“Авырткан җир”

Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы

Предварительный просмотр:

Авырткан җир бәрелүчән була,

Тагын бәрдек сине, милләтем!

Чорга бәрдек,

Игелексез чорга,

Ничек түзәрсең син ятим.

Наркотиклар кадамакчы сиңа,

Чыгып басып кемдер мөнбәргә,

Күзләреңә карап алдамакчы...

Сөяк-фәлән юк шул телләрдә.

Авырткан җир бәрелүчән була,

Бу юлы да саклый алмадык.

Сизмәмешкә күпләр салындылар,

Дәрәҗәгә, малга алданып.

Мәнсезлекнең аның милләте юк,

Кемдер бәрә – халык сызлана:

Башкаенда йөрер йөз төрле уй,

Йөрәгендә сыкрар йөз яра.

Замананың башы авыртмый шул...

Булмаган баш ничек авыртсын!

Барсына да эндәшмичә түзгән –

Без бу чаклы нинди халык соң?!

Әллә халак, әллә кара сарык:

Тел – йозакта, язмыш – киртәдә.

Авырткан җир бәрелүчән була, -

Кая бәрелербез иртәгә?

Харрас Әюпнең “Йөз яктысы” китабыннан. “Авырткан җир”, 30 нчы бит

13 нче көн

#харрасәюп#авыртканҗир#әдәбимарафон#татарстанкитапнәшрияты#татнетныүстерүфонды



Предварительный просмотр:

Ибраһим Сәләхов “Колыма хикәяләре”

Ана тавышы 
           Бу фаҗигале вакыйгадан соң инде кырык елга якын вакыт үтте. Әмма ул йөрәк өзгеч тавыш, чегән хатынының баласын эзләп, зарлап елавы әле хәзер дә колагымда чыңлый. Кайвакыт баласын кочаклап перронда аунаган шул чегән хатыны төшемә керә. Кара тиргә батып куркып уянам. 
1938 елның көзе. Уфа. Тимер юл вокзалы. Перрон. Ул шомлы кичтә безне, бер төркем “халык дошманнарын”, күп газаплар күреп, ниһаять Уфа төрмәсенә килеп эләккән тоткыннарны, тагын каядыр озатырга дип вокзалга китерделәр. Билгеле инде, “кара козгын” читлекләрендә. Шуның өчен юлда кем белән килүебезне белмәдек. Безне перронда ниндидер, каядыр китәргә торган поезд янына китереп төшерделәр һәм шундук бер Столыпин вагоны алдында тезләндерделәр. Бу юлы төркем кечкенә, егермеләп кенә мәхбүс иде. Яңа гына яңгыр явып үткән, перрон пычрак. Җитмәсә, безне нәкъ пычракның күзенә тезләндерделәр. Чалбарлар шундук лычма су булды. Әмма аңа бер тоткын да игътибар итми. Уфаның тоткыннар белән шыгрым тулы, тынчу төрмәсеннән соң мондый саф һавада булу, иркенләп сулыш алу көтелмәгән рәхәт бит. Дөрес, вокзал-перрон һавасында төтен аралаш күмер, май исе сизелә. Әмма инде бу һаваны камераныкы белән чагыштырып булмый. Белмәгәнбез генә икән иректә вакытта: вокзалның һавасы да, тынгысыз ыгы-зыгысы да күңелгә ятышлы. Әнә ничек кайнап тора ул. Берәүләр чемоданнарын, капчыкларын, әрҗәләрен күтәреп водокачка ягына таба абына-сөртенә йөгерә, икенчеләре нәкъ шулай тирләп-пешеп аларга каршы чаба. Барысы да ашыга. Тик без генә – тоткыннар гына сүлпән. Әйтерсең лә теге дөнья кешеләре – пычрак суга тезләнеп, тынсыз утырабыз. Юк, бу тыштан гына шулай. Ә эчтә, менә бу пычрак суга тезләнгән ертык-керле киемле, ябык-сары, тутлы йөзле тоткыннар күңелендә – өермә. Алар үзләренең нәкъ шушы пассажирлар төсле теләсә кай яка бара алган чакларын хәтерли, туганнарын күз алдына китерә. Алай гына да түгел, күзләре белән интегеп якыннарын эзли, бәлкем... Бәлкем, менә шушы шашып йөгергән юлаучылар арасында атасы, хатыны, баласы бардыр... Бәлкем? Аһ, хәзер алар килеп чыкса... 

Мин дә тирә-ягымдагы иптәшләрем төсле үк өзелеп вокзал ыгы-зыгысына карыйм. Көтәм. Кемне? Үзем дә белмим. Әмма ашыгып, ашкынып көтәм... 

– Ә-ә, әү-әү... 

Дерт итеп киттем. Якында гына бер яшь бала кычкырып елап җибәрде. Нинди нарасый? Кайда? Без инде һәрберебез елдан артык тоткында – гаиләдән аерылган. Шуның өчен бу тавыш, сабый бала тавышы сәер дә, якын да, газаплы да. 

Бала елый. 

– Ә-әү... Ә-әү... 

Кайда? Кем баласы? Мин башымны артка бордым. Гәүдә белән борылырга ярамый. Конвой һәр хәрәкәтне качарга әзерләнү дип исәпли һәм шундук ата. Артта, кырыйда, безнең кебек үк тезләнеп бер чегән хатыны утыра – яланбаш, чәчләре тузгыган, яланаяк. Өстендә керле, ертылып беткән кат-кат күлмәк һәм инде төсе уңган зур шәл. Ул шәлен иңенә салып уранган. Шул шәл эчендә кечкенә сабый күзләр – шомырт күзләр елтырый. Хатын шәлен бераз бушатты да, якасын ачып җибәреп, сабыйга имчәген каптырды. Елау басылды. Сабый чүп-чүп итеп, тәмләп имә башлады. Күзләр йомылды. 

Паровоз кычкыртты. Буферлар бер-берсенә сугылып чыңладылар. 

– Торыгыз! – Конвой башлыгының ачулы тавышы колакны ертып китте. Ул үзе кечкенә, чандыр. Борыныннан кыссаң җаны чыгар. Мондый ачы тавыш кай җиреннән чыгадыр.

– Басыгыз! Тезелегез! Тикшерү! 

Безне төрмә конвоеннан юлныкына тапшыру башланды. Төрмә конвое башлыгы – озын буйлы, тулы гәүдәле, җәенке битле, кысык күзле башкорт егете янәшәсендәге солдатка күтәреп килгән зур күн сумкасын җиргә куярга боерды. Куйдылар. Ачтылар. Аннан зур-зур папкалар чыгара башладылар. Тоткынның формулярын, гамәл дәфтәренә язылган хөкем карарын һәм башка кәгазьләрен. 

– Иванов, бер адымга алга чыгып бас! 

Уң яктагы ак сакаллы карт профессор әмерне үтәде һәм исемен, туган елын, ничә елга, нинди статья белән хөкем ителгәнен әйтте. 

Юл конвое башлыгы формулярны алып, тоткынның әйткәннәрен тикшереп, формулярдагы язмалар белән чагыштырып тора. 

