"Мы встречаем весну!"

Нуруллина Айгуль Дамировна

Конспект комплексного занятия для подготовительной группы на татарском языке

Скачать:


Предварительный просмотр:

Яз килә!

Максат: Балаларның  язгы табигать турында күзаллауларын ныгыту.

Бурычлар:

  1. Балаларда табигатьтәге матурлыкны күрә белеп, аңа соклану хисләре тәрбияләү.
  2. Пиктограммалар кулланып, бирелгән план буенча, яз күренешләрен тасвирлап, шигырь сөйләргә өйрәтү.
  3. Темага кагылышлы сүзлек байлыгын арттыру, сорауларга тулы җавап алып, сөйләм телен үстерү.

Алдан эшләнгән эш:

  1. Язгы табигатькә сәяхәт.
  2. Язгы табигатьне күзәтү.
  3. Әдәби әсәр уку.
  4. «Яз» темасына иллюстрацияләр карау.

Кулланма материал: Магнитлы такта, яз күренешләре сүрәтләнгән рәсемнәр, уенчык күбәләк, картоннан ясалган яфраклар, «Яз» темасына презентация, хрестоматия «Балачак аланы» 281 бит, зур кәгазь бите, төрле төстәге буяулар, паралоннар, бер кулланышлы чәнечкеләр, мамыклы таяклар.

Индивидуаль эш: Балаларның җөмләләрне дөрес  hәм тулы итеп әйтә белүләренә ирешү.

Методик алымнар:

  1. «Яз» темасына әңгәмә.
  2. «Яз» темасына кагылышлы рәсемнәр кара
  3. Шигырь өйрәнү ( М.Мазунов «Яз килә»)
  4. Сорау-җавап эше.
  5. Сүзле уен «Иҗекләр дөньясында»
  6. Иҗади эш.

Эшчәнлек  төзелеше:

  1. Исәнләшү.
  2. «Яз» темасына презентация карау.
  3. Магнитлы такта белән эшләү.
  4. Рәсемнәр кулланып, яз турында сөйләп аңлату.
  5. Яз турында хикәя төзү.
  6. Ял минуты: «Яз килә» уены.
  7. Мөнир Мазуновның «Яз килә» шигырен уку.
  8. Күзләргә ял минуты.
  9. «Иҗекләр дөньясында» сүзле уен уйнау.
  10. Иҗади эшчәнлек:  «Язгы кояш» ясау.
  11. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче кулында умырзая чәчәге.

Исәнлэшү. Язгы табигать турында әңгәмә.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар, бүген безгә кунаклар килде. Әйдәгез кунаклар белән исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез! Хәерле көн!

Тәрбияче: Балалар, э сезнең хәлләрегез ничек?

Балалар: Язгы кояш кебек,

                Туган телен, татар телен,

                Өйрәнергә дип килдек!

Тэрбияче:Балалар, беләсезме, минем бүген сезнең өчен бүләгем бар. Рәхим итеп, кабул итегез.

Татар халык костюмы кигән кыз бала керә.

Кыз: Исәнмесез, дусларым! Исәнмесез, кунаклар! Минем исемем Алия, мин мәктәптә укыйм, ә кайчандыр сезнең кебек шушы “Алтынчәч” балалар бакчасына йөрдем. Бүген мин сезгә хәбәр алып килдем, бу хәбәрне җыр белән башкарам.  

“Яз килә” җыры.

Тәрбияче: Рәхмәт сиңа, Алия! Җырың бик матур булды! Сау бул!

Кыз чыгып китә.

Тәрбияче: Урамда бит чыннын да яз килеп җиткән. Балалар, карагыз әле, минем кулымда нинди матур чәчәк! Сез бу чәчәкнең  исемен беләсезме?

Балалар: Бу умырзая чәчәге.

Тәрбияче: Дөрес! Ә умырзая чәчәге ул нинди чәчәк?

Балалар: Язгы чәчәк, матур чәчәк, беренче чәчәк...

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез бергәләп умырзая чәчәген иснәп карыйбыз. Күзләрне йомып, борын аша сулыш алабыз да, әкрен генә авыз аша чыгарабыз

Сулыш гимнастикасы.

Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнең белән язның иң матур мизгелләре турында сөйләшербез, ял итербез, шигырь укырбыз, авазлар, иҗекләр белән эшләрбез, иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнербез.

Тэрбияче:  Яз көне табигатьтә бик күп үзгәрешләр була. Әйдәгез әле бергә язның үзгәрешләрен hәм матур мизгелләрен карап китик.

“Яз” темасына презентация карау.

Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, магнитлы тактада урнашкан рәсемнәргә игтибар итегез. Бу рәсемнәрдә язгы табигать сүрәтләнгән. Алар безгә яз көнендәге үзгәрешләр турында сөйләшеп алырга ярдәм итәр.

Балаларга кояш, үсемлекләр, җәнлекләр, кеше сүрәтләнгән рәсемнәр тәкъдим ителә. Балалар бу рәсемнәргә карап, агачлар, чәчәкләр,хайваннар, кошлар, кешеләр сүзләрен кулланып, яз турында сөйлиләр.

Тәрбияче: Язгы табигать нинди була?

Балалар: Көннәр җылына. Гөрләвекләр ага. Күктә кояш елмая. Түбәдән тамчылар тама.

Тәрбияче: Бик әйбәт! Яз көне агачлар, чәчәкләр нишлиләр?

Балалар: Агачлар яфрак яралар. Матур чәчәкләр үсеп чыгалар. Яшел үлән үсеп чыга.

Тәрбияче: Яз көне җәнлекләр, кошлар үзләрен ничек тоталар?

Балалар: Җылы яктан кошлар кайталар. Кошлар оя коралар. Аю йокыдан тора. Куяннар туннарын алыштыралар.

