Учитель года -2016
Информационная карта
1.Общие сведения | |
Район | Московский |
Фамилия | Нуруллина |
Имя | Ландыш |
Отчество | Хамитовна |
Дата рождения (день, месяц, год) | 13.02.87 |
Место рождения | Город Казань |
2. Работа | |
Должность (по штатному расписанию) | Учитель татарского языка и литературы |
Место работы (название учебного заведения по уставу) | Муниципальное общеобразовательное учреждение «Основная общеобразовательная татарско-русская школа № 66» Московского района города Казани |
ФИО директора образовательного учреждения | Шарафуллина Лейсан Фаимовна |
Год приема на работу в данное учреждение | 2009 год |
Преподавательская деятельность по совместительству (укажите, где и в каком качестве) | - |
Классное руководство (укажите параллель) | 5 класс |
Педагогический стаж (полных лет на момент заполнения анкеты) | 5 лет |
Квалификационная категория | - |
3. Образование | |
Образование (укажите название и год окончания учебного заведения, факультет) | Татарский государственный гуманитарно-педагогический университет, факультет татарской филологии, 2009 год |
Знание языков (укажите каких и степень владения) | Русский и татарский языки (в совершенстве), арабский язык (разговорный) |
Ученая степень (если имеется), название диссертационной работы (работ) | - |
4. Семья | |
Семейное положение (укажите имя супруга (супруги) и его (ее) профессию) | Ахмадуллин Рамиль Наильевич |
Дети (укажите имя и возраст детей) | Нуруллин Аскар Раятович, 23.05.2011 г.р. |
5. Увлечения | |
Хобби | Чтение книг |
Спорт, которым увлекаетесь | Катание на лыжах, коньках |
6. Общие вопросы | |
Выше педагогическое кредо | «Люди перестают мыслить, когда перестают читать, а учитель перестаёт быть учителем, если не постигает ничего нового» |
Девиз, под которым Вы выступаете на конкурсе | Хезмәтем, көчем – милләтем өчен! |
Ваше заветное желание | Мое самое заветное желание – всегда гордиться своими учениками. Я хочу, чтобы у них было всё для счастья: Родина, которой она могли бы гордиться, дело, которому можно посвятить жизнь, друзья, что поддержат всегда и во всём, любовь, наполняющая этот мир смыслом.
|
Ваши кумиры в профессии | - |
Победитель конкурса «Лучший учитель года» - это… | Победитель конкурса «Учитель года» – это профессионал своего дела, достойный,информированный, эрудированный, прогрессивный человек, который осознает благородство своего призвания и создает условия для всестороннего развития личности. |
|
|
7. Контакты | |
Мобильный телефон | 89656084306 |
Подтверждаю согласие на участие в Конкурсе.
Подтверждаю правильность изложенной в заявке информации.
Подпись Нуруллина Л.Х.
Дата 11.01.2016
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
esse._min_-_ukytuchy.docx | 16.9 КБ |
Предварительный просмотр:
Эссе
“Мин – укытучы”
Якутлар табыладыр вакыт белән...
Габделҗәббар Кандалый
Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш.
Әйе, мин дә - укытучы... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Туган телемне, әдәбиятны яратам”, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Бу һөнәрнең авырлыгын, зур җаваплылык, сабырлык таләп итүен мин кечкенәдән үк күреп үстем. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам.
Педагогик осталыкны ничек булдырырга? Татар теле, ана теле укытучысы буларак минем бурычларым нинди, нидән гыйбарәт? Үзебезнең татар теле һәм милләтебез өчен мин нинди өлеш кертә алам? Телебезгә мәхәббәт, милләтебезгә хөрмәт хисләре тәрбияли алырмынмы? Моның өчен нинди ысуллар бар? Укучыларым минем юлымны дәвам итәрләрме?