Без барыбыз да бу гадәти, инде ел буена бер төрмәдән икенчесенә йөри-йөри күнегеп беткән “сират күпереннән” үтеп, Столыпин вагоны алдына бастык. Иң соңгы булып чегән хатыны калды. Бая борылып караганда абайламаганмын икән. Беренчедән, анда мин күбрәк игътибарны сабый балага биргән идем. Икенчедән, хатын бөгелеп баласын имезә иде. Менә ул хәзер торып баскан. Имәнеп киттем. Әллә инде Проспер Мерименың мәшһүр Кармены басып тора? Төз, зифа буй. Матур, килешле гәүдә. Чем-кара, озын, калын толымнар тузгып җилкәгә төшкән. Калын кыйгач кара кашлар. Карчыга борын. Хәзер каты кысылган юка иреннәр һәм аз гына алга омтылган ияк. Дөрес, бит алмалары янып тормый, аксыл, суырылган. Бу инде аңлаешлы, ул да безнең кебек тынчу камерадан чыккан, туяр-туймас паекта торган, җитмәсә, бала имезә. Әгәр хәзер аны иркен таборга җибәрсәң, туйганчы ашарга бирсәң?.. Мине аеруча сокландырганы – зур шомырт кара күзләр. Алар ниндидер бер көч, ярсу белән бораулап карыйлар. Ә торышы – нәкъ таборда биергә чыгарга әзерләнгән төсле иркен, хәтта аз гына куштан да. “Карагыз, сокланыгыз, мин нинди чибәр!” 

Ул бер адым алга атлады да, горур бер караш белән башын аз гына артка чөеп, шәлгә урап күкрәгенә бәйләгән бәбиен тирбәтә-тирбәтә аз гына чайкала, борын астыннан гына ниндидер бер көй шыңшый. Күрәсең, беренче баласы – сөенеп туя алмый. 
– Әй, син нәрсә, Земфира! – Юл конвое башлыгы аңа мыскыллап карап, акырып җибәрде. – Нәрсә чайкаласың? Әллә камерада чәкеп алдыңмы? Сиңа аерым чакыру кирәкме, атла. – Ул төрмә конвое башлыгына борылды. – Кайда аның формуляры? 
– Чегән хатынның формуляры юк. Ул әле тикшерелә генә. Озату кәгазе генә бар. 
– Бир монда, – диде дә теге түрә, чегән хатынына кадалды. – Ә нәрсә ул шәлгә уралган? Әллә багарга да өлгердеңме? Нәрсә ул? 
– Ул – минем кошчыгым. 
– Җүләр, нинди кош тагын? 
– Иптәш начальник, – диде башкорт егете, – ул – балалы хатын. 
– Нинди бала?! – Конвой башлыгы ачуыннан елан чаккандай сикереп китте: – Шул гына җитмәгән, юлга бала белән. Бир әле конвоирга, балалар бүлмәсенә тапшырсын. 
– Миндә көчек юк! 
– Молчать! – түрә кеше акырып җибәрде. – Мин сиңа күрсәтермен тешләреңне. Иптәш Иващенко! – Ул чылбыр булып безне урап торган конвоирларның чегән хатынына якынрак торганына эндәште: – Ал баланы, вокзалдагы дежур милиционерга бир! 
– Тыңлыйм! – Иващенко мылтыгын янындагы иптәшенә бирде дә, чегән хатынына ташланды. Хатын ялт аркасы белән борылды. Солдат алга чыгып, хатынның күкрәгенә кул сузган иде, кинәт аның битенә шап итеп хатынның кулы төште. 
– Аһ, сөйрәлчек, син әле конвоирга сугасыңмы? – Гайрәтле түрә, чыпчык кебек сикерә-сикерә килеп, балалы чегәннең аркасына төртте. Хатын перронга барып капланды, бәбие акырып елап җибәрде. Конвой башлыгы хатынны тагын бер тибеп әйләндерде дә, баланы тартып алырга иелде һәм шундук “А!..” дип яман тавыш белән акырып артка чигенде. Аның уң кулыннан кан тамчылый иде. 

Ике тапкыр кыңгырау чыңлады. Начальник кесәсеннән яулык алып, уң кулын урады да, вагонга йөгерде, тамбурда басып торган проводницаны чакырып, колагына нидер пышылдады. Проводница ризалык белдереп башын иде. 
– Әйдә, үләксә, йөгер теге вагонга! – Түрә кеше чегән хатынын куа, ашыктыра башлады. – Тиз, тиз, падла! 
Хатын, баласын кочаклаган килеш мүкәләп, егылган җиреннән торды. Үзе һаман “ә-ә-ә” дип баласын тынычландыра. Аның әле бала имезеп утырган җирендә зур гына капчыгы да бар икән. Бер кулы белән баласын күкрәгенә кысып, икенчесе белән биштәрен өстерәп, яшел вагонга, конвой күрсәткән, проводница басып торган ишеккә таба ашыгып атлады. Начальник арттан аның саен кызулады. 
– Тизрәк, тизрәк, үләксә! Поезд кузгала. Синең аркада әнә составны тотып торам, адәм актыгы! 
Чегән хатыны абына-сөртенә капчыгын өстерәп баскыч төбенә килеп җитте. Үзе мышный, баласы елый. 
– Әйдә, әйдә, мен вагонга. 
Хатын бер кулы белән баласын кысып, икенчесе белән капчыгын өстерәп вагонга күтәрелмәкче иде, баскыч биек, аягы җитми. Ул арада өстә басып торган проводница, елмаеп: 
– Бирегез балагызны, мин тотып торыйм, – диде. 
– Рәхмәт. 
Чегән хатыны баласын провоницага биреп, үзе ике куллап капчыгын күтәрде – вагонга менәргә азапланды. Шундук шап итеп эчке ишек ябылды. Хатын акырып җибәрде: 
– Мишутка-а... 
Ул арада күрше вагонның ишеге ачылды һәм аннан теге проводница кызыл чүпрәккә төрелгән баланы конвой башлыгына сузды. 
– Иващенко! – Начальник конвоир солдатны чакырып алды да, акырып елаган баланы сузды: – Мә, тизрәк вокзалга, детприемникка илт. 
Иващенко бик шыксыз-уңайсыз рәвештә төргәкне алып култык астына кыстырды да, вокзалга таба йөгерде. Бала буылып, үксеп елый иде:

