Каюм Насыйри
Предварительный просмотр:
I.Кереш Халыкның үзе кебек
Бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәре һәм әдипләре шактый күп: Утыз Имәни, Габдулла Тукай, Шиһабеддин Мәрҗани, Риза Фәхреддин, Гаяз Исхакый, һ. б. Болар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри, гасыр башындагыча әйткәндә, Каюм баба алып тора. 77 яшендә вафат булган бу игелекле зат ярты гасырдан артык, алны-ялны белмичә, милләткә хезмәт итә. Ул дауламый да, шауламый да, дәгъвалар да куймый, бәхәс-конфликтка да керми – халыкның нәкъ үзе кебек – меңләгән кыенлыкларны сабыр гына, тавышсыз-тынсыз гына җиңә-җиңә эшли дә эшли, эшли дә эшли. Аның өчен байлык та, дан-шөһрәт тә мөһим түгел.Каюм бабаны тырышлыгы белән мәсәлләргә кергән кырмыска белән чагыштырырга мөмкин булыр иде. Әмма кырмыска кышын ял итә, үз «җыйганын» үзе ашый. Каюм бабаның исә җәе генә түгел, кышы да урак өсте кебек. Аның «җыйганы», аның хезмәт җимеше – барыннан да элек, башкалар өчен, милләтнең киләчәге өчен.
Каюм Насыйри соңгы көннәренә кадәр укуын һәм язуын ташламый. «Үзегез карт, күзләрегез зәгыйфъ булса да, язуыгызны дәвам итәсез икән», – дигән кешегә ул: «Алла мине язар өчен яраткан, бу көннән язмый утыру аның хөкеменә каршылык булыр дип куркам», – дип җавап бирә торган була.
II.Төп өлеш
1 Гомер юлы
Габделкаюм Габделнасыйр углы Насыйри 1825 елның 14 февралендә элеккеге Зөя өязе (хәзерге Зеленадол районы) Югары Шырдан авылында рухани гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе һәм бабасы заманның бик укымышлы кешеләре була. Әтисе, ”иҗтиһад – һәркемгә кирәк эш,” ягъни кеше һәр нәрсәдә үзе тырышырга, акыл белән эш итәргә тиеш, дип өйрәтә торган булган. Каюмның балалык вакыты, заманы өчен, әнә шундый культуралы семьяда, туган авылында уза.
Башлангыч белемне ул ата-анасыннан ала. 1841 елда Каюмны Казандагы бер мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1855 елга кадәр ул мәдрәсәдә укып, гарәп-фарсы телләрен өйрәнү өстендә, үзлегеннән татар телен дә яхшы үзләштерә. Яшерен рәвештә русча да укый.
1855 елда аны Казандагы Духовное училищесына татар теле укытырга чакыралар. Насыйриның беренче практик эше – укытучылык хезмәте шунда башлана. Соңыннан ул Духовная семинарында татар теле укытучысы булып эшли. Анда укытучылар белән таныша, алар белән якыннан аралаша, алардан рус телен һәм башка фәннәрне тырышып өйрәнүне дәвам иттерә.
Аннары ул, Казан университетына ирекле тыңлаучы булып йөреп, югары белем ала. Насыйриның университетта укуның әһәмияте турында Петербург университеты профессоры В. Григорьев: "Казан Каюм Насыйрины исламга объектив карарлык югары дәрәҗәгә менгерде. Ул – бу яктан безнең Россия мөселманнары арасында беренче кеше", - дип бәяләп уза.
К. Насыйри семинария чарлагындагы бер бүлмәдә яши. Матди яктан көнкүреше бик үк җитешле булмый. Семинариядә ул 15 ел эшли. 1871 елны К. Насыйри, семинариядә эшләүдән туктап, татар балаларына рус теле укытуга ныклап керешә. Бу эшне алып бару җиңел булмый. Укыту өчен – квартира табу, балаларны укуга тарту буенча күп тырышлыклар күрсәтергә, төрле җәфалар чигәргә туры килә.
Шул рәвешчә, реакцион көчләрнең каршы килүләренә карамастан, бик авыр шартларда, зур газаплар күреп, Насыйри татар балаларына рус теле өйрәтү юлында, беренче буларак, зур тырышлыклар күрсәтә.
1876 елда Насыйри, мәктәпләр инспекторы Радиев белән икесе арасында чыккан каршылык аркасында, бу русча-татарча башлангыч белем бирү мәктәбендә укыту эшеннән туктый. Насыйри белән Радиев арасында укыту эшләре буенча килеп чыккан каршылык, принципиаль булып, икесенең ике карашта торуыннан килеп чыга. Радиев, Россиянең үз эчендәге уңышларны күрергә теләмичә, укыту методлары буенча Германияне үрнәк итеп алырга омтылса, Каюм Насыйри укыту эшләре Россия җирлегендә һәм бөек рус халкының алдынгы педагогик фикерләре нигезендә үсәргә тиеш дип таба. К. Насыйриның учительлек хемәте моның белән генә чикләнми. Ул тагын ике-өч ел Яңа бистәдә рус-татар мәктәбендә укыта.
1879 елдан башлап, Насыйри калган гомерен, рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итмәстән, тик язучылык эшенә һәм фән хезмәтенә генә багышлый. Аның иң яхшы әсәрләре шушы вакытларда языла. Билгеле, Насыйрига ул вакытларда бик авыр булган. Аның кыю эшчәнлеге, гыйльми-популяр, әдәби әсәрләренең басылып чыга башлавы, ул чордагы байларның, руханиларның һәм алар йогынтысында булган Казан мещаннарының дошманлыкларын көчәйткәннән-көчәйтә барган. Аны төрлечә мәсхәрәләп көлгәннәр, урамнарда туктатып тиргәгәннәр, исемсез хатлар язып хурлаганнар, ничек булса да эшеннән туктатмакчы булганнар, шул ук вакытта аның фәнни хезмәтләрен танучылар да булган. Укучы яшьләрнең алдынгы өлеше, аны белгән рус галимнәре, беренче чиратта тюркологлар, Насыйриның хезмәтләренә тиешле бәя биргәннәр, аны 1885 елда Казан университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә действительный член итеп сайлаганнар.
К. Насыйриның беренче фәнни хезмәтләре үк Петербург галимнәре тарафыннан уңай бәя ала. Ул этнография материалларын җыю өчен, гыйлми җәмгыятьләрнең утырышларында каралган программалар белән дә тәэмин ителә. К. Насыйри картлык көннәренә кадәр Казан университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең актив члены булып эшләвен дәвам иттерә: татар халык әдәбияты һәм гомумән культурасы буенча материаллар җыеп, җәмгыять карамагына тапшыра бара, җәмгыятьнең утырышларында докладлар ясый. «Волжеский вестник» газетасы 1895 ел, 21 нче февральдә чыккан 45 нче санында Насыйриның шундый әдәби-гыйлми хезмәтләре турында «Казан татарларның халык әдәбияты памятниклары» исеме белән бер мәкалә урнаштыра. Без анда түбәндәге юлларны укыйбыз: «Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең соңгы утырышында Казан шәһәрендә торучы Габделкаюм Насыйров тарафыннан татар җырлары, табышмаклары җыентыгы куелды. Татар халык әдәбияты әсәрләреннән булган бу җыентык, бу көнгә билгеле җыентыклар арасында, киң рәвештә төзелгән булып тора».
