Гамил Афзал шигырьләрен мәктәптә укыту тәҗрибәсе һәм аларның тәрбияви әһәмияте
Шагыйрь туган тел үзенчәлекләренә халыкның гаҗәеп матур, гыйбрәтле, җор сөйләменнән, язу осталыгына үзенә кадәр яшәп иҗат иткән шәхесләрдән өйрәнә. Атаклы кешеләргә багышлап язылган шигырьләре тулы бер цикл тәшкил итә. Алар арасында Гомер, Кол Гали, Г.Тукай, М.Фәйзи, И.Шакиров һәм башкалар турындагылары бар.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Гамил Афзалның тормыш юлын һәм иҗатын мәктәптә өйрәнү зур тәрбияви әһәмияткә ия. | 35.13 КБ |
Предварительный просмотр:
Гамил Афзал шигырьләрен мәктәптә укыту тәҗрибәсе һәм аларның тәрбияви әһәмияте
Ә.Д.Мөкминова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
Казан шәһәре Совет районы “8 нче гимназия – Мәгариф үзәге” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Кешелек тарихында югалмаска туган исемнәр, югалмаска туган җырлар бар. Аларның үлемсезлеген, тарихтагы урынын вакыт билгели. Гамил Афзалны без шул исемлеккә кертә алабыз. Аның шигырьләре үзенә тартып тора: укыган саен тагын да бу шәхес турында күбрәк беләсе килә. Аның шигырьләрендә үз язмышы чагыладыр кебек тоела.
1950 нче еллар уртасында әдәби мәйданга килеп кергән үзенчәлекле лирик һәм юморист, сатирик шагыйрь Гамил Афзал тормышы һәм иҗат мирасы XX гасыр татар поэзиясен һәм гомумән, әдәбият, ил тарихы, халык язмышын аңлауда «ачкыч», күпер булып тора.
Әдипнең 50-60 нчы елларда язылган шигырьләрендә юмор-сатира жанры, аннан соңгы чорларда туган җир, туган тел, тынычлык, хезмәт, поэзия, яшәү мәгънәсе, бөек шәхесләр һәм башкалар турында лирик, публицистик әсәрләр өстенлек алуы күренә.
Сатирик әсәрләре поэзиянең бу жанрына яңа сулыш өрә, аны яңа биеклеккә күтәрә; җәмгыятьтәге һәм кешеләр характерындагы кимчелекләрне, ямьсез күренешләрне, нигездә, ике төргә бүлеп тәнкыйтьли: берсендә әхлаксыз эш-гамәлләрне турыдан-туры фаш итсә (“Тотып җибәр, апам”, “Тәвәккәл әби”, “Танышлык белән”); икенчесендә исә һәрвакыт яхшы булып, сафсата сатып, берни булдыра алмаучылардан, җаваплылыктан качучылардан мактаган булып көлә (“Урынбасар булу яхшырак”, “Буш мичкә”, “Мыек борам”, “Тун астында кыюлык”).
Шагыйрь туган тел үзенчәлекләренә халыкның гаҗәеп матур, гыйбрәтле, җор сөйләменнән, язу осталыгына үзенә кадәр яшәп иҗат иткән шәхесләрдән өйрәнә. Атаклы кешеләргә багышлап язылган шигырьләре тулы бер цикл тәшкил итә. Алар арасында Гомер, Кол Гали, Г.Тукай, М.Фәйзи, И.Шакиров һәм башкалар турындагылары бар.
Гамил ага кешеләрнең гадәт-психологиясен яхшы белеп яза, шуңа күрә ул сурәтләгән типлар таныш һәм шул ук вакытта кабатланмас була. Әсәрләрендә лирикадан юморга, юмордан ирониягә күчәргә булыша торган үткен чагыштырулар, җанландыруларны актив куллана. Аның лирик герое еш кына үзеннән-үзе көлә, ләкин бу көлү артында җәмгыятьтәге һәм кешеләрдәге кимчелекләрдән көлү, аларны усал тәнкыйтьләү ята.
Һәрьяклы үсеш алган шәхес тәрбияләүдә матур әдәбият зур роль уйный.
“Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен татар әдәбиятыннан программа”да (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) хәзерге татар поэзиясен үзенең нечкә юмор, үткен сатира ысулында язылган шигырьләре белән баеткан, шул ук вакытта үзенчәлекле лирик булып калган олы әдибебез, халык шагыйре Гамил Афзал иҗатын өйрәнүгә дә урын бирелә. 5 нче сыйныфта патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан “Туган җиреңнән китмә”; 6 нчы сыйныфта “Мыек борам”; 7 нче сыйныфта белем алуга омтылыш, гаделлек, намуслылык тәрбияләү максатыннан “Акыл, намус, белем”; 8 нче сыйныфта әдипнең тормыш юлының төп фактларына игътибар ителә, иҗатына хас үзенчәлекләр ачыклана, “Юл газабы”, “Йөз кабат” шигырьләре өйрәнелә. “Юл газабы” шигыре яттан сөйләтелә. 9 нчы сыйныфта аның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирелә, “Өф-өф итеп” шигыре укып анализлана. Болар барысы да әдәбият уку минимумы исемлегенә кергән әсәрләр. 11 нче сыйныфларның татар төркемнәрендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан эш программасында 2 сәгать вакыт каралган. 1 нче дәрестә шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлы турында белешмә бирелә, ә 2 нче дәрестә шигырьләре белән танышып, анализлана. Ике дәрестә дә аның портреты эленеп тора, үз җыентыкларыннан, аның турындагы хезмәтләрдән күргәзмә оештырыла. Әдәбият дәреслегендә шагыйрьнең өч шигыре бирелә: “Өф-өф итеп”, “Кызыл балчык” промартелендә”, “Мыек борам”. Укытучы кереш сүзендә Гамил Афзалның юмор-сатира нигезендә ике төр алымны куллануын әйтә. Берләрендә шагыйрьнең каләме тормышта кешеләрнең әхлаксыз эш-гамәлләре китереп чыгарган эчүчелек, урлашу, дәүләтне алдау, ришвәтчелек, күз буяу күренешләрен фаш итә. Икенчеләрендә һәркемгә яхшатлы булып, берни булдыра алмаган, үз шәүләсеннән үзләре куркып яшәгән, башкалар хисабына яшәргә омтылучылардан, җаваплылыктан качучылардан, тормышта “җылы урын” гына эзләп йөрүчеләрдән ирония белән, усал сарказм белән көлә. Шигырьләр сәнгатьле итеп укыла һәм фикер алышу үткәрелә. Укытучы аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәсен аңлата, укучылар сүзлекләрдән тәрҗемәсен табып укыйлар. Сораулар һәм биремнәр өстендә эш алып барыла.
Беренче эш итеп, әдипнең “Өф-өф итеп” шигыренә тукталып китик. Бу шигырьнең нигезендә мәңгелек тема – бала тәрбияләү мәсьәләсе күрсәтелә, дөрес тәрбия бирмәү нәтиҗәсендә, баланың әрәмтамак булып үсүе турында бәян ителә.
Шигырьнең беренче өлешендә лирик герой бала туу шатлыгы белән уртаклаша:
Малай туды безнең. Нинди шатлык!
Икебезгә уртак бәхет таптык.
Икенче өлештә без бу гаиләдә баланың һәр теләген үтәүче, бала белән мактанучы ата-ананы күрәбез.
Мондый асыл малай бездә генә.
Затлы кием, ефәк аңа гына,
Тәмле-татлы нәрсә тамагына...
Алга таба сөенеч көенеч белән алышына:
Яңа мода костюм тапты уйлап,
Газиз парәң булгач, бостон юллап
Йөгерәбез икәү урам буйлап,
Анда лап-лоп, монда лап-лоп.
Ә инде өченче өлештә без мондый тәрбиянең нәтиҗәсен күрәбез: малай әрәмтамак булып, әти-әнисе җилкәсендә яши, алар эшләп тапканны күңел ачуга тота, хәтта аларга кул күтәрүгә кадәр барып җитә. Ата-анаың борчу хисе кайгы-хәсрәт белән алышына. Һәр строфа ахырындагы кабатлаулар хис дәрәҗәсен арттыра.