– Ә-әү... Әү... 
Паровоз соңгы гудогын бирде. 
Безне тиз генә этеп-төртеп вагонга керттеләр. Поезд кузгалды. 
Столыпин вагонында тоткыннар өчен дә комфорт җитәрлек – купелы вагоннардагы кебек аерым-аерым бүлмәләр. Бары тик тәрәзәләре, көзгеләре, радиосы, вентиляциясе генә юк. Аның каравы, ашау-эчү өчен ресторанга барып йөрисе юк – китереп торалар. Бу купе-камераның истәлекле, күзгә ташланып торган җиһазы – ишек. Ул тимер белән тышланган. Югары өлешендә ачыла-ябыла торган тимер рәшәткәле форточкасы бар. Ә форточкада сәгать телендәге сыман түгәрәк тимер кисәге – “медаль” асылынып тора. Бу – “күз”. Коридорда кизүдә торучы конвоир һәрвакыт “күз” янында. Ул аны түргә үткәндә дә, ишеккә атлаганда да ачып карый – сыңар күз белән, әмма җентекләп. Башкача мөмкин дә түгел – устав куша. Купе-камерага бикләнгән җинаятьчеләрдән теләсе нинди “баш китәрлек” эшләр көтәргә була. Мәсәлән, идәнне, түшәмне, стенаны тишеп качу яки хат-мазар төшереп калдыру, яки асылыну... Шуның өчен “күз” һәр минут ачылып-ябылып тора. 
Менә шушындый купе-камераның берсендә без – сигезәү. Яныбыздагы кырый камерага теге чегән хатынын япкан булганнар икән. Ул бертуктаусыз ишеккә суга, тибә, кычкыра. 
– Ачыгыз! Ачыгыз дип, җен, пәриләр. Кайда минем улым? Кайда минем Мишуткам! Ачы-гыз! А-чы-гыз! Ишетәсезме, ерткычлар, ишетәсезме? 
– Җүләр, кычкырма. Уфа инде әллә кайда калды, – ди кизүдәге Иващенко, форточканы шарт-шорт ачып-ябып. 
– Улымны... Улымны кая куйдыгыз? – Йөрәк өзгеч тавыш һәм акырып елау. 
Бөтен вагон бу зардан, елау-каргаудан тетрәнә. Йөрәк әрни, ташый, түгелә. Ә чегән хатыны һаман ишекне шакый, тырный, суга, тибә һәм яман тавыш белән кычкыра: 
– Улымны... Мишуткамны... Кошчыгымны кая куйдыгыз?! Бирегез, бирегез... 
Берәр сәгатьтән соң күрше вагонда баручы конвой башлыгының тавышы ишетелде. Ниндидер боерыклар бирде һәм кизү торучы солдатның чегән хатыны турындагы рапортына тыныч кына: 
– Еласын, тамагы карлыккач туктар әле, – диде. 
Түрә чыгып китте. Форточка ачылды. Безгә берәр селедка, өч йөз грамм ипи бирделәр – кичке аш. Тамак ялгарга утырдык. Әмма нихәтле ач булмыйк, ризык бугаздан үтми, тыгыла. Чөнки колакта чегән хатынының зарлы тавышы, ләгънәте, ялваруы. Өч-дүрт сәгатьтән ишеккә сугу, тибү тукталды, тавыш та акрынланды. Хәзер шыңшып елау, үксү һәм зар... 
– Мишутка, бәгърем... җаным... кошчыгым. Инде карының ачкандыр, имәсең киләдер. Менә имиләремә сөт төште, сызлый. Ми... шут... ка... Аһ... 
Буферлар бер-берсенә сугылып шыңшый. Тәгәрмәчләр рельслар башына сугылып бертуктаусыз шак-шок, шак-шок итә. Анда-санда паровоз кычкыртып куя. туктый. Перронда шау-шу, кыңгырау. Буферлар сугыла. Тагын шак-шок, шак-шок. Поезд каядыр ашыга. Кая? Безгә билгесез. Нинди язмыш, нинди яңа михнәтләр, газаплар көтә безне? 
– Шак-шок, шак-шок. 
Керфекләр эленә. Яман бер тавышка сискәнеп уяндым. 
– Мишутка, у-лым, син кай-да-а? 
Әйтерсең лә йөрәкне телгәләп тоз сибәләр, ул әрни, сызлый, сыгыла. 
– Ми-шут-ка-а-а-а! 
Карлыккан тавыш тагын тозлы күз яшенә тыгылып ялварды. 
Төн. Шак-шок, шак-шок һәм кизүдәге конвойчының аяк адымнары. Аннан тагын күрше купеның ишегендә акыру, елау, шаку, тибү, теш шыгырдату һәм ләгънәтләү. Паровоз бөтен даланы шыңлатып кычкырта-кычкырта да, чаба бирә. 
– Җеннәр, пәриләр, кая куйдыгыз минем газиз улымны, бирегез! – Инде тавыш акрын, гырылдап чыга. 
Ниһаять, таң алдыннан күрше камерадагы тавыш тынды. 
– Бичара хатын. Йоклап китте ахрысы, – диде авыр сулап күршем Мәхмүт Әбҗәлимов. 
– Арыгандыр инде мескен. Әйдә, без дә йоклап алыйк ул уянганчы, – дидем дә, борылып яттым, күзләремне йомдым. 
Коридорда пыш-пыш сөйләшү, арлы-бирле йөгерүгә уянып торып утырдым. Бар игътибарыбыз – коридорда. Нәрсә? Менә вагонның тышкы ишеге шарт итеп ябылды. Конвой башлыгының ачулы тавышы яңгырады: 
– Ни булды? 
– Иптәш... начальник... үлгән. 
Кем үлгән? 
Тагын кизүдәге конвоирның хәвефле һәм пышылдау тавышы: 
– Чегән хатыны, иптәш начальник. Асылынган...



Предварительный просмотр:

...  “Кайдан эзләргә соң моны?” дигәндәй, малай артына борылып карады һәм анасының: “Бар, улым, күрше бакчалардан караштыр,” дип кул изәвен күргәч, атылып читән башына менде.

Соңыннан, улының шушы минутлары искә төшкәндә, ананың йөрәге өзгәләнә иде. “Нинди хәерсез сәгатьтә генә чыгарып җибәрдем соң мин аны? Нигә үзем генә бармадым?” – дип, тыела алмыйча елый иде ул.

Малай читәнгә генә менеп баскан иде, кисәк аткан тавыш гөрселдәп китте, һәм шул минутта ук бала, атып төшерелгән кош кебек, иртәнге дымлы туфрак өстенә чалкан барып төште.

Анасы килеп җиткәндә, бичара баланың кысылган иреннәре арасыннан, борын тишекләреннән канлы күбек килә башлаган иде. Хатын, сәер генә кычкырып, аның янына килеп тезләнде дә шашып калды. Ләкин ул әле ни булганын төшенеп җитми иде шикелле. Кисәк ул бөтенесен дә аңлап алды һәм, чайрап яткан баласы өстенә ташланып, аны очынып кочаклый, үбә, уятырга теләгәндәй, тарткалый башлады.

Иңбашындагы шәле җиргә төште, чәчләре таралып китте, һәм ул, гөнаһсыз баланы үтерүче дошманга ләгънәтләр яудырып, яралы коштай бәргәләнергә тотынды.

Малае каршында үзен бик зур гаепле санап, ул үз-үзен шелтәли иде. Әйе, исән чагында ул аның кадерен белмәде. Бер дә юкка әрләп, хәтта кыйнап ташлаган чаклары да була иде... шушы сөякләрнең кай җирен кыйный алды икән соң ул? Ничек кулы барды икән? Ничек череп төшмәде икән аның куллары?

Бичара ана бу авыр минутта бөтенесен дә онытты; үз авызыннан өзеп булса да, иң яхшы сыныкны аңа ашатуларын; авырып, ут эчендә саташып яткан чакларында, керфек тә какмыйча төн ката аның баш очында утырып чыгуларын; туңа күрмәсен, ач йөрмәсен, бүтән балалар арасында өсте-башы ким-хур булмасын дип, аның өчен җан атып йөрүләрен – барысын да, барысын да онытты ул бу минутта. Үзен гел яман яктан гына күреп: “Мин шәфкатьсез булдым”, “Миңа бала төс түгел!”, “Шул кирәк миңа”, дип, үзен үзе һич гаепсезгә шелтәләп туя алмады...

Ибраһим Гази “Ана”, 94-95 битләр.

6 нчы көн

#әдәбимарафон#татарстанкитапнәшрияты#татнетныүстерүфонды



Предварительный просмотр:

4 нче көн

#әдәбимарафон#татарстанкитапнәшрияты#татнетныүстерүфонды

Чиләбе медицина училищесына укырга кергәндә, Гөлҗиһан үзендә кан анализларының бик начар икәнлеген белде.

Бу хәбәр аның түбәсенә китереп суккан кебек булды, ул, берни аңламыйча, әле кулындагы кәгазьгә, әле табиб хатынга карады. Өлкән яшьтәге табиб хатын үзе дә бу анализлардан аптырады, монда язылганнар дөрес булса, бу кыз баланың алдагы язмышы инде хәл ителгән иде. Карап торышка, ут чәчеп торган, багалмасы кебек сылу кыз, ә нинди кан. Атом тамгалы. Ягъни аның инде балалары да булмаячак, булса да, алар гарип туарга мөмкиннәр, үзе дә гомер буе бу авырудан җәфаланачак. Хәер, хәзер Коншак тирәсеннән күпләр шундый начар кан белән килә бит.

  • Коншактан килдеңме?- дип сорады ул, уйларын раслау өчен.
  • Әйе, апа, Татар Караболагыннан мин. Ә сез кайдан белдегез?
  • Каның сөйләп тора, сеңелем, каның. Сез аннан барыгыз да тамгалы киләсез бит.
  • Нинди тамга? – дип сорады Гөлҗиһан куркып.

