Эссе "Минем тормышымда укытучы"
Предварительный просмотр:
Эссе “Минем тормышымда укытучы”.
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч я сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез —
Сез иң күркәм кеше икәнсез.
Ф.Яруллин
Шушы матур юллардан, сүзнең дөньяда иң гадел, иң күркәм, иң гүзәл һәм иң сабыр зат – Укытучы турында барганы аңлашыладыр, мөгаен. Кешелек дөньясын танып белү, йолдызларга сәяхәт, җиһан халкын шаккаттырган зур – зур ачышларның барысы да “Әлифба”дан, “А”хәрефен танырга өйрәткән беренче укытучыдан башлана. Безнең һәрберебез үзенең беренче укытучысын, үзенең беренче сыйныфка аяк басуын яхшы хәтерли. Истә, барысы да истә... Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә – менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда – ап-ак тасмалар, күңелдә – ап-ак хыяллар...
Күңелем белән гомер башым – балачагыма әйләнеп кайтам. Балачак истәлекләреннән дә газиз нәрсә бар соң?! Аларны тыныч кына искә алып та, дулкынланмый гына сөйләп тә булмый. Мин кечкенә чактан ук укытучы булырга хыялландым. “Кем булырга?” дигән темага сочинение, хикәяләр язганда да, “Киләчәктә мин укытучы булам,” - дип яза идем. Башлангыч классларда укытучы әйткән укучыларны дәрестән соң алып калып, диктантлар яза һәм математикадан мисал, мәсьәләләр чишә идек. Аларны өйгә алып кайтып тикшерә һәм билгеләр куя идем. Шушы мавыгуларым мәктәпне тәмамлагач, хыялларымны чынга ашырыр өчен, Казан (Идел буе) Федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар иститутының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенә илтте. Ә хәзер инде мин – Укытучы! Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан ул – Укытучы. Әлегә олы тәҗрибәм булмаса да, иң мөһиме, ЧЫН УКЫТУЧЫ булу теләгем бар. Әлеге теләкне миңа ышанган укучым дөрләтеп торганда, хыял-максатлар туа.
Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла.
Укытучы! Бу сүз кыска булса да, үз эченә күпме мәгънәне сыйдырганын беркем дә санап бетерә алмас. Укытучыдан башка беркем дә һөнәргә өйрәнә алмый, эшкә дә урнаша алмый. Укытучы – барлык һөнәргә юл алучы. Аның хезмәте авыр, катлаулы, җәмгыятькә күп файда китерә торган. Ул укучыларга белем бирүче мөгаллим генә түгел, сыйфатлы тәрбия бирүче кеше дә. Укытучы — тормыш образы үрнәге ул. Бу һөнәр иясе хакындагы сүзләрнең гомер-гомергә халык теленнән төшкәне юк. Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр ул укытучы хезмәте. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен, юл өйрәтеп, хәреф танытучы, җитәкләп зур тормыш юлына алып чыгучы кеше ул Укытучы.
Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Гомер-гомергә укытучы маякчы, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала. Ул бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала.
“Укытучы оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, кайберәүләре, кайвакыт, дәваланырга да теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән ”- дигән танылган язучы С.Л.Соловейчик. Мин әлеге фикерләр белән тулысынча килешәм. Бүгенге көндә мин рус балаларына татар телен өйрәтәм. Укучылар татар телен теләп өйрәнәләр, төрле чараларда катнашалар. Татар теле укытучысы – тынгысыз, эзләнүчән халык.
Һәр укучы – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омылышым – һәр укучыга кысыксындыру аша иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага, сәләтенә карап, аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм.
Әгәр мин үземнән яхшырак, күбрәк белгән укучылар әзерли алам икән, димәк, киләчәк өметле булачак. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти.
Караңгылык пәрдәләрен ярып,
Күктә йолдыз булып янасың.
Гомер буе янып яши алсаң-
Укытучы була аласың.
- Мне нравится (1)