Димәк, К. Насыйриның иҗат эшчәнлегенә шул чордагы вакытлы матбугатта тәнкыйтьчеләр дә игътибар иткәннәр.
К. Насыйри фән эшлеклеләре белән генә түгел, бәлки типография эшчеләре белән дә якын бәйләнештә булган. Моны университет типографиясе наборщикларының язган хатлары ачык күрсәтә.
К. Насыйриның китаплары басылып чыгу реакцион көчләрне аңарга каршы куйса, икенче яктан, ул заманының алдынгы кешеләре тарафыннан теләктәшлек тә таба. Аның китапларын сорап, Казан губернасыннән генә түгел, Россиядә татарлар яшәгән бик күп урыннардан бер-бер артлы хатлар килеп тора.
Шулай итеп, К. Насыйриның күпьяклы әдәби хезмәте, халык интересларын күздә тоткан мәгърифәтчелек эшчәнлеге көннән-көн үсә барган.
К. Насыйри гомерен, бөтенләй дип әйтерлек, Казанда яшәп, иҗат өстендә уздыра. Берничә мәртәбә агасы Габделхәт янына Мәскәүгә бара, соңрак Уфада һәм Оренбургта була. Бу сәяхәтләреннән тыш, һәр язны дип әйтерлек, туган авылы Югары Шырданга кайта торган була. Шунда Зөя һәм гомумән Тау ягындагы авылларга чыгып, андагы тарихи истәлекләрне-памятникларны тикшереп-карап йөрергә яраткан. Ул бик күп иске кабер ташлардагы язмаларны җентекләп укыган, халыкның үз авызыннан җырлар һәм гомумән фольклор материалларын җыйган.
Язу-сызу, акыл хезмәте белән бергә, К. Насыйри физик эш белән дә шөгыльләнгән. Аның китап төпләү, көзге ясау, крахмал, лак, электричество ярдәмендә әйберләр көмешләү һәм слесарьлык эшләрендә дә осталыгы булган. «Һаман утырып язу ялыктыра, каннар оеша, мин һәр көн бер-ике сәгать эшләп, бу кораллар белән үземә кирәкле әйберләрне ясыйм», – дип әйтә торган була. Аның бүлмәсендә кыру станогы һ.б кирәк-яраклар тора.
Дәреслекләренә карталар сызу, рәсемнәр төшерү эшләрен дә үзе башкара. Ул бигрәк тә агачтан төрле әйберләр ясарга яраткан, кирәк булган әйберләрнең барсын да үзе эшләгән.
К. Насыйри халык медицинасыннан файдаланган, төрле үләннәр белән дәваланган, физик хезмәт белән шөгыльләнгән. Шуның нәтиҗәсе буларак, бөтенләй дип әйтерлек ятып авырмаган. Бары тик гомеренең соңгы елларында гына аякларын җиңелчә паралич суга һәм ул үзен-үзе электр белән дәвалый, гел хәрәкәттә булырга тырыша. Нәтиҗәдә, аяклар яңадан язылып, йөрерлек хәлгә килә.
К. Насыйри 77 яшендә вафат була. Кабере Казанда Яңа бистәдәге татар зиаратында.
2. Олуг мөгаллим
К. Насыйри гыйльми-әдәби эшчәнлеген мәдрәсәдә уку елларында ук башлый. Аның үзе шәп вакытта гына да татар һәм рус телләрендә төрле зурлыктагы 40 лап китабы дөнья күрә. Болар арасында хәтта 600 биткә җиткәннәре дә бар.
К. Насыйри кем булган? Бу сорауга фәндә төрле җаваплар бар. «Каюм Насыйри, – ди Җамал Вәлиди (1912), – иң элек безнең татарлыгыбызны аңлады һәм аны үзенең әсәрләре илә башкаларга да аңлатмакчы булды». Ул – «татар әдибе». «Каюм бабаның йөз еллыгы» һәм «Башлангыч» исемле мәкаләләрендә (аларның һәр икесе дә 1926 елда язылган). Г. Ибраһимов К. Насыйрины Шәрыктан Гаребкә (Көнбатышка, Европага) юл яручы, беренче сукмакны салучы «бөек реформатор» дип атады. «Каюм бабаның хезмәте, – диде ул, – гыйлем дөньясы өчен яңа кануннар табып чыгаруда түгел, бәлки бәйнәлмиләл (халыкара. – Х.М.) гыйльми мәгълүматны татар халкына башлап бирүдә... ул бездә Европа гыйлемнәреннән беренче популяризатор иде».
Каюм баба китапларын күздән кичергәч, аны берүзе берничә фәнне укыткан «олуг мөгаллим, милләт педагогы» дип атарга мөмкин булыр иде. Аның укучылары – бөтен татар дөньясы. Каюм баба әйтерсең гомер буе тырыша-тырыша сабак бирә, үз халкын белемле, тәрбияле итәргә омтыла.
3. Туган телнең пар канаты
Тел-укыту, тәрбия бирүнең, милли үзаңны үстерүнең төп предметы. Нәкъ менә шуңа күрә дә «олуг мөгаллим» төп игътибарын телгә юнәлтә. К. Насыйри язган китапларның шактый өлеше татар телен һәм аны өйрәнү турында. Аның иң беренче хезмәте – «Нәхү китабы», ягъни татар теле синтаксисы. Текстлар татар һәм рус телендә бирелгән.
Халыкта милли үзаңның формалаша баруы туган телгә игътибарны арттыра, нәтиҗәдә аның К. Насыйри шикелле эшлеклеләре дә мәйданга килә.
«Татар теле ул – урам теле, ломовойлар теле, әдәби гыйльми тел булырга сәләте юк аның», дигән карашлар яшәгән заманда, К. Насыйри халкыбызның туган телен кайнар яклап чыкты: «Ялган, яла бу! Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел. Бүтән телләрдән бер дә ким түгел, эшләмәгәнлек сәбәпле генә ул шулай артта калган», – дигән ялкынлы фикерләре белән эш алып барды. Татар теленең фән теле була алуын, моңа аның тулы хакы һәм мөмкинлекләре барлыгын исбат итте. К. Насыйри, телебезне гыйльми һәм гамәли яктан өйрәнеп, татар лингвистик фәнен тудыруга үзеннән зур өлеш кертте.