Олы яшьтәге татар хатыны озак сөйләп тормады, аңа артыгын әйтергә ярамый иде. Әмма ул бу сөйкемле татар баласын бик кызганды, аңа ярдәм итәсе, аз булса да хәленең нинди булуын сиздерәсе килде.

  • Башың әйләнәме? – дип сорады ул, Гөлҗиһанның авыру билгеләрен үзеннән әйттерәсе килеп.
  • Әйе. Гел түгел, вакыты-вакыты белән.
  • Борының еш каныймы?
  • Каный. Колакларымнан да кан киткәне бар. Теге вакытта, Иртәштә завод шартлагач, бик озак авырып яттым мин. Чәчләрем дә коелган иде, аннары яңадан чыкты. Ул вакытта безнең класстан әллә ничә бала үлде, мин чак кына исән калдым.

Әйе, табиб хатын бик яхшы хәтерли ул чакларны. Ул вакытта алар Чиләбегә китергән мәетләрне ярып өлгермиләр иде. Ә авыл халкы чебен урынына кырылды, аларга нидән авырганнарын да, нидән үлгәннәрен дә әйтергә ярамый иде. Хәтта табиблар да “Маяк” белән радиация белән бәйле дәүләт серен ачмаска кул куйганнар иде.

  • Ә хәзер хәлең ничек, сеңелем? – дип сорады табиб хатын, атомның чираттагы корбанына гаять кызганып карап.
  • Хәзер яхшы, апа. Кай вакытта тик торганда хәл бетә бетүен, авыз эче кибә, гел эчәсе килә. Аннан үтә. Безнең бөтен авыл шулай авырый, нәрсә икәнен беркем белми. Нәрсә соң миндә, апа?

        Табиб хатын аның соравын җавапсыз калдырды. Шактый вакыт Гөлҗиһанга текәлеп карап торганнан соң, кинәт кенә сорап куйды:

  • Йөргән егетең бармы, сеңелем?

       Гөлҗиһан мондый сорауны көтмәгән иде, бит алмалары кып-кызыл булып чыкты. Нигә аның егете турында сорый икән бу апа, әллә Фәргать турында берәр нәрсә беләме икән?

  • Бар иде...- диде ул, ничек җавап бирергә белмичә. – хәзер юк инде. Хәзергә юк. Булмаса, ашыкма, сеңелем, - диде табиб хатын. – бу кан белән сиңа, гомумән, ашыгып кияүгә чыгарга ярамый.
  • Нигә, апа? Канның кияүдә ни катнашы бар кый?! – диде Гөлҗиһан, мишәр үткенлеге белән.

        Казан якларыннан килгән татар хатынына аның бу үткенлеге ошады, ахры, ул елмаеп куйды. Бу чая кыз тормышта югалып калырга охшамаган иде, әмма кайбер нәрсәләрне белеп торырга да тиеш. Соңыннан үкенмәс өчен.

  • Кияүгә чыгарга мөмкин,сеңелем, - диде ул, Гөлҗиһанның аркасыннан кагып. – Әмма  бала табу белән ашыкмаска кирәк.
  • Ә нигә? – диде Гөлҗиһан, берни аңламыйча.
  • Чөнки бу кан белән авыру туулары мөмкин,- диде табиб хатын, “гарип” дип әйтергә теле әйләнмичә. – Хәер, мондый очракта, гадәттә, бала була алмый.

       Бу сүзләрне ишеткәч, Гөлҗиһан тынсыз-өнсез калды. Ничек инде ул – бала булмый?! Гөлҗиһан ана була алмый дигән сүз бит инде бу?! Нәселдә булмаганны! Нәрсә сөйли бу Чиләбе табибы?!

  • Нишләп минем балам булмасын ди, апа?! Мин сау-сәламәт бит, кайдан чыгып әйтәсез моны? Безнең нәселдә андый кеше юк, барысында да бер оя бала.

...Озак, бик озак тулай  торакның саргайган түшәменә карап ятты Гөлҗиһан.

Аның башында, йөрәгендә, җанында бер генә уй бәргәләнде – аның баласы булмаячак, булса да, гарип туачак. Нигә, нигә алай?! Гөлҗиһанга бит әле нибары унҗиде яшь, аның матурлыгыннан, чаялыгыннан Караболак егетләре телсез кала иде. “Нурыңнан күзләр камаша” дип, Фәргать аның йөзенә туры карый алмый иде. Алар бит Фәргать белән өй тулы, итәк тулы балалар үстерү турында хыялланганнар иде! Ничек була соң бу – унҗиде яшеңдә “Синең балаң булмый, булса да, гарип туа” диләр? Имеш, аның канында тамга бар. Нинди тамга ул, кем салган аны Гөлҗиһанга, кайчан салган? Ничек котылырга аңа бу куркыныч тамгадан?

 Медицина училищесында укый башлагач кына, Гөлҗиһан эшнең ни дәрәҗәдә җитди икәнлеген аңлады. Аның канында кызыл кан күзәнәкләре кими башлаган, нәтиҗәдә генетик код бозылган, хромосома төзәлмәслек булып үзгәргән иде. Бу исә халык телендә “ак кан” дип аталган кан рагына, ягъни лейкемиягә китерергә мөмкин икән. Боларны белгәч, Гөлҗиһан өнсез калды. Ул тумаган балалары турында уйлап утыра, ә үзенең хәле һаман яшәү белән үлем арасында икән бит әле. Теге вакытта ул могҗиза белән исән калды, ә аның классташлары шушы авырудан китеп барганнар икән бит. Каннары агуланган. Каннары бозылган. Каннары беткән. Авылда кинәт кенә сукыраеп калган, аяк-куллары череп ятучылар да шушы кан авыруыннан икән бит, ә алар нидән чирләгәннәрен, нәрсәдән үлгәннәрен дә белмиләр.

...Боларны белгәч, Гөлҗиһан кара кайгыга төште.

Аның тәне буенча авыру, агулы кан ага иде... Шушы мизгелдән аның аяк астыннан җир китте, яшәвенең мәгънәсе калмады. Нәрсә дип яшәргә хәзер бу тормышта, нинди шатлыгы бар аның хәзер? Үлем көтеп, гарип балалар табу өчен яшәргәме?

Фәүзия Бәйрәмова, “Караболак”. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2005 ел, 290-293 бит.

 



Предварительный просмотр:

Без малай чакта авылда җен-пәри “тулып ята” торган иде. Уеннан кайткач атып бәргән бияләйне иртә белән таба алмыйча аптырап чыга идең – төнлә бичура яшергән дә куйган. Әни бияләен яшерми, аныкы гел мич кырыенда җылыда ята, малай кеше дип, гел минеке белән шаяра, минекен яшерә. Хәер, бер тапкыр әнинең чабатасын салам астына яшерде. Мичкә ягарга дип, өйгә алып кергән саламга яшергән дә куйган. Әнинең чабатасы, саламга ияреп, утлы мичкә керде. Шуннан соң әни, бичураның күңелен күрү өчен, мич авызына ашарга куеп калдыра торган булды.

Кая гына аяк басма, анда җен. Төнлә генә йөриләр тагын үзләре, көндезен кайдадыр качып яталар. Бер дә күзгә-башка күренмиләр. Ә шулай да бер тапкыр мин җенне күрдем. Төнлә белән уеннан кайтып килә идем. Юл өстендә кара песи утырып тора. Беләм инде, әнинең әйткәне бар: песи түгел, җен! Бисмилланы әйтеп, кулымдагы таякны тегенең өстенә томырган идем, җенең кая керер тишек тапмады. Бисмилладан курка икән, шайтан. Икенче көнне Хәмидулла абзыйның хатыны Гөлниса түти әнигә зарланып тора: мәчем мәче генә түгел иде, ләтчәгә хәтле тотып кайта торган иде, бер юньсезе таяк белән суккандыр ахры, арт санын күтәрә алмый. Кулы корсын ул кешенең! - ди. Бик дөрес! Тиктомалга мәчегә тигән кешенең кулы корсын. Мин сукканы җен иде, анысын мин бик яхшы беләм.

