Рельефная лепка "Ябалак белән песнәк" (на татарском языке)
конспект занятия для среднего возраста на татарском языке
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
занятие по лепке в средней группе на татарском языке | 40 КБ |
Предварительный просмотр:
«Ябалак белэн песнэк»
рельефлы әвәләү
(уртанчылар төркеме)
Әзерләде һәм үткәрде: тәрбияче
Нуруллина А.Д.
Тема: «Ябалак һәм песнэк» (рельефлы әвәләү)
Уртанчылар төркеме
Шөгыльнең максаты:
Балаларны песнәк һәм ябалак образларын чагыштырып әвәләргә өйрәтү. Бу образларның тышкы кыяфәтләре турында кузаллауларын тудыру. Рельефлы әвәләү белән шөгыльләнүне дәвам итү. Балаларга материалларны мөстәкыйль рәвештә сайлау шартын тудыру. Композиция һәм форма хисен үстерү. Сынлы сәнгатькә һәм табигатькә кызыксыну һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Алдан эшләнгән эш:
Төрле кошлар сурәтләрен карау, аларның тышкы кыяфәтләре һәм яшәү рәвешләре турында әңгәмә оештыру. Сынлы сәнгатьтә контраст күренеше белән таныштыру. «Урман аюы һәм шаян тычкан» әкиятенең мотивы аша, җәнлекләрнең образларын чагыштырып, рәсем ясау, «Куянкайнын өе» әкиятенең нигезе аша, йортларны кисеп ябыштыру. Карлы ботакларда утырган кызылтүшләрнең, сары түшле песнәкләрнең, зур күзле ябалакларның рәсемнәрен ясау, җимлектәге чыпчыкларны әвәләү.
Җихазлар һәм кораллар:
Пластилин, стекалар, ябалакның күзләрен ясау өчен сары төстәге зур төймәләр, песнәкнең күзләренә ак яки зәңгәр төсле кечкенә төймәчекләр, фон өчен зәңгәрсу төстәге картон.
Шөгыльнең эчтәлеге:
Шөгыль башында тәрбияче балалар белән исәнләшә:
- Исәнмесез, балалар!
- Исәнмесез, апа!
- Балалар, карагыз әле, бүген безгә кунак апалар килгән, әйдәгез без алар белән матур итеп исәнләшик.
- Исәнмесез!
- Ә хәзер шөгылебезне башлыйбыз. Узган шөгыльләрдә без төрле кошлар белән танышып уткән идек, аларны рәсемнәре буенча танырга һәм тышкы кыяфәтләре буенча аерырга өйрәндек. Без төрле кошларның сүрәтләрен ясадык, әвәләдек һәм кисеп ябыштырдык. Әйдәгез әле хәзер шул кошлар турында шигырьләр тыңлап үтик.
«Песнәк»
Буранлы кышта
Нинди илләргә
Очасың, песнәк,
Салкын җилләрдә?
Туңа бит синең
Аякларың да,
Тала бит синең
Канатларың да.
Кунма син, песнәк,
Агач башына.
Мин бодай сиптем
Тәрәз каршына!
- Рәхмәт! Бик матур шигырь. Балалар, сезгә дә шигырь ошадымы?
- Әйе, ошады!
- Чыннан да, песнәкләр бит җылы якларга китмичә, безнең белән салкын кышларны чыгалар. Балалар, карагыз әле, сезнең күз алдыгызда берничә кош рәсеме. Әйдәгез әле, бу рәсемнәр арасыннан, песнәк сүрәтен табып, курсәтәбез.
Бер бала рәсемнәр арасыннан песнәкне табып курсәтә.
- Бик дөрес, булдырдыгыз. Хәзер сезнең игътибарыгызга тагын бер шигырь.
«Ябалак»
Бүген безнең бакчага
Очып килде ябалак.
Әй, курсәгез, бик сөендем,
Бирдем аңа кузгалак.
Кузгалакны ашамады,
Әллә итсез булганга,
Карап-карап торды да ул,
Очып китте урманга.
- Балалар, бу шигырьдә нинди кош турында сүз барды?
- Ябалак турында.