Әмма ул моның белән генә чикләнмичә, китапларын татарча язып, төрек, гарәп, рус, фарсы телләреннән күп кенә ядкярләрне тәрҗемә итеп, туган телебезнең мөмкинлекләрен тагын да арттырды, аны тагын да камилләштерә, баета төште. Хәлбуки, бер канаты белән талпынып, оча алмаган кош кебек, татар теле дә шушы бер тармагы, бер канаты белән генә югары күтәрелә алмас иде. К. Насыйри туган телнең киек канатын да үстерү һәм ныгытуны бергә алып бара. Икенче канаты исә – төрле фәннәрдән дәреслекләрне татар телендә язу, терминнарны татарча эшләү, орфографияне яңарту була.
4. Тарихка кагылышлы хезмәтләре
Телдән тыш К. Насыйри сабак бирә торган предметларның берсе һәм мөһиме – тарих. Аның бу фән буенча төрле мәкаләләре, махсус китаплары бар.
К. Насыйри тарихи хезмәтләрендә төп игътибарын татар тарихына мөнәсәбәтле материалларны туплауга һәм өйрәнүгә юнәлтә. Бу яктан аның Казан тарихы хакындагы язмалары аеруча кызыклы. Мәсәлән, бер риваятендә ул XVI йөзнең беренче яртыларында яшәгән Шаһгали ханның, Мәскәүгә сатылып, Казан мәмләкатенә, үз халкына хыянәт итүче, ахыр чиктә татарларның, дәүләтчелектән мәхрүм ителеп, коллыкка төшүе турында яза. К. Насыйриның Пугачев хакындагы риваятьләре дә тел стиленең үтемлелеге, факт-мәгълүматларга байлыгы белән сыйфатлана.
К. Насыйри, Казан тарихы белән берлектә, күп кенә татар авылларының (Югары Шырдан, Мулла Иле, Рәбуга, Ачасыр, Борнаш, Борындык, Шәгали, Мамадыш, Бакырчы Кошман һ. б.) тарихы хакында да мәкаләләр яза.
Насыйри мифология һәм этнографиягә караган хезмәтләрендә ул вакытка кадәр тарихчылар тарафыннан тиешенчә кузгатылмаган, аз тикшерелгән материалларны табып, фән дөньясына тапшыруны үзенә бурыч итеп куя: «Безнең максатыбыз – рус историясендә булмаган эшләрне, халык авызындагы риваятьләрне мәйданга чыгармактыр», – ди. 1883 ел өчен чыгарылган календаренда К. Насыйри легендалар, әкиятләр урнаштыра. Ул кабер таш язмаларны, төрле шәҗәрәләрне, кулъязма һәм басма китапларны ныклап өйрәнә. Каюм бабаның бу төр хезмәтләре турында Г. Ибраһимов 20 нче елларда болай дип яза: «Хәзерге заманның татар укытучысы ни өчен үткән эшләрне берәм-берәм тикшерә алмасын!... Әгәр Насыйрича җентекләп чыксаң, мәшһүр Әтнәләр, Мәчкәрәләр, Сатышлар, Тымытыклар, Кышкарлар, Мәңгәрләр һәм башка иске мәдәни үзәкләр ни чаклы материал, документ, хатирә бирерләр!.. Насыйри менә шул эзләнүне гамәл белән күрсәткән». Г. Ибраһимовның бу чакыруы бүгенге көн өчен дә мөһим. Чөнки төбәк тарихын өйрәнү халкыбызның үткән буын һәм мәдәниятен тагын да тулырак, җентекләбрәк ачыкларга ярдәм итә.
К. Насыйриның Әл-Фәрәби (870-950), Ибне Сина (980-1037), Габделнасыйр Курсави (1776-1812) кебек атаклы кешеләр хакындагы язмалары да танып белү ягыннан кызыклы гына.
5. К. Насыйри китапларыннан үрнәкләр
«Казан алынган» риваятеннән
...Шаһгали хан булганнан соң Казанда күп тынычсызлык вә фетнә күп була башлады. Шаһгали хан мөселманнарга күп хыянәт кылды. Урыс ханнары белән дуслашып, алардан күп мал алып, мәмләкәтне карауга күп илтифат кылмады. Үз халкыннан вә һәм үзенең вәзирләреннән бар да үзенә дошман булдылар... Халык арасында Казан алынгандагы вакыйгалар бу көнгәчә онытылганы юк. Әлбәттә, бик зур сугыш булгандыр. Моңа шаһит бу хосуста бер бәет ишетелгәне бар: калага туплар атылды, Сучсыздин Сучлуя бәлаләр котылды.
...Җир йөзендә адәм каны елга кебек аккан. Казанка елгасы кан белән катышып аккандыр...
6. Халык җәүһәрләрен балкытып
Тел байлыгының мул чыганагы халыкның җанлы сөйләмендә, авыз иҗатында икәнлеген яхшы аңлаган К. Насыйри фольклор әсәрләрен җыю һәм гыйльми нигездә бастырып чыгаруда зур тырышлык куя. Бу – аның фольклор өлкәсендәге эшчәнлегенең мөһим бер тармагы. Икенчедән, К. Насыйри татар халкының тарихи риваятьләре, борынгы мифологик ышанулары, гореф-гадәтләре, дөньяга карашлары һәм башкалар белән башка халыкларны, фән дөньясын таныштыру буенча эш алып бара, рус телендә хезмәтләр чыгара. Өченчедән, галим Көнчыгыш халыклары фольклорын өйрәнә, аның үрнәкләрен, татарча тәрҗемә итеп, бастырып чыгара.
Шул рәвешле К. Насыйриның фольклор фәнендәге эшчәнлеге төп өч юнәлештә бара. Үзе чыгарган календарьларда, сүзлекләрдә һәм җыентыкларда К. Насыйри халык иҗатын урнаштыруга зур игътибар бирә. Халык тәҗрибәләре, төрле сынамышлар еш кына ритм һәм рифмага салынган.
1881 нче елгы календаренда ул «Казан бәете», «Шаһгали бәете» кебек әсәрләрне, Казан шәһәренең салынуы, Кабан күле һ. б. турында халыктан язып алган күп кенә риваятьләрне урнаштыра.
1880 нче елда басылган «Кырык бакча» исемле китабының һәр бүлегендә диярлек мәкальләр һәм әйтемнәр урнаштырыла.
К. Насыйри «Фәвакиһел җөләса фил әдәбият» дигән зур хрестоматиянең соңгы 40 нчы бүлеге татар халык иҗаты әсрләренә багышланган. Мәгърифәтче галим халыкның иң борынгы ышануларын, мифларын, мифик образларын, әкиятләрен җыйнап, бастырып чыгаруга һәм гыйльми тикшерүгә зур әһәмият биргән.
Шул рәвешле, мәгърифәтче галим, татар фольклорының күп кенә жанрларында да эшләп, халыкның рухи байлыгын, акыл һәм күңел җәүһәрләрен барлап, бергә туплап, халыкның үзенә кайтару юлында хезмәт иткән.
Табышмаклар
Ялт-йолт итәр, ялмап йотар.
(ут)
Ай күрде, кояш алды.