...Иске авылда бит инде өй саен коръән, алла сүзе, бисмилланы да аяк атлаган саен әйтеп торалар. Ничек курыкмыйча яшәгәннәрдер җен-пәриләр? Хәзерге авылда коръән юк, булса да бик сирәк кешедә генә, өй саен җыен динсез китаплар, газета-журнал, бисмилланы да элекке кебек адым саен әйтмиләр, радиосында да җыен көфер җырлар җырлап тора, җен халкы мондый шартларда рәхәтләнеп яшәргә тиеш иде кебек, ә яшәми, бетте авылда җен-пәри.

...Авылда җен-пәри бетте, дидем. Бер төрлесе бетсә, икенче төрле “пәри” авылга ияләште: шешә! Шушы “пәри”не авылдан биздерергә кирәк. Үзен интеллигент дип, культура ташучы дип исәпләүче кайбер кешеләр бу “пәри” алдында каушап калдылар.

Ибраһим Гази “Кая китте бу җен-пәри?”,  76 нчы бит

11 нче көн

#ибраһимгази#малайлыктакунакта#каякиттебуҗенпәри#әдәбимарафон#татарстанкитапнәшрияты#татнетныүстерүфонды



Предварительный просмотр:

...Үлән башларын,чәчәкләрне селкетеп йомшак кына җил исә, имеш. Каяндыр, тургай сайрауларына кушылып, чалгы янаган тавышлар ишетелә кебек, йомшак җил кибеп яткан пакусларның хуш исен китерә кебек, тик егет печән чабучылар ягына нигәдер борылып карый алмый, имеш. Ул да булмый, аның күз алдына бормаланып киткән тар гына болын юлы килә. Хәтта бер мәлгә егет үзе дә ике рәт үлән арасындагы тәгәрмәч эзеннән, җылы туфракка яланаяк баса-баса, китеп бара кебек, ә каршысына таякка таянган ак сакаллы бер бабай килә кебек.

Күпмедер вакыт узгач, кызның тагын моңлы җыры ишетелә:

Кояш бата, айлар калка,

Бик ямансу шул чакта...

Һәм егетнең күз алдына үзләренең шәһәрдәге кечкенә өйләре килеп баса. Эңгер-меңгер вакыты, имеш. Өйдә әнисе ялгыз гына икән. Менә ул, ак яулык бәйләгән кечкенә карчык, ут кабызып, бисмилласын әйтә-әйтә тәрәзә пәрдәләрен төшереп йөри, тәрәзә төбендәге гөлләрнең кипкән яфракларын чүпләп-чүпләп ала, имеш. Өстәлдә яңа гына кайнап чыккан самовар тора икән. Әнисе аның институттан кайтканын шулай чәй әзерләп көтә, имеш.

  • Әнием, әнием! – ди егет, эченнән үксеп, һәм аның йомык күзләреннән сыгылып терекөмештәй кайнар яшь  бөртекләре кипкән иреннәренә акрын гына тәгәрәп төшәләр. Шәфкать тутышы кулын аның маңгаена куеп, иелеп, нидер сорый шикелле, ләкин егеткә гүя Таһирәсе дәшкән кебек тоела.

Шул чакта кыз, тирән бер сагыш белән:

Инде кемнәргә карармын

Өзелеп сагынганда... – ди.



Предварительный просмотр:

Кулларыма кабат гармун алдым

Көтмәгәндә-уйламаганда.

Ничек болай килеп чыкты әле –

Ничә еллар уйнамаганга?!

Яшьлектәге дәртле-ярсу көйләр

Ничек итеп әле онытылды?

Әллә нинди гамьсез тынлык баскан

Түгелме соң торган йортымны?!

Гармунсыз да яшәп булган, димәк,

Дөньясында,

Җырсыз-көйсез дә...

Ничек җан сакласаң булмыйдыр ул:

Яшиләр бит уйсыз-нисез дә.

Ничә еллар шуңа өйрәткәннәр...

Гармуннарның көе югалган.

“Җырның ертыгы юк” диләр дә бит,

Ертык җырлар күпме җырланган!

...Ничек итеп аерылдым сездән,

Исән микән әле, бармы сез? –

Онытылган көйләремне эзлим...

Гармун кирәк,

Булмый гармунсыз!..

...Кулларыма кабат гармун алдым,

Әй уйныйсы иде гармунны,

Түгеләсе иде...

Нидер тота,

Юлларымда әллә ардыммы?

Ата-баба көе сагындыра,

Алар тоткан гореф-гадәтләр;

Юксындыра әткәй җырлаган җыр,

Моң яралган изге сәгатьләр...

Үз италмыйм бүтәннәрнең көен.

Кулларыма гармун буйсынмый...

...Бу җанымның әллә кай төшендә

Үкси-үкси бер көй сулкылдый...

Бер башласам, туктый алмам сыман,

Йә йөрәгем ярылыр, йә гармун.

Тик барыбер яши алмам ансыз –

Мин ул көйне эзләп табармын!..

12 нче көн

Харрас Әюп “Көй эзләү”, 241-242 нче битләр

#харрасәюп#көйэзләү#әдәбимарафон#татарстанкитапнәшрияты#татнетныүстерүфонды



Предварительный просмотр:

Кыйбла барлау

Азан ишетелми, чаң да сукмый

Торган болганчык бер заманда

Тау кадәрле күчтәнәчләр төяп,

Әнкәй килгән иде Казанга.

Автобустан аны каршы алдык.

Әйберләрен көчкә күтәреп

Өйгә кайтып кергәнебез истә,

Бик күп мәлләр, хәлләр истә юк.

Ни сөйләшкән, ниләр пешергәннәр...

Хәтеремдә түгел берсе дә.

Тик бер сүзе җанга уелып калды.

 Сискәндерә исемә төшүгә.

Өйгә кайткач, чәйләр эчеп алгач,

 Чыкты да ул таһәрәтләнеп,

 “Кыйбла кайда?” – диеп сорап куйды,

 “Беләсеңме кайда икәнен?!”

 Мин аптырап калдым.

 Белми идем

 Кайда мәшрикъ, кайда мәгъриб...

Бергә фикерләшеп, карар кылдык

“Кыйбла шул тарафта булыр...” дип.

Кыйбла мәсьәләсе хәл ителгәч,

Озак итеп намаз укыды.

 “Кыйблаң кайдалыгын белмәгәч...” дип,

Үзалдына сөйләп утырды. –

“...Син бит андый түгел идең, балам,

 Менә ышан син бу яшьләргә...

 Кыйблаңны да белми, бу дөньяда

 Нинди максат белән яшәргә...”

Оят иде миңа. Җир тишегенә

Керер булдым, әгәр ярылса.

 ...Ярый ла ул әнкәң исән чакта

Тоткан кыйблаң дөрес табылса.

...Сиңа килдем, әнкәй! Кабереңә.

Йөземне юнәлттем кыйблага.

 Аллаһудан сиңа җәннәт түре,

 Үземә ярлыкау сорарга.

Әнкәй, әнкәй! Рәнҗеп ятма миңа!

Тапкан кыйблам мәңге югалтмам.

 Имансызлар, кыйбласызлар белән

 Уртак гамәл, уртак юл сапмам!

 Кемнәр белән генә аралашсам,

Йөрсәм дә мин хәзер кайда да,

 Беренче эш итеп кыйблам барлыйм,

 Калебемне юнәлтәм кыйблага.

