Укыту-тәрбия процессында укучыларда рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Без күпмилләтле дәүләттә яшибез. Россиядә поликультуралы белем бирүгә ихтыяҗ 90 елларда ук туды, чөнки Конституция нигезендә Татарстанда ике тел - татар һәм рус телләре - дәүләт телләре булып санала. Башка милләт халыкларына карата ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан, мәктәпләрдә поликультуралы белем бирү турындагы карар кабул ителде. Поликультуралы уку-укытуның нигезе – уку процессында укучыларны төрле милләтләрнең культураларына якынайту, аралаша белү һәм төрле милләтле дәүләттә яшәргә өйрәтү. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучыларның Русия гражданлыгы бердәмлеген формалаштыру нигезе буларак поликультуралы белем бирү турындагы карары нигезендә мәктәп һәм балалар бакчаларында поликультуралы белем бирү моделен сынап карау өчен эксперименталь мәйданчыклар булдыру турында сүз алып барыла. Уку-укыту процессын тормышка ашыручы XXI гасыр мәктәпләренең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, балаларның потенциаль мөмкинлекләрен кечкенә яшьтән үк ачыклап, аларны максатчан рәвештә үстерү аша милли-интеллектуаль элита формалаштыру. Милләтләр берлеге проблемасы мәктәптә дә яшәп килә. Төрле милләтттән булган укучыларның бер гаилә булып яши алуын укытучылар укыту-тәрбия процессы аша тәэмин итәргә тиеш.
Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле яши. Тәрбия – иҗтимагый күренеш. Тәрбия эшенең стратегик максаты, асылда, бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интеллектуаль-әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләү. Халыкның милли традицияләренә нигезләнгәндә генә, мәктәп үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын тулысынча үти ала. Бу уңайдан мәктәпнең ике төп функциясен билгеләп үтү кирәктер. Беренчесе – мөгаллимнең балаларны укытуы, тәрбия кылуы, икенчесе – яшь буынга халыкның рухи мирасын тапшыруы. Рух – кешенең эчке, психик дөньясы, күңеле, аңы. Рухи тәрбия дигәндә укытучылар Ватанга, туганнарга мөнәсәбәтне, төрле яктан белемле булуны, милли хәзинәләргә сак карашны, дини һәм милли йолаларны хөрмәт итү һәм өйрәтүне, физик сәламәтлек һәм камил тел белүне күз алдында тоталар.
Рухи ярлылык әхлаксызлык тудыра. Әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Шул сәбәпле, мәктәпләрдә уку-укыту процессында әхлакый тәрбиягә игътибар бирергә кирәк.
Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән. Әле борынгы грек философы Сенека ук: “ Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши”, - дигән гыйбарә әйткән. Әхлак ул – кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат. Кеше җәмгыятьтә яши һәм тәрбияләнә. Җәмгыятьнең үзеннән, андагы шартларга бәйле ихтыяҗлардан, билгеле бер коллективтагы һәм җәмгыятьнең үзендәге иҗтимагый мөнәсәбәтләрдән башка гына кеше шәхесе һич тә тәрбияләнә һәм формалаша алмый. Ә менә бала тәрбияләнүче мәктәптә әхлак тәрбиясенең төп бурычы – балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан тора. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аны яши-яши, тормышында очраган вакыйгалар, процесслар аша я дөрес юлдан китә, я җәмгыятьнең әхлак нормаларына туры килмәгән юлын сайлый. Әхлакый тәрбиянең төп бурычы – балаларга гомумкешелек кагыйдәләрен, әхлак нормаларын, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту тәртипләрен төшендерүгә төбәлгән. Безнең күпмилләтле җәмгыятебездә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү тагын башка милләт халыкларына карата ихтирам хисе тәрбияләү белән дә үрелеп алып барыла. Безнең мәктәбебездә төрле милләт балалары укый : удмуртлар, марилар, әрмәннәр, әзербайҗаннар, татарлар һәм руслар. Бу укучыларда үзләренең милләтләренә карат горурлык хисе тәрбияләү дә укытучыларның изге бурычы. Укучыларда милли үзаң тәрбияләнергә тиеш. Бала үзенең теге яки бу милләттән булуы белән горурлансын, аны башкалардан яшермәсен, үзенең рус милләтеннән булмавы өчен кимсенмәсен өчен, мәктәпләрдә шулай ук милли культурага игътибар итү зарур.
Рухи-әхлакый тәрби бирү татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бик уңышлы тормышка ашырыла. Сыйныфларда төрле милләт балалары утыра. Укытучы бу балаларга татар милләте турында мәгълүмат бирә, йолалары, бәйрәмнәре, күренекле кешеләре белән таныштыра. Хәзерге мәктәпләрдә белем бирү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Татар әдәбияты дәресләре - рухи һәм әхлакый тәрбия бирүнең нигезен тәшкил итә. Укытучы әдәбият ярдәмендә укучыны олы тормышка әзерли. Әдәбият фәне – иң тормышчан фән. Мәктәптә баланы яшәргә, кешеләр белән аралашырга, теге яки бу хәлдә үз-үзен ничек тотарга өйрәткән башка фән юк. Әдәбият программаларында һәр сыйныф өчен фольклор әсәрләре тәкъдим ителә. Дәреслекләргә кертелгән мәкаль, табышмак, әкият, мәзәк, әйтем, җыр, шигырь, хикәяләр укучыларга татар халкының бай рухи дөньясын тирәнрәк һәм тулырак аңларга, күп гасырлар буена тулыландырып, туплап килгән югары әхлак-әдәп нормаларын, күркәм гореф-гадәтләрен яратырга һәм үзләштерергә ярдәм итәләр.
Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Чөнки тел ярдәмендә кешенең һәм иҗтимагый төркемнәрнең уй-фикерләре формалаша. Яңа телне өйрәнеп, укучы яңа милли мәдәният белән дә таныша, телдә тупланган киң рухи байлыкларны үзләштерә. Тел - шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да. Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Шуңа күрә бүгенге көндә поликультуралы җәмгыятьтә яши алучы укучылар тәрбияләү Милли мәгариф системасының яңа стандартларында да төп урында тора. Милли мәктәпләрдә белем алучы укучылар татар һәм рус мәдәнияте белән генә чикләнмәскә, әйләнә-тирәбездә яшәүче башка милләтләрнең мәдәнияте белән дә таныш булырга тиешләр. Шулай булганда гына без илебездә, Г.Тукай әйткәнчә, “тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып” яши алырбыз.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Укыту-тәрбия процессында
укучыларда рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Кулланылган әдәбият:
1. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2001
2.Н.Гыймадиева. Дәрестә һәм дәрестән соң. – Казан” “Яңалиф” нәшрият йорты, 2004
3. Р.Исламшин. Поликультурное образование в условиях реализации нового стандарта. - Мәгариф №4, 2011