(чык яки кырау)
Мәкаль-әйтемнәр
Алгы көпчәк кайдан тәгәрәсә, арты шуннан тәгәрәр.
Юкә өзсәң, каеш түләрсең (ягъни кеше нәрсәсен әрәм-шәрәм итсәң, яхшыракны биреп разый кылырсың).
Сөяксез тел ни әйтмәс.
Яхшылыкка яхшылык – һәр кешенең эшедер, яманлыкка яхшылык-ир кешенең эшедер.
Элгәре (алдан – Х.М.) килгән урын өчен.
Сынамышлар һәм ышанулар
Октябрь ни арба, ни чана.
Кояш кызарып чыкса яки баеса, җил булыр.
Яңгырлы буласы булса, томан күтәрелә.
Томан җиргә төшсә, аяз булыр.
Җырлар
Ак Иделләрне кичәр идем
Иделнең буе саз гына;
Йөзеңне гөлгә тиңнәр идем,
Гөлнең гомере аз гына.
Сандык-сандык сары алма,
Сайласам чыкмый бөтене;
Эчем-тышым ут яна,
Тышкары чыкмый төтене.
Юраулар
Саескан кычкырганда, татарлар аның кайсы якка карап кычкырганын карыйлар һәм шул яктан үзләренә кунак килүен көтәләр.
Бер-бер кешенең яки атның төчкерүе икенче бер кешенең әйткән сүзенең дөреслеккә чыгуын күрсәтә.
Балаларга: «Утка төкермә авызың кутырлар» – диләр.
«Тәрбия китабы» ннан
Ярдәм итмәсәң дә – зарар кылма.
…Әй угыл, кешегә мәнфәгать (файда – Х.М.) итәргә кулыңнан килмәй икән,бары зарарыңны ирендермә. Ачык йөзле, татлы сүзле бул, дустың күп булыр.
Урлау, урлаганны алу – икесе бер.
Әй угыл, угырланган нәрсәне алмактан бик саклана күр. Кирәк үзең угырла, кирәк белә торып угыланган нәрсәне ал, икесе бәрабәрдер. Очраклы рәвештә угырланган нәрсә кулыңа керсә иясенә тапшыра күр.
«Фәвакиһел җөләса» китабыннан
Остасыз һөнәр юк.
…Кеше… үзеннән-үзе, белмидер, белсә дә, остазсыз өйрәнгән һөнәр ул кадәр файдалы булмыйдыр. Һәрбер гыйлемгә бер остаз кирәк. Гыйлем һөнәре уку һөнәре кебек, һәр һөнәрне бер камил остаздан өйрәнмәк лаектыр…
«Кырык бакча» дан
Яшьлегемне эзлим.
Бер яшь егет бер карт кешене күрде бөкерәеп, акрын гына бара. «Бабай, ни җуйдың?» – диде. Карт әйтте: «Әй, балам, яшьлегемне җуйган идем, тапмый барам», – диде.
Сүзгә оста
Бер көн бер базарга бер кол сатмага китерделәр. Күзе сукыр, тәне җәрәхәтле, кулы чулак, һичнәрсә тотарга ярамый һәм башка гаепләр анда бар иде. Бер кеше сатып алырга дип карады. Гаепне күреп әйтте: «Сүзләргә теле ничек?» – диде. Әйттеләр: «Моның теле фәсыйх (татлы, килешле, төзек – Х.М.), сүзгә бик оста», – диләр. Ул кеше: «Алай исә кабул иттем гаепләре берлән», – дип, колны сатып алды.
7. Этнографиягә кагылышлы хезмәтләр
Каюм бабаның татар этнография буенча да хезмәтләре бар. Аларда халкыбызның көнкүреше (йорт-җир, кием-салымы, ашау-эчүе), гореф-гадәтләре (балага исем кушу, яучылау, туй уздыру, матәм һәм башка йолалар) халкында бүгенге милли тормышыбыз өчен дә файдалы булган мәгълүматлар тупланган.
Аның математика, география, медицина, игенчелек, кулинария һәм башка фәннәр буенча татар халкы тарафыннан уку-укыту әсбабы рәвешендә кулланылды.
К. Насыйри кешеләрне физик һәм рухи яктан сәламәт, тәрбияле итү ярдәмендә милләтне үстерүгә, күркәм итәргә омтыла. Эчүчелек, тәмәке тарту кебек эш-гамәлләрне ул халык өчен агу, кайгы-хәсрәт чыганагы дип саный. «Эчемлек эчә торган кеше һәрбер чәркәне эчкән саен үзен генә үтермәйдер, бәлки бөтен нәселен үтерәдер» – ди ул.
8. «Таң йолдызы» калыкмаса да...
К. Насыйри халыкны агарту максатында, гәзит чыгару хакында хыяллана. Исеме дә нинди символик: «Таң йолдызы!». Әмма патша хөкүмәте аңа бу изге ниятен гамәлгә ашырырга рөхсәт бирми. Әйтеләсе күпме сүзләр, күпме теләкләр әйтелмичә кала.
Шулай да К. Насыйри халыкка сабак бирүнең, белем-мәгърифәт таратуның бер ысулын таба. Ул да булса – еллык өстәл календаре чыгару. Аның беренче саны 1870, ә соңгысы 1896 елда дөнья күрә.
К. Насыйри календарьлары төрле характердагы материалларга гаять бай. Анда без, табигать турындагы белешмәләрдән тыш, фәнни мәгълүматлар, әдәби әсәрләр, тарихи хәбәрләр, тормыш яңалыклары һәм башкалар белән очрашабыз. Каюм бабаның чирек гасыр буена чыгарган календарьлары – билгеле бер дәрәҗәдә татар тормышының елъязмасы да ул.
9. Көнчыгышның гыйбрәтле хикәятләре
К. Насыйри, гәрчә оригиналь әдәби әсәрләр иҗат итмәсә дә, татар әдипләре рәтендә йөри. Г. Исхакый аны яңа дәвер әдәбиятының «атасы» дип атый. Ни өчен? Чөнки ул – татар укучыларын әхлакый һәм эстетик тәрбия кылырлык күп кенә күренекле әсәрләрне татарча сөйләткән кеше.
«Әбугалисина кыйссасы» – К. Насыйриның иң күренекле һәм киң таралган әсәрләреннән берсе. Әбугалисина – дөньяга Ибне Сина, Авиценна исемнәре белән мәшһүр. Төп каһарман үзенең белем – һөнәре, сәләте белән кешеләргә, әхлакны үстерүгә хезмәт итә. К. Насыйриның шушындый эчтәлекле әсәрне татар теленә күчерүе халкыбызның мәдәни үсешенә, гуманистик тәрбиясенә зур йогынты ясый. Бу әсәр рус теленә дә тәрҗемә ителә.
К. Насыйриның «Кырык вәзир кыйссасы» (1868) да генетик яктан «1001кичә» җыентыгына барып тоташа.