- Дөрес, бу кош белән дә без танышкан идек. Әйдәгез әле, кайсыгыз ябалак рәсемен табып курсәтә?
Бер бала төрле кошлар төшкән рәсемнәр арасыннан, ябалак рәсемен табып курсәтә.
- Минем дә сезнең өчен ябалак белән песнәк турында бик матур һәм кызыклы шигырь сөйләп китәсем килә. Игътибар белән тыңлагыз:
Урмандагы ябалакның
Күзләре фонарь кебек,
Зур үзләре, куркынычтыр,
Хәрбер нәрсәне күрер.
Э сарытүш песнәкнең
Күзләре бик кечкенә,
Төймә кебек кенә алар,
Кеп-кечкенә төш кенә.
Ерактагы болытны да,
Тузандагы бөртекне дә
Песнәк күзе тиз күрер.
Ә ябалак көндез йоклый,
Төнен инде уяна,
Олы, зур кузләрен ачып,
Бик тиз юлга кузгала.
Бер-берсенə ошамаган
Төрле-төрле ике кош,
Алар безнең дусларыбыз,
Ябалак həм сарытүш!
Кошларсыз донья күңелсез,
Дускайларым, аңлагыз!
Кошлар – табигать бизәге,
Сез аларны саклагыз!
Тәрбияче баларга ябалак белән песнәкнең рәсемнәрен курсәтә, бу образларның тышкы кыяфәтләре һәм тормышлары турында аңлатма бирә:
- Балалар, әйдәгез хәзер тагын бер тапкыр ябалак һәм песнәк рәсемнәренә карап, мин сөйләгән шигырь буенча бу кошлар арасында нинди аермалар бар икәнлеген әйтеп китик.
Контраст образларны чагыштыру өчен, тәрбияче балаларга сорау һәм җавап-амонимнар рәвешендә әңгәмә оештыра:
- Ябалак зур – песнәк (…кечкенә)
- Песнәкнең күзләре кечкенә – ябалакныкы (…зур)
- Песнәкнең күзләре кечкенә төймәләргә охшаган - ябалакның күзләре (…зур фонарьларга охшаган)
- Ябалак тонлә оча һәм ауга чыга – көндез (…йоклый)
- Песнәк йоклый төнлә, ә оча һәм уйный (…көндез)
Балаларнын җавапларыннан соң, тәрбияче физкультминутка уздыра:
- Балалар, сез миңа куп шигырьләр сөйләдегез, рәсемнәрне дөрес итеп табып күрсәттегез һәм сорауларга җавап бирдегез. Урындыкларыгызда утырып, арыгансыздыр. Әйдәгез әле басып, әз генә ял итеп алыйк:
Ябалак төнлә уяна
Узенә ризык эзли.
Аның үткен, зур күзләре
Хәрбер нәрсәне күзли.
Бакаларның, куяннарның
Кайдалыгын белмәсен.
Качыгыз сез ябалактан,
Берүк ашый күрмәсен!
Иртән-иртүк, кояш чыккач,
Ябалак йоклап китә.
Шатланыгыз, куянкайлар,
Тормагыз берүк читтә.
Безнең шаян җәнлекләргә
Телик хәерле иртә!
Балалар урындыкларга утыралар. Тәрбияче аларга рельефлы әвләү техникасында эшләнелгән ябалак һәм песнәк сүрәтләрен курсәтә, шул ике кош арасыннан, берсен сайлап, әвәләргә кирәклеген әйтэ. Тәрбияче балаларга үзлэренең картоннарында, коштан башка, төрле өстәмә элементлар да ясарга мөмкин икәнлеген аңлата (кояш, ай, агач ботагы һ.б.)
Өстәмә элементлар ясау өчен, балаларга сайлап алу мөмкинчелеге бирелә (пластилин яки фломастерлар). Ябалакның күзләре зур төймэ белән, ә песнәкнең күзләре кечкенә төймәчекләр белән ясалуына игътибар итә.
Балалар әвәли башлыйлар. Эш барышында, трбияче кузәтеп йөри, узенчәлекләрне хуплый, иң матур рәсемнәрне башкаларга курсәтеп мактый.