ЭССЕ

Хадеева Ильгия Ильдусовна

мин - укытучы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_ilgiya_ukytuchy.docx17.63 КБ

Предварительный просмотр:

Мин – укытучы.

Начар укытучы хакыйкатьне ачып бирә,

яхшысы хакыйкатьне табарга өйрәтә.

(А.Дистервег)

Һәр кар бөртеге уникаль булган кебек, Җир йөзендә һәр кеше үзенчәлекле: аң-белем, холык-фигыленнән башлап, төс-кыяфәтенә кадәр. Кемдер гомер буе үз юлын эзли, ә кемдер инде аны табып, шул юлда үз-үзен камилләштерә; кемдер төрле уку йортларында алган бар белгән-өйрәнгәннәренә риза, ә кемдер гомер буе аң-белемгә омтыла; кемдер гомер буе үзен төрле һөнәрләрдә сынап карый, ә кемдер үз һөнәрен бер өлкәдә генә таба... санап китсәң, мисаллар күп булыр иде.

Минем җәмгыятькә файда китерә торган барлык һөнәрләргә карата хөрмәтем зур. Әнием  - шәфкать туташы, әтием – хокук тәртибен саклаучы булып эшләде. Ә менә мәрхүмә әбием гомере буе укытучы булган. Сугыштан соңгы иң авыр ачлык елларында ул Казанга килеп педучилищеда укыган. Мин аны куйган максатларына ирешкән дип саныйм, авырлыкларга бирешми, авылга кайтып, сугыш чоры балаларын укырга-язарга өйрәткән. Аның укучылары инде үзләре өлкән яшьтәге әби-бабайлар, әбиемнең исемен җылы итеп искә алалар.

Бүгенге көндә мин дә укытучы! Укытучы... Бу сүз минем һөнәрем генә түгел, ә яшәү рәвешенә әйләнеп бара. Әбием кебек, шушы өлкәдә эшләвемә бик шатмын. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын өйрәтәм. Мин бу һөнәргә аңлы рәвештә килдем. Әлеге юл үзе дә минем өчен шактый катлаулы һәм киртәле булды. Университетны тәмамлап, инде икенче ел уңышлы гына эшләп килгән коллегаларым янында, миңа яңа гына керешеп китү авыр иде. Өлкәннәр белән җитәкчелек итү, балалар белән эшләүдән нык аерыла. Әмма яңа дәүләт стандартлары урнашып баруы, гыйлем дөньясына кереп китү өчен, миңа файдага гына булды, дисәм, ялгышмам. Мин шундый нәтиҗәгә килдем: белем, ярату хәтта толерантлык – болар барысы да кызыксынудан башлана икән, ләбаса. Әгәр кешедә кызыксыну булса, ул бөтен төр гыйлемне өйрәнә ала.

Мин укытучы буласымны мәктәп эскәмиясеннән үк белә идем. Мәктәптә укыганда барлык фәннәрне дә тигез күреп, яратып өйрәндем. Һәр фән минем өчен олы бер ачып укылмаган сихри китап иде. Һәрберсенең эчтәлегенә төшенәсе килде шуларның. 11 нче сыйныфта мин инде татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керәм дип, үзмаксат куйдым. Башка фәннәр буенча да белемнәремне ныгытасым килде. Сайлап алу мөмкинлеге белән математика һәм рус теленнән бик уңышлы гына бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырдым (ул вакытта БДИ мәҗбүри түгел иде). Яшьтән үк, кеше гомере буе яңа белем алырга, булганнарын гел камилләштереп торырга тиеш, дигән фикердә булдым.