 Күптән булган хәлләр исемә төшеп,

Кайнар тиргә баттым кабаттан...

Кылмыйбызмы икән гамәлләрнең

Үкенерлекләрен азактан?!

Без кыйбланы, шөкер, таптык та бит...

Күңел тыныч түгел шуңарга –

Онытмыйбыз микән балалардан

 “Кыйблаң кайда?!” – диеп сорарга.

 Шәмсия Җиһангирова



Предварительный просмотр:

... Тирән яр эченнән миңа күк йөзенең бер кыйпылчыгы зәп-зәңгәр булып күренеп кала. Мин, туктап, гаҗәпләнеп карап торам: нинди нәрсә ул зәп-зәңгәр күк йөзе, ак болытлар, кояш, йолдызлар? Очып барган ап-ак болыт кисәгенә минем бармак белән төртеп карыйсым килә...

Ә кошлар? Бер генә көнгә кош булып торсаң иде, бер генә көнгә, бер генә сәгатькә... әнә теге тилгән кебек, канат какмыйча, көн буе һавада әйләнеп йөрсәң иде. Бик рәхәттер югарыдан авылда ниләр барын, кемнәрнең нишләвен карап йөрү... кошларга мин бик сокланам. Кош теләсә кая таба оча ала. Теләсә Олы күл өстенә барып чыга, теләсә мәчет манарасына куна, теләсә Иделдәге пароходларны барып күрә ала... Ә мин бик теләсәм дә Олы күлдән ары беркая бара алганым юк, анда да әле әни җибәрсә генә. Әни әйтә, су анасы алыр үзеңне, йөрисе булма күлгә, ди.

Инде самолетларда да күп очылган, тик шулай да малай чактагы кош булып очып карарга теләү һаман күңелдә яши.

Ибраһим Гази “Малайлыкта кунакта”, 11 нче бит

8нче көн

#ибраһимгази#малайлыктакунакта#әдәбимарафон#татарстанкитапнәшрияты#татнетныүстерүфонды



Предварительный просмотр:

...Беренче тапкыр китап тоту рәхәте. Хәзерге заманда гына ул китап күп. Авыл саен китапханә, мәктәпләрдә дә китапханә... Без малай чакта алай түгел иде. Китап бик кадерле иде. Әти, базарга чыгып киткәндә, “Китап алып кайтырмын” дисә, ул көнне җанга тынычлык  бетә иде инде. Кайчан кайта дип, алып кайтамы дип, әллә таба алмыйча буш кул белән кайтып керәме дип, көн буе ут йотып тора идем. Юлга әтинең каршысына чыгып торулар, кулга китап эләккәч, куанычтан сикеренүләр, китапны тышлаулар, кадерләп кенә укулар... Хәзерге яшьләр андый рәхәтне беләләрме икән?

Ибраһим Гази “Малайлыкта кунакта”, 7 нче бит

9 нчы көн

#ибраһимгази#малайлыктакунакта#әдәбимарафон#татарстанкитапнәшрияты#татнетныүстерүфонды



Предварительный просмотр:

...Әллә китәргә йөриме? Шушы көннән башлап, мин әнинең һәр адымын тикшереп кенә тора башладым. Бала күңеле сизә икән. Ничек кенә яшерергә тырышса да, сиздем: әни китәргә җыена... Әти үлгәннән соң иң яраткан кешем әни булганга, әнисез тормышны күз алдына китерә алмаганга, мин бакчага яшеренеп елый башладым. Йөрәгем көннәр буе сызлый. Йоклаган чагымда да йөрәгем сызлауга уянып китәм.

Менә әни яңа күлмәк тегеп бирде. Кидергәндә:

  • Яңадан-яңаны кияргә насыйп булсын!- дигән була.

Ташлап киткәч, мин моннан ары ничек яңадан-яңаны кия алам ди инде! Күзләремне мөлдерәтеп әнигә карыйм. Чыраеннан берни аңлап булмый.

                 Июнь урталары идеме икән, иртүк әни миңа үзебезнең бердәнбер чуар тавыгыбызны тотарга кушты. Куып йөри-йөри  тавыкны мин тәмам әлсерәттем дә абзар почмагына кысрыклап тоттым. Аш пешә... Ташлап китмәсен дип, мин әнинең барлык йомышына атлыгып торам. Каршы бер сүз дә әйтмим. Күзем гел әнидә генә... Юк, әни соңгы көннәрдә тынычланды. Ләкин дөбердәтеп йомырка сала торган актык тавыгыбызны ник суйдырды соң әле ул?

Ибраһим Гази “Малайлыкта кунакта”, 35-36 нчы битләр

10 нчы көн

#ибраһимгази#малайлыктакунакта#әдәбимарафон#татарстанкитапнәшрияты#татнетныүстерүфонды



Предварительный просмотр:

  • ...Минем әле сезгә тагын бер күрсәтәсе нәрсәм бар, - диде Бәдретдин һәм, яңадан торып, шүрлектән кечкенә генә скрипкә алды. Бу кулдан гына ясалган, буялмаган, хөрти генә бер скрипкә иде.

Без гаҗәпләнеп сорадык:

  • Кайдан бу синдә?
  • Үзем мәтәштергән булдым инде, - диде Бәдретдин һәм скрипкәнең тонык кына тавыш чыгарган кылларын көйләргә тотынды. Аның кубыз уйнавын, мандолина чирткәләвен без белә идек. Әмма скрипкә!..
  • Әй, Бәдри, нигә моңарчы яшердең? – дидек без. – Мәдрәсәдә Сәгыйть скрипкәсен алып, үзеңнән уйнаткан булыр идек бит!
  • Оста барда кулың тый! – диде Бәдретдин, тыйнак кына елмаеп.

Ул айлар буе кул тимичә яткан скрипкәсен шактый озак азапланып көйләде. Шул чакта мин аның әнисенә күтәрелеп карадым: ана үзенең шәкерт улына шундый бер бәгырьгә төшәрлек тирән мәхәббәт белән, бәхет-сөенеч белән сихерләнеп, эреп, мөкиббән китеп карап утыра иде ки, мин хәтта йөрәгем-тәнем белән әллә ничек тетрәнеп куйгандай булдым. Аңлыйсызмы, күз алдыгызга китерә аласызмы – гүя бу зураеп ачылган сыңар күздәге өнсез карашта, бер адәм затына гына түгел, бөтен җан иясенә хас ниндидер менә үзе эшләгән могҗизага таң калу һәм шуңа чиксез куану, шуның белән әйтеп бетергесез горурлану ап-ачык чагылып тора иде: ул тапкан бит бу баланы! Ул имезгән бит аңа күкрәк сөтен! Ул шушы сөлек кебек егетнең әнисе бит! Шәкерт әнисе, гыйлем иясе булачак кешенең әнисе... Ихтыярсыздан йөрәгем үкси башлап, мин тизрәк башымны түбән идем.

  • ...Әнкәй, сиңа нәрсә уйныйм?

     Әнисе бер мәлгә балаларча кызарып, шул ук вакытта куанычыннан тагы да балкыбрак китте, ләкин кайтарып сүз әйтә алмады.

  • Әнкәй, син шушы көйне ярата идең бит! – диде Бәдретдин һәм “Салкын чишмә”не уйный башлады. Аның сүзләре, сүзләреннән дә бигрәк, шулкадәр гади, табигый, җылы-якын итеп дәшүе минем соңгы шикләремне дә чәлпәрәмә китерде. Әнисе өчен уңайсызлану дигән нәрсәнең әсәре дә юк икән Бәдретдиндә!.. Кайда ул уңайсызлану! Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең әнә шул башта чирканырга мәҗбүр иткән шадра, чалыш акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкәсен уйнады. Аның бу аз гына моңсу уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өртелгән җитди-җылы карашында, әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде. Белмим, болай карый алыр өчен күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде?! Әллә бу шулай бик ямьсез ана белән бик матур бала яки, киресенчә, бик матур ана белән бик ямьсез бала арасында гына буламы икән? Соңгысы, ихтимал, еш очрый торгандыр, әмма беренчесен ишеткән дә, күргән дә юк иде.

