БЕЛЕМ ҺӘМ ТӘРБИЯ БИРҮДӘ ИННОВАЦИЯЛЕ ПЕДАГОГИК ТЕХНОЛОГИЯЛӘРНЕҢ ЭФФЕКТЛЫЛЫГЫ ҺӘМ НӘТИҖӘЛЕЛЕГЕ

Чукурумова Валентина Николаевна

Соңгы елларда җәмгыятебездә барган үзгәрешләр белем бирү системасын да читләтеп үтмәде. Педагогик тәрбия һәм тәҗрибә заманча таләпләргә җавап бирергә тиеш. Укучыга булган мөнәсәбәт белән бергә укытуның эчтәлеге дә үзгәрә. Мәктәпләрдә, белем бирүнең традицион формалары белән беррәттән, укытуның сыйфатын күтәрүче яңа технологияләр дә уңышлы файдаланыла башлады.

     Шулай итеп, заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, укытучыларга да  яңа таләпләр куя. Бүгенге көндә сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, белем һәм тәрбия бирү процессына инновацияле педагогик технологияләр дөнья күрә башлады.

     Укучыларга белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген активлаштыруны үстерүгә ихтыяҗ яңа педагогик технологияләрнең барлыкка килүенә һәм аларның практикада куллануына сәбәп булып тора.

     Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле, тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, тиешле карар кабул итә һәм иҗади фикер йөртә белүче креатив шәхес тәрбияләү.  Технологик инновацияләр педагогик метод һәм алымнар эчтәлегенең баюына китерә, шуның белән бергә алар педагогика үсешенә тула­ем тәэсир итә. 

     Укучының алга таба үсеше башлангыч сыйныфта алган белемнәргә бәйле. Шуңа күрә башлангыч сыйныф укытучысы белем һәм тәрбия бирү белән бергә баланы шәхес буларак үстерергә, уку эшчәнлегенең төрләренә өйрәтергә тиеш. Ничек итеп? Башлангыч сыйныфларга белем биргәндә күрсәтмә әсбаплар зур роль уйный. Бүгенге көндә таблица, рәсем, аудиоязма, видеоязма белән беррәттән, компьютер программалары, презентацияләр, электрон дәреслекләр, On-Line режимында укыту, интерактив такта, санлы белем бирү ресурслары, вертуаль факультативлар һәм башкалар актив кулланыла. Хәзер компьютер, мультимедиа программаларыннан башка белем бирүне күз алдына да китереп булмый.

     Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Бүгенге мәктәп шартларында педагогларның шәхескә бик сак якын килә белү сәләтенә, тирә-юнь белән аралашканда балаларга фәнни- нигезле тәэсир итүне булдыруга юнәлтелгән педагогик технологияләргә ия булуы зарури. Инновацияле технологияләрнең нигезен тәшкил итә торган эшлекле һәм рольле, имитацион уеннар укучыларның оештыру сәләтен, икътисади фикерләү дәрәҗәсен экологик культурасын үстерергә ярдәм итә. Төрле дидактик шоу рәвешендә уздырыла торган уеннар да кызыксыну уята. Алар мөстәкыйль эзләнү эше нәтиҗәсе, талантлы , сәләтле балаларны иҗади эзләү чарасы да булып тора.

     Башлангыч сыйныфта укыту һәм тәрбия бирү максатларының берсе – укучыларга заманча компьютер технологияләрен үзләштерергә ярдәм итү, алар ярдәмендә алган белемнәрне киләчәк үзүсеш өчен кулланырга өйрәтү. Бу максатны тормышка ашыру өчен дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда инновацион педагогик технологияләрне еш кулланам.

     Белем бирүдә компьютер технологияләрен куллану түбәндәге нәтиҗәләрне бирә:

-         укучыларда әйләнә-тирә дөньядагы информация агымында ориентлаша алу күнекмәләрен үстерә;

-         информация белән эшләүнең практик төрләренә төшендерә;

-         заманча техник чаралар ярдәмендә информация алмашу күнекмәләрен үстерә;

-         укучыларның танып-белү эшчәнлекләрен активлаштыра һәм камилләштерә;

-         уку материалын аңлау, истә калдыру һәм үзләштерүне оптимальләштерә;

-         дәресне югары дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм итә;

-         төрле дәрәҗәдәге биремнәр кулланып, һәр укучыга шәхси якын килергә мөмкинлек бирә.

    Төрле педагогик һәм психологик ситуацияләрне һәм мәсъәләләрне чишү кебек педагогик технологияләр дә укучыларга үзләренә әхлакый дөрес юл сайларга ярдәм итә. Болардан тыш информация формасында түбәндәге инновацион технологияләр дә бар:   

     - иҗади үсеш технологиясе (Яхин методы);
     - уку эшчәнлеген төркемнәрдә оештыру;
     - Рәхимовның рекфлексияле укытуы;
     - тәнкыйди фикерләү технологиясе;
     - шәхескә якын килү технологиясе һ.б.

    Әлеге яңа технологияләрнең барысы да бүгенге көндә популярлашып килүче Сингапур методикасында күпмедер дәрәҗәдә чагылыш таба. Бу методика мине үзенә җәлеп итте, аеруча кызыксыну уятты, максатыма ирешү юлында Сингапур методикасына мөрәҗәгать итү уңышлы булыр, үз нәтиҗәсен бирер дип уйладым.