К. Насыйри әдәби тәрҗемәләрен аерым китап рәвешлендә генә чыгарып калмый, төрле дәреслек-хрестоматияләрендә дә урнаштыра. «Тәрбия китабы» нда, «Фәвакиһел җөләса» һәм «40 бакча» җыентыкларында андыйлар аеруча күп. К. Насыйриның тәрҗемә китаплары арасында «Кабуснамә» мөһим урынны били. Бу ядкар 1082 елда фарсы телендә иҗат ителә.
К. Насыйри – тәрҗемәче әдип кенә түгел, татар әдәбиятын гыйльми яктан өйрәнүче дә.
III йомгаклау К. Насыйри эшчәнлегенең әһәмияте
Күргәнебезчә, К. Насыйри күпкырлы, энцеклопедик. Аның хезмәтләре татар халкын белемле, тәрбияле итүдә үзенә күрә бер мәктәп, университет булды. Татарны татар итеп танытуда, аның милли үзаңын, рухи хәтерен үстерүдә Каюм бабаның эшчәнлеге искиткеч зур. Ул шәрык, рус, Европа казанышларын һәм тәҗрибәсен күрде, алардан иҗади файдалануның матур үрнәкләрен бирде. Әмма К. Насыйри өчен барыннан да элек татарның үз җирлегендә, үзенең рухи мирасына таянып үсүе кыйммәт иде. Һәм шуңа күрә дә ул төп игътибарын татарның телен, тарихын, гореф-гадәтләрен, сүз сәнгатен өйрәтүгә юнәлтте, таралып, сибелеп яткан күп кенә хәзинәләрне замандашларына һәм киләчәк буын укучыларына җиткерде.
«Бармыни бездә гомумән чын кеше кадерен белү?! Без аны кайдин белик, мискин үлеп аңламагач?!» Тукайның бу юллары Хөсәен Ямашев үлеме уңае белән язылган, әмма аларны Каюм бабага карата да кулланырга мөмкин. Чөнки ул, ярты гасырдан артык, ат кебек эшләсә дә, үзе исән вакытта кадер – хөрмәт тә, юньле тормыш та күрмәгән. Әмма аның иҗат мирасы еллар узган саен кыйммәтен арттыра бара. «Олуг мөгаллим» хакында төрле телләрдә күп санлы мәкалә-хезмәтләр язылуы, китапларның кат-кат басылуы ачык билгесе. К. Насыйри шәхесе әдәби әсәрләрдә дә гәүдәләнеш тоткан. Аның хакында М. Галинең документаль повесте һәм шушы ук авторның Х. Уразиков белән берлектә язган «Каюм Насыйри» дигән тарихи пьесасы да бар.
Каюм бабаның эшчәнлеге – милләткә фидакарьләрчә хәзмәт итүнең бөек үрнәге. Аның китаплары – хәзерге милли тормышыбыз өчен дә аваздаш булган бай хәзинә.
К. Насыйриның гаять күпкырлы эшчәнлеге төп ике зур тармакка бүленә: гыйльми – мәгърифәтчелек һәм әдәби – тәрҗемәчелек юнәлешләре. Яңа татар әдәбияты үсеп китәр өчен гүяки ул туфрак йомшарта, түтәлләр әзерли, үзе дә беренче гөлләр үстерә башлый. Шуңа күрә без аны зур галим генә түгел, зур әдип дип тә атыйбыз.
К. Насыйри үз иленең патриоты иде. Россиянең үзендә булган үсешне күрергә теләмичә чит ил алдында баш июче буржуаз галимнәрне ачы тәнкыйть итте. Ул үзенең татар культурасы дөньясында, беренче буларак, тарихи әһәмиятле хезмәтләр үтәвен ачык төшенеп эш иткән һәм: «Моннан соңгылар, әлбәттә, файдаланырлар. Халык та күнегер, тыныч булыр», – дип киләчәккә ышанып язган.
Бөтен гомерен безнең халкыбызны агартып, аңа культура хезмәте, әдәби хезмәт күрсәтүгә багышлаган өлкән агабыз – бөек рус халкы ярдәмендә татар халкының да бәхетле тормышка ирешүенә чын күңелдән ышанган, татар балаларын, беренче буларак, русча укыту эшенә җиң сызганып керешеп, кагылу- сүгелүләргә, эзәрлекләүләргә карамастан, армый – талмый эшләгән К. Насыйринең хезмәтләре зур игътибар белән өйрәнелә, хөрмәт белән искә алына. Аның халыкларыбыз арасында дуслык, туганлык тойгыларын тәрбияләү өчен гади генә итеп әйткән сүзләре бүген дә көчле яңгырыйлар. Капитализмның авыр шартларында татарлар арасында прогресс һәм демократия өчен көрәш башлаган К. Насыйри исеме – бүген илебезнең иң күренекле кешеләре рәтендә урын алды.
12. Кулланылган әдәбият
- Асадуллин А. Каюм Насыйри. ( Тууына 140 ел тулу уңае белән). «Совет мәктәбе», 1965, № 2, 15-16 бит.
- Гайнуллин М. Атаклы галим һәм язучы Каюм Насыйри. «Совет әдәбияты», 1944, № 1 70-78 бит, № 2/3, 87-93 бит.
- Ибраһимов Г. Каюм бабаның 100 еллыгы. «Кызыл Татарстан», 1922, 15 февраль.
- Мәхмүтов Х. Алтын бөртекләр. К. Насыйри сүзлекләрендә фольклор әсәрләре. «Казан утлары», 1972, № 3, 182-183 бит
- Мөхәммәтов Х. К. Насыйриның мәгърифәтчелек карашлары. (Тууына 130 ел тулу уңае белән). «Совет әдәбияты», 1955, № 2, 92-104 бит.
- Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр (2 басмасы). Таткнигоиздат. Матур әдәбият редакциясе, 1956 ел.
- Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр (икенче том). Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1975 ел.
- Әдәбият, 9 класс. Казан, «Мәгариф» 1994 Х. Миңнегулов, Ш. Садретдинов.
- Х. Миңнегулов, Н. Гыймадиева. Татар Әдәбияты. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 1996 ел.
13. Кушымта
КАЮМ НАСЫЙРИНЫҢ БАСЫЛЫП ЧЫККАН ХЕЗМӘТЛӘРЕ
Революциягә кадәр
Аерым басмалары
Шәҗәрәи мөбәракәи пәйгамбәр. Казан, ун-т тип., К. Насыйри нәшере, 1860.
Кыскача татар нәхүе. Татарча һәм урысча үгрәнүчеләргә файдалы гыйлем булсын өчен Нәху кагыйдәләрен бәян кыйлудан башка фәкать мисаллар узәринә ихтисар кыйлынды. Казан, ун-т тип., 1860. III, 77, 1 б.
Басмада текстлар русча һәм татарча, шулай ук татарча-русча сузлек белән.
Буш вакыт. Казан, ун-т тип., 1860, 12 б.
