Нәбирә Гыйматдинова иҗатында туган як темасы

Язучы әсәрләрендә туган як темасын яктырта.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл n.gyymatdinova_.docx22.08 КБ

Предварительный просмотр:

                                  Нәбирә Гыйматдинова иҗатында туган як темасы

                                                                          Садыйкова Гөлсинә Минзариф кызы,

                                                                                            I нче квалификацион категорияле

                                                                                          татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

                                                                                           Алабуга муниципаль районы «1нче урта

                                                                                           гомуми белем мәктәбе» ГБМБУ

                                                Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;                

                                                Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.

                                             Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;

                                             Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.

                                                                                                                     Г.Тукай.

        Бу шигъри юлларны укыгач, һичшиксез, күз алдына берәүне дә кабатламый торган үзенчәлекле прозаик Нәбирә Гыйматдинова иҗаты килеп баса.

       Нәбирә Миннәхмәт кызы Гыйматдинова 1956 елның 20 октябрендә Татарстанның Аксубай районы Карасу авылында туа. 1971 елда сигезьеллык урта мәктәпне тәмамлап, Иваново шәһәрендә урнашкан һөнәри училищеда укый. 1973 елда Казан шәһәренә күченеп килә. Төзүче-буяучы булып эшли башлый һәм Казан дәүләт университетында белем ала. Язучының беренче әсәрләре матбугатта 70 нче елларда күренә башлый. 1974 елда “Йолдызлы кичтә”, “Таңсылу” хикәяләре “Азат хатын” һәм “Идел” журналларында басылып чыга. 1989 нчы елда “Идел” журналына эшкә урнаша. Алга таба китаплары басылып чыга башлый. Ул – 17 китап авторы, Тукай премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы [2, 57].

       Нәбирә Гыйматдинова, урман, җен һәм убырлар турында язып, безне серле дөнья эченә алып кереп китә. “Мин - урманда үскән бала”, - дип яза ул үзе турында [3, 11]. Балачагында Нәбирәне Нәгыймә әбисе сөлек күлләренә, чишмә буйларына, урманга алып барган, үләннәрнең кайсы яктан дәва булуын җентекләп сөйләгән. Нәбирә Гыйматдинова үскән Карасу авылының урманы, урман дөньясының серләре аны иҗатка илһамландыргандыр да; аның әсәрләрендә шул урманның убыр-җеннәре сурәтләнәдер, шул урманда үскән шифалы үләннәрнең сихри көче тасвирланадыр төсле.

    Язучының төп геройлары  үзләренә көчне табигатьтән алалар. Алар – табигать балалары. Әдип кешеләрне табигать кочагына кире әйләнергә өнди, табигать белән тыгыз бәйләнештә булмаганда, адәм баласы шәфкатьлелек, бер-береңне аңлау, ягымлылык, хөрмәт итү һәм башка шундый сыйфатларны югалта баруын күрсәтергә тели. Нәбирә Гыйматдинова шулай ук укучыларда татар тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уята. “Сихерче”, “Бүре каны” шундыйлардан.

     Авыл җирендә туып-үскән, табигать хозурлыгында гомер кичкән авыл җанлы Нәбирә Гыйматдинова, яшьли туган нигезеннән аерылганга, гел туган ягын сагынып яши. Әсәрләрендәге образлар да - Нәбирә Гыйматдинованың  туган ягы кешеләре. “Сихерче” әсәрендәге Сәвилә образының прототибы -  Аксубай районы Үзи авылыннан, бөтен тирә – якка даны таралган авыл халкын үләннәр белән дәвалап яшәүче Шәрифҗамал әби. “Сәвилә” әсәрендә автор табигатьнең серле дөньясы турында яза; кешенең аннан башка яши алмавын, табигатьтән аерылып, матди байлык артыннан гына куучыларның җаннары коруын һәм шул җаннарны үләннәр шифасы, чишмә сулары, урман һавасы белән дәвалап булуын ачып бирә.

       Аның әсәрләре берәүне дә битараф калдырмыйдыр. Алар укучыны үз эченә бик тиз алып кереп китә. Беренче чиратта, аның әсәрләре ихлас булуы белән җәлеп итә. Язучы укучыны геройлары белән бергә яшәтә. Аның әсәрләрендә кеше, табигать, әхлак төп урынны били.

      Нәбирә Гыйматдинова укучыны әхлаклы булырга, табигать-йортыбызны сакларга  өнди, динебезгә ихтирам уята. Язучының тормыш девизы  – кешедә матурлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек тәрбияләү, күңелләргә иман нуры салу, табигатькә якын булу, аның серле дөньясы белән хозурланып, яхшы гамәлләр кылып яшәү.

                                 

                                   Кулланылган әдәбият исемлеге   

  1. Ахиярова Р. Иҗат тормышымда бер юлдаш. // Сәхнә, 2016, №7.
  2. Әдипләр: Нәбирә Гыйматдиноваadiplar.narod.rugimadtinova.html.
  3. Заһидуллина Д. Яңа дулкында. // Казан утлары, 2003, №1.
  4. Нәбирә Гыйматдинова. Повестьлар. 1 китап. - Казан: Идел-Пресс, 2010.