Менә шушы сорауларга җавап бирергә телим. Әйе, педагогик осталык – беркемгә дә, бер мөгаллимгә дә җиңел генә килеп керми. Аңа ирешү өчен иң мөһиме -үз хезмәтеңне, фәнеңне яратуың һәм талантлы булуың мөһим. Күпсанлы дәресләрең, күп уйлануларың, эзләнүләрең, укучыларны аңлый белүең, йокысыз төннәрең, һәр укучыңның психологиясен өйрәнүең, аларның иҗади эшләрен дөрес һәм вакытында бәяләүләрең, гаилә гореф – гадәтләрен өйрәнүләрең, төбәк компоненты буенча белемнәрең, фәнең буенча даими белемеңне арттыруларың – барысы да мөһим. Минемчә, ана теле мөгаллиме иң беренче чиратта, үз теленә һәм халкына чын күңеленнән бирелгән, теләсә нинди очракта да телен һәм милләтен сакларга әзер булган шәхес булырга тиеш. Чөнки укучылар шундый укытучылар янәшәсендә генә, үзләрендә туган телләре белән горурлану һәм киләсе көнгә ышаныч хисләре булдыра алалар.
Ә моның өчен нинди ысуллар кулланырга соң?
Без катлаулы чорда яшибез. Соңгы вакытта телебез икенче планга куелды кебек.Бу мәсьәлә, әлбәттә, мине бик борчый. Халкыбызның бай мәдәни мирасын саклап калу, баету, аны киләчәк буынга тапшыруны үземнең бурычым дип саныйм.Татар теле укытучысының һәр дәресе телебезгә мәхәббәт тудырырлык, әхлакый кыйммәтләребезне ачарлык дәрес булырга тиеш дип уйлыйм. “Татар телен яхшы белү хәзерге чорда кирәк түгел, аны бераз “сукалый” белсәң, шул җиткән,” – дигән фикерне кире кагып, укучыларыма җитди дәлилләр китерәм. Нәкъ менә үз халкын, телен, үз мәдәниятен яратучы, аны үстерүче, пропагандалаучы кеше генә башка халыкларны ярата, аларның телен, мәдәниятен хөрмәт итә һәм белә алуына төшендерергә тырышам. Әдипләребез – Тукай, Җәлил, Гомәр Бәширов, Мәһдиев һәм башка бик күп язучыларның үз фикерләрен үз туган телебездә тулы яңгыратуларын исбатлыйм. Әсәрләрдән телебезнең байлыгы, матурлыгы, зәвыклылыгы күренә торган өзекләр укыйм. Шунысы сөенечле: елдан-ел матур әдәбиятыбызга тартылучы, аны сөюче укучыларым арта бара.
Мине, әдәбият укытучысы буларак, әхлак тәрбиясе дә борчый. Мин тәрбиядә нинди ысуллар куллана алам соң? Бүгенге заманга яраклашкан әхлакый шәхесне үгет – нәсыйхәт аша гына тәрбияләүгә ирешеп буламы? Өлешчә. Әдәбият дәресләрендә иң үтемле юл - әсәр эчтәлеген анализлау; герой сыйфатларына бәя бирү, образ һәм аларның гамәлләрен чагыштыру; укучыларның әлеге темага фикерләрен тыңлау, төрле бәхәсләр оештыру; фикерләрен дәлилли белүләренә ирешү.
Укучыларымны фәнем белән кызыксындыру максатыннан төрле ысуллар куллануны дәвам итәм. Яңа ысуллар эзлим. Алар фәнне яхшы үзләштерсеннәр өчен белем һәм күнекмәләрне даими тикшерү, иң мөһиме вакытында бәяләү кирәк. Вакытында бәяләнмәгән эшләр укучыларны алдагы эшләрдән читләштерә, аларны битарафка әйләндерә. Мин моны хезмәт итү дәверемнең тагын бер методик табышы дип саныйм. Укучыларымның белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен төрле алымнар: индивидуаль – дифференциаль карточкалар, тест биремнәре, язма зачетлар, перфокарталар кулланам. Үз вакытында һәм гадел бәяләргә омтылам.
Үзенә-үзе ышанган, җәмгыять фикереннән азат кеше генә югары биеклекләрне ала. “Һөнәремне дөрес сайладыммы икән?” дигән шик туганы юк. Димәк, мин дөрес юлда. Һәр көн шундый җаваплы, игелекле, саваплы һөнәр иясе булуым белән горурланып, иртән мәктәбемә ашыгам. Нәтиҗәсенә куанып, канәгатьләнү хисе кичерә – кичерә, эш көнемне тәмамлыйм һәм иртәгәсе көнне уздырасы дәресләрем турында уйга чумам.