«Чыганак»: М. Гайнуллин. Каюм Насыйри, Казан, 1945, 104 б.
Буш вакыт. Казан, ун-т тип., 1868, 87 б.
«Чыганаклар»: М. Гайнуллин. Каюм Насыйри. Казан, 1945, 104 б.
«Буш вакыт» тан беренче җөзә.Җанлы вә җансыз нәрсәләр арасында аерма... Габделкаюм Насыйриның, «Буш вакыт» исемле әсәренән беренче кисәк. Казан, Н. М. Чижова тип., «Мәгариф китапханәсе» нәшере, 1909, 32 б.
«Буш вакыт» тан икенче җөзә. Җирдә макънетизм... Габделкаюм Насыйриның «Буш вакыт» исемле әсәренең икенче кисәге. Казан, Н.М. Чижова тип., «Мәгариф китапханәсе» нәшере, 1909, 32 б.
«Буш вакыт»тан өченче җөзә. Кыш, яз, жәй, көз... Габделкаюм Насыйриның, «Буш вакыт» исемле әсәренең өченче кисәге. Казан, II. М. Чижова тип., «Мәгариф китапханәсе» нәшере, 1909. 32 б.
«Буш вакыт»тан дүртенче жөзә. Тимер, бакыр... Габделкаюм Насыйринын, «Буш вакыт» исемле әсәренең дүртенче кисәге, Казан, Н.М, Чижова тип., «Мәгариф китапханәсе» нәшере, 1909. 32 б.
«Буш вакыт»тан бишенче жөзә. Казан, Н. М. Чижова тип., «Мәгариф китапханәсе» нәшере, 1909, 16 б.
«Гакаид рисаләсе». Казан, 1867. 24 б.
«Кырык вәзир кыйссасы». Казан, ун-т тип., 1868. 163 б.
«Казан календаре». 1871 нче елга. Берничә урысча календарьлардан тәрҗемә итеп Габделкаюм Габделнасыйр углы басма кыйлды. (Казан, ун-т тип.) Ибраһим Габдрәшид углы Абдуллин басмасы, (1870). 64 б.
«Казан календаре». 1877 нче елга. Кәбисә елы артындагы ел. 365 көн.
«Календарь». Горрәнамә мәгьнәсендә латин сүзедер... 1883 нче елга. Куй елы. Кәбисә елы артындагы өченче ел. 365 көн.
«Календарь». Горрәнамә мәгьнәсендә латин сузедер... 1884 нче елга. Песи елы әбисә елыдыр. 366 көн.
«Календарь». 1885 нче елга. Тавык елы. Кәбисә елы артындагы беренче ел. 365 көн.
«Календарь». 1889 нчы елга. Сыгыр елы. Кәбисә елы артындан әүвәлге ел. 365 көн.
«Календарь». 1890 нчы елга. Барс елы. Кәбисә елы артыннан икенче ел. 365 көн.
«Календарь». 1894 нче елга. Елкы елы. Кәбисәдән соң икенче ел. 365 көн.
«Хисаплык». Гыйлем хисап фәнендә мөстәкыйль бер китаптыр. Бу хисаплык 1873 нче елда әүвәл мәртәбә басылмыш иде. Әмма бу мәртәбә күп нәрсә арттырылды. Габделкаюм мелла Габделнасыйр углының таснифәтеннәндер. Казан, ун-т тип., 1899. 85 б.
«Татарча-урысча лөгать китабы». Габделкаюм Габделнасыйр углы тасниф кыйлып... тыйбгы кыйлынды әүвәлге мәртәбә. Казан, ун-т тип., Фәтхулла Хәмидулла Амашев нәшере, 1878. 120 б.
Бу басманың чыгу елын ялгыш күрсәтәләр, 1875 елда басылды диләр. Дөресе: ул. 1878 елда басыла.
«Шәҗәрә». Казан, 1880.
«Кырык бакча». Мәстатруф сүзләре. Казан, 1880. 68 б.
Хикәятләр, мәсәлләр, мәзәкләр җыентыгы.
«Әбугалисина кыйссасы». Казан, Домбровский тип., Балаларга тәрбия, тормышка якты карашлар тудырган. Бу китап бүгенге көндә дә бик актуаль. 1902. 123 б.
«Әхлак рисаләсе». Балаларга явыз холыктан сакланып изге холык белән яшәү. Ата-ана мохите нәсихәте. Габделкаюм мелла Габделнасыйр углының бу әсәре берничә мәртәбә басыла. Казан, ун-т тип., 1893. 246 б. (1200).
«Кабуснамә тәрҗемәсе». Кыйкавус ибн Искәндәр падишаһ үзенең углына язган үгетләре. Габделкаюм мелла Габделнасыйр углының тәрҗемәсе. Казан, ун-т тип., (1882). 140 б.
«Мөхтәсәр тәварих әнбия...» Тәварих фәненнән кирәкле һәркем белергә тиешле булган әсәр. Казан, ун-т тип., 1889. 77 б.
«Фәвакиһел җөләса фил әдәбият...» Габделкаюм мелла Габделнасыйр углынын, иң популяр әсәрләренең берсе. Казан, ун-т тип., 1884. 615 б. (1200).
«Җәвапирел хикәят вә әл-асилә вә ләтаиф әр-риваять вә әл-әмалә. Китап туган авылы Шырдан турында.
«Утыз вәгазь...» Казан, ун-т тип К Насыйри басмасы, 1888. 180 бит.Бу китап дин турында.
«Әвали сөкран» Казан1896,379 бит. Рус теленнән «Вино — яд» дигән әсәр буенча тәрҗемә ителгән, үзгәртелгән.
«Кавагиде кыйраәт русия мәҗмүгасы». Илле сабак. Казан, ун-т тип., 1889. 24 б.
«Истыйляхате җәгърәфия». Башлангычлар өчен өйрәнгеч. Казан, ун-т тип., 1890. 74 б., иллюстрацияләр белән.
«Зөбәдәт мин тәварихи әр-Руси». Бу китап рус тарихын, динен бер кечкенә дәреслеккә рус телендә бастыра. Казан, ун-т тип., 1890. 27 б.
«Әхлак рисаләсе» . Балаларның, күңеленә әхлак тудырган әсәр. Казан, ун-т тип., 1890. 39 б.
«Нәмунә яки әнмузәҗ». Рус телендә, уку кагыйдәләрен яза. Казан, ун-т тип., 1891. 1846.
«Тәрбия китабы». Габделкаюм мелла Габделнасыйр углының тәрбиялелеге күрсәтелә. Казан, ун-т тип., 1891. 32 б.
«Зирагать гыйлеме» ягъни иген икмәк вә ашлык үстерү турында бер яңа фәндер. Казан, ун-т тип., 1892. 24 б.
«Кавагиде китабәте» ягъни укытучыларга дидактик материаллар. Казан, ун-т тип., 1892. 32 б.
«Иршадел атбихәт» имтиханга хәзерлек . Казан, ун-т тип., 1892. 30 б.