Шигырьнең үзенчәлеге шунда: автор баланы ничек тәрбияләргә кирәклеге турында әйтми, конкрет мисалда ничек тәрбияләргә ярамаганны күрсәтә. Автор бәхет-шатлык китерергә тиешле баланың әрәмтамак, җилкуар булып үсүен, ата-анасына да, җәмгыятькә дә файдасыз бер бәндә булуын хис төрләренең үзгәрешенә бәйле күрсәтә. Моның сәбәбе булып баланы “өф-өф итеп”, иркәләп үстерү, ягъни халыкның борынгыдан килгән тәрбия чараларын санга сукмау тора. Әдип тәрбияне бала туганнан алып башларга кирәклеген күздә тота.
“Мыек борам” ны укыгач, шигырьне вакыйгаларга бүләбез. Анда дүрт төрле вакыйга сурәтләнә. Һәрбер вакыйганы яңадан сәнгатьле итеп укыйбыз. Бу шигырьдә үзәккә нинди мәсьәлә куелган соң? Бирелгән вакыйгаларда тормышның ямьсез яклары сурәтләнә. һәрберсендә “мин” үзен мактау белән мавыга – “гайрәт белән мыек бора”. “Мин” тәрәзә аша урамда барган күренешләрне күзәтә. Урамда тәртипсезлек, хәвеф-хәтәр хөкем сөрә. Эчкече хулиганнар, трамвайда “үгез күзле аю егет”нең кондукторны кыерсытуы, футбол уйнаучы малайның тәрәзә ватуы “мин” күңелендә ризасызлык тудыра, ләкин бу күренешләргә нәфрәтләнгән “мин” гаделсезләргә каршы чыкмый. “Мин” урамга чыгып, гаделсезлек белән көрәшү, хакыйкать урнаштырудан баш тарта, аңа үзенең кечкенә, тынчу дөньясы чикләрендә яшәү кулайрак. “Мин” “күрмәмешкә салыну”, “тешне кысып”, “дәшми генә тыңлап тору” позициясенә баса. Төрле явызлыкларга нәфрәтләнгән, асылда исә тар фикерле, битараф “мин” үзенең тотрыклы кызганыч дөньясы җимерелүеннән курка. Шулай итеп, лирик герой мактанса да, берни эшләми. Шагыйрь җәмгыятьнең битарафлыгын фаш итә. Герой батыр, кыю булып күренмәкче була, читтән генә юньсезлекне ачулана, ләкин үзе читтә кала. Ул үзен-үзе фаш итә. Автор әдәби геройны мактаган булып, аннан көлә.
“Кызыл балчык” промартелендә” шигырендә җәмгыятьтәге гаделсезлек проблемалары күтәрелә. Үзәктә башкалар җитештергән матди байлык хисабына яшәүче бюрократларның артуына борчылу, хезмәт кешесенә гаделсез карашка ачыну хисе ята.
Шигырьдәге вакыйгалар ачык күренеп торган ике өлешкә бүленгән. Беренче өлешне тәшкил иткән өч строфадагы күренешне каршы якларга аерабыз. Бер якта – сүз сөйләү, күрсәтмә бирү белән шөгыльләнүче җитәкчеләр, икенче якта – чүлмәк ясаучы, ягъни матди байлык тудыручы ике малай. Автор җәмгыятьтә бюрократик аппаратның үсүен, кирәкмәгән штатларның артуы, конкрет эш өчен берәүнең дә җавап бирмәвен тәнкыйть итә. Ике малайның чүлмәк ясавын кабатлау аша алар җитештергән байлык хисабына нихатле кешенең хезмәт хакы алып яту күренешенең киң таралуын, моның начар икәнлеген искәртә.
Шигырьнең икенче өлешен тәшкил иткән дүртенче строфада каршы яякларның урыны алышына: эшләмәүчеләр бүләк ала, ә эшләүчеләр кул чабып утыра:
Начальниклар, елмаешып, бүләк ала,
Ике малай доклад тыңлый һәм кул чаба.
