илендә
Һәркемгә кардәш Тукай.
Бергә. Һәрчак безнең белән бергә -
Безнең замандаш Тукай.
2 а.б. Фестивальдә катнашкан кунакларга, укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез. Сау булыгыз!
Тукай иҗаты рәсемнәрдә
Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!
“Тукай иҗаты рәсемнәрдә” секциясе эшен башлап җибәрәбез. Катнашучылар һәм жюри әгъзалары, рәхим итеп, үз урыннарыгызны алыгыз.
(музыка уйный.Әлфис чыгышы)
Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!
Таныш булыйк - мин Әлфис Сабиров. Әйшә гомуми урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы булам. Мин Г.Тукай шигырьләрен бик яратып укыйм. Миңа бигрәк тә “Кәҗә белән Сарык” әкияте ошый. Кәҗә белән Сарык куркуларын җиңеп, явыз бүреләрне хәйләләп, исән калалар. Мин шуны үземнең рәсемемдә күрсәтергә тырыштым. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Әлфис әле ул катнашучы гына түгел, шулай ук минем ярдәмчем дә. Секция эшен мин, Минһаҗева Гөлшат Искәндәровна алып барырмын, ә сезнең эшләрегезне безнең хөрмәтле жюри әгъзалары бәяләр, алар белән танышып үтик:
1. Яшел Үзән шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт;
2. Сынлы сәнгать мәктәбе укытучысы Илнар Илдар улы Ситдиков;
3. Владимир Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать академиясенең Казандагы филиалы студенты Рәдиф Җамалетдинов;
4.Фәрит Вәлиуллин
Тукай иҗатын музыкасыз, моңлы көйләрсез күз алдына китереп тә булмый. Кичәбезне ямьләндереп, сезнең игътибарыгызга үзенең моңлы көйләрен яшь композитор, Яшел Үзән музыка мәктәбенең Әйшә бүлегендә музыка укытучысы Лилия Викторовна уйный.
Ә без жирәбә уйнатып һәр мәктәпнең чыгыш тәртибен билгелик.
1.
2.
3.
Үзенең эшен яклау өчен сүзне .... мәктәбенә бирәбез. Ә хәзер ... мәктәбе чыгыш ясый.
Һәр мәктәп укучылары барыбызның игътибарына эчтәлекле һәм матур рәсемнәрен тәкъдим иттеләр. Әйе, Тукай иҗаты беребезне дә битараф калдырмый, яңа талантлар туарга илһам бирә.
Хөрмәтле жюри эшләрне тикшереп, нәтиҗә ясаган вакытта Лилия Викторовна безнең бәйгене үзенең моңлы көйләрен уйнап җанландырыр.
Җиңүчеләрнең исемнәрен без актлар залында белербез, рәхим итегез!
Милләтнең теле яшәсә,
сау булыр дәүләт иле.
Һәр бала сөйсә Туайча
үз телен – туган телен.
Тукай теле, татар теле
Булыр гел исән, тере!
Илдар Юзеев
“Юк, үлмәдең, гакыллы ир, мәшһүр Тукай!
Тавышың яши кабатланып һәр буында;
Халкың кебек бөек, матур җырларыңдай
Синең гений яңгырап барыр гасырларга”.
Джовани Жерманетто, итальян язучысы.
“Туры Тукай”. Н.Хәмит тәрҗемәсе.
“Нинди зур шагыйрь!”- дигән Сергей Есенин Тукай турында...
Есенин да, Тукай да – икесе дә зур халык шагыйрьләре, дөньядан алар бик иртә киттеләр, ләкин тугандаш әдәбиятларда, рус һәм татар әдәбиятларында, алар зур эз калдырдылар...”
Павел Радимов, рус язучысы.
Э.В. Безнең Әйшә мәктәбе дә Тукай елын зур күтәренкелек белән үткәрде. Шундый чараларның берсен “Яңа гасыр” телевидениесе төшереп алган иде. Хәзер сезгә шул язманың интервью өлешен тәкъдим итәбез. Ә укучыларның чыгышын йомгаклау өлешендә күрерсез.
Айрат. Май аенда татар телен яхшы үзләштерүгә ирешкән бер төркем укучылар Г.Тукайның Кырлайдагы музеена бару бәхетенә иреште. Сүзне аларга бирәбез. (презент.)