«Аш-су остасы» Кулланма.
«Менәфигы әгъза вә кануны сыйххәт». Бу бер дәреслек. Казан, ун-т тип., 1893. 31 б.
«Кешенең анатомиясе, физиологиясе, гигиена кагыйдәләре».
«Гөлзар вә чәмәнзар» ягъни үләнлек вә чәчәклек. Бу китап бик актуаль китап. Казан, ун-т тип., 1894. 112 б.
«Рус херүф һиҗасе вазәрә мерәттип лөгать китабы». Рус телендә кагыйдәләр. Казан, ун-т тип., 1892. 264 б.
«Ысулы жәгърәфия кәбир». Азия турында. Казан, ун-т тип., 1894. 206 б.
«Ләһҗәи татари», ягъни татар телендә булган тәртип, хәреф кагыйдәләре турында. Казан, ун-т тип., 1895. 226 б.
«Әнмузәҗ». кагыйдәләре җыентыгы.
«Мәҗмәгыль әхбар». Тәртип кагыйдәләре. Казан, ун-т тип., 1895. 17 б.
«Хәбәрләр жыентыгы» исеме белән чыккан тарихи эчтәлекле әсәр.
Гарәп теле грамматикасы.
«Санаигъ голфания». Бер яңа фән. Казан, ун-т тип., 1900. 29 б.
«Иршадел әхба әли тәгьлим әлифба». Казан, ун-т тип., 1901, 26 б.
Рус телендә
«Кабус-намә».
«Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов».
Казах телендә
Кыйссаи кырык вәзир.
Революциядән соң китаплар
Сайланма әсәрләр.
Сайланма әсәрләр. 2 басмасы.
Әбугалисина кыйссасы. Зур яшьтәге балалар өчен.
Әбугалисина.
Әкиятләр.
Әсәрләр.
Рус телендә
«Абугалисина».
ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ ҺӘМ АЕРЫМ ҖЫЕНТЫКЛАРГА КЕРГӘН ӘСӘРЛӘРЕ
«Казан шәһәрендә мөселман балалары русча укый торгам мәдрәсәнең ибтидасы». «Совет әдәбияты», 1936, № 2, 59-64 бб.
«Гөлрех белән Камәрҗан» (Әсәрдән өзек.) «Совет әдәбияты», 1945, № 1, 43-48 бб., № 2, 30-36 бб.
«Комсыз эт». – Тапкыр сүз.– Сүз тыңламау бәласе. – Аңгыралык бәласе. (Мәсәлләр). К-та: Нәниләргә бүләк Казан, Татгосиздат, 1947, 140-142 бб.
«Егерме дүртенче бакча». 10 мәзәк. Әдәби жыентык. Казан, Таткнигоиздат, 1955, 7-9 бб.
«Кырык вәзир», «Кырык бакча»дан, «Фәвакиһел җөләса»дән. – өзекләр, М. Гайнуллин. Татар әдәбияты. XIX йөз. Югары уку йортлары өчен. Казан, Таткнигоиздат, 1957, 172—212 бб.
«Кабуснамә»дән. Шигырь һәм шагыйрьләр турында. К-та: Язучылык хезмәте турында. Казан, Таткитнәшер, 1958, 118-120 б.
«Комсыз эт». (Мәзәк). Нәниләр китабы, Таткитнәшер, 1960, 144 б.
КАЮМ НАСЫЙРИ ТУРЫНДА ЯЗЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
Фәхретдин Ризаэтдин. Габделкаюм Насыйри.
Ишаев Нуретдин. Габделкаюм әфәнде Насыйри хакында хатирәләр. «Шура», 1912, № 22, 694 б.
Гали М. Каюм Насыйриның басылмаган кулъязмалары. «Совет әдәбияты». 1951, № 2, 74-78 битләр.
Горохов В. М. Күренекле татар галиме һәм педагог Каюм Насыйри. (1825-1902). К-та: В. М. Горохов. Педагогика тарихыннан очерклар. Казан, Таткнигоиздат, 1956, 63-71 битләр.
Корбангалиев М. Каюм Насыйри турында истәлекләр. «Кызыл Татарстан», 1925, 15 фев.
Халит Г. Татар халкының күренекле мәгърифәтчесе һәм галиме. «Кызыл Татарстан», 1945, 21 февр.
Халкыбызның атаклы остазы, (Каюм Насыйриның тууына 140 ел тулу уңае белән). «Азат хатын», 1965, № 2, 14 б.
Ярми X. Югары Шырдан авылында (К. Насыйри туган авыл). «Кызыл Татарстан», 1945, 4 февраль.
Рус телендә
Каюм Насыри. 1825-1945. (Материалы научных сессий, посвященных 120 летию со дня рождения). Казань, Татгосиздат, 1948. 135 стр., I л. портр.
Агишев Якуб. Каюм Насыри. «Красная Татария», 1950, 15 февр.
Асадуллин А. Каюм Насыри об изучении русского языка татарами. —«Русский язык в национальной школе», 1958, № 6, стр. 62-64.
Бакеев М. Каюм Насыри. (К 120 летию со дня рождения). «Учительская газета», 1945, 14 марта,
Гайнуллин М. Каюм Насыри. (Его научно-литературная и просветительская деятельность). Казань, Татгосиздат, 1945, 84 стр.
М. Хасанов, Неудача одной книги. «Советская Татария», 1956, 27 марта.
Горохов В.М. Выдающийся татарский ученый, просветитель и педагог Каюм Насыров. «Красная Татария», 1945, 21 февр.
Гумеров Д. Т. Каюм Насыри — передовой мыслитель татарского народа. «Вопросы философии», 1950, № 1, стр. 188-199.
ИСКӘРМӘЛӘР
Төрле фәннәр
«Археология материаллары»
«Казан татарларының тормышында ислам дине йогынтысыннан тыш барлыкка килгән ышанулар һәм гореф-гадәтләр».
«Кабуснамә».
«Хәвассы нәбатат», ягъни «Үсемлекләрнең хасыятьләре».
«Хисаплык».
«Эл-Фараби», «Ибн-Сина» — 1882 елга чыгарылган календарьдан алындылар.
ӘХЛАК ҺӘМ ТӘРБИЯ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
«Балаларга тәгълим бирмәк»
«Тәрбия».
«Аракы дигән эчемлек адәми зат өчен сарыф бер агудыр».
«Китаб әб-тәрбия».
ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘР ҺӘМ ТӘРҖЕМӘЛӘР
«Эфсәнаи Гөлрех вә Камәрҗан»
«Кырык вәзир».
«Бәет».
«Төрле шигырьләре».
Эчтәлек:
I.Кереш Халыкның үзе кебек
II.Төп өлеш
1 Гомер юлы
2. Олуг мөгаллим
3. Туган телнең пар канаты
4. Тарихка кагылышлы хезмәтләре
5. К. Насыйри китапларыннан үрнәкләр
6. Халык җәүһәрләрен балкытып
7. Этнографиягә кагылышлы хезмәтләр
8. «Таң йолдызы» калыкмаса да...