Мәктәптә эшли башлау белән, иң беренче дәресләрдән үк укучыларда татар милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уятырга тырыштым. Түгәрәкләр оештырдым, Казан урамнары, музейлары, театрлары буенча башлангыч сыйныф укучылары белән күп сәяхәт иттек. Бүгенге көндә ул балалар 7-8 сыйныф укучылары. Дәрестә кайбер шәхес турында сүз башласам, алар миңа “без аны беләбез, без бит аның музеенда булдык, хәтерлисезме?” – дип мөлаем елмаялар. Эчемә җылы йөгерә, димәк, вакытында мин аларда кызыксыну уята алганмын!

 Укытучы һөнәре дә, башка һөнәрләр кебек җиңелләрдән түгел. Аны укытучы булып эшләп карамый әйтеп тә булмас иде. Һәрвакытта да үз-үзең өстендә эшләргә, күп укырга кирәк. Педагогика фәненә нигез салучыларның берсе булган И.Ф. Гербарт “Укытучының иң олы гөнаһы - аның эчпошыргыч булуында” дип әйтә торган була. Дәресләр бертөрле булмасын өчен заман белән бергә атларга, яңадан-яңа алымнар кулланып тору зарур.

Бүгенге көндә татар теле фәне, аны укыткан мөгаллимнәрнең күп кенә кыенлыклар кичерүе яшерен түгел. Телгә, милләткә карата укучыларда кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү күп өлеш укытучының үзеннән дә тора дип уйлыйм мин. Шәхсән, минем һәр дәрес башында куйган максат һәм бурычларым бар. Минем барлык холык-фигылемнән башлап, үз-үземне тотышым, әйткән сүзләрем, эш-хәрәкәтем, шул максатка юнәлдерелгән булырга тиеш. Дәрес ахырындагы уңай нәтиҗәнең 90%-ы минем әзерлегемә, хезмәтемне башкару рәвешенә бәйле.

Минем уйлавымча, әгәр кеше укытучылык һөнәрен сайлады икән, димәк, ул хезмәтен яратып башкара. Башкача була да алмый. Чөнки, материаль ихтыяҗларны гына кәнагатьләндерер өчен, бу күпгасырлардан бүгенге көнгә килеп җиткән һөнәрне башкару мөмкин түгел, аның уңай нәтиҗәсе, файдасы булмый. Укытучы – ул иҗат кешесе, хыялый, сизгер күңелле. Ул ирекле, көн саен яңалыкка, яңа белемнәргә, үз-үзен камилләштерергә омтыла. Ул укучыларыннан да шуны таләп итә.

Әлбәттә, һәр кеше башкарган хезмәтен тануларын тели, эштә хөрмәткә ия булырга омтыла. Укытучының вазифасы тагын да катлаулырак юл белән бара. Ул үз фәнендә генә “кайнарга” түгел, ә башка фән буенча хезмәттәшләре белән һәрдаим тәҗрибә уртаклашырга, яңадан-яңа укыту алымнарына мөрәҗәгать итәргә, һәм бер үк вакытта оста психолог, талантлы тәрбияче, күпкырлы педагог, гомумән, үрнәк булырлык шәхес булырга тиеш. Мөгаллимнең ясаган хаталарын тиз күрәләр, бу факт. В.А. Сухомлинский “Укытучы яхшы дәрескә гомере буе әзерләнә...”, ди. Шуңа күрә,  шәхсән үзем, яңа белемнәр тупларга, заман белән бергә атлап, яңа технологияләр кулланырга, әлбәттә, дәресләремне тагын да кызыклырак итеп үткәрергә тырышам. Максатым – бу өлкәдә камиллеккә ирешү. Самими хыялдыр бу, чөнки камиллекнең чиге юк. Әлеге юл озын һәм күп киртәләрдән торыр. Әмма авырлыклар кешене ныгыта, тагын да көчлерәк итә, дип уйлыйм мин. Сынауларның да алда күп булуы ихтимал. Шул кыенлыкларны тиешенчә үтәргә, бирешмәскә, тормыш караңгылыкларында калган очракта, үз максатыңның яктылыгын күреп, аннан дөрес файдалана белергә кирәк. Олы юлның башы  - кечкенә адымнан башлана...