шигырь
Предварительный просмотр:
Әнисә Хадиуллина.2нче мәктәп.
Балачак чишмәсенә.
Сагындырган туган яклар
Кичләре, иртәсе дә.
“Күңел кайда әйди?”- дисәм-
Туган як чишмәсенә...
Саумы, чишмәм, сердәшкәем,
Бер серләшик, булмаса.
Балачактан бер йотым су
Җаннар сусавын баса.
Үпкәләмә, оныттың дип,
Туган ягыңның ямен.
Читтән кайткан күбрәк белә
Чишмә суының тәмен.
Иң моңлы җыр кайда?-диеп
Ярты гомер эзләнгән.
Синең янга кайтсын икән
Моң аһәңе белмәгән.
Әни капкада.
Туган нигез белән саубуллашып,
Юнәлсәк тә кайсы якка да.
Изге теләк теләп, фатихасын биреп.
Озатып кала әнкәң капкада.
Тормыш-дәрья. Кайчак дулкыннары
Ярдан-ярга сине какса да.
Абынсаң да, җилләр сындырса да
Көтә сине әнкәң капкада.
Төрле сәбәп табып, сәбәпсез дә
Туган якка ешрак кайткала.
Ике кулын каш өстенә куеп,
Көткән чакта әнкәң капкада.
Көзге көнме, буранлы кышмы ул,
Шатлыкта да авыр чакта да.
Утсыз тәрәз, йозаклы өй түгел-
Каршыласын әнкәң капкада.
Бәхет нидә?
Бәхетлеме кеше дөньяда?
Алтыннарга күмелеп туса да.
Маңгай тирен түкми, өстәлендә
Уылдыклар өелеп торса да.
Бәхетлеме кеше дөньяда?
Балалары “әти” димәсә.
“Тугры дустым”,- дигән җан дускаең
Уңышыңнан әгәр көнләсә.
Бәхетлеме кеше дөньяда?
Яши икән Кара диңгездә.
Юк, минемчә син бәхетсез кеше
Әрем үссә туган нигездә.
Ачның хәлен туклар беләмени
Син җылыда, кемдер салкында.
“Уф алла”сын тарткан, алты бала баккан
Бар аналар картлар йортында.
Рәнҗемидер. “Балам эштә”,- ди бит.
Синең хакта ләкин уйлаганы.
Күзләреннән саркып-саркып чыга
Күңеленә генә сыймаганы.
Ә син бәхетле-
Әнкәң мохтаҗ түгел
Җылы сүзгә, хөрмәт-сыйга.
Кочып үбә, киңәш бирә
Алтмыш яшьлек нарасыйга.
Хәтерлимсең? Синең белән бергә
Йолдызлар да иде яктырак.
Кичләр нурлы. Ай да серле иде
Хисләр дә саф, җырлар моңлырак.
Һәр яз саен шомырт чәчкәләрен
Җилләр йолкып сибә яланга.
Беренче саф хисләр, иң саф сүзләр
Бүгенгедәй истә һаман да.
Килешәмсең, шомырт чәчәкләре
Әле дә безне шулай исертә.
Таныш караш, таныш чәчкә исе
Юк, онтылмый еллар үтеп тә.
Чәчәк таҗы түгел, чигәңдә чал
Кагыласым килә шуларга.
Җилдә очкан чәчәк таҗы белән
Уйлар оча әллә кайларга
Укытучы һәйкәле.
Үз-үземне белә башлаганнан
Хыялландым күзлек кияргә.
Күзлек киеп, указкаңны тотып,
“Галиев, бас, сөйлә”,- дияргә.
Бу хыяллар тормышка да ашты-
Кулда указка да, күзлек тә бар.
“Хыялларың тулы булсын”,- диеп.
Кунаклады менеп чигәгә чал.
Кайчак онытыла, өйгә кайткач,
Шул ук көйгә уйный да кубыз.
Чү, онытма, пластинка башка-
Син бит-Ана, син бит хатын-кыз.
Төн уртасы. Күзгә йокы керми,
Балаларың бүген аңлаганмы?
Вакытында өенә кайтты микән?
Гаделсезлек эшләп куймаганмы?
Укытучыга бездә һәйкәлләр юк.
Уфтанмыйк ла бүген, әйдәле.
Һәр баланың алсу йөзләрендә
Балкый укытучы һәйкәле.
Гомерләр бит яздан гына тормый.
Гомерләр бит яздан гына тормый,
Ямьле язы була,кышлары.
Салкын кышта җанны эретерлек
Ерактагы кояш –син бары.
Бураннарда калып, үткәннәрне
Күз алдыннан мең кат кичерәм.
Төшләремдә күреп карашыңны
Күзләремне синнән яшерәм.
Бураннарга кереп югалдыңмы?
Туктатмадым нигә? Үкенәм.
Күңел тәрәзәмне ачам,ябам.
Кайт яныма,китмә,үтенәм.
Очрашуны көтәм,йөрәк дулый,
Сүзләр алдый,күзләр алдамый.
Сулышыңнан ничек исермәскә?!
Акыл аңлый, йөрәк аңламый.
Хәтер йомгакларын сүтә-сүтә
Кышкы юлдан күпме үтелгән.
Кайтавазың буран алып килде-
Юк, мин генә түгел үкенгән...