9. Көнчыгышның гыйбрәтле хикәятләре
III йомгаклау К. Насыйри эшчәнлегенең әһәмияте
Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре медицина көллияте
Реферат
Тема: Каюм Насыйри - бөек мәгърифәтче
Язды: Яшел Үзән медицина
көллиятенең 106 нчы төркем
талибәсе Хәмидуллина М.Р.
Тикшерде: укытучы Хәсәнова
Наилә Сәгыйтовна
2012 нче ел
Күренекле галим,укытучы-педагог hәм дип К.Насыйри татар мәгъриф челек хәрәкәте hәм әдәбияты үсешендә зур роль уйнады. Аны ярты гасырга сузылган күп тармаклы hәм нәтижәле эшчәнлеге халыкка хезмәт итә.
Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров (Каюм Насыйри) 1825 елнын 14 (2)февралендә элекке Казан губернасы Зөя ?язе (хәзер Татарстанны? Зеленодол районы)Югары Шырдан авылында мулла гайләсендә дөньяга килә.Бабасы Хөсәен hәм әтисе уз дәверендә шактый танылган укымышлы кешеләр булалар.Алар гарәп,фарсы,рус телләрен белгәннәр,китап кучерегә оста булганнар,төрле темаларга язганнар. Әтисе,"итиhад"-hәркемгә кирәк эш",ягъни кеше hәр нәрсәдә үзе тырышырга,акыл белән эш итәрг тиеш,дип өйрәтә торган булган.
Башлангыч белемне Каюм уз атасыннан ала.1841 елда аны Казандагы бер м?др?с?г? бир?л?р.Бу м?др?с?д? ул 1855 елга кад?р унбиш ел укый. Гар?п ,фарсы телл?рен ?йр?н?. Куп н?рс?не узлегенн?н узл?штер?. Т?рек теленд?ге китаплар бел?н д? таныша.Н?ти??д? ул ки? белемле,м?ст?кыйль фикер h?м эш й?рт? алырлык кеше булып житеш?.
1855 елда аны Казандагы Духовное училищега татар теле укытырга чакыралар.К.Насыйрины? м?галлимлек хезм?те шунда башлана.Со?рак ул ?леге училищены?
югарырак баскычы булган семинарияд? татар теле д?ресл?ре алып бара.Казан университетына ул ирекле тынлаучы булып кер?,куренекле галимн?рне? лекциял?рен ты?лый.
К.Насыйри семинария чарлагындагы бер булм?д? яши.Матди яктан к?нкуреше бик ук житешле булмый.Семинарияд? ул 15 ел эшли.1873 елда Казан м?др?с?л?ренд? рус теле укытыла башлый. К.Насыйри да бер м?др?с?г? м?галлим итеп билгел?н?.?мма м?кт?пл?р инспекторы бел?н икесе арасында чыккан каршылык н?тиж?сенд?,1876 елда К.Насыйри бу хезм?тенн?н туктый.
М?гъриф?тче галимне халыкны? ш?h?рд? д?,авылда да мохта?лыкта яш?ве борчый.М?ск?уд?ге агасы Габделх?йг? язган бер хатында ул:"Ят х?б?р юк.Л?кин халык бик ябык,зарланмаган кеше юк",-дип х?б?р ит?.
Яз,ж?й айларында ул Шырданга еш кайта торган була.Кыр эшл?ренд? катнаша,гади халык,крестьяннар бел?н якыннан аралаша.З?я ягындагы авылларга да чыгып,борынгы кабер ташларын укый,картлардан авыл тарихларын,тарихи ист?лекл?рне язып ала,халыкны? жанлы с?йл?м телен,гореф-гад?тл?рен,йолаларын ?йр?н? ,жырлар,б?етл?р,?киятл?р,риваятьл?р h.б. материаллар жыя.К?п кен? авылларны? тарихы борынгы Болгар бел?н б?йле булуын ачыклый.
1879 елдан К.Насыйри,р?сми р?вешт? бер жирд? д? хезм?т итм?ст?н, калган гомерен бары Ф?н h?м язучылык эшен? багышлый.Зуррак к?л?мле ?с?рл?ре шушы чорга туры кил?.Ш.М?ржани,Г.Ильяси кебек укымышлылар бел?н берг? Казан университеты каршындагы Археология,тарих h?м этнография ж?мгыяте утырышларына й?ри,докладлар ясый.Галимн?р аны? хезм?тл?рен югары б?ялил?р.
Барлык к?чен д?реслекл?р h?м китаплар язуга,тапкан акчасын аларны бастыруга тоткан галимне? килере аерым кешел?рне? балаларын укытудан,гаризалар язып бируд?н,т?ржем? ит?,китапларын сатудан гыйбар?т була.
Язу-сызу,акыл хезм?те бел?н берг?,К.Насыйри физик эш бел?н ш?гелл?нг?н.”?аман утырып язу ялыктыра,каннар оеша,мин,??р к?н бер-ике с?гать эшл?п,бу кораллар бел?н узем? кир?кле ?йберл?рне ясыйм",-дип ?йт? торган була. Аны? булм?сенд? кыру станогы h.б. кир?к-яраклар тора.Д?реслекл?рен? карталар сызу,басылган китапларын т?пл?у,р?семн?р т?ше-
р? эшл?рен д? ?зе башкара.Ул бигр?к т? агачтан т?рле ?йберл?р ясарга яраткан,кир?к булган
?йберл?рне? барысын да ?зе эшл?г?н.
К.Насыйри даими р?вешт? диярлек Казанда яши.Бернич? м?рт?б? М?ск??д? -агасы Габделх?й янында булып кайта,М?к?р?? ярминк?сен? h?м имтихан тапшыру ?чен Уфага бара.1893 елны? ??енд? ул татар м?д?нияте ??м ?д?биятыны? зур ?з?кл?ренн?н берсе булган Оренбург т?б?ген? с?ях?т ясый. Л?кин,Казандагы муллалар ??м с??д?г?р-мещаннар арасындагы кебек ?к,м?гъриф?тче галимг? монда да бик ?к игътибар ит?че булмый.
К.Насыйри халык медицинасыннан файдаланган,т?рле ?л?нн?р бел?н д? валанган,физик хезм?т бел?н ш?гыльл?нг?н.Шуны? н?тиж?се буларак,б?тенл?й диярлек ятып авырмаган.Бары тик гомерене? сонгы елларында гына аякларын жинелч? паралич суга h?м ул узен-узе электр бел?н д?валый,гел х?р?к?тт? булырга тырыша.Н?тиж?д?,аяклары янадан язылып,й?рерлек х?лг? кил?.
К.Насыйри 1902 елнын 20 августында (2 сеньтябрьд?)77 яшенд? вафат була.Кабере Казанда Яна бист?д?ге татар зиратында.