Шулай итеп, авторның эшләүчегә караганда җитәкчелек итүченең яисә карап торучыларның артуына борчылуы хәзер инде матди байлык тудыручы хезмәтнең тиешенчә бәяләнмәвенә, ягъни гаделсезлеккә ачыну хисе булып үсә.
5-8 нче сыйныфларның рус төркемендә белем алучылар татар әдәбиятын Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Р.Һ.Вәлиуллина төзегән дәреслекләр буенча өйрәнәләр. 8 нче сыйныфта Гамил Афзалның иҗаты һәм тормыш юлы турында кыскача белешмә бирелә, “Тәвәккәл әби” сатирик шигыре укыла. Дәрес барышында презентация күрсәтелә, әдипнең тормыш юлы буенча хронологик тәртиптә схема төзелә. Шигырь өлешләргә бүленеп, һәрберсенә исем бирелә. Әдәбият теориясе буенча терминнарга аңлатма бирелә, сүзлек эше алып барыла, сәнгатьле укуга зур игътибар бирелә, авторның идеясе билгеләнә, шигырьдән сатирик элементлар табарга кушыла, авторның Гайни әбинең кайсы сыйфатларыннан көлүе ачыклана.
Укытучы укучыларның бөтен уку процессын күз алдында тота: шигырьләрне ничек кабул итәләр, аңлыйлар, мәгънәсенә төшенәләр, анализ ясыйлар, авыр сүзләрнең мәгънәләрен ничек аңлыйлар һәм бәя бирәләр.
Дәреслекләрдә шигырьләр белем һәм яшь үзенчәлекләренә бәйле рәвештә бирелә.
Шулай итеп, Гамил Афзалның тормыш юлын һәм иҗатын мәктәптә өйрәнү зур тәрбияви әһәмияткә ия. Аның шигырьләре укучыларны намуслы, гадел булырга, эш сөяргә, туган җирне яратырга, олыларга мәрхәмәтле, кечеләргә шәфкатьле булырга, чын кеше булып яшәргә өйрәтә.
Кулланылган әдәбият.
- Афзал Г. Рәхмәт / Г.Афзал. – Казан: “Рухият” нәшрияты, 2009. – 3-4 б., 248-279 б.
- Афзал Г. Сайланма әсәрләр. 3 томда / Г.Афзал – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004.
- Афзал Г. Сайланма әсәрләр. Лирик һәм юмористик-сатирик шигырьләр / Г.Афзал – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 398 б.
- Афзал Г. Үз туксаным туксан / Г. Афзал – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 514 б.
- Кыямова А. Гамил Афзал иҗатында юмор һәм сатира / Электрон ресурс. – http:// cert.covenok.ru/files/kids_detsad_2015/5443.pdf (мөрәҗәгать итү көне: 25.04.16)
- Мотыйгуллина Ә. Р. Татар әдәбияты: рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 8 нче сыйныфындагы рус төркемнәре өчен дәреслек /Ә.Р.Мотыйгуллина – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2015. –76-81 б.
- Мусин Ф.М. Татар әдәбияты: рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия / Ф.М.Мусин – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 97-102 б.
- Татар әдәбияты: Теория.Тарих / Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова. – Казан: Мәгариф, 2006. – 264-266 б.
- Хәсәнова Ф.Ф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен татар әдәбиятыннан программа (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Ф.Ф.Хәсәнова – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014.
- Хәсәнова Ф.Ф. Татар әдәбияты: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларының 6 нчы сыйныфлары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Ф.Ф.Хәсәнова – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014. – 101-102 б.
- Хәсәнова Ф.Ф. Татар әдәбияты: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларының 7 нче сыйныфлары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Ф.Ф.Хәсәнова – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014. – 143 б.
- Хәсәнова Ф.Ф. Татар әдәбияты: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларының 8 нче сыйныфлары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Ф.Ф.Хәсәнова – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2015. – 143 б.
Комментарии
Безгэ тэржемэче кирэк.
Безгэ тэржемэче кирэк.