     Сингапур методикасының максаты булып түбәндәгеләр билгеләнә ала:
     - дәресләрдә, «өйрәтү структурасы»н кулланып, үзенчәлекле мохит булдыру;
     - пассив, игътибарсыз укучыларны кызыксынучан, бер-берсе белән эшлекле формада аралаша белүчеләргә, актив хезмәттәшлек итүчеләргә, кискен фикер

йөртүчеләргә әйләндерү;
     - укучының критик һәм креатив фикерләвен булдыру;
     - укучыны кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль эзләргә һәм табарга өйрәтү.

     Әлеге методика биш модульне үз эченә ала: “Критик фикерләүне үстерү”, “Үзара хезмәттәшлектә белем бирү”, “XXI гасырда белем бирүнең үсеш тенденциясе”, “Проблемалы укыту”, “Инновацион төркемнәр булдыру”. Педагогик эшчәнлегемдә урын алган төп максатыма ирешү өчен, әлегә түбәндәге модульләрне өйрәнәм: «Үзара хезмәттәшлектә белем бирү» һәм «Критик фикерләүне үстерү».

      «Үзара хезмәттәшлектә белем бирү» модуленең хасиятләре:
     - укытучы тәкъдим иткән биремне укучылар парлап яки төркемләп эшлиләр;
     - сыйныфтагы hәр укучы бер-берсе белән фикер алыша;
     - укытучы тарафыннан җиткерелгән һәр мәгълүмат баланың хәтерендә кала hәм аны уйлау, иҗади фикер йөртүгә этәрә;
     - сыйныфта hәр укучының актив эшчәнлеге, мөстәкыйль фикер йөртеп, үз җавабын әйтүе күзәтелә.

     Әлеге структураларны дәресләрдә файдалану, укучыларны хезмәттәшлек итәргә, үз фикереңне җиткерә, башкаларныкын тыңлый белергә өйрәтә, төркемдә эшли белү күнекмәләрен үстерә, дәрестә һәр укучының эшчәнлеген активлаштыра.

     «Критик фикерләүне үстерү»  модуленең  төп сыйфатлары:
     - укучының иҗади фикерләве арта;
     - белем алучы теге яисә бу тема, проблемага кагылышлы фикер төрлелеге булуы мөмкинлеге хакында белә, нәтиҗәләр ясый белә;
     - укучы кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль эзләргә һәм табарга өйрәнә.

     Дәресләрендә «Критик фикерләүне үстерү» модулен, аңа караган структураларны куллану укучыларның критик һәм креатив фикерләүләрен арттыра, һәр мәсьәләгә кагылышлы фикерләрнең төрле була алуына һәм һәр кеше үз позициясенә ия булуына һәм аны дәлилли алуына инаналар, шулай ук укучылар кирәкле мәгълүматны, мөстәкыйль эзләп табарга, практик рәвештә кулланырга  өйрәнәләр.

    Мин  инновацияле педагогик технологияләрне дәреснең төрле этапларында: өй эшләрен тикшергәндә, яңа белем һәм күнекмәләр биргәндә, теманы кабатлаганда,  укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшергәндә; проектлар методы белән интеграль дәресләр үткәргәндә кулланам. Төгәлрәк әйткәндә, рус теле һәм татар теле дәресләрендә укучыларга компьютер технологияләре ярдәмендә төрле күнегүләр, тестлар бирәм, яңа темага керер алдыннан проблемалы ситуациләр тәгъдим итәм. Әдәби уку дәресләрендә язучы биографиясенең кызыклы фактлары белән таныштырам, читтән торып сәяхәт итү кебек эш төрен кулланам, язучы иҗаты буенча куелган әкият яисә спектакльдән өзекләр күрсәтәм, нәфис сүз осталары язмаларын тыңлатам. Математикада яңа белем һәм күнекмәләр биргәндә, фигураларны чагыштыру, хәрәкәткә мәсьәләләр чишү, аңлатмаларның дөреслеген тикшерү вакытында, логик фикерләүгә күнегүләр эшләгәндә  компьютер технологияләрен даими кулланам. Әйләнә-тирә дөньны өйрәнгәндә еш кына интернет ресурсларын файдаланам. Өй эшләре биргәндә вертуаль факультативлардан файдаланам. Инновацияле технология формаларының берсе интеграль дәрес булып тора. Интеграль дәресләр барышында педагоглар укытуны һәм тәрбия бирүне бәйләп алып бару, төрле мәдәниятләрне чагыштыру нигезендә балалар белән кешелекле мөнәсәбәтләр урнаштыра алу мөмкинлеге алалар. Шулай ук дәрестән тыш чараларда; укучыларның игътибарлылык, хәтер, фикерләү кебек конкрет сыйфат һәм мөмкинлекләрен тикшерү, үстерү эшләрен алып барганда; ата-аналар җыелышлары үткәргәндә һәм башка очракларда инновацияле технологияләрне куллануның эффектын, уңай нәтиҗәләр бирүен  күрдем.

     Укучылар үзләре дә компьютер программаларын файдаланып, төрле иҗади мөстәкыйль һәм проект  эшләрен  үтиләр.  Мондый төр эшләр укучыны тагын да активлаштыра, кызыксындыра, белем алуга дәртләндерә һәм мөстәкыйльлек тәрбияли.

     Гомумән, фәннәрне укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп, шуны әйтер идем: әгәр дә укытучы дәрестә күрсәтмәлекне житәрлек дәрәжәдә кулланса,төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре,инновацияле технология элементларыннан дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә унышка ирешәчәк. Шулай итеп, мәгариф системасы җәмгыять куйган таләпләрдән калышмаска, ә укытучы заман белән бергә атларга тиеш.