Әмирхан Еники, “Матурлык”, 88-90 нчы битләр. (“Җиз кыңгырау” китабыннан)

17 нче көн

#әмирханеники#матурлык#җизкыңгырау

#әдәбимарафон#татарстанкитапнәшрияты#татнетныүстерүфонды



Предварительный просмотр:

2 нче көн

#әдәбимарафон#татарстанкитапнәшрияты#татнетныүстерүфонды

... Кеше! Мин моны синең өчен язам, син ялгышма, минем фаҗигамне кабатлый күрмә, дип язам. Шуңа күрә, әгәр ул синең кулыңа килеп эләксә, зинһар, атып бәрергә ашыкма, укып чык. Бу аклану өчен язылмады, мин беркемнән дә гафу сорамыйм, минем моңа бернинди хакым да юк... Ник дисәң, мин үз-үземне күрә алмыйм, ә андый кеше гафу ителергә тиеш түгел.

Ничек башларга соң?

...Искиткеч матур язгы көн иде...

Тукта, бәлкем моннан башламаскадыр? Караңгы, шыксыз төн иде. Ул айсыз-йолдызсыз, бернинди өмете булмаган кабер караңгылыгы һәм тынлыгыннан гыйбарәт бу төн инде мәңге миннән китмәячәк...

Ә тышта өмет тулы матур көн иде...

Без, диспансер ишегеннән чыккач, сүз берләшкәндәй туктап калдык, улым күзләрен кысып язгы кояшка, яшел яфрак яра башлаган агачларга карап торды, үзе берөзлексез төкреген йоткандай итте. Күрәсең, ул тын гына елый иде. Аңа күңелен бушатканчы еларга комачауламас өчен мин читкә атладым... Шулай шактый вакыт торгач, акрын гына аның янына килдем. Сәгадәт соры күзләрен ярым йомган килеш хәрәкәтсез тора бирде. Кояш яктысында аның йөзе, кызыллык качкан яңаклары һәм иреннәре сап-сары күренде. Арык, нечкә муены озын булып үскән бала йоннары миңа туңудан кабаргандыр төсле тоелды.

Язгы кояшлы матур көн иде...

Минем дөньядагы барлык нәрсәләрдән дә ныграк яраткан улым, куанычым һәм юанычым корып кипкән хәлдә диспансер баскычында басыа тора. Бу башка сыймаслык хәл иде. Мин аны шашып яраттым һәм яратам. Ник икәнен үзем дә белмим, моның төбендә аңлаешсыз ниндидер сер ята иде, ахрысы...

...Әллә саф һава тәэсиреннән Сәгадәт чайкалып китте. Мин аның сөяк белән тиредән генә торган юка гәүдәсен кочаклап алдым. Малаемның баш түбәсе нәкъ күз турымда иде. Унөч яшьлек кеше шул кадәр зур була микәнни, дип гаҗәпләндем мин.

Март аеның ул бәхетсез көне минем бүгенгедәй хәтеремдә...

...Ишекне шартлатып ябып чыгып киттем. Каршыма иңбашына яшь талчыбыгы күтәргән Сәгадәт килә. Мин аны җиңеннән тотым да арба янына алып килдем.

  • Ник төямәдең? – дидем, ярсуымны көчкә тыеп.

Аның мине беренче мәртәбә шушындый хәлдә күрүе булгандыр. Йөзендәге елмаюы качты, бер сүз дә әйтә алмады. “Без ... малайлар белән...” дип нидер әйтмәкче иде, мин аны кинәт этеп җибәрдем, әллә таллары авыр иде, ул тигезлеген саклый алмады, ничектер борылып китте дә сырты белән арбаны тракторга тага торган кырлы тимергә барып төште, башыннан бүреге очты, талчыбыклары чәчелеп китте... Мин Сәгадәтнең сынсыз булып катуын күрдем: аның иреннәре, күзләре елау билгеләре чыгарып киерелгәннәр, газаплы җыерылганнар, әмма бернинди елау тавышы да ишетелми... Йә, нишләдем мин, нишләдем?! Бер мизгел дуамаллык... Шул мизгелдә үк ачу юкка чыкты, бөтен барлыгымны үкенү, улымны кызгану биләп алды, тик терсәкне тешләп булмый иде инде...

...Профессор, бераз уйланып торгач, минем күзләремә туры карап:

  • Малаегызның биектән егылганы юк идеме? – дип сорады.
  • Юк, хәтерләмим,- дидем мин.
  • Ул үзе дә шулай ди. Бала кешенең оныту ихтималы да бар... Яман шешнең барлыкка килүенә нәрсәгәдер бәрелү сәбәп булган. Ләкин ул бәләкәй чакта бәрелмәгән, ике-өч ел элек кенә.

Минем күзләремнән утлар чәчелде. Теге чакны Сәгадәтне төртеп егуым келт итеп хәтеремә төште һәм мин, шуны яшерергә теләгәндәй, профессорга ашыга-кабалана:

  • Бәлки бәрелүдән түгелдер?!- дидем.

Ул акрын гына башын чайкады.

  • Минем тәҗрибәмә ышаныгыз. Авыруның барлык симптомнары шуны раслый...

...Шәфкать туташы укол кадагач, ул йоклап китте һәм шул килеш кичкә кадәр тып-тын ятты. Кояш баеганда, күзләрен ачты. Туган-тумача, күрше-күлән җыелган иде. Ул бөтенебезне дә, ят кешеләрне карагандай, күзеннән үткәрде. Менә аның карашы янәшәсендә генә басып торучы Рөстәмгә тукталды. Иреннәре елмаймакчы булды кебек, ләкин елмаймады, көчкә генә аңларлык итеп өч сүз пышылдады:

  • Берүк Рөстәмгә сукма... гыз...

Аның пышылдавы минем өчен бар дөньяга сөрән салып кычкырган шикелле ишетелде. Димәк, ул үлемнең сәбәбен баштук аңлаган. “Әти, сукма”,- димәде, әҗәл белән тартышып ятканда да миннән мең мәртәбә миһербанлырак булып калды, төртеп күрсәтмәс өчен, башкалар алдында миңа кыен ясамас өчен “сукмагыз”, диде...

Фоат Садриев “Рәхмәт, әтием!..”, Түбән Кама “Ихлас”.- 2004ел, 177-205 бит.



Предварительный просмотр:

Син куанганда куанып, син кайгырганда кайгырып, синең белән бергә сулап, бергә көлеп яшәүче кем? Әниең!

Син авырганда төннәр буе сине юатучы, күз карашы белән иркәләүче кем соң? Әниең!

Иртә белән сине : “Тор, соңга каласың, уятырга кызгандым, бик тәмле итеп йоклый идең”,- дип иркәләп уятучы, мәктәпкә озатучы кем соң ул? Әниең ич!

Равил сугыш елларында туды. Ашарга такы-токы, өйләре суык була иде. Әнисе Сәрби апа салкын урынга башлап үзе ятып, Равилне үзенең күкрәге өстенә сала, урынны шулай җылытканнан соң гына Равилне үз янына урынга яткыра иде. Үзе авырса авырды, Равилне авырудан саклады. Үзе ач торса торды, Равилне ач итмәскә тырышты. Сугыш беткәч, Сәрби апаны Казан янындагы санаторийга дәваланырга җибәрделәр, анда ревматизм авыруы башланган иде, ара әллә ни ерак түгел дип, Сәрби апа кай көннәрне улы Равил янына шәһәргә кайта иде. Ул елларда әле хәзерге кебек муллык юк. Өйдә улыма ак булка эләкми дип уйласа, ананың тамагыннан аш үтми, шуңа күрә ул чәй янына бирелә торган булкаларны җыеп, Равилгә алып кайтып бирә иде.

