5нчеләргә тест
Опубликовано 23.12.2014 - 23:14 - Шарипова Раиса Васильевна
Предварительный просмотр:
Лексикология бүлеген кабатлау.
Тест.
- Лексика
а) телнең сүзлекләрен өйрәнә
б) телнең сүзлек составын өйрәнә
в) лексикасын өйрәнә
г) телнең сүзлек составы дигән сүз.
- Лексикология
а) телнең сүзлекләрен өйрәнә
б) телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән
в) лексикасын өйрәнә
г) телнең сүзлек составы.
- Вакытлар үтү белән сөйләмнән төшеп калган сүзләр ... дип атала.
а) яңа сүзләр
б) искергән сүзләр
в) өр-яңа сүзләр
г) кирәкмәгән сүзләр.
- Вакытлар үтү белән сөйләмгә килеп кергән сүзләр ... дип атала.
а) яңа сүзләр
б) искергән сүзләр
в) өр-яңа сүзләр
г) модный сүзләр.
- Татар теле ... группасына керә
а) матур телләр
б) авыр телләр
в) төрки телләр
г) мавыктыргыч телләр.
- Җил йөгерә җөмләсендә йөгерә сүзе нинди мәгънәдә килгән?
а) туры
б) кыек
в) күчерелмә
г) мәгънәсез.
- Бала йөгерә җөмләсендә йөгерә сүзе нинди мәгънәдә килгән?
а) туры
б) кыек
в) күчерелмә
г) мәгънәсез.
- Синеңчә бәхет нәрсә ул? Үз фикереңне аңлатып яз.