Тәрбияче: Яз көне кешеләр нишлиләр?

Балалар: Кешеләр җылы киемнәрен салалар. Кешеләр бакчада эшли башлыйлар. Балалар көймә йөздереп уйныйлар. Балалар агач утырталар.

Бер-ике баладан хикәя төзеп сөйләтү.

Ял минуты. “Яз килә” уены:

Тәрбияче: Я, балалар, карагыз,

                  Тышта, әнә, яз килә!

Балалар:    Әйе, әйе, күрәбез!

                  Яз килгәнен беләбез!

Тәрбияче: Миңа якын килегез,

                  Яз турында сөйлибез:

Тәрбияче hәм балалар:

(очу хәрәкәтләре ясыйлар)

Канат кагып ерактан,

Кошлар кайтты көньяктан.

(учларына бармак белән төртеп-төртеп күрсәтәләр)

Тамчы тама тып та, тып,

Булмый аны туктатып.

(кулларын югары күтәреп, күккә күрсәтәләр)

Зәңгәр күктә кояш балкый,

“Тышка чык” дип, безне алдый.

(туп сикерткн хәрәкәтләр ясыйлар)

Сикергеч туп кулга алыйк,

Сикереп уйнап карыйк.

(кулларын чабып, бер урында сикерәләр)

Яз бездә озак тормый,

Җәй килер җырлый-җырлый!

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Хәзер урыннарыгызга утырыгыз. Мин сезгә Мөнир Мазуновның “Яз килә” шигырен сөйләп күрсәтәм. Игътибар белән, бик яхшы итеп тыңлагыз.

Көннәр аяз, күктә алсу,

Нур сибеп, кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы –

Сагынып көткән яз килә!

Тәрбияче: Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

Балалар: Яз турында.

Тәрбияче: Шигырь сезгә ошадымы? Барлык сүзләрне дә аңладыгызмы? Яттан өйрәнергә телисезме?

Тәрбияче: Ә хәзер тагын бер кат укыйм, ә сез әкрен генә эчтән кабатлап, исегездә калдырырга тырышыгыз.

Магнитлы такта белән эшләү.

Тәрбияче пиктограммалар кулланып, тагын бер кат укый, пиктограммаларны схема белән магнитлы тактага куеп бара (кояш, күк, җир, тамчы, яз)

Балалар белән бергәләп кабатлау.

Берничә баладан пиктограммалар кулланып , шигырьне кабатлау, аерым-аерым яттан сөйләтү.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер әйдәгез әле шушы матур күбәләк белән күзләребезне ял иттерик.

Күзләребез ял иткәндә, гәүдәбез, аяк-кулларыбыз селкенми. Аркабыз төз булырга тиеш.

Күзләргә ял минуты:

Болындагы матур күбәләк

Бар дөньяга ямь бирде.

Очып барып өскә күтәреде,

Уйнаклап аска төште.

Алга таба, артка таба,

Очты ул уңга, сулга.

Кояш тирәли әйләнеп,

Сәлам биреп китте безгә!

“Иҗекләр дөньясында” сүзле уены.

Тәрбияче: Менә, балалар, күзләребез дә ял итеп алды. Балалар, карагыз әле нинди матур агач үсеп утыра. Ул гади генә түгел, ул тылсымлы агач, чөнки ул инде матур-матур яфраклар ярган. Агачның яфраклары да гади генә түгел, ә сюрприз белән. Яфракларның артында – рәсем. Әйдәгез әле, без агачтан бу яфракларны алып, рәсемнәрен карыйк hәм шушы рәсемнәрдәге сүз-рәсемнәрне иҗекләргә бүлик.

Мәсәлән, ике иҗекле сүз-рәсем икән, аны ике тәрәзәле вагонга салабыз, өч иҗекле булса, өч тәрәзәле вагонга салабыз.Ялгышмагыз. Сүзләрне чәбәкләп тикшерегез.

Рәсемнәрдә гөр-лә-век, там-чы, бо-лыт, яз, кар-лы-гач, су, кү-бә-ләк сүзләре ясалган.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер миңа якынырак килегез әле. Карагыз, бу өстәлдә мин сезнең өчен зур кәгазь бите, буяулар, паралоннар, мамыклы таяклар hәм беркулланышлы чәнечкеләр әзерләп куйдым. Без хәзер язгы кояш ясыйбыз. Губкаларны кирәкле төстәге буяуга манчып, кояш hәм күк ясагыз. Ләкин кояш бит нурсыз булмый, шуңа күрә шушы беркулланышлы чәнечкеләрне кулланып кояшка нурлар ясарбыз. Соңыннан мамыклы таяклар белән кояшка күзләр, авыз, борын да ясап була.

Балалар бергәләп кояш ясыйлар.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Карагыз, әле, нинди матур кояш ясадык. Әйдәгез әле, шушы матур кояшка карап, бүген өйрәнгән шигырьне яттан сөйлик.

Балалар бергәләп шигырьне кабатлыйлар.

Йомгаклау:

Тәрбияче: Балалар, бүгенге шөгылебез  нәрсә турында  булды?

Балалар: Яз турында.

Тәрбияче: Шөгыльдә нәрсәләр белдек, нәрсәләр эшләдек? Әти-әниләрегезгә нәрсә сөйләрсез?

Балалар: Шигырь өйрәндек, уйнадык, кояш ясадык.

Тәрбияче: Балалар, нәкъ шушы кояш кебек, йөзләрегез гел елмаеп торсын, көннәрегез гел аяз булсын. Әти-әниләрегез дә сезнең елмаюларыгызга карап, шатланып яшәсеннәр. Рәхмәт сезгә, балалар, сез бик тәртипле булдыгыз. Сау булыгыз!