Равил мәктәпне тәмамлап, заводка өйрәнчек булып эшкә кергәч, беренче тапкыр хезмәт хакы алды. Бу бик аз акча иде әле. Бик аз. Шушы ике бөртек акчаны зур итеп әнкәсенә алып кайтып биргәннән соң, Сәрби апаның башы күккә тиде. Аның улы Равил акча эшли башлады бит! Әле кайчан гына Равил беренче тапкыр тәпи баскан һәм шушы куанычтан “гый” дип көлеп җибәргән иде. Ә бүген ул инде заводтан әнкәсенә беренче хезмәт хакын алып кайтып бирде. И, бу дөньялар! Шулай тиз үтә ләбаса! Кичә генә бәйләвечтә яткан бала бүген инде икмәклек акча эшли башлады. Сәрби апаның куанычын күрсәгез иде! Юк, бу куанычны үзе ана булган кеше генә аңласа аңлар.

Равилне быел армиягә алдылар, ул әнкәсенә язган хатларында туып үскән шәһәрен, уйнап йөргән урамнарын, өй каршында үскән тирәк агачларын сагынуын яза. “Әни,- дигән ул күптән түгел язган хатында, - мин ясап элгән сыерчык оясына быел да сыерчыклар оялар микән? Ояласалар һәм  елдагы кебек канат җилпеп кыекта сайрасалар, син миңа язып җибәр, яме? Марсельгә әйтеп кара әле, фотога төшереп җибәрмәс микән? Барыгызны да бик сагындым!”

Әни, туган авыл, туган ил... һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң газиз нәрсәләр алар. Балага үз әнкәсеннән дә күркәмрәк, кадерлерәк җан булмаган кебек, егет кешегә, ир кешегә үз иленнән дә матуррак, якынрак ил юк. Әни һәм туган-үскән җир – сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы шулар. Кошлар да, яз җиткәч, үзләренең туып-үскән илләрен сагынып кайталар. Равилнең дә сыерчыклары кайтыр, өй кыегындагы ояларында бала чыгарыр. Равил үзе дә кайтыр. Ул инде тимер өзәрлек егет булып кайтыр. Әмма әнисе өчен ул барыбер бала булып калыр.

  • Улым,- дияр әнисе Равил эшкә киткәндә, - ник изүеңне каптырмый урамга чыгасың? Бүген көн җилле, салкын тия...

Равил әнкәсенең бу сүзләренә елмаер:

  • Әни, мин инде бала түгел, суыктан курыкмыйм, суык хәзер үзе миннән курка,- дияр. Заводына чыгып китәр.

Ананың күңеле борчылып калыр.

  • Их, улым,- дияр ул күңеленнән,- син утызга, кырыкка җитсәң дә, барыбер миңа бала бит. Сабый чагыңдагы кебек, синең өчен борчылып, синең куанычың белән куанып, синең хәсрәтең белән хәсрәтләнеп яшим инде мин,- дияр.

ӘНИЛӘР ШУНДЫЙ ГАҖӘП ӘЙБӘТ КЕШЕЛӘР ИНДЕ АЛАР...

Ибраһим Гази “Синең әниең”. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1979 ел, 108-109 бит.

#әдәбимарафон#татарстанкитапнәшрияты#татнетныүстерүфонды



Предварительный просмотр:

Чаңгы шуабыз

Нинди матур көн

Чаңгы шуарга!

Иптәшләр белән

Чыгабыз тауга...

Тау түбәсенә

Менеп баскач та:

“Ай-яй биек!” – дип,

Карыйсың аска.

Ә без шундыйлар –

Курка белмибез,

Кала ак карда

Тик эзләребез.

Тезләр бөгелгән,

Ә куллар алда.

(Сикәлтәләрдә

Егылып калма!)

Шуабыз шулай,

Карлар туздырып,

Төшәсе килә

Беренче булып.

Әнәс Кари, “Чаңгы шуабыз”, 12 нче бит (“Тамчы тамганда” китабыннан)

#әнәскари#чаңгышуабыз#тамчытамганда

19 нчы көн

#әдәбимарафон#татарстанкитапнәшрияты#татнетныүстерүфонды



Предварительный просмотр:

...Ул вакытта миңа нибары ун гына яшь иде әле. Ләкин безнең әти-әниләр ун гына дип тормыйлар: “Уйнап йөрергә син инде бала түгел, озакламый өйләндерер вакыт җитә”,- дип, хезмәтнең ансатын-кыенын сайлап тормастан, төрле эшләргә кушалар иде... Эшнең берсен бетерәсең, унысы син бушаганны көтеп кенә тора. Шулай да иң кыены терлек абзары тазарту була торган иде. Бәлки, миңа гына шулай кыен булгандыр, чөнки безнең кәҗә бик сөзә торган хайван иде, мәрхүм... Тимер сәнәк белән көчәнә-көчәнә тирес ташыганда, сиздерми генә арттан килеп мөгезләре белән берне китереп кундыра да, мин каткан сыер тизәкләре өстенә шап итеп барып төшәм. Ну, аның каравы, мин дә кәҗәгә көн күрсәтмәдем. Мин ул явыз мәхлукның колагын тешли торган идем, шуңа күрәдер инде, ул мине, дошман күреп, гел сөзеп егу ягын гына карый иде, бичара...

Сез тагын бу гел эшләгән дә эшләгән, бер дә күңел ачмаган дип уйлый күрмәгез. Кая ул ачмау! Уеннан кайтып керә белмәгән, кулыннан тотып, типкәләп алып кайтканнар дисәгез, дөресрәк булмасмы икән әле!

Әмма дә ләкин, без уенның тәмен белеп уйный торган идек тә соң инде! Бер тотынсакмы? Караңгысыз кайтып керде юк! Ашауны онытабыз, эчүне онытабыз, чакыра килсәләр дә кайтмыйбыз. Таяк белән куып таратмасалар, таралу юк инде ул! Уйнаган саен тагын уйныйсы килеп кенә тора! Ник шулай икән ул? Эшләгән саен эшлисе килеп тормый, ә уйныйсы... уйныйсы гел килеп кенә тора. Ник гел килеп тора икән ул уйныйсы? Шуны белсәң иде!

Кышларын чабулар шакаеп ката, бияләйләр, ләчмә су була, әаяк, ә чабата... бозга әйләнгән чабатаны, шөшле белән каерып, көчкә салып ташлый торган идек. Бияләйне өйгә керүгә мич башына... Иртә белән ул, яңа пешкән кабартма шикелле, кап-кайнар була иде, ә үзе тамчы да кипмәгән, юпь-юеш…

Минем әни, мәрхүмә, тараканнардан зарланып үлә торган иде инде. Зарланмаслык табулмагандыр, күрәсең, йокыга яткач, әнинең беләген, кул аркаларын кимерәләр иде әлеге шул үләт кырасы нәмәрсәләр... Бер тапкыр сеңелем Мәгъсүмәнең битләрен канатканчы ашадылар. Ә инде йоклаганда колакка керүләрен, казан капкачын ачкач ашка төшү, төреп куймасаң, шикәрне ашап бетерүләрен сөйләп тә тормыйм...

Беркөнне шулай әнинең бер җамаяк сөтенә берьюлы биш таракан батып үлгәч, минем артык чыдап торырлык хәлем калмады. Өйгә чыпчык тотып алып керергә булдым...

Ибраһим Гази “Чыпчык”, 66-67 нче битләр

7 нче көн

#ибраһимгази#чыпчык#әдәбимарафон#татарстанкитапнәшрияты#татнетныүстерүфонды